"Соңгы кыңгырау" бәйрәме
методическая разработка (9, 11 класс)

Сибгатуллина Гульшат Мубаракзяновна

Соңгы  кыңгырау  ул,  урта  мәктәпне  тәмамлап,  зур  тормышка,  олы  дөньяга  юлланган  укучыларны  алдагы  көннәрнең    гаҗәп  матур  да,   тынгысыз  да,  соклангыч  һәм  авыр  да  булачагын  искәртеп  тора  кебек. Бу  чың  аларның  кадерле  укытучылары  белән  хушлашу  авазы  да.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_kyngyrau_byrme.docx29.9 КБ

Предварительный просмотр:

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме

Сценарийны төзүче: Сайфуллина Чулпан Рашат кызы,

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

“Көек-Ерыкса урта гомуми белем мәктәбе” педагог-китапханәчесе

Бәйрәм барышы

Д. – О-о, сəлам, Илзирə.
И. -Сəлам.
Д.-Кара әле, бəйрəмне оештырырга син бик əйбəт урын тапкансың, лəкин безнең чыгарылыш класслар монда сыярлар микəн? Урыны бəлəкəй тугелме  соң?
И. –Юююк. Безгə бит урын нинди булса да ярый, хəзерге  чыгарылыш класслар нинди генə жир булмасын, нинди генә ситуация булмасын югалып калмыйлар.
Д.-Дөрес əйтəсен шул.  Әйдә күп сөйләшеп торганчы бәйрәмне башлыйк, чыгарылыш укучыларын бирегә чакырыйк.


И.-Исəнмесез, кадерле кунаклар, ата-аналар, укытучылар, укучылар.
Д. – Бүген барыбыз өчен дә тантаналы һәм истәлекле, күңелле һәм шул ук вакытта моңсу да бәйрәмнәрнең берсе. 11 һәм 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.


Д. - 1 малай
И. -1кыз
Д.-1малай
И.-1кыз
Д.-1малай 
И. -1кыз
Д.-1малай


И.- Ə хəзер чыгарылыш укучыларын котлау өчен сүзне мəктəп директоры Г... З... Р..... улына бирәбез.

Д. КИЛГӘН КУНАКЛАРГА  СҮЗ БИРЕЛӘ

Д..... Р....Р...улына

Г... .....М...... улына


(Чыгарылыш класслар шигырь сөйлилəр)
 

1 ук. Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар-безнең балачак .
Балачакка кире кайтып булмый,
Алар шулай ап-ак калачак.

АЛИНӘ: Укытучы якты кояш кебек ,
Күңелемне назлап жылыта.
Авыр чакта ярдəм кулы суза,
Сабыр сүзе белəн юата

Җылы караш, назлы сүзлəреңнəн 
Тойдым синең йөрəк жылыңны.
Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.


4 ук. Баш очыннан ак болытлар ага ,
Ак болытлар - безнең хыяллар.
Хыялларга очар канат кирəк
Алар шулай акка буялган.


5 ук.Укулар инде артта калды,
Жыелыштык соңгы бəйрəмгə .
Һəркем тоя үзен əзер итеп
Таулар, диңгезлəрне кичəргə.

6 ук. Мəктəбемə илтер юллар буйлап
Бала булып килə узасым.
Еллар үткəч, килə: -Исəнме!-дип,
Балачакка кулым сузасым.

7 ук. Очар вакыт житкəн, кошлар да бит
Утырмыйлар мəңге ояда.
Аннан сезгə жан жылысы күчсə,
Сездə күчсен
 жылы дөньяга.

Алда безне олы юллар көтә,

Бәхетләргә диләр юл урау.

Урау юллар турыланыр әле,

Алга дәшә соңгы кыңгырау.

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

Имтиханнар инде артта калды,

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар, диңгезләрне кичәргә.

Еллар узгач, сагындырыр инде

Балачакның соңгы бәйрәме.

Еларгамы, көләргәме бүген –

Күңелләрнең иләс бер мәле.

Д.- Алга, олы тормышка... Ә тормышның  үз законнары бар. Бу кичә тәмамланганнан соң, сез шуның иң беренчесе – иң ачысы белән очрашачаксыз. Ул – аерылышу. Дусларыңнан, туган мәктәбеңнән аерылу. Бүген сез тагын бер нәрсәне тоячаксыз. Сез бүген олыгайдыгыз. Әйе, әйе нәкъ бер баскычка. Бу залдан чыкканда, сезнең белән балачагыгыз чыкмаячак, ул сездән аерылып шушы залда калачак.


