Питрау бәйрәме
материал на тему

Керәшен халкының йолаларын, гореф-гадәтен чагылдыручы бәйрәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pitrau_byrme.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

             Питрау бәйрәме

(Кукмара районы Югары Чура авылы мәктәбе укучылары чыгышы)

Бәйрәм күренешен әзерләделәр:  “Тәңкәләр” фольклор ансамбле җитәкчесе, югары квалфикацион категорияле технология укытучысы Азина Галина Павловна;

1 нче квалификацион  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Данилова Светлана Григорьевна

                             И керәшен, карендәшем минем,

                             Халкымның бер асыл бизәге.

                             Безнең моңны бер тыңлаганнарның

                             Гомерлеккә өзелә үзәге.

Керәшен халкының үзенә генә хас булган бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре чагылдырылган кичәләре, традицияләре бихисап. Без хәзерге буын аларны югалтмыйча, саклап дәвам итәргә бурычлы. Үзебезнең әби-бабайлардан, әти-әниләрдән өйрәнеп, барлык йолаларны да искә төшереп торырга тиеш. Без бу күркәм традицияләрне хәзерге вакытта бигрәк тә куллана башладык.

Төбәгебезнең иң күркәм бәйрәме – Питрау. Бу бәйрәм үзенә карата бик үзенчәлекле. Питрауны элек – электән ук бәйрәм иткәннәр.Ул 12 июль көнне була. Питрау бәйрәме – христиан календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Петр – апостолларның беренчесе. Бик күп еллар христиан динен өйрәтеп йөргән, ике китап язып калдырган, ә апостол Павел бик белемле кеше.

Питрау бәйрәмен һәркем үзенчә билгеләп үтә. Һәр төбәкнең үзенә күрә уеннары бар. Бездә дә Питрау бәйрәме элек-электән Кече Чура авылында үткәрелгән.

                              Үзәннәрдә билдән чәчкә үлән,

                              Җир дымлыга шулай үсәме?

                              Әвәлгедән мактап сөйләнелгән,

                              Җырга кергән Питрау бәйрәме.

 Бу көнгә барлык чәчәкләр дә үсеп чәчәк атып бетәләр. Питрау көнне печәнгә, уракка төшәләр. Халык телендә шундый әйтем йөри. Питрау җитте- җәй бетте диләр, барлык кошлар да бу көннән соң сайраудан туктыйлар.Питрау атнасында кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыеп киптерәләр.

Сынамышлар, әйтемнәр:

Питрау үтә-җәй үтә.

Питраудан соң кошлар да сайрамый.

Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.

Питрауга чаклы үләннең шифасы чәчәктә, Питраудан соң тамырда.

Булса аяз Питрау көн, булыр яшел печәнең, ә яңгырлы булуы- кырда печән черүе.

Әгәр Питрауга кала бер атна күке кычкырудан туктаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса,озак булыр.

“Әкрен кирәк” көенә зурлар төркеме җырлап чыга

Укучылар чыгышы:

Исәнмесез, газиз авылдашлар

Кардәшләрем минем, исәнмесез!

Халкыбызның җыр-моңнарын сагынып,

Бәйрәм, диеп монда килгәнсездер.

Җыруларның иң моңлысын сайлап,

Иң асылын бүләк итәбез.

Җөрәк түребездә без сезләргә

Хөрмәт итү хисе йөртәбез

Халкыбызның җыры, моңы белән

Бәйрәм сәламнәре илтәбез.

Туганнар да килгән безгә,

Дуслар да килгән безгә,

Дуслар, туганнар килгәч тә,

Тагын кем кирәк безгә.

Бүген бәйрәм- Питрау көне бүген

Керәшеннәрнең матур бәйрәме.

Җыр, биюләр, уен-көлке генә

Күңелле итәр безнең бәйрәмне.

Борынгыдан килгән Питрау бу,

Изгелек бар аның тамырында,

Петр, Павел апостолга бәйле,

Традицион безнең авылда.

Апостоллар мифик булсалар да,

Бәйрәме чын, үзгә, халыкчан.

Питрауда күңел ача халык

Аны көтеп һәркем зарыккан.

Питрауда күңел ача авыл,

Әй, киләләр инде кунаклар.

Гомер буе читтә йөргәннәр дә

Питрау җитсә кайта бу якка.

Яшьләр күңелен Питрау бәйрәмнәре

Кунак кызлар белән бәйли иде

Зәңгәр күкле таңда ул җәйләрнең

Җыелышып барча авылдашлар

Тальян моңын, җырын тыңлый иде.

Питрау  бәйрәменә килгән дуслар

Асыл киемнәрен киенеп.

Әйдәгез ,бергәләп җырлыйк әле,

Бәйрәм итиекче сөенеп.

Гомеркәйләр шулай узып бара,

Минут-сәгатьләрен санамый.

Җыелшкан чакта җырлашыйыйк,

Питрау үткәч кош та сайрамый.

  “Безнең ил “ җыры  башкарыла

Кыз бала:

Җир шары ул, җир шары ул

Җир шары ул түгәрәк

Шул түгәрәк эчләрендә

 Җөрсәк иде бергәләп.

-Әйдәгез, дуслар, түгәрәккә басып җырлашыйыйк әле бергәләп.

“Түгәрәк уены” уйнала.

Кыз бала:

- Кызлар, егетләр, Назалы уйныйбызмы?

-Уйныйбыз, уйныйбыз.

“Назалы уены” уйнала

 Кыз бала:

-Дуслар, борылдырыш уйныйбыз.

