Яңа ел могҗизасы
план-конспект занятия (11 класс) на тему

Яҗа ел өчен сценария

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon novogodn_chudo.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

 “Яңа ел могҗизасы”

Ал.баручы. Шигырь

Күмәк җыр- чыршы тирәли.

Концерт номеры:

 Картина 1.

Ал.баручы. Исәнмесез, кадерле дуслар, кунаклар! Әкият тыңлыйсыгыз киләме? Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди әби белән бабай. Мине хәзер аларның хәерче тормышы турында сөйли дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз! Киресенчә, бу заманча яшәүче әби белән бабай турында әкият. Аларның өендә нинди генә техника булмаган: плитка “Индезит”, “Сони” телевизоры, “Аристон” холодильни-гы һәм “Бош” кер юу машинасы. Аларның бары тик хуҗалыкта ярдәм итүче хезмәтчеләре генә булмаган.

Әби:  Бабай, сүндер әле шул яңалыкларыңны, бернинди хәл калмады монда. То аккош патшабикәне чукып бетергән, то Иван патша баканы кискәләгән. Туйдырды инде, һаман бер балык башы!

Бабай: Тукта әле! Телевизорны карап бетерергә ирек бирәсеңме син юкмы? Әнә квартираны җыештыр, бөтен җирдә беспорядок. Мин сиңа тәккә генә ул юа торган пылесосны алып бирмәдем!

Әби: Син ичмаса үзеңнең юарга дип ковер тыккан посудомоечный машинаңны исеңә төшер! Менә тагын! Некогда миңа өй җыештырырга! Мин спортзага соңга калам монда! Җыештырырсың әле үзең.

Бабай: Минем дә вакытым юк, минем боулинг клубта деловой күрешү. Кара әле, бәлки безгә хезмәтче ялларгадыр, ә?

Әби: Ну да... Каян аласың хәзер яхшы хезмәтче? Хәзерге яшьләр ышанычсыз алар. Өйне җыештырмас, ә бөтенесен чистартып чыгып китәр! Ашавы да кеше төсле булмас, ат урынына сосар. Кирәкми, зинһар, үзебезгә кыен гына булыр.

Бабай: Карчык, әйдә без хезмәтчене кардан ясыйбыз! Бездә яшәсен-ул бит ашамый да, эчми дә, туңмый да! Төнгә балконга чыгарып яткырырбыз, өйдә болай да урын юк...

Әби: Ә яз көне кая куыйк без аны?Моразилкада тотыйкмыни?

Бабай: Ә язга нәрсәгә соң ул безгә? Без Канар утрауларына барып кайтырбыз дигән идек ич, оныттыңмени?

Әби: Ярар инде, ярар...ризалаштырдың. Әйдә киттек ясарга.

(Кар бәреш)

(Концерт номерлары)

 

А.б. Шулай итеп, әби белән бабай үзләренә хезмәтче ясарга керешәләр.  Көч – хәлгә Кар кызын кардан әвәләп ясап куйдылар. Әйдәгез карыйк әле, нәрсә килеп чыкты икән аларның.

                                                  Картина 2.

Әби: Әйдә, кызым, рәхим ит. Безнең өйдә хезмәтчебулырсың. Өйне тәртиптә тотып, савыт-сбалар юарсың.

К.Кызы: Өйне “Самсунг” тузан суырткычы б-г җыештырыгыз, ә савыт –сабаны һәм керләрне “Миф” порошогы б-н юыгыз.

Әби. Я, ходаем! Карт- юләр, нишләдең син! Ми урынына нәрсә куйдың аның башына?

Бабай. Соң мин теге....... ни..... телевизордан ниндидер 1 тимерне тартып алган идем....яхшы булсын дип теләгән идем инде.

Әби. Яхшы булсын дип теләдең, ләкин һәрвакыттагыча  килеп чыкты. Ул бит бернәрсә белми. Кулыннан бөтен әйбер коела

Кар кызы: Кәефегез начар булса Брук Бонд чәе эчегез.

Бабай. Ах, мин аңладым! Мин моның башына реклама блогы тыкканмын ич!

Әби. Шулай дип уйлаган идем аны. Эй, юньсез!

Бабай. Ярар , артык дәшенмә әле син.

Кар кызы: Тәнәфес яса- “Твикс” аша!

Әби. Әй, бар әле мусорны чыгар ичмасам. Берәр файдаң тияр шунда.

Кар кызы:Бөтен йогуртлар да бертөрле файдалы түгел!(Чиләк тотып чыгып китә)

Әби. Йә, бабасы, нишлибез хәзер. Бер эшкә дә ярамаган Кар кызы белән? Бөтен техникабызны җимереп бетерәчәк бит бу безнең.