Н.Р..... апа, урыс телен 
Сез булганга яраттык, 
Һәрбер әдәби образны 
Күңелләргә тараттык. 
Рус телендә, Пушкин кебек, 
Безнең җаннар аваз сала: 
“Все те же мы: нам целый мир — чужбина. 
Отечество нам" — Ерыксинская школа. 

Г . Татар теле, туган телем 
Иң яраткан үз телем. 
Үз телемдә Г..... апа 
Яратып бирде белем. 
Дәресләрдә инша яздык, 
Мактап туган телне без. 
Мәктәп елы хатирәсе 
Булсын безнең гөлебез. 

А.. Географик карта 1-2 ел 
Төшкә кереп йөдәтер, 
Сез биргән чиксез мәгълүмат 
Әле безгә кирәгер. 
Җир шарын ничә мәртәбә 
Әйләнеп чыктык бергә. 
Таулар, диңгезләр кичтек без 
Гафур абый дәр(е)сендә.

Н.  Ромб, квадрат, түгәрәк

Санап бетереп булмый барсын да.

Интеграллар, функцияләр, нольләр,

Хәлдән тайдырды тигезләмәләр.


Д. – чыгарылыш укучылары башкаруында җыр. 

И.- Ә хəзер, сезнең алдыгызда сценка. “Безнең укучыларыбыз ничек экзамен бирәчәк”

 

истәлекле,  иң  кадерле,  иң  бәхетле  еллар  булып  истә  кала.  Укучыларның

тормышы, тәртибе һәм укуы өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымнарын күзәтеп,

ялгышлардан  саклаучы,  балаларының  шатлык-борчуларын  бүлешеп  яшәгән

әти-әниләр  өчен  дә,  якты  кояш  кебек,  күңелләрне  назлап  җылыткан,  авыр

чакта ярдәм кулы сузган, сабыр сүзе белән юаткан укытучылар өчен д
И.- ə хəзер сезнең алдыгызда безнең укучыларыбыз ничек экзамен биргəннəрен карап узыйк.
Д.-Ə зəзер əзрəк ОГЭ ЕГЫлардан ял итеп, Сəхнəбез түренə моңлы сандугачыбыз,күп кенə кнокурсларда катнашып 1нче урынны алган Мəктəбебез йолдызы Сайфуллина Айсылуны чакырабыз.

4. Тәнәфестә бергәләп 
Без ашханэгэ керәбез. 
Рэзимэ апа аш пешерә 
Аны барыбыз беләбез. 
Аш та тәмле, боткасы да, 
Барысына да рәхмәт. 
Тамак туйгач, дәресләрдә 
Утырулары рәхәт. 

Ә. Апрель ае җитү белән 
Стадионда кар бетә. 
Кар бетүгә Р..... абый 
Круг буенча йөгертә. 
Сыбызгы тавышы белән 
Китәбез чабып бергә. 
Йөрәк тибә, нидер чәнчи 
Утлар күренә күзгә. 
Тик шулай да туктамыйбыз, 
Йөгерәбез максатка, 
Йөгермибез, очабыз 
Дәрт бар чакта йөрәктә. 

И. Тарих, тарих, тарих дию белән 
Күз алдыма Ч..... апа килә, 
Әйтә кебек күзләремә карап, 
Әйдә үткән параграфны сөйлә. 
Сөйлә миңа, син шул хакта 
Ниләр язалар китапта. 
Укып булса да килдеңме? 
Сорыйсымны син белдеңме? 

Ф. Дисперсия, дифракция… 
Ни турында сүз бара? 
Белим дисәң бу турыда 
Физикага кереп кара. 
Н.... абыебыз безнең. 
Физиканы укыта. 
Аңлар өчен физиканы 
Тик утыр,тавышланма. 
Физика кызыклы фән, 
Күнел биреп укысаң. 
Аңламыйча да калырсың
Авыз ачып утырсаң. 

С. Инглиз теленә звонок бирәм 
Соңламыйча керегез. 
Һәр җирдә төгәллек кирәк 
Шуны яхшы белегез. 
Эльмира апа,

Инглиз телен өйрәттегез безгә, 
Тумыштан сез гүя чит илдән 
Сездән белем алган укучылар 
Бик ярата , аңлый бу телне. 

