Әниемнең җылы кочагы
материал (5 класс)

Дәрестән тыш эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_2020_el.docx45.69 КБ

Предварительный просмотр:

 Әниемнең җылы кочагы

Укытучы:  Хәерле көн, хөрмәтле әниләр һәм дәү әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне  билгеләп  үтәргә җыелдык.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - әниләрдә икәнен расларбыз.

    Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.  Кадерле Әниләр, әбиләр, бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу- мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде. 

    Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә  булдык….  Каршы алыгыз !  Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз һәм оныкларыгыз!

(Балалар кереп, тезелеп басалар, шигырь сөйлиләр)

Камилә:  Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

Рәсүл:  Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

Элмир:   Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

Айзат:   Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

Зәринә:  Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

Ислам:   Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

Данил:   Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

Айзилә:  Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул  әни бит – минеке.

 Камилә:  Әни кебек булсам иде! -

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның  нурлы  күзләре.

 Рәсүл:  Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

 Элмир:  Мөмкин булса, җыеп  учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

Айзат:  Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

 Зәринә:  Җылы наз ул, әнием – синдә       генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

 Ислам:  Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Данил:  Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

Айзилә:   Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем куллары  өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме, - Әнкәй, хатын –кыз!

 

Укытучы:   Әйе, әни,  дәү әни - һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, тормышта иң – иң әһәмиятлесе.

- Балалар, кайсыгыз әниегезне, дәү әниегезне  җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле.

Әлбәттә, барысы да шулай уйлый.

    Күмәкләшеп, бергә , дуслар

    Җырлап алыйк, әйдәле.

    Котлы булсын, гөрләп торсын

    Әниләрнең бәйрәме.

Кадерле, әниләр, дәү әниләр.  Ә хәзер балаларыгызның җырын - бүләк итеп кабул итегез.

(Җыр башкарыла:  “Әниемнең кочагы”. Җырдан сон, укучылар сәхнәдән төшәләр)

 Зәринә . Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне һәм әбиләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уеннарда актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Ислам:  Уенның исеме  - “Тәмле уен”   дип атала.  Без сезгә сораулар бирербез, ә сез аларга җавапларны әйтергә тиеш буласыз.

Беренче сорау  -  Океанны кичеп чыккан,  баллы, файдалы җиләк – җимеш.........

Зәринә: Икенче сорау  -  “а ”куйсаң русча, “ә ” куйсаң – татарча укырсың......

Ислам:  Өченче сорау  -   балалар ярата, сөякләрне ныгыта, җиләкле яки гади була..........

Зәринә: Дүртенче сорау  -   үзебез дә пешерәбез, кибеттән дә алабыз........

Ислам:  Бишенче сорау   -   чикләвекнең бер төре.........

Зәринә: Алтынчы сорау  -  кечкенә, ләкин өлеше күп........

(Бер укучы сәхнәдә һәр җавапның беренче хәрефен  ачып бара. “Бәйрәм” сүзе килеп чыгачак)

 Ислам:      Чәйне мин үзем генә дә

                    Пешереп эчә беләм.

                    Тик нигәдер чәй икенче,

                    Тәмлерәк әни белән.

 

Зәринә:      Җәен җиләккә барганда,

                    Әни булса яныңда,

                    Рәхәтлекнең чиге булмый

                    Тәбигать кочагында.

 

Ислам:        Әни урынны җәйдеме,

                    Керә тәмле төш кенә.

                    Шушы кызыклы хәлләрнең

                    Кем серенә төшенә?

Зәринә:     Ә хәзер  Камилә Гайнетдинова һәм Айзилә Галиевалар әниләренә багышланган шигырьләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәләр.  Тыңлап карагыз әле, хөрмәтле әниләр һәм әбиләр.

( Икесе бергә  яттан шигырь укыйлар)

 Ислам:    Уеннарыбызны дәвам итәбез. Әлеге бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.

Әниләр, әбиләр  турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез, әбиләребез  белә микән, шуны тикшереп карыйк әле.

Без  мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын тәмамларсыз.

 Ислам:          Ана сүзен тотмаган олыгайганчы…            (игелек күрмәгән)

Зәринә:         Ана  ачуы – язгы кар:  күп булса да….            (тиз эри)

Ислам:          Ана куены ...                                    (туннан җылырак)

Зәринә:         Яктылык – кояш  янында, яхшылык –                    (ана янында)

Ислам:          Үз  анасын  зурлаган,...                                  (кеше анасын хурламас)

Зәринә:          Анасына өргән эт...                                        (бүре авызына төшәр)

Ислам:      Алтмышка җитсен бала...                                 Ана өчен һаман да бала.)

