Ток-шоу “Һөнәр дөньсында”
материал на тему

Резеда Т.Ф.

 Безнең илебездә 40мең  профессия төре бар. Ничек бу профессия арасында югалып калмаска, үзеңә туры килгәнне табарга? Яхшы профессия сайлаганда кирәклеген тоеп сайларга,  белемегезгә туры килергә, һәм ниһәять , ул сезгә куаныч һәм шатлык, яхшы керем чыганагы да булырга тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tok_shou_honrlr_donyasynda.docx32.72 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас  муниципаль  районы

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

“Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе”

Ток-шоу 

“Һөнәр дөньсында”

Әзерләде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Төхвәтуллина Резедә Фарис кызы

Максат: балаларга профориентация бирү

Җиһазлау: флоротабло, профессия список, ситуацияләр, сигнал карточкалары, номерлар белән карточкалар

Таблога чәчәкләр чыгартып, артларына һәр профессиягә тиешле сорауларны, ситуацияне язарга.

Мероприятиянең барышы:

 Безнең илебездә 40мең  профессия төре бар. Ничек бу профессия арасында югалып калмаска, үзеңә туры килгәнне табарга? Яхшы профессия сайлаганда кирәклеген тоеп сайларга,  белемегезгә туры килергә, һәм ниһәять , ул сезгә куаныч һәм шатлык, яхшы керем чыганагы да булырга тиеш.

А.Б Исәнмесез укучылар сез флоротабларда чәчәкләр күрәсез, хәзер үзегезгә охшаганны әйтегез. Бу чәчәкләр артында профессия яшерелгән. Һәм аны белү гади генә түгел, профессия буенча 5 төрле сорау бар, 1 нчеен укыгач ук белсәгез сезгә  5 очко, 2 нчесеннән белсәгез 4 очко, шулай очколар кими бара. Әгәр дә берсен дә белмәсәгез сезгә ситуация бирелә .

Ландыш чәчәге                                                                                 офицер.

    1.Бу профессия кешеләр өчен  патриотизм , лидер булу, тарих, экономиканы белү, физик яктан нык сәламәт булу һәм үз хезмәтен шәп белү кирәк. 5б

    2.Ул хезмәте вакытында тору урынын алыштыра, яки кучеп йөри. Хезмәткә урнашу контракт шартларында. 4 б

    3.Хезмәт хакы –должность , звание выслуга лет б-н түләнә.

      4. Экстремаль шартларда эшләргә  мөмкин. Яшь солдатларны әзерли, хәрби план, документлар б-н шөгылльләнә, солдатлар тормышын яхшырту өчен тырыша.2б

    5.Бу хезмәт ияләре турында Олег Газманов җырлый, аларның карьерасы хәрби училищедан башлана. 1 б

Офицер өчен ситуация

300 ел элек швед армиясе Россиягә үтеп керә.Рус сугышчылары Петр 1 җитәкчелегендә була.Сугыш Полтова янында була.Төнлә Петр 1 тынгысыз уздыра, чөнки бер офицер шведлар ягына чыга. Петр уйга кала.Нишләргә? Буофицер хәзер барысын да сатса, дошман яуга барысын белеп күтәрелергә мөмкин.Петр 1 не яшь сугышчылар борчый .Солдатлар тәҗрибәсез  җиңелергә мөмкин, югалтулар да куп булырга мөмкин. Петр1 урынында булсагыз нишләр идегез?

*(җ.Солдатларны башка полк киеме кидертергә ,э тәҗрибәлеләргә  яшьләрнекен, сугышчан планны үзгәртергә)

 Көнбагыш                                                                               Эколог

       1.Бу специалист табигатьнең тере ресурсларын саклауларын күзәтә.5б

       2.  Безне Һәрчак тере җан ияләрен,  табигатьнесакларга чакыра. 4б

3. Бу специалислар  кешеләр турында: киләчәк буын өчен бер уйламыйлар , җирне , суны пычраталар диләр.3б

4.Усемлекләр хайваннар үрнәгендә, туфрак амплитудалары ярдәмендә учет алып бара.2 б

5.Бу специалистлар кешеләр нинди хайван, үсемлек, бөҗәк юкка чыгу куркынычы янавын белә.1б

 

          Экологка ситуация

Эколог күзлегеннән һәр җөмләне тулыландырыгыз.

Байкал күлен (кемнәр) пычратты?

Күл-тыюлык диеп( кайсы) күл атала?

Тыюлык-күлдән (нәрсәләр) тотарга  ярамый?

Чыршы                                                                                                  психотерапевт

1.Бу профессия бөтен дөньяда чәчәк ата .Ул авыруларның җаннарын дәваларга тиеш.5б

2.Ул кешене тынларга һәм киңәш бирә белергә тиеш.4б

3.Аның консультацияләре бик кыйммәт.3б

4.Ул җан тынычлыгы булмавының сәбәпләрен эзли.2б

5. Психотерапия электән үк булган . Аны Зигмуд Фрейд исемле кеше таныткан.1б

Психотрапевт өчен  ситуация

Больницага донор йөрәге китерәләр. Ул ике кешегә кирәк: берсе башы бик каты авыртучы, төннәр буенча йокламыйча рак авыруыннан  вакцина ясау белщн шөгыльләнүче, икенчесе бала табарга килгән 18 яшьлек ятим хатын-кыз. Икесенең яшәргә  дә бер ай вакыты калган. Донор йөрәге кемгә тиеш?

Җавап-Кем беренче больницага килгән, шуңа

Үги ана яфрагы                              (менеджер)

1.Бу специалистныҗ максаты –товар сату. Бу эш яшьләрне кызыксындыра.5б

2.Алар эштә ялгышсалар, фирма банкротка чыга.4б

3. Компьютерда логотип, плакат ясый , финанс эшләрне алып бара , товарларны кая ничек тарату, куллануны алдан кузаллый.3б

4.Яхшы мөнәсәбәттә, сабыр, сузне игүтибар бн  тынлый белә.2б

5. Реклама, проектлар ясый, реклама хезмәтен алга әйди.1б  

Менеджер өчен ситуация

 Сезгә яна уенчыкка реклама бирергә кирәк. Менеджер буларак , сезнең беренче адым. Рекламаны ничек һәм кая бирергә?

(балалар куп йөри торган урынга.)

Мак                                                                                                      юрист

1.Бу  специалист конкрет статьялар,  кодекс, законнар белән эш итә.5б

2.Анарда тикшерүче сыйфатлары бар, сөйләшүләр алып бара, проблемаларны чишә.4б

3.Клиетлар бн хокук нормалары буенча ярдәм итә, судебный исклар алып бара.3б

4.Утта янмый, суда батмый диләр алар турында. Ул чын дөреслекне яклап чыгарга тиеш.2б

5.Алар юридик фирмаларда эшлиләр.1б

Юристка ситуация

Энглес исемендәге мәктәпнең 6 сыйныф укучысы уйнаганда тәрәзә вата. Мәктәп директоры әти-әнисенә тәрәзә куярга куша, ә укучыга физ-ра дәресенә кермәскә боера.Директор дөрес эшләгәнме?

Җ(юк, дөрес эшләмәгән, 1  җәзалау җитә иде)

 Умырзая                                                                            Косметолог

1.Табигать биреп җиткермәгән җитешсезлекләрне маскировать итүчеләр 5б

2. төрле процедулар уздыра , рецепт яза, туклану буенча консультация бирә.4б

3.Крем,маска, скраблар тәкъдим итә 3б

4.Алар матурлыкка хезмәт итәләр. 2 б

5.Маникюр,педикюр, ботокс ясыйлар, салоннарда, парикмахерскийларда эшлиләр.1б

Косметолог өчен ситуация

Сезгә бит тиресенең коры булуына зарланып, киңәш сорап бер клиент килде. Сез аңа натураль булган нинди маска тәкъдим итәр идегез?

1.йомыркадан маска

2.җиләкле-чүпрәле маска

3.банан маскасы

Җ- 1,3

Роза  чәчәге                                                                                                          очучы

1.Бу специалистларның үз эш  формалары бар, формалары  элегантлык өсти, аларга кешеләр үз гомерләрен ышанып тапшыралар.5б

2.бик нык физик формада булу тәлап ителә. Маршрут өчен, приборлар төзеклеге өчен җавап бирәләр, диспетчер белән һаман элемтәдә торалар.4б

3. Бу специалистларның күзе яхшы күрергә, яхшы ишетергә, һәрвакыт кыен ситуациягә әзер торырга. 3 б

4.Очу документациясен алып бара, бөтен экипаж өчен җавап бирә. 2б

5.Беренче булып хатын-кызлардан  Мәгубә Сыртланова булган. 1б

Очучы өчен ситуация

Самолетның очышны башкарып чыгуы 5 этапка бүленә

1.күтәрелеп китү

2.биеклекне алу

3.маршрут буенча горизонталь очыш

4.түбәнәю

5. самолетны утырту

Ике этап пилот өчен бик четерекле. Кайсылары дип уйлыйсың?

Җ: 1,5

Өрәңге                                                                                                   укытучы

1. Бу специалистлар үзләренең иртәгә булачак занятиеләренә алдан әзерләнә. Белем бирүдә яңа алымнар, методлар куллана.5б

2. Эзләнүчән, яхшы оештыручы, балалар өчен җаваплы. 4б

3. Үз предметы буенча белем бирә. 3 б

4. Парта артында утырган балалар аннан яңалык көтә.2 б

5. Яхшы яки начар билгеләр куя.1б

Укытучы өчен ситуация

8 март алдыннан укытучы дәрескә керә һәм күрә: балалар аны бәйрәм белән котларга әзерләнәләр. Кыбырсыйлар , пышылдашалар, бер- берсенә карашалар. Укытучыга нишләргә?

1.Балалар котлаганны тыныч кына көтәргә.

2.Кыенсынуны бетереп беренче булып  кызларны бәйрәм белән котларга

3.Балаларны хуплап “Я мин көтәм, тиз булыгыз,  алайса дәрес бетә!”

Җ-2

Ромашка                                                                                    бухгалтер

1.доход,расходлар белән эш итә. 5б

2. аңың өчен һәр тиен исәптә, зур саннар белән эш итә 4б

3. һәр документны төгәл алып барырга, тиеш,  3б

4. акча саный, зарплата исәпли 2б

5. алар квартал саен отчет бирәләр.1б

Бухгалтер өчен ситуация

Гаиләдә керем  -әти- әнинең хезмәт хакы- 16 мең, әби пенсиясе 10 мең, шуннан утка,газга 4 мең түләргә, продуктлар алырга 5 мең кирәк, кредитка 6 мең . кызлары кыйммәтле телефон сорый , акча каламы?

Калмый, киләсе айда була.

Миләш                                                                                            экономист

1.Бу специалистлар фирма, компанияләрдә, банкларда эшлиләр.5б

2.Экономик үзгәрешләр турында график, схема, таблицалар төзи.4б

3.Компҗютерда төрле программада эшли белергә тиешләр.Статистика чыгара 3б

4.Бу специалистлар кризистан чыгу юлларын эзли,ул коррупциягә юл куймаска тиеш2б

5.Бу специалистларны финанс –экономик вузларда әзерлиләр1б

Экономист өчен ситуация

Банктан йортлар төзү белән шөгыльләнүче фирмага 1 миллион кредит алдырдыгыз. Кредитны ничек түләргә?

Җ: йортны сатарга, частично түләргә

Бәрәңге                                                                                          налоговая

1.Бу специалистлар бюджетны тулыландырырга ярләм итәләр 5 б

2.Дәүләт экономикасы өчен бу профессия бик кулай 4б

3.  Специалистлар аек акыл белән эш итәргә, коррупциягә юл куймаска тиеш. 3б

4.Керем турында декларация тутыра, налог суммасын исәпли 2б

5.Штрафларны билгели, карьера үсеше-  кече инспектордан финанс министрына кадәр 1б

Налог хезмәте  өчен ситуация

Бер кешегә налог түләмәгәнгә 2 тапкыр квитанция килгән, ә ул кеше налогын түләгән булган. Налог бер үк әйбергә ике тапкыр салына аламы?

Җ: Юк, налог елга бер алына.

Пион                                                              балта остасы

1.Кайчандыр кадаклар да булмаган заманда алар бөтен әйберне дә балта белән эшләгәннәр 5б

2.Бу специалистлар төзелеш булганда башыннан ахырына кадәр кирәк 4б

3.Ул агачтан бөтен әйберне дә ясый белә 3 б

4.Аңа эшендә пычкы,пила, ышкы булыша 2б

5.Бу специалистлар авылларда бик бәяләнгәннәр, бүрәнәне бүрәнәгә тоташтыруның 50 төрен белгәннәр.1б

 Плотник өчен ситуация

Сездән  оныклар һәм оныкчыклар өчен дә булсын дип  йорт төзеп бирүегезне сорадылар.  Өч төрле бүрәнәдән төзергә мөмкин диделәр .Каен, карагай, нарат. Сез кайсын киңәш итәр идегез?

Җ: карагай –ул чыдам агач, 200 елга кадәр тора ала.

Кура җиләге                                                       журналист

1.Бу специалистлар кая нинди вакыйга –ул шунда 5б

2.Ул текст яза белергә тиеш, видео, фотосъемкалар ясый 4б

3.Төрле конференцияләрдә, хәрби операцияләрдә алдан безгә хәбәр биреп торучы 3б

4.Ашыгыч ярдәм, полиция, җирле администрация белән элемтәдә тора 2б

5.Ул радио,телевидение, газета-журнал редакцияләрендә, нәшриятта эшли.1б

Журналист  өчен ситуация

Баш редактор сезне чакырды да, бер завод директоры белән әңгәмә уздырып матбугатка бирергә кушты. Сез икенче көнне:

Икенче көнне сез алып килдегез:

1.Статья

2.Репортаж

3.Интервью

4.Очерк

Җ:3

Димәк нәтиҗә чыгарабыз. Җиңүчеләрне бигелибез. Котлыйбыз! Сез профессияләр турында хәбәрдар икән. Кеше хокуклары декларациясенең 23 статьясында кеше үзенә ошаган профессияне сайларга, хезмәт итәргә хокуклы диелгән. Сезгә дә киләчәктә шулай булуын телим. Ул бөтен гомерегезгә шатлык китерсен, яхшы керем чыганагы булсын.