АЛИНӘ :  Хөрмәтле башлангыч сыйныф укытучылары Г..... апа, Р.... апа!

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап язасыз,

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары саласыз.

Балачакның сабыр Әнкәсе сез,

Безнең өчен янып яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен.

Рәхмәт сезгә, чып-чын Кеше сез!

 

И. Тәнәфестә бергәләп 
Ашханәгә керәбез. 
Рәзимә апа аш пешерә,

Зөхрә апа юа, җыя,  
Аны барыбыз беләбез. 
Аш та тәмле, боткасы да, 
Барысына да рәхмәт. 
Тамак туйгач, дәресләрдә 
Утырулары рәхәт. 

Д. -Ə хəзер, сәхнә түренə моңлы сандугачыбыз С. А....ны чакырабыз. “Бәхет иле ул- балачак”


Д.-
Шул кызчыктай уйнап, болыннардан 
Ромашкалар жыйдым бер кочак.
Яланаяк басып яр читенə
Кулын болгый миңа сабыйчак.
Чəчəклəргə карап уйга калдым,
Нигə алар болай моңсулар?
Шаян чишмəдəн дə сорап куйдым:
-Кая ага икəн бу сулар?
Балачагым,жəйге йомшак жилдəй,
Битлəремне назлап сөясең.
Шаян гына хушлашасың үзең:
- Дəү булдың ич ,китмə,-диясең.

(сценка)

(9 сыйныф укучыларына багышланган видеоролик)

10. Сания,… апалар 
Чиста тотасыз мәктәпне. 
Буген сезгә шигырь аша 
Әйтәбез без рәхмәтне. 
Эшләрегез уң булсын. 
Изге булсын юлыгыз. 
Салкын судан сакланыгыз 
Сызламасын кулыгыз.
(Чəчəклəрне бирəбез)

Д. - Ə хəзер, шушында мəктəбебез йолдызы - С. И...ны чакырабыз

И.- Котлау өчен сүзне 9-11сыйныф укучыларының ата-аналарына  бирəбез.(җыр)

Д. - Бию

И.- Кадерле 9-11 нчы сыйныф укучылары! Бүген сезнең өчен бар да шатлана: дусларыгыз, әти-әниләрегез, укытучыларыгыз. Ә беренче укытучы күңелнең иң түрендә саклана. Кеше нинди генә үрләр яуласа да, һәрвакыт тирән хөрмәт белән беренче укытучысын искә ала. Котлау өчен сүзне Г. Р. З.кызы белән Р. Г.Р ... кызына бирәбез.

Д. -Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар булып истә кала. Укучыларның тормышы, тәртибе һәм укуы өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымнарын күзәтеп, ялгышлардан саклаучы, балаларының шатлык-борчуларын бүлешеп яшәгән әти-әниләр өчен дә, якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыткан, авыр чакта ярдәм кулы сузган, сабыр сүзе белән юаткан укытучылар өчен дә.

И.- Сезнең алда олы сынау тора, 
Сез торасыз юллар чатында. 
Сезнең алда төрле юллар ята, 
Төрле якка юллар чакыра. 
Кайсы гына юлны сайласаң да, 
Туры юлдан, бала, туры бар. 
Мәктәбеңдә калган остазларың 
Адымыңны күзләп торырлар. (бию)

Д.- Аяз  көн. Сентябрь. Чәчәкләр.

Бант. Чәч  толымы. Беренчеләр.

Ике  икең. Әлифба. Бишле.

Һәм  беренче  икеле.

Фиргавен. Глобус. Карта.

Бизәкләнеп  беткән  парта.

Селте. Пифагор. Кислота.

Лев  Толстой. Бугаз. Нота.

Имтихан. Соңгы  бал.

Шатлык  яртылаш  борчылу  белән.

Аттестат.  Бакчада  гөлләр.

Нигә  соң  күңелсез  кем  белә?

И.- Инде менә бүген кошлар кебек,

Иркен киӊлекләргә очасыз.

Хәерле юл сезгә!

Куллар болгап  Сезне менә озатып калабыз.

Д.-Укучылар,укытучылар ,килгән кунакларыбыз бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итеп, эшегездә һәм тормышыгызда тынычлык, иминлек, гаилә бәхете, сәламәтлек теләп калабыз! Бәйрәмгә килүегез һәм игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт!