Белем бәйрәме
материал на тему

Резеда Т.Ф.

“Барысы да беренче кыңгыраудан башлана”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_belem_byrme.docx29.42 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас  муниципаль  районы

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

“Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе”

“Барысы да беренче кыңгыраудан башлана”

Әзерләде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Төхвәтуллина Резедә Фарис кызы

Тантана барышы:

Җыр  «Әссәләмөгаләйкем»
1 Алып баручы: 
Хәерле иртә, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар, укучылар, мәктәпнең техник хезмәткәрләре!

Алып баручы: Туган җирнең һәрбер почмагында

Каршылыйлар белем бәйрәмен

Яңгырый сабыйларның шат авазы,

Кулларында - чәчәк бәйләме.

Алып баручы: Әй сентябрь, бу беренче

Көнең бигрәк матур!

Зәңгәр күк гөмбәзен күрче:

Гүя ефәк чатыр.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти- әниләр,укытучылар, укучылар, мәктәбебезнең техник хезмәткәрләре! Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 сентябрь –Белем бәйрәме килеп җитте.Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаучы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Барчагызны да белем көне белән тәбрик итәм. Яңа уку елы һәрберебезгә дә исәнлек-саулык, гаиләләребезгә тынычлык, эшебездә һәм укуларыбызда уңышлар гына алып килсен.

Белем бәйрәменә багышланган линейканы ачык дип белдерәм.

Гимн

Бүгенге бәйрәмдә катнашалар:

  • Район мәгариф бүлеге _________________________
  • Район социаль ________________________________
  • Җирле үзидарә рәисе ___________________________
  • _______________________________________________

Һәм гадәттәгечә укытучыларның укытучылары хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз.  Менә алар:

Ахмадиева Флера Мәгъсум кызы

Җәләлиев Фоат Борһан улы

Җәләлиева Резеда Сабир кызы

Мухаметзянова Рузалия Гыйлаҗ кызы

Рахматуллина Суфия Гатин кызы

Насыйхова Равия Газиз кызы

Шулай ук бәйрәмдә әти-әниләр,һәм килгән кунаклар катнаша

Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәп директорына бирәбез

Тәбрикләү өчен сүз ____________________________________________

Котлау өчен сүз _______________________________________________

Сүз ________________________________________________________

Укытучым менә каршыңдамын,

Мең-мең тапкыр сезгә бурычлы,

Олы тормыш юлларымда миңа-

Һәрчак сезнең акыл булышты.

Ветеран укытучыларыбыз өчен бу белем бәйрәме яшьлекләрен искә төшерүче бәйрәмдер диеп уйлыйм. Хис-кичерешләрегез белән уртаклашып үтсәгез иде. Сүз сезгә, хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз!

Сүз укучыларга

Олы бәйрәм бүген бездә

Ул -  беренче сентябрь.

Шатлык балкый йөзләрендә,

Бүген син дә, мин дә бер.

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Алтын аем, әйдә уз түрдән.

Бармы икән җирдә тагын шулай

Безнең кебек сине үз күргән.

 

 Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

  Ачып җибәр серләр дөньясын.

     Без бәхетле синең йөрәк җырың,

     Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

      Мәктәбебез – туган йортыбыз,

    Каршы ала безне таңнарда.

    Максатыбыз – ныклы белем алу

    Сүнмәс рух яши җаннарда.

    Өйрәндек шушы мәктәптә,

    Хәреф танып саннар язарга.

    Кешеләрне һәрчак яратырга,

     Ә зурларны хөрмәт итәргә.

   

    Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

      Белем ишекләрен ачтың син.

      Юлыбызны гүзәл итәр өчен

      Якты маяк булып балкыйсың.

      Бездән шушы матур җырыбызны

      Сагыну сәламе итеп алчы син.

Җыр” Бүген белем бәйрәме

   

      Укытучым, безнең йөрәктә

      Син тормышка сөю уяттың;

     Күңелемдә тулы яктылык

     Әйтерсең лә яңа таң атты.

      Укытучым минем, сүнмәс назым,

      Якты язым – балачакларым,

      Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

     Күңелемдә Сезне саклармын.

