Хуш киләсең, Яңа ел
материал

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Яңа ел үткәрү өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_utkru_ochen_stsenariy.doc70.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Яңа ел – 2013”

Катнашучылар:

  1. Алып баручы – Ренат.
  2. Алып баручы – Нияз
  3. Балалар – Адилә, Алия, Азалия, Энҗе, Ләйсән, Аделина, Регина, Альбина, Ильсинә.
  4. Кыш бабай –
  5. Кар кызы – Айзилә
  6. Яңа ел –
  7. Зирәк – Рафаэль
  8. Шүрәле – Алинә
  9. Убырлы – Ильгина

10. Куяннар – Кристина, Айгөл

11. Төлкеләр – Сәйлән, Алия

12. Бүреләр – Алсу, Нияз

13. Почтальон – Гөлназ

                           Бәйрәмчә бизәлгән зал, матур музыка
Ренат.  Ишетәсезме, дуслар? Сизәсезме, дуслар? 
Нияз.  Сизәбез, Ренат, бик яхшы сизәбез. 
Ренат.  Нәрсә сизелә, Нияз? 
Нияз.  Яңа ел чыршысын әйтәм инде. Быел ул бигрәкләр хуш исле. Аны сизми калу мөмкинме соң? 
Ренат.  Тагын ниләр сизелә, дустым? 
Нияз.  Тәмле мандарин исе килә... 
Ренат.  Тагын? 
Нияз. Тагын нәрсә сизеләме? Бүген кешеләр ягымлырак, күзләреннән нур ташып тора... 
Ренат.  Нигә шулай икән соң ул? 
Нияз. Ничек шулай булмасын? Бүген бит бездә Яңа ел кичәсе. 
Ренат.  Баштук шулай диләр аны. 
Нияз.  Әйдә,Ренат, соравыңны яңадан кабатла. 
Ренат.  Ишетәсезме, дуслар? 
Нияз.  Сизәсезме, дуслар? 
Бергә: Яңа ел килә! Яңа ел килә! 

 (Шау-гөр килеп бәйрәмчә киенгән балалар керә). “Кар бөртекләре биюе”
2 алып баручы бергә (тамашачыга карап):
Исәнмесез, кадерле дуслар! Яңа ел белән сезне! Ул сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык алып килсен! 

Адилә.
Исәнме, чыршы, исәнме! 
Тагын да бер ел үтте 
Күңелле чыршы бәйрәмен 
Балалар күптән көтте. 
Алия.
Ян яктырак, чыршыкай 
Балкысын утларың. 
Бүген синең тирәңә 
Җыелган дусларың. 

Ләйсән.
Күрегез безнең чыршыны 
Ничек матур киенгән 
Безгә бәйрәм ясар өчен 
Урманнан безгә килгән. 

З. Аделина
Нинди генә уенчыклар 
Муенсалар юк анда. 
Серле шар һәм алмалар 
Бөреләр дә бар анда

Энҗе.
Гаҗәп күркәм безнең чыршы 
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен 
Котлы булсын Яңа ел! 

Азалия.
Яңа елның һәрбер көне
Бәхетләр алып килсен.
Һәр ишектән шатлык тулы
Яңа ел җыры керсен.

Бергә: Котлы булсын Яңа ел! 
Ренат. (залга карап) Балалар! Димәк, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык?
Балалар: Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә!
Нияз: Дөрес әйтәсез. Ә сез беләсезме бу бәйрәмдә иң зур кунак кем?
Балалар: Кыш бабай!
Ренат: Кыш бабайны чакырыйкмы бирегә?
Балалар: Чакырыйк!
Нияз.: Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез.
                                   

                                         “Әйе-юк”уены
Сораулар: 
-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?
-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?
-Кыш бабай - әйбәт бабай, әйеме?
-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?
-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?
-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?
-Чыршыбыз бик матур, әйеме?
-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?
-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?
-Помидорлар да үсә, әйеме?
-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?
-Кыш бабай суыктан курка, әйеме?
-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?