(Кар кызы белән “Рэд Шард” мобильный агенты директоры (Алисә) керә)

Алисә: Исәнмесез, бу кыз сездә яшиме?

Бабай. (шикләнеп) Ә сез нигә әле прописка б-н кызыксынасыз? Аның әнә бик әйбәт җиһазландырылган үз бүлмәсе бар- зур гына, кечкенә генә балкон!

Кар кызы: 1 кв.метрга 400 доллар.

Алисә: Юк, сез нәрсә инде. Мин-Алисә “Рэд Шард” мобильный агентствосы директоры, матурлык конкурсы уздырабыз без.

Әби. Әйтәм, йозең таныш.

Алисә: Ә тагын мин элек олы яшьтәгеләргә “Панадол”, “ Аспирин Упса” сата идем.

Кар кызы: Аспирин Упса-эч берәр җирең авыртса.

Алисә: Мин Сезнең Кар кызыгызны конкурска чакырасым килә. Иң төп бүләк- дөнья тирәли сәяхәт!

Кар кызы: Сезне 5 континент көтә. 3 “Нескафе” мембранасын җыеп җибәрегез.

Әби- бабай бергә: Без риза, риза! Зинһар, тизрәк алып китегез. (Концерт номерлары)

Чибәрләр конкурсы уздырыла.

Картина 3.

А.б. Безнең Кар кызыбызның кулыннан берни килмәсә дә, ул бик чибәр. Матурлык конкурсында беренче урынны яулады.

( Залга Алисә б-н Кар кызы чыга)

Алисә: Безнең җиңүче чибәребез Кар кызы! Алкышлар!

Кар кызы: Л.Ореаль ведь я этого достойна!

Алисә: Сез хәзерге вакытта нинди хисләр кичерәсез?

Кар кызы: Мине көн буена чисталык хисе ташламый. Чөнки мин ДУРУ сабыны белән юынам!

(Сәхнәгә Принц чыга).

Принц: О, мин диңгез артында яшәүче принц, ә сез супер-рашен-герл! “Гений чистой красоты...”

Кар кызы: Чистота чисто “Тайд”!

Принц: Күбәләгем минем, сез минем белән китергә ризамы? Сез минем сараемда иң кадерле кунак булыр идегез. Мин сезгә матур бүләкләр бирермен, кыйбатлы туннар бүләк итәрмен!

Кар кызы: Бу сезонда “Снежная королева” кибетләреннән алынган туннар модада. Безнең кибетләргә рәхим итегез!

Принц: Нәрсә ди ул?

Алисә: Артык игътибар бирмәгез, ул “Панадол” даруы эчкән иде.    

К.Кызы:     Минем башымда реклама роликлары бертуктаусыз әйләнеп торалар. Теләсәгез сезгә дә күрсәтә алам.              

Принц: Бик теләп!

Әйдәгез, барсын да җентекләп сөйләшәбез!

К.Кызы: 8 класслар төшергән реклама ролигы.

Алисә:      Әйдәгез, барсын да җентекләп сөйләшәбез!(Принц б-н чыгып китә)

(Концерт номеры  10 класс).

Картина 4.

Ал. б. Кар кызы Принц белән чит илләргә китеп барды. Ә әби белән бабай алардан зарыгып хәбәр көтә башладылар. Көннәрдән бер көнне аларга бер хәбәр килеп  төште.

Бабай (телефоннан сөйләшә): Вәли, бөтен өмет синдә! Безнең кызый капчыгы теге принц белән чит илгә китеп барды бит әле. Үзенең рекламалары белән принцның теңкәсеннән тиеп бетергән ахрысы, ниндидербандитлар яллап урлаткан бит кызыбызны! Сатып алырлык итеп тә түгел, мәңгелеккә биреп җибәргән бит гөнаһ шомлыгы! Вәли, зинһар алып кайт инде син безнең Кар кызыбызны!

Ал. б. Вәли Кар кызын эзли. Ә без, дуслар, ул арада күңелсезләнеп утырмыйк әле, татар халык көенә бер биеп алыйк

(Уеннар, татарча бию. Айдар б-н Ландыш бии).

Картина 5.

1Бандит: Эй, син кем шундый? Каян килдең?

2Бандит: Каян килде сиңа мондый текә машина?

Вәли: Мин яңа татар-Вәли булам. Тачка безнеке, пиратская копия. Бандито сезме?

1Бандит: Без хәзер бандитлар түгел, татар мафиясе. Че надо?

Вәли: Тәк, Кар кызын сез урладыгызмы?

2Бандит(шатланып):Ә син аның артыннан мени? Зинһар, безне коткар аннан. Аның белән яшәп булмый. Бөтенләй туйдырды, кешечә бер дә сөйләшә белми!

