Сценарий творческого вечера Зулейхи Мингазовой
методическая разработка (5 класс)

5102000594@edu.tatar.ru

Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шигъри җыентыклар, хикәяләр, сәхнә әсәрләре, җырлар авторы Зөләйха Минхаҗевага багышланган әдәби-музыкаль очрашу кичәсе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_tvorcheskogo_vechera_zulayhi_mingazovoy.docx33.93 КБ

Предварительный просмотр:

Шагыйрә Зөләйха Минһаҗева  иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Сценарий авторы: Суфия Валеева, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укучы:

Балачакта яр буенда

Комнан сарайлар кордым.

Хыялымда шул сарайны

Бизәдем,шунда тордым

 

 Дулкын килеп киткән икән

Сараем җимерелде

Ә мин аның саен кабат

Яңасын төзи бирдем

Хәзер дә мин бала кебек

Комнан хыяллар корам

Тормыш дулкыны хыялны

Килеп җимереп тора..

Хыялым җимерелгәнгә

Күңелләрем үртәлә

Тик мин балачактагыдай,

Яңа хыял кора башлыйм,

Күз яшемне сөртәм дә.

Укучы:

Вакытны ашыктырам

Елларны куа-куа.

Җаныма җылы өстәп,

Янә яңа көн туа.

Җылыны мин кояштан

Әҗәткә генә алам.

Җанымда яңартам да,

Башка җаннарга салам

Укучы:

Ашыгам, йөгерәм, чабам

Юл очында-яктылык

Рәхәт тормыш булыр кебек,

Яктыны тотсам куып

Ашыгам...

Юлым сикәлтәле,

Таулары,упкыннары.

Барын җиңәм,

Югалмасын

Яктылык кына бары.

Абынсам да, егылсам да,

Алга омтылам торып.

Көтә чөнки рәхәт тормыш,

Юл башында-яктылык

Укучы:

Кояш нурларында эрим дэ мин

Болытларга очам.

Өстән карасаң, җир шундый матур...

Яңгыр булып төшәм.

Биим төшеп, шаян тамчы булып,

Зәңгәр су өстендә,

Яфракларга төшеп шыбырдыйм да,

Җырлыйм бар көчемә.

Шулай очып, җырлап, биеп кире

Күтәреләм күккә...

Мине хыял үзе белән һаман

Җирдән күккә йөртә.

Куркытмыйлар мине бу очышта

Упкын-кыялар да.

Бүген миңа киртә булыр көч юк,

Җаным-хыялларда.

Укучы:

Төссез кино кебек бүген дөнья

Ак... Кара...һәм Соры...

Гомернең бу төссез, күңелсез һәм

Эчпошыргыч чоры.

Нәрсә эшлим, төссез бу дөньямны

Төсле итәр өчен?

Бераз гына да булса ямьләргә

Җитәр микән көчем?

Кушып карыйм әле җете төсләр,

Алыйм да пумала.

Югыйсә бит яшәүнең, гомумән,

Мәгънәсе югала.

Ал,зәңгәр төс алыйм Мәхәббәткә:

Ялкын белән хыял,

Сары һәм яшелгә табигатьне

Куйыйм әле буяп.

Сары булсын-кояш, ә яшеле-

Булсын яшел алан.

Шул аланга гашыйклар үтсен дип,

Серле сукмак салам.

Болын-тургайларны чуарлыйм да

Чәчәкләргә күмим.

Арасына , күлләр булсын диеп,

Зәңгәр буяу түгим.

Мәъгнәсез һәм төссез түгел икән

Яшәүләре җирдә.

Бар дөняның мәгънәсе-матурлык,

Төсе-күңелемдә.

Укучы:

Бүген дөнья әкияттәдер,

Йә мин әкият дөньясында...

Очынмале,әй,күңелем!

Туктап тор әле чак кына!

Күрмәгән мин матурлыкның

Бу кадәр дә бай, мул чагын...

Әкиятләрдә язылганча

Матур икән туган ягым.

Акрын гына ак кар ява,

Кыш булса да якты,җылы...

Ничек шушы көнгә кадәр

Күми йөргәнмен мин моны?...

Урамдагы һәммә кеше

Инсафлы һәм яхшы кебек

Атлап барган ап-ак юлым

Бәхетемнең башы кебек

Бәхетле булырга бүген

Һәммәсе дә хаклы кебек,

Зәңгәр күктә пар болыты

Йөри җиргә аклык түгеп.

Бәйрәм генә түгел бугай,

Чып-чын әкият килгән җиргә,

Минем дә әкият кызыдай,

Бәхетле буласым килә.

Бәхетле буласым кил-ә-ә-ә

 (Сәхнәгә  кичәне алып баручылар чыга.)