Зәринә .   Уенда актив катнашуыгызга  зур рәхмәт.

Ислам:      Минем әни бу дөньяның

                   Иң чибәре, сылуы.

                   Нинди бәхет –

                   Һәр баланың

                   Үз әние булуы!

 

 Зәринә:      Минем әни, һич бәхәссез,

                    Иң сөйкемле әни ул!

                    Әйткән сүзе,

                    Кылган эше –

                    Һәммәбезгә туры юл.

 

Ислам:      Борчыйсым килми әнине,

                    Елмаеп, көлеп йөрсен.

                    Иң матур әни икәнен

                    Бөтен дусларым күрсен!

Кадиров Данил башкаруында  “Бәхеттә,  шатлыкта ”  җырын тыңлап үтегез.

(Кадиров Данил башкаруында - җыр “Бәхеттә, шатлыкта”)

 Зәринә .   Алдагы биремебез “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, сез сорауларга җавапларны кәгазьгә язарга тиеш буласыз. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләсезме икән?  Хәзер тикшереп карарбыз.

(Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларның җавабы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.)

Укытучы уенга нәтиҗә ясый, җавапларны чагыштыра

Ислам: 

Бие әйдә, бие әйдә

Биегәнне күрсеннәр

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең кызлар дисеннәр.

(Сәхнәдә кызлар башкаруында “Ромашкалар”  биюе)

Ислам:  Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала.  Уенга бер әни яки әби  чакырыла.

   Сез  акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

Укытучы:   - Балагызның исеме ничек?

                      - Балагызның фамилиясе ничек?

                     - Балагызга  ничә яшь?

                     - Балагызның әтисе ни исемле?

                     - Балагызның аяк киеме размеры?

                    - Балагызның туган көне кайчан?

                    - Балагызның күз төсе нинди?

Зәринә:       Бие дускай, бие әле, 

                     Биюеңне күрсеннәр.

                     Баскан  җирдә ут чыгара

                     Бу егетләр дисеннәр.

    Егетләр башкаруында “Чабата ” биюен карап үтегез.

(Егетләр “Чабата ” биюен башкара)

Укытучы:.  Әлеге уенга әниләрне һәм  балаларны парлап сәхнәгә чакырабыз.

Уенның тәртибе белән таныштырып үтәм.  Уенның исеме “Газета өстендә бию” дип атала.  Сезгә бию көйләре тәкдим ителә. Сез шул көйгә улыгыз яки кызыгыз белән бер газета өстендә биергә тиеш буласыз. Кем газетадан чыкмыйча матур итеп бии, шул җиңүче була. Башлыйбыз.

( Уен “Газета өстендә бию”)

Укытучы :  Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри – ул без  инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торабыз, чөнки безнең бар әни дә, бар дәү әни дә  иң – иң яхшысы  һәм сезнең  өчен һәрберегезнең кызы  һәм улы иң уңган һәм иң булганы. Без  бергәләп  киңәшләштек тә, җиңүче итеп барлык әнине һәм дәү әнине дә игълан итәргә булдык. Ә бүләкләр, безнең  җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән. Көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.

Бүләкләр:

 1.Балалар өчен мәктәп чупа-чупсы  (Ручка)
2. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак)
3. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).
4. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)
5. Пылесос «Самсунг». (Кисточка)
6. Универсаль рюкзак. ( Пакет)
7. Мини-палас. (Кулъяулык)

8. Яза торган машинка. (Ручка)

9. Электрощипцы. (Кер кыстыргычы)

10. Диетик чара. (Сагыз)

11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка)

12. Уй – фикерләрне теркәүче. (Карандаш)

13. Табак – савыт юучы машина. (Губка)
14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

15. Күңел юаткыч  (Конфет)

16. Агач эшкәртү станогы  (Точилка)

(Укучылар тезелеп басалар)

Әлбәттә, бу шаяру бүләкләре генә булды. Ә хәзер, әниләр һәм дәү әниләр  өчен иң кадерле бүләкләрне  балаларыгыздан, оныкларыгыздан  кабул итеп алыгыз.

Айзилә:      Бәйрәм бүләксез булмый ул.

                    Барыгыз да беләсез.

                    Безнең ничек тырышканны,

                    Хәзер менә күрерсез!

Данил:       Нәни кулларыбыз  белән

                    Тик сезгә, диеп кенә.

                     Әзерләдек бүләкләрне

                     Бик зур көч куеп менә.

(Бүләкләр тапшырыла)

Ислам:      Якын дуслар җыелганнар,

                   Якын дуслар җыелганнар,

                   Ял итәр өчен бүген.

                   Иң матур биюләрне,

                   Биеми мөмкин түгел.

Бие, әйдә биегез,

Һәммәсе таң калсыннар.

Сәрдекбаш укучылары дип,

Сокланып карасыннар.

Ә хәзер кичәбезне кызлар башкаруында татар халык биюе белән дәвам итәбез.

(Кызлар башкаруында “Татар халык” биюе)

Зәринә:  Әни! Мәктәптән кайтуыбызны тәмле чәйләр кайнатып, ризыклар пешереп көтеп алучы ул.

  •  Әни! Мәктәпкә барганда бишлеләр, исәнлек-саулык теләп озатып калучы ул.
  •  Әни! Без мәктәптә чакта, имтиханнар биргәндә, контроль эшләр эшләгәндә, догалар укып, тел ачкычлары сораучы ул.
  •  Әни! Авырганда синең урыныңа үзе авырырга әзер торучы. Ходайдан сиңа җиңеллекләр сораучы ул.
  •  Әни! Кулларын туңганда — өреп җылытучы.
  •  Беркемгә чишмәгән серләреңне күзеңнән укучы.
  •  Хәер-фатыйхасын биреп калырга тырышучы.

Әнә шундый изге күңелле  әниләр турында,  безнең әлеге  яңгыраячак җырыбыз! Егетләребез башкаруында “Гомерегез булсын бәхетле ” дигән җырны тыңлап үтегез.

(Егетләр башкаруында  хор “Гомерегез булсын бәхетле ”  )

ПРЕЗЕНТАЦИЯ  КҮРСӘТЕЛӘ

Укытучы: Быел барыбызга да билгеле булганча, тарихи даталарга бай ел: ТАССР га 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел, Кукмара оешуына 90 ел . Шушы тарихи, истәлекле даталарны билгеләп үтү максатыннан,  мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелә. Шул чараларның берсе – әле күптән түгел  генә хәрби - патриотик җырлар конкурсы булып үтте.  Әлеге конкурска без дә ныклап әзерләндек һәм матур гына чыгыш ясадык. Әлеге конкурста башкарган җырыбызны сезгә дә башкарып күрсәтәсебез килде, хөрмәтле әниләребез һәм ак яулыклы әбиләребез. Рәхим итеп, тыңлагыз.

(Укучылар тезелеп басалар. Камилә Катюша җырының тарихы белән таныштыра)

(Күмәк җыр “Катюша”)

Укытучы:  Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр! Балаларыгыз, оныкларыгыз  әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен мең рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – диеп, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһенең мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә, балаларыгызга алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Тынычлыгым булса -  өемдә,

Тазалыгым булса -  тәнемдә,

Чуарланмыйм хәзер,  юк – барга,

 Күңелемдә - юктыр бер зар да.    

           Канәгать мин шушы тормыштан,

  Үз көемә яшим , тырышам.

      Туганнарым өчен җан атам –

Яратылып яшим, яратам.

Бәхет өчен – тагын ни кирәк?

Күңелемдә бүген бер теләк –

Аермасын Ходай саулыктан,

Саулык дигән олы байлыктан.

Тынычлыгым булса - өемдә ,

Тазалыгым булса -  тәнемдә.

 Якыннарым булса -  сәламәт,

         Ходаема укыйм -  мең РӘХМӘТ.

Сезгә дә яратып, яратылып, кадерле әни, кадерле дәү әни булып, озын-озак еллар сәламәтлектә, муллыкта, тигезлектә яшәргә насыйп булсын .

 Зәринә:     Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

                   Зур сабырлыклар белән.

                   Рәхмәт әйтеп тәбриклим,

                   Әниләр көне белән!

Ислам: Әниемнең җылы назын

Һәрвакытта тоябыз.

Гел шулай булсын иде дип,

Бәхет теләп калабыз.

Укытучы :              Хушлашырга вакыт җитте        -

                                Тәмамланды кичәбез.

                                Мондый бәйрәмнәр күп булыр

                                Сез бик теләп килсәгез!

Килүегез өчен зур рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әниемнең җылы кочагы" (әниләр көненә сценарий)

Һәр ел саен килә бу бәйрәмһәр көн туган кояш шикелле.Еллар саен данлый бу бәйрәм,Гүзәл кеше - әни кешене!...