К.кызы. Бүген “Галина бланка” ашы була.

1Бандит(елап): Күрәсеңме, концентратлар белән тукландыра, әле кулларны да юарга мәҗбүр итә!

К.кызы: “Сейвгард”-һәм сез гаилә сагында1

2Бандит(Вәлигә): Телисеңме, без эзебез сиңа акча түлибез! Бездән ераккарак  кына алып кит син аны!

Вәли(гайрәтләнеп): Миңа акча кирәкми, мин бу акчаларны Болгаер  мәктәбе укытучыларына таратачакмын! Ә Кар кызыннан мин сезне азат итәм! (Бандитолар шатланып бер капчык акча биреп рәхмәт әйтәләр, Вәли К.кызы б-н чыгып китәләр)

Концерт номерлар:

Картина 6

 Бабай: Кайттыгызмы балалар! Тапса Вәли генә таба ул Кар кызын дигән идем бит. Молодец, улым!

Вәли: Бабай, нәрсә эшләргә соң инде Шундый яхшы бу Кар кызы, ну үзенең башында өч тиенлек акыл юк. Миңа аның б-н дуслар янында оят. Авызын ачып җибәрсә, әйтерсең телевизор эшләп китә. А зачем миңа ходячий телевизор?

 Бабай: Юк, болай булмый!Мәктәпкә бирергә кирәк аны. Бәлки шунда акылга өйрәтерләр!

Вәли: Точно! Беррәттән шунда спонсорлык та итәрмен . Миңа бандитолар Кар кызы өчен выкуп бирделәр.

Бабай: Минем күз уңаенда бер мәктәп бар барын- завучлары бик яхшы. Исеме дә күңелгә ятышлы_ Кадрия Шарифзяновна!. Иртәгә сөйләшергә барам!

А.б.Бабай завучны җайлаган арада, әйдәгез без бәйрәмне күңелле уеннар белән дәвам итик.

Уеннар:

№1. Уенның исеме “Кем тизрәк киендерә”. 4 кеше катнаша, берсе икенчесен тиз генә киендерә.

№2. “Шар шартлату”

№3. Елмаеп лимон ашау.

Картина 7.

А.б. Кар кызы мәктәпкә ярты ел йөрде. Аңа укытучыларның бик яхшылары, белдеклеләре эләкте, ләкин алар Кар кызының белемен үстерә алмадылар. Укытучылар уйлаштылар- уйлаштылар да алга таба нишләргә икәнен белү өчен педсоветка җыелдылар.

(Залда укытучылар утыра, педсовет бара)

Завуч: Кадерле коллегаларым, безнең бүген бер хәл итәсе мәсьәлә бар! Яңа укучы Кар кызы б-н нишләргә? Алсу Альбертовна, сүз сезгә бирелә.

Мат.ук. Нәрсә әйтә алам инде мин? Кыз бик яхшы , мәрхәмәтле, ләкин бераз сәерерәк. Математикага сәләте бик көчле. Ул һәрвакыт нәрсәдер саный, “Миф универсале” никадәр капиталны экономить итә, Виллорибода    яшәүчеләр Виллобаржодагылардан күпме тапкыр озаграк табак- савыт юганнарын, “Сэйвград” сабынын алты тапкыр күбрәк алсаң ничә процентка арзангарак төшкәнен хәзер әйтеп бирә. .. Алисә Марсовна , ә сезнең нинди нәтиңәләр?

Лит.ук. Беләсезме, бу кыз чып-чын талант иясе. Ул гел шигырь сөйли. Дөресен генә өйткәндә, аның шигырьләре гадәти түгел, мәсәлән: “Пельмени самолепные, вполне великолепные”, яки “если обувь вам нужна, на “Динамо” есть она”. Ә литература б-н эшләр мөшкелрәк. Мин аңардан бер рус богатырен булса да атавын сораган идем, ә ул “ Вагон Виллс- и ты победитель”, дип җавап бирде. Ләкин мин никтер мондый богатырьны хәтерләмим. Бәлки мин риваятьләрне игътибарсыз калдырдым микән?!

Тар. Ук. Сез нәрсә инде, сезнең монда бернинди дә катнашыгыз юк.

Инг.ук. Ә менә инглиз теленнән аның бик зур уңышлары бар. Ул без дә ярты ел гына укыса да !WOW, “YES” дигән сүзләрне яхшы белә. Ә “Stimorol Pro-Zet” дигән сүзләрне чын инглиз кызы кебек әйтә.

Завуч: Тә-әк... Аңлашылды. Бу кызны коткарырга кирәк. Кар кызын үзебезнең мәктәптәге психотерапевтка илтергә тәкъдим итәм. Сез ризамы?

