Вечер встречи с выпускниками (на татарском )
методическая разработка

Минатуллина Лейсан Фанисовна

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл studentlar_belen_ochrashu.docx24.45 КБ

Предварительный просмотр:

Студентлар белән очрашу

Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле укытучылар! Хәерле кич, кадерле укучылар! Хәерле кич, кунаклар!

Бүген без сезнең белән бергәләп ял кичәсенә җыелдык. Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә. Бүгенге бәйрәмебез – “Студентлар белән очрашу” кичәсе.

Ишегебез ачык,

Түрдән үтегез.

Кайчан булмасын,

Рәхим итегез.

Кемнәр килсә дә,

Йөзебез ачык.

Дус-ишләр килү

Үзе бер шатлык.

Алып баручы. 

Сезнең каршыгызда мәктәбебезне шушы елларда бетереп чыгып киткән укучыларыбыз. Аларны сәләмләү өчен сүзне мәктәп директоры Наел Сабирзяновичка бирәбез.

(Директор чыгышы)

Алып баручы. Ә хәзер инде сүзне сезгә бирәбез, кадерле студентлар. Иң мөһиме – үзегез укыган уку йорты, аның престижы турында сөйләп китсәгез иде. Студент тормышыннан кызыклы вакыйгалар да көтәбез сездән.

Һәм сез дә, укучылар, үзегез кызыксындырган сорауларны әзерләп утырыгыз.

(Студентлар чыгышы, сораулар бирү)

Алып баручы. Кичәбезне КВН рәвешендә дәвам итәбез. Студентлар белән көч сынашырга булачак студентларыбызны чакырабыз.

(11 сыйныф укучылары чыга)

Сезнең уң ягыгызда студентлар командасы. Аларның капитаны –……..

Сул ягыгызда – укучылар командасы. Аларның да һәркайсы акыллы һәм зирәк. Капитаннары, ……     Бүгенге уенны хөрмәтле жюри хөкем итәр. Жюри составында хөрмәтле укытучыларыбыз: ...

1нче бәйге. Сәләмләү. Һәр команда үзенә исем, девиз сайлый.

Ә командалар әзерләнгәнче без дә күңелле тәнәфес ясап алыйк. Аны бигрәк тә 5нче сыйныф укучылары ярата, аларны бирегә чакырабыз.

      җыр

2нче бәйге. “Мәзәк күрсәтү” дип атала. Һәр команда мәктәп тормышында яки студент тормышында була торган кызыклы хәлләрне күрсәтергә тиеш.

     җыр

3нче бәйге. Җыр бәйгесе. Һәр команда үзе яраткан җыр башкара.

4нче бәйге. “Шаян сорауга – шаян җавап” дип атала.

  1. Нәрсәне әзерләп була, ә ашап булмый? (дәрес)
  2. Чәйне кайсы кул белән болгатсаң кулайрак? (иң яхшысы – кашык белән болгату)
  3. Сулга борылганда кайсы тәгәрмәч борылмый? (запас)
  4. Кәҗәгә 6 яшь тулгач, нәрсә була? (7 нче китә)
  5. Бабайда бар, малайда юк; әбидә бар, кызда юк. (“б” хәрефе)
  6. Минзәләдә негр баласы туган: үзе кара, теше ап-ак. Монда нәрсә дөрес түгел? (яңа туган баланың теше булмый)
  7. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)
  8. Нинди култыкка әйбер кыстырып булмый? (диңгез)
  9. Нәрсәне күрү бик җиңел? (кеше гаебен)
  10. Чиләккә башта нәрсә салалар? (күз)

5 нчы бәйге.   Җыр - кешенең юлдашы.

  • Көйне танырга.
  • Көйне танырга һәм кушылып җырларга.
  • Бер куплет җыр җырларга

- гашыйк булган кеше кебек

-90 яшьлек бабай кебек

-кечкенә бала кебек

-марш кебек

-бишек җыры кебек

  • Түбәндәге шигырь юлларын көйгә салырга:

Дуслар җыр сузалар һәр якта

Дус булып яшәве күңелле!

һәм сезгә кушылып бакчалар

Җырлыйлар, бииләр шикелле.

6нче бәйге 

  • Татарча бию
  • Лезгинка

7нче бәйге. Җыр җырларга (җырнын сүзләре күрсәтелә)

Алып баручы. Командалар ярышы

Калдыра безне хәйран.

Тик, кадерле укучылар,

Иртәгә түгел бәйрәм.

Шуңа күрә шушы җирдә

Туктатабыз уенны.

Жюри әйтер, кемнәр алды

Иң беренче урынны.

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

(жюри балларны аңлата, җиңүчеләрне әйтә)

Алып баручы. Сез көләч, күркәм, мәхәббәтле,

Шундый зифа, сылу гәүдәле.

Үзегез тырыш, мәшһүр, зур белемле,

Туктап калмагыз шунда, әйдәле!

Аспирантурасына да ябышыгыз,

Сездән була, бездән шул теләк!

Сездәгедәй көч, сездәгедәй йөрәк

Галим булып җитәргә кирәк.

Безнең чакыруны кабул итеп килгәнегез өчен һәм шундый күңелле кичә бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә.

Киләчәктә дә шундый матур, зирәк, көләч йөзле булып калыгыз. Тормыш сынауларына бирешмәгез. Бәхетле булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Вечер встречи с выпускниками"

СЦЕНАРИЙ ДЛЯ ВЫПУСКНИКОВ...

Сценарий торжественного Вечера встречи с выпускниками

Ежегодно в первую субботу февраля в школе проводится традиционный, торжественный Вечер встречи с выпускниками, на который приходят, приезжают выпскники, которые окончили школу 10, 20, 30, 40, 50 лет н...

«И школьный вальс опять звучит для нас…» (Сценарий Вечера встречи с выпускниками)

«И школьный вальс опять звучит для нас…» Сценарий общешкольного мероприятия...

Вечер встречи с выпускниками "Здравствуйте, дорогие выпускники!"

Сценарий торжественной встречи выпускников школы....

сценарии внеклассных мероприятий: выпускного вечера, последнего звонка, вечера встречи с выпускниками.

Внеклассные меропрития проводятся в школе.Последний звонок- праздник для выпускников 9, 11 классов. В празднике участвуют: гости, родители выпускников, учащиеся школы, учителя. Выпускной ве...

сценарии внеклассных мероприятий: выпускного вечера, последнего звонка, вечера встречи с выпускниками.

Внеклассные меропрития проводятся в школе.Последний звонок- праздник для выпускников 9, 11 классов. В празднике участвуют: гости, родители выпускников, учащиеся школы, учителя. Выпускной ве...