Ренат.: Сез җавапларны дөрес бирдегез. Хәзер Кыш бабайны һәм кунакларны чакырырга да була. (Чакыралар). Алар ни өчендер күренми бит әле, нәрсә булды икән? Әллә Зирәкне кунаклар каршыларга җибәрикме? Аның бит башлаган эшен җиренә җиткермичә туктаганы юк.

Нияз. Зирәк, кара әле, нишләптер, Кыш бабай белән Кар кызы күренми. Эзләп кайт әле шуларны.

Зирәк. Ярый, трышырмын!


                                                         
Пәрдә
Кышкы урман күренеше. Көй астында Шүрәле чыга.

Шүрәле.
        Фу, адәм исе килә. 
(Сискәнеп читкә тайпыла, кулын селтәнеп сөйләнә) Ф-фу! Фу! Нинди галәмәт бу? (Залга) Сез кемнәр? Нинди адәми затлар? Их, барыгызны да берәм-берәм кытыклап чыгарга, ә? (Бармакларын уйнатып) Кети-мети... (җитди) Күбрәк шул сез. Күп кешедән куркам мин...(Җырлый, биеп-кыланып йөри. Кыш бабайның киемен күрә)
         Ах, Яңа ел  бит бүген. Бу картлач Кыш бабай да шул бәйрәмгә җыенып йөридер әле. Ю-юк, ул түгел, мин булам әле быел Кыш бабай. (
киемен кия). Кызык итәм әле мин Кыш бабайны!
   (
Көй астында кача-поса Убырлы чыга. Сәләмә, әмма заманча киенгән, кыска итәктән, капрон   оектан, буянган, бизәнгән. Чәчләре тузган. Кулында иске себерке)
Убырлы.
 (Залны күреп, нык гаҗәпләнеп, бот чабып.) У-һу-һу!.. Мондагы ризык! Рәхәтләнеп ашыйм икән! (Биеп җырлый.)
                        Шүрәле белән очраша. Куркуларыннан икесе ике якка мәтәлеп егылалар.
ШҮРӘЛЕ (аягын тотып, тәгәрәп йөри). Ах, бетерде, бетерде!..
УБЫРЛЫ. Син кем? (Тора.)
ШҮРӘЛЕ. Шүрәле мин, Шүрәле, танымыйсыңмы әллә, тәмуг кисәве?! (Торып баса.)
УБЫРЛЫ. Нинди Шүрәле? Өстеңне кара, мондый Шүрәле була димени?
ШҮРӘЛЕ (һаман ачуын, үпкәсен баса алмыйча). Була шул. Бу бит минем киемнәр түгел. Кыш картының киемнәре бу, беләсең килсә.
УБЫРЛЫ. Хәзер аңладым бугай. Тукта! Син тилермәгәнсеңдер бит — бала-чага кебек, Яңа елны бәйрәм итәргә йөрисең.
ШҮРӘЛЕ. Йөрсә соң. Синең ни эшең бар? (Кар кызының агачта эленеп торган киемнәрен күреп ала.) Әнә, теләсәң, сиңа да бар анда...
УБЫРЛЫ (төрле якка таралган әйберләрен җыя-җыя). Кирәге бар ди! Шул карачкы киемнәрен киеп, урман көлдереп йөрде ди...
ШҮРӘЛЕ. һы, урман корткасы! Нарат сагызы чәйнәп, миләрең катып, зиһенең чуалып беткән, ахры! (Тавышын басып, тирә-якка каранып алгач, Убырлының янына ук килеп, колагына үрелеп сөйли.) Без киенеп балалар янына барачакбыз. Алар безне Кыш бабай белән Кар кызы дип кабул итәчәкләр. Аннары инде... (Учларын учка ышкып.) 
Аннары без үзебезнең кара эшләребезне эшләячәкбез. Аңладыңмы, тәмуг кисәве?!
УБЫРЛЫ (йомшак-ягымлы булырга тырышып). Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Ну үзеңдә баш та инде! «Урман сарыгы» дип йөртсәләр дә, шәп кайната синең бу баш чүлмәгең! 