(Укытучылар ризалаша, концерт номерлары- 8 класс)

Ал.б. Психотерапевтка юл, билгеле, якын түгел. Әле ярый аның безнең К.кызын карарга вакыты булса. Шуңа күрә алар үз юлларында йөрсеннәр, ә без күңел ачыйк, җыр- биюләр башкарыйк.

Картина 8.

(Кыш бабай ак халат кигән, психотерапевт булып, Кар кызын урындыкка утыртып тикшерә, калганнар кырыйда басып тора)

Кыш бабай: эш нәрсәдә?

Вәли: Беләсезме, аның башында бер реклама гына! Баш миен ничек булса да чистартырга кирәк !

Кар кызы: “Комет” Бер микробны калдырмый, бөтенесен үтерә”

Завуч: Ярдәм итегез, зинһар!

Кар кызы: Зинһар, налогларыгызны түләгез!

Кыш бабай: Әйе, чыннан да авыру икән бу... (Кар кызына карап) Син мине кем икәнен беләсеңме?

Кар кызы: Доктор кариес...

 Кыш бабай: Катырып эретү методын кулланмыйча булмый монда. Барыгыз әле минем эш киемнәрен алып килеп бирегез әле!

(Вәли К. Бабайга киемнәрен алып килеп бирә, К.б. К.кызын гипнозлый башлый, куллары б-н кызның башына ишәрәләр ясый башлый)

К.Б. Өч дигәндә йоклап китәрсең, мин әйткәч уянырсың. 1..2..3!

(К.кызы йоклап китә, аны калганнар каплап ала, К.Б. операция ясаган булып кылана, кырыйга бер тимер кисәге алы ата)

- Менә булды да!

Әби: Чынлап та килеп чыкты микән ?

Бабай: Хәзер күрәбез!

К.Б. 1..2..3!

К.К. (күзләрен ача) Минем б-н нәрсә булды? Мин авырдыммы әллә?

Укытучылар берсен- берсе бүлдереп : Барып чыкты! Тикшереп карарга кирәк. (К.кызына) Нәрсә ул Ариэль?Блендамед? Дирол? Комет? Силит?

(Кар кызы аларга гаҗәпләнеп карап тора һәм К.б-га борылып)

К.К. Нинди телдә сөйләшәләр алар?

Бөтенесе бергә: Ура! Килеп чыкты! Могҗиза бит бу!

К.Б. Әйе, бу чыннада моҗиза! Реклама һәм телевизор б-н аңы буталган. Кар кызыбыз чын хыялдагы акыллы, уңган, яхшы кызга әйләнде. Ләкин, әгәр дә сез бөтенегез үзгәрмәсәгез һәм үткәнегезне искә төшермәсәгез, Кар кызы элеккеге халәтенә кайтырга мөмкин.

-Син, әби, шейпинг б-н генә шөгыльләнми идең бит, ә бик тәмле пәрәмәчләр, кабартмалар  да пешерә идең!

-Ә син, бабай, боулинг шарлары тәгәрәтмичә, ә җир эшкәртә, яшелчәләр үстерә идең.

Дуслар әкиятләребезне онытмыйк, андагы могҗизалар чынга ашарга да мөмкин бит!

Әби: Балалар. Барыйм әле мин амбарларымны себереп чыгарыйм, колобок булса да пешерим һич югы!

Бабай: Ә мин язга шалкан утыртам, алла бирса. Шалкан зур булып үсәр, бәлки оныгым да колледжтан кайтып булышыр.

Вәли: Соң, сез психотерапевт булмагач кем буласыз соң?

К.К. Дуслар, бу бит без көтеп алган  Кыш бабай!!!

К.Б. Дөрес, кызым! Тиздән бит Яңа ел җитә!

Яңа елның яңа язлары бар,

Ымсындыргыч җылы җәйләре,

Яңа елның алтын көзләре бар

Җиргә төшәр күпме эзләре

К.К. Яңа елга якты өметләр бар,

         Ышанычлар, уйлар, хыяллар.

         Күңелләрдә күпме теләкләр бар

         Яңа ел дип типкән йөрәкләр.

К.Б. И, Яңа ел!

Ишет йөрәкләрне,

Чынга ашыр гади теләкләр

Илгә-көнгә иминлекне бирче

Бәхет елы булып балкып килче!

Бергә: Яңа ел б-н! Яңа бәхетләр б-н. (кереп китәләр)

К.Б. Менә, дусларым, сезгә

Яңа ел бүләкләре.

Матур, рәхәт яшәгез-

Шул минем теләкләрем

Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен яңа ел

Шатлык б-н үтсен һәр көн,

Котлы булсын Яңа ел!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Икмәк - җир могҗизасы

сыйныф сәгате...