"Сау бул, мәктәбем"
методическая разработка (9 класс) по теме

9нчы сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_zvonok.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

“Сау бул, мәктәбем”

9 сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе.

 Сәхнә “Сау бул, мәктәбем!” дип язылган плакат белән бизәлә.

          Алып баручы.  Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген 9 сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе. Ә хәзер сүзне, әйдәгез, 9 сыйныф укучыларының үзләренә бирик.

(“Мәктәп вальсы” яңгырый. Укучылар сәхнәгә узалар)

            Алып баручы егет. Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын?  Ул безне 9 ел буена озата килде. Беренче белем көне дә безнең күңелләрдә нык саклана әле.

           Алып баручы кыз. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

(Укуылар шигырь сөйлиләр)

                                       Баш очыннан ак болытлар ага

                                       Ак болытлар – беәнең балачак.

                                       Балачакка кире кайтып булмый,

                                       Алар шулай ап-ак калачак.

                                       Ак болытлар – безнең балачак.

 Шул кызчыктай уйнап, болыннардан

 Ромашкалар җыйдым бер кочак.

 Яланаяк басып яр читенә

 Кулын болгый миңа  сабыйчак.

                                              Чәчәкләргә карап уйга калдым,

                                               Нигә алар болай моңсулар?

                                               Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:

                                    - Кая ага икән бу сулар?

    Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

    Битләремне назлап сөясең.

    Шаян гына хушлашасың үзең:

    -Дәү булдың ич, китәм,- диясең.

                                             Йөгрек дулкыннардай ашыгасың,

                                             Тукталмыйсың хәтта беразга...

                                             Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

                                              Калчы әле, тагын бер язга.

Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

-Исәнме!- дип

Балачакка кулым сузасым.

                                             Эх, балачак үткән сукмаклардан

                                            Яланаяк йөгреп үтәргә.

                                            Бар дөньяны онытып, сабый булып,

                                            Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөн ясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

                                              Тапмам микән әгәр ул юлларны

                                              Әкиятләрдән эзләп карасам.

                                              Алар бармас микән үткәнемә,

                                               Йомгакларым сүтеп карасам?

(“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” җыры башкарыла)

          Беренче укытучыларыбызның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләребез юкка чыкты. Укытучыларыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Алар безнең өчен янып яшәделәр, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттеләр.  Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыларыбыз!

(Сүз беренче укытучыларга бирелә)

         Алып баручы егет: Безгә әйткән яхшы теләкләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!

        Белем сукмагыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 9 көз, кыш, яз һәм җәй айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калды.

         Алып баручы кыз: Дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлый. Ишектән, слмак кына атлап, укытучыбыз керә.

Хөрмәтле, укытучыларыбыз!

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем-кара күзләргә генә бераз бәс кунган да, гүя, эрергә өлгермәгән.

      Укытучы, якты кояш кебек,

      Күңелемне назлап җылыта.

          Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

                Салмак кына атлап берәү килә,

                Башын иеп чумган уйларга.

                Карашлары авыр, сорау күзләрендә,

                Тик сүз әйтми безнең уйнауга.

                 Хөрмәтле директорыбыз, сүз Сезгә бирелә, рәхим итегез!

(Сүз директорга бирелә)

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

             География, тарих, химия, биология,  математика, информатика, физика укытучыларыбыз! Сез узегезнең серле фикерегез аша бездә дөнья киңлегенә, зурлыгына мәхәббәт тәрбияләдегез. Галәмдә тигезлек дигән төшенчәнең барлыгын, ләкин аның авырлыгын аңлата белдегез.

Йолдызларны чүпләп күк йөзеннән,

Әвәрнәле гөлләр кушсак та,

Тигез була алмас сезнең көчкә-

Экваторга салып сузсак та.

Сезнең шушы авыр хезмәтегез

Сөенечләр генә китерсен

Без яулыйсы үрләр Сезнең өчен,

Бездән сезгә рәхмәт җиткерсен!

                 Безнең йөрәкләрдә рус әдәбиятына тирән ихтирам уяткан, үз фәнен яраттыра алган рус теле укытучыларыбыз!

                Вы каждый день и каждый час, нелегкой посвятив работе,

                Одною думою о нас, одной заботой живете,

                Чтоб нами славилась земля и чтобы честными росли мы.

                Спасибо Вам учителя! За все спасибо!

             Ә мин тәүге тапкыр “Әни” диеп, “мәм-мәм” диеп эндәшкән телемне тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм иткән татар теле укытучыларыбызга эндәшәм.

Рәхмәт Сезгә! Сезнең сабырлыкка

Тау башына һәйкәл салырлык,

Һәр сулышта Сезгә рәхмәт әйтеп,

Гомер буе искә алырлык.

Тукайларны, Муса, Такташны

Кол Галине Сездән ишеттек

Гади булган өчен якын иттек

Һәм зурладык Сезне, үз иттек.

               Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, дибез. Безнең сәламәтлегебез сагында һәрчак уяу торучы физик тәрбия укытучыбыз!      

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

                 Белем сере белән сукмаклардан

                 Ачтың миңа юлның яктысын.

                 Укытучым, җырларымда чагыла

                 Изге уйларымның чаткысы. 

(“Кыңгыраулы мәктәп еллары” җыры башкарыла)

               Хезмәтнең яшәү чыганагы икәнен аңларга ярдәм иткән укытучыларыбыз!

Сезнең куллар алтыннан да түгел,

Тик шулай да алар соклангыч,

Сезнең кулда бар да җиңел кебек,

Сез эшләгәч җиңел кебек эш.

            Сез өйрәткән хезмәт серләренә,

        Без рәхмәтле булып калабыз

           Гомер буе шушы үрнәкләрдән

Гел өлгеләр генә алабыз

           Хөрмәтле сыйныф җитәкчеләребез!

Рәхмәт Сезгә, Рәхмәт Сезгә чын күңелдән

Безне дустыгыздай күргән өчен,

Безнең теләк белән янып яшәп,

Йөрәкләргә шатлык биргән өчен.

      Һәрвакытта безнең күңелләрдә

     Олы җанлы булып калырсыз.

Онытмабыз сезне киләчәктә

     Күп тапкырлар искә алырбыз.

         Рәсем, музыка укытучыларыбыз!

Укытучы-остаз,

укучының иң кадерле якын кешесе

Белем орлыкларын таратканга

Хөрмәт итә аны  һәммәсе.

Булдыгыз сез безнең якын дустыбыз

Еллар үткәч сагынып,

Сезне күрергә дип кайтырбыз.

           Укучыларның гына түгел, укытучыларның да җитәкчесе, остазларның остазы – хөрмәтле  завучларыбыз! Бу шигырь  юллары махсус сезнең өчен язылган:

Иң беренче иртән эшкә килә, соңгы булып яба ишекне

Эчкерсез бер гади елмаюы юып ала борчу, уй-шикне.

Йөз шатлыкка йөз кат куанадыр, йөз хәсрәткә чума, ут йота.

Аннан башка мәктәп яу кырында комиссарсыз калган полктай.

          Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та була белдегез. Безнең киңәшчебез дә, сердәшчебез дә булдыгыз. Сезгә чиксез рәхмәтебезне белдереп, гади дә, җитди дә була алуыгыз өчен баш иябез. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә! (Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшыралар)

(“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры башкарыла)

 Алып баручы: Хәерле юл!

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә -

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез.

Ашкынганнан гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл сезгә, хәерле юл!

(“Саубуллашу вальсы” җыры башкарыла)



 

Комментарии

Материал можно использовать для проведения выпускных вечеров