Зирәк керә.

 ЗИРӘК. Кемнәр болар? Нинди әкәмәт затлар? Үзләре бик сәер киенгәннәр. Кыш бабай белән Кар кызы дип алдана яздым, малай.

Ә? Мин кем дисезме? Мин — Зирәк! Ә? Исем бу, исем. Зирәк булсын дип кушканнар. Мине Кыш бабай белән Кар кызын алып кайтырга җибәрделәр. Һәм башка кунакларны да. Озакламый Яңа ел бит. Менә мин шул бәйрәмгә Кыш бабайны алып кайтырга килдем дә инде. (Уйланып, каранып.) 

Тик миңа мондагы хәлләр бер дә ошамый. Ниндидер начар эшләр эшләнә монда...
               Тукта әле, үземнең тапкырлыгым, зирәклегем белән, яхшылык белән җиңеп карыйм әле мин боларны.

(Сәхнә артына эндәшә)
Әй, сез кемнәр? Килегез әле бире. 
 (Шүрәле белән Убырлы чыгалар)
Шүрәле белән Убырлы (икесе бергә) Син кем? Ник чакырдың безне?
Зирәк. Мин Зирәк булам. Яңа ел бәйрәменә кунаклар алып кайтырга җибәрделәр мине. Күреп-ишетеп торам: сезнең дә Яңа ел бәйрәменә барасыгыз килә. Әйдәгез безгә. Балалар да бик шатланыр. Сез бит без яратып укый торган әкият геройлары. Бәйрәм кичендә, Яңа елга кергәндә явызлыкларыгызны онытып торсагыз да ярар.
Шүрәле белән Убырлы (икесе бергә пыш-пыш сөйләшәләр. Бәйрәмгә барырга булалар)

Ярар, без риза!Тик бәйрәмгә генә алып бар безне!
                                                           
Пәрдә
                             
Чыршы янында балалар бәйрәм итәләр. 
1 алып баручы.
Куе урман, буран аша
Безгә килә зур бәйрәм.
Уйныйк, җырлыйк һәм дә биик,
Уздырмыйк вакыт әрәм.
Әйдәгез, чыршы тирәли әйләник әле!

Төрле-төрле утлар яна” дигән җырны җырлыйлар. Шулвакыт Зирәк, Убырлы һәм Шүрәле керәләр.
Убырлы. Шушы буламы инде Алабуга гимназиясе?
Шүрәле. Шушы буламы инде чыршы бәйрәме?

Балалар.
Әйе, сез бәйрәмдә, хөрмәтле кунаклар!

Адилә. (Шүрәлегә)
Шүрәле дус, ә син безгә, нинди бүләк алып килдең?

Шүрәле.
Менә бу чырышы- Минем урманныкы бит инде. Тылсымлы чыршы!

Адилә.

Тик нигәдер ул янмый, Шүрәле дус?

Шүрәле. Аның сере бар! Ахалай, махалай, чыршы ян! Балалар, әйдәгез бергәләп!
                                                     
Чыршы яндыру
Азалия.
Тагын нинди бүләк көтә безне, Шүрәле агай?

Шүрәле. 
Әй, Убырлы, кил әле,
Торабыз бит онытып.
Кыш бабайның телеграммасын 
Килдек сезгә без тотып.
Ягез әле, кайсыгыздан
Укытып алыйк, дуслар!

Телеграмма
Ренат. Дусларым! Урманда бик салкын, җәнлекләр бик туңганнар, шуңа күрә җәнлекләрне җылытып, сезнең янга киләбез!

Нияз.
Карагыз, кара, дусларым!
Безгә Кыш бабай килә.
Кар кызы да бар янында
Үзе елмая, көлә.

