"Өлкәннәр көне"
материал (7 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Өлкәннәр көненә багышланган сценарий
1 а.б. Хәерле көн, кадерле кунаклар, дуслар!
1нче октябрь- Өлкәннәр көне. Шул уңайдан бүген бездә, шушы мәктәптә үзләренен хезмәт юлын үткән өлкәннәребезне тәбрикләргә җыелдык..
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез.
2 а.б. Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
1а.б. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез безнең мәктәбебездә бер-берегезгә иңне иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткәнсез, район, республика күләмендә уку йортыбызны танытуга үзегездән зур өлеш керткәнсез. Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.
-Ә хәзер тәбрикләү өчен сүзне мәктәбебез директоры БРА ка бирәбез.
1 а.б.Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен
Искә алып, дуслар, тагын бер
Яңгыратыйк әле бу залларда
Кайтавазын яшьлек таңының.
Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк.
-Сезнең каршыда җырлый Булат Фатхелисламов.
2 а.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән балаларына, оныкларына һәрчак ярдәм итеп торалар.
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!
- Сезне үзләренен матур җыры белэн 4 нче сыйныф кызлары сәламли.
1 а.б. Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
2 а.б. Бүген бездә кунакта - мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын кешеләре. Сез аларның йөзләренә карагыз әле. Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән. Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә. Һөнәри хезмәт юлында шатлыклы мизгелләрен дә, борчулы минутларын да кичергән алар. Кулларына күз салганыгыз бармы? Балаларын, оныкларын иркәләгәндә, аннан да йомшак кул юктыр мөгаен.
-Хөрмәтле өлкәннәребез безнен буынга әйтәсе теләкләрегез бардыр, сүзне сезгә бирәбез.
1 а.б. Күршедәге әби-бабайга да игътибар ит: һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк. Бер җылы сүз дә җитә бит аларның нечкә күңелләренә. Җылы сүз - җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул.
Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең
Күге аяз, җире гел чәчәк.
Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә
Без телибез якты киләчәк.
-Хөрмәтле кунакларыбыз сезнең алда 8 сыйныф кызлары ансамбле.
2.а.б.- Хөрмәтле өлкәннәребез! Нинди әйбәт дустыбыз Сез! Сезнең белән дөньядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була.Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләсез. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык сездә. Ышана беләсез. Сез, көтә беләсез.
Яшәгез сез, мәңге яшь булып
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек , ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
1.а.б Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр биюгә булган гашыйклык.
Безнең йөрәк әле һаман да яшь
Онытмадык матур көйләрне.
Биик әле иңләп сәхнәләрне,
Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.
- 7 нче сыйныф кызлары бии.
2.а.б. Телибез сезгә яшел җәйләр,
Ап-ак карлы кышлар.
Кышларда да, җәйләрдә дә
Бәхетле минутлар.
Ак төннәр телибез сезгә,
Матур тыныч төннәр.
Тагын ниләр телик сезгә,
Безнең Өлкәннәр.
-Абзалова Эльвина җырлый.
1.а.б Еллар үтә диеп борчылмагыз
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау- сәламәт булып озак яшәү-
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
2.а.б. Мәрхәмәт, кешелеклелек,
Изге уй, яхшы теләк.
Җирдә яшәүче һәркемгә
Һәрдаим зарур, кирәк.
Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,
Ходай гына бирсен сабырлык.
Матур киләчәкне яңартырга
Бардыр әле җирдә саф орлык.
-Сезнең өчен Галиуллиин Рамзил җырлый.
1 а. б.
Кадерле кунаклар, сезнен хэрберегезнен кунел турендэ сакланган вакыйгалар бардыр.Сезнен турында да кубрэк белер очен, бер кечкенэ генэ сорау-уен уйнап алыйк эле.
Шушы баштан музыка белэн бергэ шарны жибэрэм. Музыка туктагач, шар кемдэ кла шул кеше минем сорауга жабап бирергэ тиеш. Башладык!
1.сез беренче укытучыгызнын исемен хэтерлисезме?
2. сез беренче сыйныфка укырга кайчан хэм кайда бардыгыз?
3. мэктэптэ ятлаган нинди шигырьне хэтерлисез?
4. Мэктэп елларындагы нинди вакыйганы исегездэ калдырдыгыз?
5.Сез берэр спорт торе белэн шогыльлэндегезме, эле дэ шогыльлэнмисезме?
6. нинди телевизион тапшыруны яратасыз?
7. Сезнен мэктэптэ яраткан фэнегез нинди иде? (шул турыда сөйләп китегез )
8 . сезнен яраткан шогылыгез нинди?
9.сезнен яраткан вареньегыз нинди?
10. Нинди кинолар карарга яратасыз?
Рэхмэт кадерле кунаклар! Инде сезнен турыда без кубрэк белдек.
2.а.б.Хөрмәтле өлкәннәребез! Бетмәс-төкәнмәс җылылык Сездә.
Кулларыгыздагы җылылыкны да сизәсебез килә. Кочагыгызда иркәләнәсебез, башыбыздан, иңнәребездөн сыйпаганыгызны тоясыбыз килә. Никадәр олуглык, никадәр сабырлык Сездә. Дистә еллар буена җыйналып килгән ул. Тормыштагы үз җиңүләрегез, үз хаталарыгыз бәрабәренә тупланган. Ул олуглыкның азы гына бездә булса икән.
1 а б Хөрмәтле өлкәннәребез! Күпме изгелек Сездә. Тиргәгән чагыгызда үпкәләгән чагыбыз да була. Әмма бер нәрсәне дә усаллык белән әйтмисез, һәрвакытта да яхшылык телисез. Ялгыш адымнарыбызны кисәтәсез. Оныкларыгыздан да игелекле эшләр көтәсез.
-Хәзер мәктәбебезнен 10 сыйныф укучысы Сиразова Диананын матур биюен карап үтегез.
1.а.б.. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек,сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле, тынгысыз, ыгы - зыгылы дөньяда бик кирәк сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!
- а.б. Бу көйләрне бүләк итик
Кадерле өлкәннәргә.
Өлкәннәрне тиңлибез без
Иң яраткан гөлләргә.
Өлкәннәргә чәчәкләр тапшырыла.
“Хайруллин Динар ” җыры башкарыла.
1 а. б. Остаз укытучыларыбыз!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карагансыз
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
2 а.б. Рух ныклыгына таянгансыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.
Җыр “11 нче сыйныф укучылары”.
1 а.б. Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.
Аларгадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
2 а.б. Шатлык җыры илем күгендә.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,
Кошлар җырлый туган җиремдә,
Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.
Күбәләктәй оча яшьлек
Талпына, канатлана.
Өлкәннәрдән үткән ялкын
Яшьләрдә кабатлана.
Аякларга күз иярми
Алар җиргә тимиләр,
Безнең балалар әнә ничек
Очкын чәчеп бииләр.
1 а.б. Туган илсез кеше булмый,
Җырлаучысыз җыр кебек.
Тырыш булсаң, эшләр уңа,
Күңелгә тула шатлык.
Җырламыйча түзәме соң
Хезмәт яраткан халык.
-Җырлый Сафина Регина.
2 а.б. Бер җырың – бөтен бер тормыш
Җырлап туярлык түгел.
Күңелләрдән моңнарыңны
Чорлап җуярлык түгел.
Әллә инде һәр җырыңа
Чишмәләр салдың микән.
И халкым, дәрьядай моңнар
Кайлардан алдың икән?
.
1 а.б. Хөрмәтле, кунаклар, дуслар. Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам. Хәзер Сезне чәй табыны янына чакырабыз.
Хормэтле Олкэннэребез!
Еллар утэ диеп борчылмагыз,
Еллар уту берни тугел ул.
Сау-сэламэт булып озак яшэу-
Узе бэхет, узе шатлык ул.
Сызламасын газиз жаннарыгыз,
Сызласа да аяк –кулларыгыз.
Озын гомер бирсен Сезгә ходай
Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз.
2.а.б.Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык кирәк безгә. Сау-сәламәт булыгыз. Тыныч матур тормышта гомер кичерегез!