1нче А.Б.:  Исәнмесез,шигърият яратучы дуслар! Бу шигырьләрне кем язган дисезме?

-Шигыре кебек үк серле зат,  шәһәребездә яшәп иҗат итүче  шагыйрә,

-Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,

-  Татарстан Язучылар, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы,  

-шигъри җыентыклар,   хикәяләр,   сәхнә әсәрләре,   бик күп популяр  җырлар авторы,  тәрҗемәче -  Зөләйха  Минһаҗева!

( ул бүген бездә кунакта, әйдәгез алкышлап кул чабып каршы алыйк әле затлы кунагыбызны).

Укучы:

 (чәк-чәк тотып)

Кадерле кунакны чәк-чәк тотып

Каршы алган татар гомергә

Туй-мәҗлестә,дуслар җыелганда

Чәк-чәк тора табын түрендә

Хәмер түгел, чәк-чәк куйган татар

Якын куйган дуска, туганга

Вакыт үткән, күп нәрсә үзгәргән,

Ә бу йола изге һаман да.

Ап-ак оннан, йомыркадан җиңги

Вак-вак турап чәк-чәк пешерә

Баллап өя, гүя чәк-чәк белән

Бергә бирә йөрәк хисен дә.

2нче А.Б.: Сәйдәш, беләсеңме, Зөләйха апа   Татарстан Республикасының иң ерак  почмагы булган Баулы районы Салих авылында  туган икән. Аларның авыллары районнан ерак урнашса да,  бик күп күренекле шәхесләр килә торган булган аларның кечкенә генә авыл клубларына:  Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев кебек язучылар; Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова кебек данлыклы артистлар!

  Зөләйха апа үзенең иҗат кешесе  булып китүендә  нәкъ менә шушы  олы шәхесләрнең дә роле бар  дип саный.  

1нче А.Б.: Әйе, балачагын сагына Зөләйха апа, балачаккка багышлап матур шигырьләр иҗат итә.  Аның  балалар өчен язылган әсәрләре кечкенәләрнең холкын белеп, аларның күңелләренә үтеп керерлек итеп язылулары белән аерылып та торалар.

(1в сыйныфы укучылары чыга, шигырьләр сөйлиләр)

 Укучы:

 “Көн тәртибе” Зөләйха Минһаҗева

Төлке бүген мәктәптән

Бик тә ашыгып кайтты

Өйгә кергән уңайга

Киемен салып атты.

Чокырга чәй агызды,

Телевизор кабызды.

Сумкасын ук ташлады.

Мультик карый башлады.

Бер карый башлагачтын,

Туктап булмый икән һич тә.

Телевизор каршында

Сизелмичә җиткән кич.

Бүген дә кичәге күк.

Дәрес каралмый калыр.

Мәктәптә төлке иртәгә

Тагын икеле алыр.

Башкаларга җиткән көн

Бу төлкегә җитмиме?

Бары кирәк язарга

Төлкегә көн тәртибе.

Һәр эшкә үз вакытын

Язып куярга кирәк.

Үзеңне тәртип белән

Эшли белергә өйрәт.

3. “Кунакта” Зөләйха Минһаҗева

Куянның өе күркәм:

Пөхтә, җыештырылган.

Матур челтәрле пәрдә

Тәрәзәгә корылган.

Өстәлендә –ак җәймә,

Идәнендә-келәмнәр.

”Уңган ул”,-дип мактыйлар

Кунак булып килгәннәр.

Беркөн кабан дуңгызы

Керде хәлен белергә

Аяк киемен салмый

Узды аның түренә

Пычырак кара эзләр

Келәмгә калды йогып.

Аяк киемеңне сал син,

Килгәчтен кунак булып.

Тышта йөргән кием белән

Үтмә өйнең түренә

Тәрбияле икәнлегең

Әнә шунда күренә

4. “Тычкан баласы” Зөләйха Минһаҗева

Тычкан баласы Чичичә

Тәртипне белми һич тә

Уйнаган уенчыкларын

Җыймыйча чыгып китә.

Кайтып кергәч, киемнәрен

Салып ташлый төрле җиргә.

Шуңа тычканның өендә

Тәртип юк икән ди бер дә.

Бер-бер нәрсә кирәк булып,

Эзли башласа Чичичә ,

Таба алмыйча аптырый,

Шуны эзләп көне үтә.

Әйбереңне тәртип белән

Җыештырып куяалмасаң,

Үзеңне дә югалтырсың,

Табалмассың берәр кайчан.

 1нче А.Б.: Зөләйха Минһаҗеваның бик күп шигырьләренә композиторлар тарафыннан җырлар язылган, аларны танылган җырчылар башкара.