Көй астында Кыш бабай керә.
Кыш бабай.
Исәнмесез, балаларым,
Минем матур алмаларым.
Зур кызларым, зур улларым,
Иң кадерле күз нурларым.

Балалар: 
Хуш киләсең, Кыш бабай!
Хуш киләсең, Кар кызы!

Куяннар: 
Исәнмесез, балалар.
Без булабыз куяннар.

Төлкеләр: 
Ә без хәйләкәр төлке
Койрыгыбыз - ил күрке.

Бүреләр: 
Ә без бүре булабыз
Бүген без түгел явыз.
Сезгә зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез һәммәбез
Олы ярдәмегез өчен
Башыбызны иябез.

Куяннар: 
Безнең сезгә биеп- җырлап
Күрсәтәсебез килә
Үзегез дә кушылыгыз,
Кайсыгыз бии белә?

Куяннар биюе”


Кыш бабай:
Нәни дусларым!
Бигрәк уңган диләр сезне
Ниләр беләсез икән?

Күрсәтегез һөнәрегез
Булса безгә һәммәгез
Ә без сезгә кул чабарбыз
Бүләкне жәлләмәбез.

Концерт номерлары

1.

2.

3.

Уен “Кар ату”

4.

5.

6.

Уен                                                            

7.

8.

9.

10.

Уен


Кар кызы: 
Мин, дусларым, Карчәчәк
Кардан йолдызлар ясап,
Җир өстенә яудырам,
Каплыйм җирне кар белән.
Яз җиткәч тә мин эрим,
Елгада агып йөрим.
Сезне чын-чын күңелдән
Котлыйм Яңа ел белән.
Укуда зур уңышлар
Мин телим сезгә, дуслар!

Кыш бабай: 
И-и, балакайларым, карт кешенең хәтере буламыни аның? Әйтергә дә онытып торам. Миңа бит Яңа ел шалтыратты. Бәйрәмгә бара торыгыз, мин үзем килеп җитәрмен, диде. Күренмиме ул анда?

Зирәк. Ниндидер бер ат чабып килә инде анда ,бабакай?

Кыш бабай. Ат булса, шул инде!Нәкъ үзе!

                                                   
Чаба-чаба, Яңа ел керә.
Яңа ел
Дөнья әйләнеп,
Мин килдем менә.
Урман-кырларга,
Чиксез бай җиргә


Монда-матурлык!
Монда- батырлык!
Зур төзелешләр-
Шаклар катырлык!

Ренат.

Яңа ел, дус! Ә син безгә нинди бүләк алып килдең?

Яңа ел.  Ә мин сезгә бер матур җыр алып килдем. Җыр  “....................................”

Почтальон: 
Салкынбаев Кыш бабай
Ул сез буласыз бугай.
Сезгә телеграмма бар.

Кыш бабай: 
Ә, балалар, безне бүтән мәктәпләрдә дә көтәләр икән. Кузгалыйк инде без!
Хушыгыз, хуш балалар
Мине бүтән җирдә дә
Шулай көтеп алалар
Зур үсегез бу елда
Тырышыгыз укуда,
Өлгерегез уенда.
Яңа ел: 
Сүз бирегез миңа сез
Кыш бабабыз алдында
Тырыш булырга,
«2»ле алмаска
Ялкауланмаска
Артта калмаска.

Ренат: 
Хуш, сау бул
Кыш бабай
Уңсын юлыгыз!
Киләсе елга да
Без көтеп калабыз.

Кыш бабай белән Кар кызын озаталар
Нияз.
Зур өметләр белән каршылыйбыз
20… нче ел башын
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!
Ренат.
Яңа елда исән-мул тормышка
Аяк бассак иде, йа Рабби!
Кил, Яңа ел, изгелегең белән,
Явызлыкны беркем яратмый.

Икесе бергә
Яңа ел мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсы