Белем Бәйрәме
план-конспект занятия (9 класс)

Шамсетдинова Фарида Фанисовна

Сценарий посвященной 1 сентябрью.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_sentyabr_-_belem_byrme.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

   “Белем бәйрәме” 1 сентябрь бәйрәменә багышланган сценарий

(Музыка яңгырый)

 1 укучы: Нишләп җыелыштыгыз монда?

Нишләп утырасыз? Быел яңа уку елы булмаячак. Бөтенләй булмаячак. Көтмәгез дә, мин әйтте диярсез, сезгә башка китап-дәфтәрләр дә кирәкмәячәк, укытучылар да, директор абый да сезне башка борчымаячак. Мин бу уку елын булдырмаячакмын. Әнә шул сентябрь ае килеп җитә дә, туйганчы йоклап та, ял итеп тә, телефонда уйнап та, су коенырга да, балык тотарга да йөреп булмый. Быел җәй дә булмады инде. Тагын шул китап-дәфтәрләргә күмелеп, авыр-авыр мәсьәләләр чишеп, тел әйләнмәслек инглиз телен укып, зур-зур әсәрләр укып, сочинениеләр язып утырасым килми әле. Беләсезме мин нишлим... мин... (арлы-бирле йөренә. Укучы керә)

  2 укучы:   

Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

    1укучы

Син нәрсә, авызыңны күтәреп, “исәнме, мәктәп, сине сагынып беттек” дип сөйләнеп йөрисең?

  2: Нигә?

  1ук:Чөнки быел Яңа уку елы да, мәктәп тә булмаячак.

 2: Син нәрсә уйлап чыгардың инде? Алай буламы инде ул?

 1:  Әйт әле син миңа, дускаем, менә синең башыңны ватып мәсьәлә чишеп, шигырь ятлап, телеңне вата-җимерә инглиз телен өйрәнеп утырасың, тагын бер елга картаясың киләме?

 2: Менә җүләр, кемнең картаясы килсен дә, кемнең мәсьәлә чишеп, укып утырасы килсен инде?

 1: Сине кем картайтканын, кем башыңны катырганын беләсеңме син? Укытучылар картайта безне!

 2: Укытучылар?!

 1: Әйе, үзләренең бертуктаусыз өйрәтүләре, тикшерүләре, сораулары белән безне картайталар, башыбызны әйләндерәләр. У-ух мин аларны!

 2: Ни сөйлисең син?

 1: Әйт әле миңа, син унга кадәр саный беләсеңме?

 2: Беләм инде.

  1: Хәрефләрне таныйсыңмы?

 2: Таныйм.

 1: Шулай булгач, акча саный белсәк, иҗекләп булса да укысак, безгә тагын ни кирәк? Яңа уку елы җиткән саен безгә бит тагын да катлаулырак фәннәр укыта башлыйлар. Ә ул безгә нигә?

 2: Әйе шул тагын да катлаулы фәннәр керәчәк. Чыннан да алар безгә нигә кирәк соң?

 Малай (керә, җырлый)

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!-

Кем анда бармый калган?

Әти-әни дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган!

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!

 1: --------, җүләрләндеңме әллә? Мәктәпкә барам дип җырлап йөрисеңме? Җүләр булсаң барырсың, ә без менә Дилэ белән бармыйбыз.

 малай: Ничек инде бармыйсыз?

2: Менә шулай бармыйбыз, бетте китте.

 м: Сәбәбе нидә?

 1:-------, неужели син җәйнең рәхәт чакларыннан туйдың? Неужели синең тагын шул парта арасына кереп утырып, укытучыларның нидер сөйләгәннәрен тыңлап утырасың килә? Тагын авыр фәннәр керә башлаячак.

 2: Әлбәттә, без бит инде үсә барабыз.

  1: Вот именно үсә барабыз. Ягъни, кирәкмәгән фән укып, картая барабыз дигән сүз бит ул.

 М: Ни сөйлисең син?

1: Ач әле авызыңны. Менә синең бу ике тешең бармы?

М: Бар , бар.

1: Димәк, быел да мәктәпкә барсаң, андагы мәхшәр фәннәргә кереп чумсаң, күр дә тор: тешең генә түгел, борынын  сынып төшәчәк!

М: Кит инде булмаганны сөйләмә.

1:(2гэ) Ай алла, киренең киресе булып чыкты әле бу.

2: Тыныч бул, дустым. Зилә шаярта гына ул.

1: Әйе, шаярттым гына мин. Бар син бара тор, хәзер без дә барып җитәрбез.

(малай чыгып китә)

2: Аңгыра баш, башта бармыйбыз дидең, ә хәзер барып җитәрбез, имеш.

1: Синең бу башың өч тиен дә эшләми. Үзең күрдең ич, --------ны берничек тә безнең якка аударып булмаганын. Әнә тегеннән 9 нчы класс укучылары килэ, шуңа күрә җибәрдем аны.Ә аларны без мәктәпкә җибәрмәскә тиеш. Бар син качып тор, мин үзем сөйләшәм алар белән.

  (Укучы кача. 9лар керә)

1 укучы

Исәнме, саумы, сентябрь –

Безнең яңа ел!

Синнән башлана тормышка

Якты, яңа юл!

2 укучы

Исәнме, сөекле мәктәп!

Көттеңме безне?

Шундый түземсезлек белән

Сагындык сине.

Зилә: Исәнмесез, дусларым!

Матур шигырьләр сөйли-сөйли, димәк сез мәктәпкә барасыз.

1 укучы. Исәнме, ....... Әйе, без мәктәпкә барабыз. 1 сентябрь бәйрәме җитте бит.

1: Сезнеңчә, мәктәпкә бару зур бәйрәм. Ә минемчә, рәхәтләнеп йоклау кояшта кызыну, уйнау, тәмле ашау – менә монысы бәйрәм ичмасам.

1 укучы. Юк,  һәрнәрсәнең үз вакыты була. Вакытында белем алырга да кирәк. Ә моның өчен мәктәпкә йөрергә кирәк.

1: Алайса безгә дә мәктәпкә барырга туры килә мени инде? Әйдә, Дилэ  җыеныйк без дә мәктәпкә. Бәйрәм икән, булсын зур бәйрәм!

     А.б.

Хәерле көн, , хөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Без сезне кабат күрүебезгә бик шат. Сезнен барыгызны да Белем бэйрэме белэн котлыйбыз!

       1укучы

Кояш нуры иркәли

Шат йөзле һәркем, кара!

Кайсы эшкә, хезмәткә,

Кайсы мәктәпкә бара.

укучы

Мәктәбем,

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

укучы

Без сине үзебез

Сагындык өзелеп,

Менә бит кошлар күк

Килдек без тезелеп.

укучы

Беренче сентябрь – минем

Бәхет-шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын,

Мин кабат сиңа килдем

укучы

Дулкынданып карап торам

Юксындырдың, мәктәбем,

Син – минем үткән гомерем

,Син – минем киләчәгем.

укучы

Синдә күрергә өйрәндем

Матурлыгын дөньяның

Төүге кат синдә башкардым

Балачагым җырларын

укучы

Мәңге исебездә тотыйк

Монда үткән чакларны

Аннан белемебез белән

Бизик туган якларны.

Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры..........бирелә.

А.б. укучы

Белем иле кайчак миңа,

Никтер серле урман кебек.

Ә юллары кызыктырып,

Гел чакырып торган кебек.

Тик нигәдер бу илдә мин

Һич адашып йөрмәм кебек.

Атлыйм белем сукмагыннан,

Тормышка юл салган кебек.

А.Б. укучы

Сентябрь дә килеп җитте

Сагынып көткән көннәр

Бәйрәмгә дип үстердек без

Өй түребездә гөлләр

Мәктэпкә ашыктык бүген

Тотып чәчәк бәйләмен

Чыңлый кыңгырау моңнары

Котлап Белем бәйрәмен.

жыр: “Әй мәктәбем белем учагым”

укучы

Куанып бергә үтәбез

Якты түрләргә

Шуннан менеп китәбез без

Биек үрләргә

Без шунда бөтен галәмнең

Серен ачабыз

Мәктәпкә кайнар сәламне

Бирик барчабыз.

    А.б.   укучы

Әйе, бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып  бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.

            

укучы

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Җыр:   “Укытучым” 

  Укучы

  Аллы-гөлле букет кулларымда

   Остазыма бүләк итәргә

   Ә ул миңа мәңге шиңми торган

   Гөл  орлыгын бирер чәчәргә.

   Алыгыз сез бүген бүләк итеп

   Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

   Каршылыгыз тагын бик күп еллар

   Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!

(Музыка. Укытучыларга чәчәкләр бирү)

     

укучы

Тәүге тапкыр белем иленә килүче дусларыбызны каршы алыйк әле.Әле кайчан гына алар балалар бакчасында иң олкәннәр иделәр, бүген исә эстафетаны мәктәп кабул итеп ала. Әйдәгез, аларга белем иленә юл күрсәтүче сыйныф җитәкчеләре белән бергә беренче сыйныф укучыларын бирегә чакырыйк әле.   ( 1 класс укучысы керә)

     1кл укучысы

Мин мәктәпкә барамын

Хәерле сәгатьләрдә.

И мәктәбем, өйрәт мине

Иң матур гадәтләргә.

  2 укучы

Белмим кая басканымны,

Бии-бии йөрим бүген.

Барысы да котлый мине,

Иң шатлыклы көнем бүген:

Мин укырга кердем бүген!

       3 укучы

Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

4укучы.

Укытучы булып уйнадык

Тәмамланды уеннар

Безгә кызыгып карыйлар

Бакчадагы балалар

укучы.

Әтием дә , әнием дә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

 укучы

Укырга барасы көнне

Мин бик зарыгып көттем

Шуңа курә мәктәпкә дә

Беренче килеп җиттем

 укучы

Без әле беренче тапкыр

Дәресләргә барабыз

Дәфтәр – китапны барлап

Сумкаларга салабыз

 укучы

Хәрефләр дә өйрәнербез

Сүзләр төзеп укырбыз

Сагынып көткән мәктәптә без

Бик күп дуслар табарбыз

А.б.укучы

Әйе, күренеп тора, син мәктәпкә укуга зур теләк белән килгәнсез. Бу залда сезне мәктәпкә әзерләгән энилэрегез утыра. Бәлки аларның да сезгә әйтер сүзе бардыр.

                   (Энилэр сүзе) Башка класс укучылары котлый.

 а.б.

.Җир йөзендә төрле-төрле никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да, кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш нинди китап бар тагын?

Беләмсез, ул нинди китап?

Укучылар.Ул “Әлифба” китабы.

Элифба .Әйе, дуслар, ул – мин булам. Әлифба – тел ачкычы,

Белем дигән олы юлның иң беренче баскычы.

Сезгә минем теләгем шул: мине саклап тотыгыз.

Миндә бик күп хәрефләр бар – бик тырышып укыгыз!

Жыр :” Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ”

1 класс укучы

Сезнең алда сүз бирәбез

Бик тырышып укырга

Бирегез тик безгә ачкыч

Белемнәр сараена.

7 ук. Дусларым!Белем иле үтә дә серле һәм катлаулы. Аның ишекләрен ачып керү өчен дә сезгә серле ачкыч кирәк булачак. Узган ел без дә Белем йортының ишеген шушы серле ачкыч ярдәмендә ачып кердек. Ә бүген инде без укый, яза беләбез. Әлеге серле ачкычны сезгә бүләк итәбез.

                                         

(ачкычны тапшыру)

укучы

Беләсезме, дуслар,

Җирдә зур мәктәп бар,

Тормыш диләр аның исемен

Шатлыгы да шунда,

Кайгысы да шунда,

Сыналуы шунда кешенең.

   

укучы

Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә

укучы

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

укучы

Кыңгырау, кыңгырау,

Шалтыра, шат җырлап.

Укучы исемен

Акларбыз яхшырак.

 (Кыңгырау көе яңгырый)

А.б.

Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге;

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын дәрескә чакырган,

Аларны зур юлга озаткан ахырдан.

“Чың” итеп алыр ул – җиз батыр,

Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.

Эйдэ, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!

Музыка куела. 9 класс белэн 1нче сыйныф укучысы   түгәрәк буйлап әйләнеп кыңгырау чыңлата.

А.б.  Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим  ит, әйдә,

Яңа уку елы!

А.Б. 

Хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Безнең Белем көненә багышланган бәйрәмебез шушының белән тәмам. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр алып килсен.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...