Авылымнан алган моңны

Тормыш буйлап алып киләм

Гомеремнең һәр сәгатен

Җырга салып сезгә бирәм

“Тик мәхәббәт”  (З.Минһаҗева сүзләре,                көе)

-2нче А.Б.: Сәйдәш, укып бетергәч син кем булырга җыенасың ул?

 -1нче А.Б.: Башта төрле уйлар инде Ләйсән. Төгәл генә әйтә дә алмам кебек. Бәлки, җырчы, бәлки биюче.

-2нче А.Б: Ә Зөләйха апа  мәктәпне тәмамлагач кем булырга җыенган, беләсеңме?

-1нче А.Б.: Әйе, беләм. Зөләйха Минхаҗева, мәктәпне тәмамлагач, очучы булырга хыялланган! Бу теләге аны Казанның очучылар әзерли торган училещесына алып килгән. Ләкин аңа әлеге училещеда укырга насыйп булмый. Ул Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлык факультетында укырга керә.

-2нче А.Б:  Ә менә 1979нчы елда Зөләйха Минһаҗева  Чаллыга килә һәм  тормышын театр, сәнгать  белән бәйли, сәхнә әсәрләре яза. Аның пьесалары Чаллы, Оренбург, Казан дәүләт театрларында куела. Бүгенге көндә Зөләйха апның 19 сәхнә әсәре бар! Ул шәһәребездә узучы бик күп бәйрәм-фестивальләрнең сценарий авторы да әле!

-1нче А.Б.: Ләйсән, безнең сыйныф укучылары Зөләйха Минһаҗеваның  “Минем бүген туган көнем” дигән психологик драмасыннан өзек әзерләделәр. Әйдә әле, сәхнәгә чакырып карыйк әле үзләрен. Ә Зөләйха апа театр белгече буларак,  үз бәясен бирер.

Сәхнәләштерү күренеше “Минем бүген туган көнем” (өзек 1нче пәрдә).

-1нче А.Б.: Әйтеп үткәнемчә, З.Минһаҗева әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караган. Ул, шулай ук, күп  хикәяләр авторы да. Сезгә аның “Кәҗә сөте” дип исемләнгән хикәясенән өзек тәкъдим итәм, тулысы белән үзегез укып чыгарсыз дип уйлыйм.

    Күрше Мансурларның да кәҗәләре бар. Тик аларның кәҗәләре – сөт кәҗәсе, мамыгы юк. Шул кәҗәдән бакчаны саклап иза чигәм инде мин, җәйләр буена. Әти коймаларны күпме генә ныгытмасын, теге мут кәҗә барыбер керер тишек таба. Безнең мамык кәҗәләре алай ук түгелләр. Мансур белән бер класста укысак та, ян күршеләр булсак та, шул кәҗәләр аркасында бер дә «боткабыз пешми» инде, гел әйткәләшеп торабыз. Ник асырыйлардыр инде шул кәҗәләрен. Сөт бирү өчен сыер бар ләбаса. Ике имчәген ике якка кылтайтып, йөри инде кәперәеп теге кәҗәләре…

-2нче А.Б:  Зөләйха апаның тагын бер табышы -ул шигъри риваятьләр һәм легендалар иҗат итү. Сезнең  игътибарга «Яр Чаллы турында кыйсса”. (монтаж)

Укучы:

 Яр Чаллының гербында-кораб

Дулкын ярып бара алга карап.

Кай тарафтан килә, кая бара?

Булмый микән аның юлын карап?

Тамыры тирән тарих агачының,

Күпме гомер узган икән юкса...

Бүген әнә герб булып кайткан

Шәһри Чаллы турындагы кыйсса.

Укучы:

 Болгарларның нәселен кортырг

Әмер салгач көчлеломанна,

Төке-өрем лып оарха

Төле якка  таралышканнар

Нәсел дәвам итәр җирләр эзләп,

Илләр, җилләр, суллар кичкәннәр.

Төрле җирдә тамыр җәйгән халкы

Даны дастаннарга күчкәннәр

Укучы:

 Шаулы диңгез үтеп. Идел кичеп,

Агымнарга каршы йөзә кораб

Ана сыны корабның алдында

Ишкәкләре суны ишә тарап.

Ә корабта Ана белән сабый

Мең кыенны җиңеп алга карый

Ана шулай үзенең баласына

Нәселе тамыр җәяр җирне карый

Укучы:

 Агым каршы. Су-дулкыннар этә.

Ләкин кораб алга бара һаман.

Җилкәннәрен җилгә киергән дә

Дулкыннарның көен җырга салган.

Дулкыннарга кушылып җырлый ана,

Бишек җыры җырлый баласына

Ул ышана нәселе тамыр җәяр

Гүзәл җирне барыбер табасына

 Укучы:

 Чулман яр буена, ана васыятедәй

Шәһәр кора халык, тормыш итә

Аның даны , җилләр белән бергә

Дөня буйлап таралып китә.

