Набор для десерта
проект по технологии (8 класс) на тему

 

       Минем әби белән бабай бик еш миңа агач савытлар кулланулары турында сөйлиләр иде. Аларның ничек матур, уңайлы булуларына мин хәйран кала идем. Тирән аш тәлинкәләре, касәләр, тоз, борыч, варенье, конфет савытлары - барысы да агачтан эшләнгән, матур бизәкләр белән бизәлгән. Чәйне дә агач савытлардан, агач кашыклардан эчкәннәр. Бердән, алар ватылмыйлар, бик җиңел, эстетик яктан да бик әйбәт, экологик чиста материалдан эшләнгән.  Нишләптер соңгы вакытта аларны бик сирәк куллана башладылар. Мин уйланып йөрдем дә, ничек яхшы булыр иде, әгәр дә, шул производствоны кабат яңартсаң, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калырга кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proektny_saylau_hm_nigezlu.doc143 КБ

Предварительный просмотр:

Проектная работа учащегося 8 класса Шакурова Ильназа

МБОУ «Старомензелябашская СОШ имени А. Тимергалина», «Станция юных техников»

«Набор для десерта»

Руководитель: А.Ф.Зигангиров

  

Проектны сайлау һәм нигезләү.

       Минем әби белән бабай бик еш миңа агач савытлар кулланулары турында сөйлиләр иде. Аларның ничек матур, уңайлы булуларына мин хәйран кала идем. Тирән аш тәлинкәләре, касәләр, тоз, борыч, варенье, конфет савытлары - барысы да агачтан эшләнгән, матур бизәкләр белән бизәлгән. Чәйне дә агач савытлардан, агач кашыклардан эчкәннәр. Бердән, алар ватылмыйлар, бик җиңел, эстетик яктан да бик әйбәт, экологик чиста материалдан эшләнгән.

       Нишләптер соңгы вакытта аларны бик сирәк куллана башладылар. Мин уйланып йөрдем дә, ничек яхшы булыр иде, әгәр дә, шул производствоны кабат яңартсаң, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калырга кирәк.

        Өйдә кунаклар булганда яки мәктәпкә әти-әниләрне чакырганда бәйрәм өстәлен мондый савытлар бизәр иде. Өстәлдә урынны да әз ала, экологик яктан чиста материалдан эшләнгән, ризыклар бик аппетитны ачарлык күренә бу савытларда, өстәвенә компактлы набор килеп чыга. Чәйгә тортлар, пироглар кисү өчен тактасы да бар. Продуктларның өсте ябык саклана. Такта бер үк вакытта наборны каплау һәм кайнар әйберләрне (чәйнекләр) утырту өчен файдаланыла. Бу набор һәр хатын-кыз өчен дә зур сөендергеч бүләк була. Бизәү өчен хохлома, городец, гжель үрнәкләре алырга мөмкин. Миңа күбрәк городец узорлары ошый, матур бутоннар белән яфраклар аралашкан бизәктән тора.

       Бу наборны мин бик теләп җитештерү өчен эшмәкәрләргә тәкъдим итәр идем. Бу набор белән кечкенә балалар да файдалана ала, алар ватылмый, кайнар ризыкка пешмиләр. Бу набор бар бәйрәм өстәлен дә бизи, куллану өчен уңайлы, вакытны экономияли, чәй әзерләгән вакытта барысы да кул астында була. Набор бик җиңел, табигатькә чыккан вакытта да кулланырга мөмкин.

Проектның эшләнмәсен булдыру һәм нигезләү өчен

тикшерү-эзләү үткәрдем.

 

       Каралган дүрт варианттан наборны катнаш, төрле десертлар салу максатыннан чыгып ясау карарына килдем. Чөнки болай эшләгәндә уңайлырак һәм файдалырак була.

       Наборның формасын уйлаганда мин бүлмәнең һәм кухня өстәленең дизайнын да истә тоттым. Чөнки ясаган әйберем үзенең ятышлылыгы белән туры килергә тиеш.

       Наборны җитештергәндә чыгымнар мөмкин кадәр азрак булуы, әзер әйбернең бәясе югары булмавы, ныклыгы, карап торышка матур булуы мөһим. Наборның нинди таләпләргә туры килүен түбәндәге схемада күрсәтәм.

                                                                                                                                                                                           

     

  Набор ясау өчен барлык таләпләргә туры килә торган агач токымнары сайладым.

       Безнең мөмкинлекләрдән чыгып, каен һәм юкә агачларын сайладым. Чөнки алар, агач кыру станогында яхшы эшкәртелә. Бу өслекләргә гуаш  яхшы ята һәм бизәкләр дә матур була.

       Югарыда күрсәтелгәннәрне истә тотып мин түбәндәге наборны ясарга булдым.

                                                                                                                             тотка

                                                                         

                                    ________________________________                          капкач    

                                         

                                   


        

            аяк

                                             Материал: Юкә.

                                                   

Эшкәртү технологиясе.

       Набор ясау процессында миңа түбәндәге операцияләр башкарырга кирәк булачак: үлчәп билгеләү, кисү, шомарту, кискеч белән эшләү, бизәкләр ясау, лаклау.

       Уйлаган эшемне башкарып чыгу өчен мәктәп мастерскоенда кирәкле җиһазлар, җайланмалар, инструментлар бар.

       Набор эшләү эзлеклелеге технологик картада күрсәтелгән.

Икътисади исәпләүләр

       Десерт өчен набор төп 5 өлештән – тотка, капкач, савытлар, нигез һәм аяклардан торучы эшләнмә. Ясаган эшләнмәнең үзкыйммәтен билгеләгәндә, аны ясау өчен киткән материал, электроэнергия, җиһазларга, җайланмаларга һәм инструментларга амортизация чыгымнарын, хезмәткә түләүне исәплибез.

С = М + А + Р

С – үзкыйммәт,

А – җиһазларга амортизация,

Р – хезмәткә түләү,

М – материал чыгым.

Агач материалы чыгымы.

  1. Тотка күләме.

V1= πR12 H1= 3,14 .152 . 40 =28260(мм3)

  1. Капкач күләме.

V2 = πR22H2 = 3,14.97,52 .20 = 596992,5(мм3)

  1. Савыт  күләме.

V3 = πR32H3 = 3,14 . 422  . 45 = 249253,2(мм3)

Савытлар 3.

249253,2 . 3 = 747759,6 (мм3)

  1. Нигез күләме.

V4 = πR42 H4 = 3,14 .97,52 . 15 = 447744,37 (мм3)

  1. Аяк күләме.

S5 = πR52 H5 = 3,14 .12,52 . 15 = 7359,375 (мм3)

Аяклар 3.

7359,375 . 3 = 22078,125 (мм3)

6. Беркетү баганасы һәм шкантлар.

V6 = πR62 H6 = 3,14 . 72 . 140 = 21540,4 (мм3)

Гомуми күләм.

V=V1 + V2 + V3 + V4 + V5 + V6  = 28260 + 596992,5 + 747759,6 + 447744,37 + 22078,125 + 21540,4 = 1864374,9 мм3

1864374,9 мм3 = 0,001864373,9 м3  ≈ 0,002 м3        

1 м3  агач материалыныж бәясе 3000 сум

0,002  . 3000 = 6 сум

Наборны буяу өчен 20 мл гуашь, 50 г лак тотылды.

20 мл гуашь 15 сум, ә 50 г лак 5 сум тора.

Гуашь һәм лак өчен 20 сум тотылды.

Электроэнергия чыгымы.

Агач кыру станогында эшләү вакыты 3 сәг.

А = W . t

А – электроэнергия күләме (кВт . сәг)

W – егәрлек (кВт) = 0,4 кВт

  t – вакыт (сәг) = 3 сәг.

А = W . t = 0,4 . 3 = 1.2 (кВт . сәг)

 1 кВт электроэнергия 1,63 сум тора.

1,2 .  1,63 = 1,956 ≈ 1,96 (сум) – электроэнергия чыгымы.

Гомуми материал чыгым.

М = 6 + 20 + 1,96 = 27,96 (сум)

Җиһазларга амортизация.

А = 7 сум

Хезмәткә түләү.

1 сәг. хезмәт 20 сум бәяләнә.

Мин 7 сәг. эшләдем.

P = 20 . 7 = 140 (сум)

Минем хезмәтем 140 сум.

Эшләнмәнең үзкыйммәте.

С = М + А + Р = 27,96 + 7 + 140 = 174,96 (сум)

Эшләнмәнең бәясен исәплибез (Ц)

Ц = С + П + НДС = 174,96 + 30 + 3,9 = 208,86 (сум)

Бер набордан чиста табыш.

Т = Ц – С = 208,86 – 174,96 = 33,90 (сум)

Эшләнмәне бәяләү

       Мин ясаган эшләнмә өчен күп чыгым тотмадым. Ясаган наборымның үзкыйммәте бик арзан булды.

       Миңа десертлар өчен набор ясавы бик ошады. Мин төгәл итеп үлчәп, агачны кырып эшкәртергә өйрәндем, бизәкләр ясау өстендә эшләдем.

       Эшләгән эшемнең файдалы икәнен аңладым, базарда сатарга уйласам бик тиз сатып алырлар дип уйлыйм.

       Мин үземнең алда торган максатыма ирештем. Үз проектымнан бик канәгать.

Реклама.

«Алтын куллар» түгәрәге

Безнең мәктәптә эшли.

Малайларның барысы да

Анда бик теләп йөри.

Шушы түгәрәктә үзем

Ясадым матур савыт.

Килегезче, карагызчы

Аз гына вакыт табып.

Әгәр сезгә кирәк булса,

Заказ гына бирегез.

Бизнес заманы бит хәзер

Бик тиз ясап бирербез.

  • арзан, уңайлы, күчереп йөртергә мөмкин;
  • эш өчен уңай шартлар тудыра;
  • эстетик яктан матур;
  • барлык техник операцияләр кулдан килерлек;
  • производство калдыкларын файдаланырга мөмкинлек бирә;
  • төрле максатларда файдаланырга мөмкин.

Кулланылган әдәби материал

  1. Технология дәреслекләре. 5 – 9 кл.
  2. Техник хезмәт буенча белешмә.
  3. “Школа и производство”  журналлары.

Эчтәлек

  1. Проектны сайлау һәм нигезләү _________________________ 1 бит
  2. Проектның эшләнмәсен булдыру һәм нигезләү өчен

    тикшерү-эзләү үткәрү _________________________________ 2 бит

  1. Эшкәртү технологиясе ________________________________ 5 бит
  2. Икътисади исәпләүләр ________________________________ 9 бит
  3. Эшләнмәне бәяләү ___________________________________11 бит
  4. Реклама ____________________________________________12 бит
  5. Кулланылган әдәби материал __________________________13 бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку технологии: Холодные десерты

Дидактический материал к урокам технологии....

Уникальный десерт — бисквитный рулет с начинкой из мороженого

Уникальный десерт — бисквитный рулет с начинкой из мороженого какао-порошок — 1/3 ст.мука — 2/3 стаканаэкстракт ванильный — 3/4 ч.л.соль — 1/2 ч.л.разрыхлитель — 1 ч.л.  (или гашеная уксусом...

Десерт Брауни

Брауни(brownie)Один из самых популярных десертов в мире — брауни — был придуман в 1893 году на кухне легендарного отеля Palmer House в Чикаго. Этот пирог там пекут до сих пор по оригинальному рецепту,...

Рецепты любимых десертов (на французском языке)

В конкурсе на лучший рецепт десерта, составленный на французском языке принималиучастие ученики 7-11 классов. Вниманию читателей представлены ЛУЧШИЕ рецепты....

Визитка для конкурса "Педагог года" ("Педагогический десерт")

Визитка для конкурса "Педагог года" ("Педагогический десерт")...

"Сервировка стола. Десерты. Правила поведения»

Цели и задачи урока:Обучающая: Проконтролировать степень усвоения основных умений навыков, изученных и сформулированных при изучении технологии приготовления сладких блюд. Научить учащихся правилам се...