     Якты яздай матур бу бәйрәмдә,

     Кабат Сезне күргән чагында,

     Күңелемне сабый бала иткән

     Хисләр кабатланды тагын да.

      Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

     Ялкын алган Сезнең күңелдән.

     Бер-бер артлы якты йолдыз булып

     Кабыналар илем күгендә...

   

     Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк.

     Игелек бирәсез һәркемгә,

     Ашыгасыз бәхет өләшергә,

     Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

                   Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

                   Ничек кенә табыйм сүзләрен?

                   Менә бүген чәчәк бәйләменең

                   Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

   әчәкләр тапшырыла.)

        Күрәсезме, кояш нурлары

      Теләк тели бүген сезгә:

      Сүнмәс дәрт һәм исәнлек

      Йөз еллларга җитәрлек.

      Хезмәтнең данлыларын,

      Таңнарның гел алларын,

      Мәрхәмәтле җаннарыбыз,

      Яраткан укытучыларыбыз!

Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

 Ә менә бәйрәмебезнең иң нәние һәм иң кадерлесе, иң бердәнбере  – 1 нче сыйныф укучысы. Ягез әле аны укытучысы белән бирегә чакырыйк!

     

Өйрәтәләр мәктәпләрдәҗыры астында 1 класс чыга

     Рамилә:  Мин быел гына

       Мәктәпкә килдем,

       Аңарчы һаман

       Бакчада идем.

        Хуш, сөекле бакчабыз,

       Рәхмәт сезгә, апалар,

       Кала курчакларыбыз,

       Безне көтә парталар.

         

          Гел елмаер безгә кояш,

         Баш тыгып тәрәзәдән.

         Китәрбез белем иленә

         Таныш түгел эзләрдән.

А. б. -  Әйе шул, дустым, сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел. Ләкин “Белем иле”нә керү өчен серле ачкыч бар. Һәм ул ачкыч миндә.Сине 1 сыйныфка беренче укытучың кабул итеп ала. Ул ачкычны аңа тапшырабыз.( ачкыч тапшыру)

                      Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

                   Шатлык очкыннары йөзеңдә.

                   Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

                   Күбәләккә охшаш үзең дә.

                   Ашкына да, талпына да бүген

                   Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

                   Озатасың, изгеләрдән изге

                   Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

                   Җуелмаслык хәтирәләр калыр

                   Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

                   Иң башыңа күрә йөгең дә бар –

                   Син җаваплы кеше бүгеннән.

 Җыр” Без хәзер укучылар”

2 укучы:     Кеше гомере мәктәп юлы аша,

                   Моңлы бер җыр кебек сузыла.

                   Белем сукмакларын яра-яра

                   Киләчәккә юлы сузыла.

 3 укучы:     Олы юлга сукмак башы,

                   Зур тормыш баскычы син.

                   Серле белем дөньясының

                   Бердәнбер ачкычы син.

 4 укучы:     Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

                   Белем ишекләрен ачтың син.

                   Юлыбызны гүзәл итү өчен

                   Якты маяк булып балкыйсың.

 3 укучы:     Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик,

                   Башлануын уку елының.

                   Күреп соклансыннар сихри көчен

                   Җиз кыңгырау чыңының.

4 укучы:     Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, син,

Өр-яңа уку елы.

 Йә, дустым, чылтырат,

Бүгеннән – мәктәпкә,

Бүгеннән – зур юлга!

Хәерле сәгатьтә!

 (9  һәм 1 сыйныф укучысы бергә кыңгырау шалтырата)

Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты, башта 1класс укучыларын укытучысы белән1 нче дәрескә озатыйк.Хәерле сәгатьтә 1сыйныф укучысы!

1 класс укучысын озату!

    Хөрмәтле ле кунаклар, кадерле балалар! Безнең белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейкабыз тәмам. Укучыларыбызны тәүге дәресләр, беренче билгеләр көтә.Килгән кунакларга бик зур рәхмәт әйтәбез. Бу бәйрәм зур очрашуларның башы гына булды әле.Кабат очрашканга кадәр сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...