Иген игә алар, һөнәр итә

Осталары бакыр эретә

Чулман яры, чал ташлары белән

Төрле яктан кунаклар көтә

Укучы:

Икмәк төяп килгән корабларны

Каршы алып һәрбер тарафтан

Соңра яр буеннан Элеватор

Юлчыларны үзенә караткан

Егетләрен озатып яу кырына,

Батырларын каршы алган яр

Әкиятләрдә сөйләр пәһлеванна

Бар әле ул бездә, һаман бар!

Укучы:

Замананың иҗ зур төзелеше дә

Яр Чаллыда тиккә булмаган...

Чөнки бай җир, кунакчыл бу җир

Беркемне дә кире бормаган

Дус яшәгән барлык халык белән

Бергә кичеп кайгы-шатлыгын

Ак шәһәрдә әле һаман яши

Ана җыры, булып якты моң.

Укучы:

 Фәрештәләр саклап килә аны

Һаман уңай исә җилләр дә

“Чаллы” турындагы бу кыйссабыз,

Бара шулай килер көннәргә.

Тамыры тирән тарих агачының

Күпме гомер узган икән юкса

Бүген, әнә, герб булып кайткан

Шәһри Чаллы турындагы кыйсса

Укучы:

 “Татар камзулы” З.Минһаҗева

Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгенә гүя сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан күчә-күчә килгән

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсам,

Бигрәк нечкә итә билемне.

Чулпылы чәч толымнары төшкән

Шушы камзул булып билемә.

Йортка бизәк, дус һәм терәк була

Камзуллы кыз үзенең тиңенә.

Татар биюе

-1нче А.Б.: Зөләйха апа, сүз сезгә бирелә. (әңгәмә алып барыла)

-2нче А.Б: : Зөләйха апа - бәхетле шагыйрә. Хискә бирелү, җиргә, күккә, табигатьнең һәр мизгеленнән тәм табып гашыйк булу, аны аңлау, аның белән аралашып кичереш-хисләреңне шигъри дисбегә тезә белү бәхет булмый,ни диярсез?

-1нче А.Б.: Зөләйха апа  – гаиләдә дә үрнәк хатын, үрнәк әни, яраткан дәү әни. Без Зөләйха апага иҗади уңышлар, гаилә бәхете, исәнлек-саулык телибез!

Йомгаклау сүзе.

Укытучы: Минем гомер

Җилгә ташланган бер сүздер

Минем гомер

Кайларга алып китәр җил,

Кемнәргә ишеттерер?

Кемнәрне моңлы иттерер,

Кемнәрне уйландырыр?

Җиргә ташланган бу сүзне

Кем исендә калдырыр?

Җиһандагы бер чаткыдыр

Саф чишмәдән бер тамчыдыр,

Җилгә ташланган бер сүздер

Минем гомер.

 Һәм мин риза

Кемнең дә булса

Юлын яктыртсам,

Сусынын бассам,

Исендә калсам...

Мин бик риза


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий творческого вечера, посвящённого Борису Мокроусову "Отчего гармонь поет"

В 40-60 годы песни Мокроусова знали в России все. Знали и любили. И сейчас сохраняется интерес к творчеству композитора — люди по-прежнему помнят, хотят слушать и петь его прекрасные мелодии, воспеваю...

Сценарий творческого вечера «КамерТон или концерт музыкантов-единомышленников и ритмы Тоники»

Творческий вечер преподавателей: Новичковой Н. В., Новичковой Е. А., Воробьевой И. В....

Сценарий творческого вечера с приглашением барда Елены Игнатовой

Сценарий можно использовать на уроках, классных часах.  Лучше провести мероприятие за непринужденной обстановке за чаепитиям, песни лучше использовать гитару и петь песни под гитару....

Сценарий творческого вечера "Все начинается с Любви..."

Сценарий творческого вечера, посвященный теме "Любви"... Любви к женщине, матери, Родине, Богу!...

Сценарий творческого вечера, посвящённого Дню Матери (литературно-музыкальная композиция «Дорога к маме»)

   Сценарий приурочен к замечательному празднику – Дню Матери и может быть полезен в работе педагога-организатора, классных руководителей при проведении общешкольного мероприяти...

Сценарий творческого вечера с писателем "Разговоры по душам"

Данная методическая разработка содержит сценарий творческого вечера с писателем.Мероприятие проводилось с целью помочь учащимся узнать не только  культуру родного края,но и глубже прочувствовать ...

Сценарий творческого вечера "Нам 30 лет. Юбилейный круиз"

Сценарий творческого вечера разработан для проведения торжественного юбилейного мероприятия, посвященного 30-летию со дня создания МБОУ ДО "Газ-Салинский детско-юношеский центр"...