Борылдырыш уйнаганда,

Булмасын ялындырыш.

“Борылдырыш уены”уйнала.

Кыз бала:

-Кызлар, бездә бүген кунак кызы бар, аны җырлатыйк әле.

Питрауга кызлар килгән

Матур кием киенеп,

Бер, ике җыр җырлыйк әле

Сез килгәнгә сөенеп.

 “Печән өстендә”җыры башкарыла

Керәшен җыры, керәшен биюе

Алып килә халкым хәтерен.

Оялчан ул, ямьле, ягымлы ул.

 Үзе салмак, үзе әкрен.

Биюләр башкарыла

-Өчле биюе

-“Чын-чын әйтәмен” көенә күмәк бию.

-Торба кагып бию.

-Чабата биюе.

Кечкенәләр төркеме чыгышы.

-Әй ,апайлар, абыйлар, безне дә уйнатыгыз әле?

Безнең дә җырлыйсыбыз килә.

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,

Барыбыз бергә чакта.

Озакламый таралырбыз

 Төрлебез төрле җакка.

-“Кулъяулык” уены

(Җәза үтиләр:  җыр, сынамыш әйтү)

Күмәк бию башкарыла.

“Кыр үрдәге” җыры башкарыла.

“Туганкаем” җыры. (барлык укучылар да кушыла)

Сулар акты.

Питрау кире кайтты

Әмма ерак әле үткәнгә.

Якынаер, авылым исән булсын,

Кирәк бердәм гомер итәргә.

“Әкрен кирәк” көенә зурлар төркеме җырлап чыга

Укучылар чыгышы:

Исәнмесез, газиз авылдашлар

Кардәшләрем минем, исәнмесез!

Халкыбызның җыр-моңнарын сагынып,

Бәйрәм, диеп монда килгәнсездер.

Җыруларның иң моңлысын сайлап,

Иң асылын бүләк итәбез.

Җөрәк түребездә без сезләргә

Хөрмәт итү хисе йөртәбез

Халкыбызның җыры, моңы белән

Бәйрәм сәламнәре илтәбез.

Туганнар да килгән безгә,

Дуслар да килгән безгә,

Дуслар, туганнар килгәч тә,

Тагын кем кирәк безгә.

Бүген бәйрәм- Питрау көне бүген

Керәшеннәрнең матур бәйрәме.

Җыр, биюләр, уен-көлке генә

Күңелле итәр безнең бәйрәмне.

Борынгыдан килгән Питрау бу,

Изгелек бар аның тамырында,

Петр, Павел апостолга бәйле,

Традицион безнең авылда.

Апостоллар мифик булсалар да,

Бәйрәме чын, үзгә, халыкчан.

Питрауда күңел ача халык

Аны көтеп һәркем зарыккан.

Питрауда күңел ача авыл,

Әй, киләләр инде кунаклар.

Гомер буе читтә йөргәннәр дә

Питрау җитсә кайта бу якка.

Яшьләр күңелен Питрау бәйрәмнәре

Кунак кызлар белән бәйли иде

Зәңгәр күкле таңда ул җәйләрнең

Җыелышып барча авылдашлар

Тальян моңын, җырын тыңлый иде.

Питрау  бәйрәменә килгән дуслар

Асыл киемнәрен киенеп.

Әйдәгез ,бергәләп җырлыйк әле,

Бәйрәм итиекче сөенеп.

Гомеркәйләр шулай узып бара,

Минут-сәгатьләрен санамый.

Җыелшкан чакта җырлашыйыйк,

Питрау үткәч кош та сайрамый.

  “Безнең ил “ җыры  башкарыла

Кыз бала:

Җир шары ул, җир шары ул

Җир шары ул түгәрәк

Шул түгәрәк эчләрендә

 Җөрсәк иде бергәләп.

-Әйдәгез, дуслар, түгәрәккә басып җырлашыйыйк әле бергәләп.

“Түгәрәк уены” уйнала.

Кыз бала:

- Кызлар, егетләр, Назалы уйныйбызмы?

-Уйныйбыз, уйныйбыз.

“Назалы уены” уйнала

 Кыз бала:

-Дуслар, борылдырыш уйныйбыз.

Борылдырыш уйнаганда,

Булмасын ялындырыш.

“Борылдырыш уены”уйнала.

Кыз бала:

-Кызлар, бездә бүген кунак кызы бар, аны җырлатыйк әле.

Питрауга кызлар килгән

Матур кием киенеп,

Бер, ике җыр җырлыйк әле

Сез килгәнгә сөенеп.

 “Печән өстендә”җыры башкарыла

Керәшен җыры, керәшен биюе

Алып килә халкым хәтерен.

Оялчан ул, ямьле, ягымлы ул.

 Үзе салмак, үзе әкрен.

Биюләр башкарыла

-Өчле биюе

-“Чын-чын әйтәмен” көенә күмәк бию.

-Торба кагып бию.

-Чабата биюе.

Кечкенәләр төркеме чыгышы.

-Әй ,апайлар, абыйлар, безне дә уйнатыгыз әле?

Безнең дә җырлыйсыбыз килә.

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,

Барыбыз бергә чакта.

Озакламый таралырбыз

 Төрлебез төрле җакка.

-“Кулъяулык” уены

(Җәза үтиләр:  җыр, сынамыш әйтү)

Күмәк бию башкарыла.

“Кыр үрдәге” җыры башкарыла.

“Туганкаем” җыры. (барлык укучылар да кушыла)