"Белем бәйрәме-2011"
план-конспект по теме

Мин тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкарам. Сезнең игътибарга  " Белем бәйрәме" эшкәртмәсен тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Белем бәйрәме-2011" 21.11 КБ

Предварительный просмотр:

 Белем бәйрәме-2011

“Исәнме, мәктәбем!”

Самигуллина Чулпан Миннуловна-Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Максат:

1.Укучыларны белем иле-мәктәпкә туплау, аларда мәктәпкә уңай позицияләр формалаштыру, белем алуга омтылыш уяту

2.Укучыларның иҗади активлыгын үстерү  

3.Танып белү активлыгын үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү

Җиһазлау:”Исәнме, мәктәп!”, “Мәктәбем-минем горурлыгым!” һ. б.ш. плакатлар, чәчәкләр белән бизәлеш.

 Алып  баручы:  Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Исәнме, мәктәп!”” тантанасын ачык дип белдерәм. Сүзне мәктәбебез директоры Рәзилә Габделнуровнага бирәм.  

Дәртле музыка астында 3 класс укучылары чыгып тезелә.

Мәктәп белем чишмәсе ул

Изге аның исеме

Караңгыдан тартып алып

Нурландыра кешене

                                   

Шушмабашым!Мәктәбең дә

Бүген ялт итеп тора

Белем, тәрбия алырга

Бар баланы чакыра.

Мәктәптәге үзгәрешне

Күреп исең китәрлек

Бу безнең мәктәп микән дип

Аптырашып сөйләрлек

Мәктәбебез – горурлыгы

Безнең укытучылар!

Компетентлы, ноутбуклы

Менә дигән “ас”лар.

Акча әз дип зарланмагыз

Без зур усәрбез әле.

Капчык-капчык “евро”ларны

Биреп китәрбез әле.

Яңа специалистларга да

Без уңышлар телибез

Мәктәп данын күтәрүдә

Бик зур өлеш кертегез.

Башка авыллардан килгән

Хөрмәтле укучылар!

“5”легә генә укыгыз

Уң булсын сезнең юллар.

Мәктәптәге кабинетлар

Бар да чиста,яңарган

Башлангычлар ягы гына

Ремонтка дип бушаган

2 смена булса булыр

Без моңа каршы түгел

Мәктәбебез эшләп торса

Бик тыныч безнең күңел.

Танымый да торам икән

Мәктәбемнең бакчасын

Павлин хәтле павлин саклый

Кишер,кыяр- барчасын

Физзалыбыз балкып тора

Гөрләп кенә эшләсен

Мәктәптәге чисталык- тәртип

Ел буена яшәсен.

Рәхмәт, Рәзилә Габделнуровна

Мәктәпне калдың саклап

Изге фәрештәләр генә

Йөрсеннәр сине саклап!

Техничка апайларга да

Олы рәхмәт әйтәбез.

Буяу, юу, ремонтлауга

Бик күп хезмәт кертәсез.

Уку безнең иң төп бурыч

Тырышып уку- эшебез.

Тирән белем алырбыз без

“5”ледә бит көчебез.

Күктә йолдыз якты янар

Төннәр аяз булганда

Безнең томыш матур булыр

Тырышып белем алганда.

Сабыр, кешелекле һәм тырыш укытучыларыбыз!

Шаян, шук һәм тиктормас укучыларыбыз!

Мәрхәмәтле, газиз әти-әниләребез!

Безне якын итеп килгән кунаклар!

Бергә: Сезне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!

 Бәйрәм белән котлау өчен сүз килгән кунаклар........ бирелә.

Мальвина:Димәк, кадерле Буратино,үзебезнең дәресебезне дәвам итәбез.

Буратино:Уф, арыдым бит инде. Бер дә укыйсым килми икән минем.

М:Май аенда Соңгы кыңгырау бәйрәмендә барлык укучылар каршында Әлифба китабын укыйм дип сүз биргән идең бит.

Б: Бирүен бирдем дә...

М: Әйдә, хәзер математика  белән  шөгыльләнәбез. Синең кесәдә 2 алма.

Б:Алдыйсың, берәү дә юк.

М:(түзеп)Мин әйтәм синең кесәдә 2 алма бар ә син шуны күз алдыңа китер.

Б:Ха-ха-ха

М:Кемдер шул 2 алманың берсен кесәңнән алган.Синең кесәдә ничә алма калды?

Б:  2.

М:  Ничек инде 2?

Б:Минем кесәдә 2 алма булса,мин аны сугышып булса да беркемгә дә бирмим шул.

М  Синең математикага бер сәләтең дә юк...

А.Б. (керә):М бездә кунаклар бар икән : Исәнмесез дусларым! Нигә бәхәсләшәсез?

М: (еламсырап).  Буратино Соңгы кыңгырау бәйрәмендә чыгарылыш класс укучылары алдында укырга- язарга өйрәнәм, мәктәпкә барам,  дигән иде.

А.Б.:Әй, Мальвина,юкка борчылма әле:Соңгы звонок бит ул- уку елы ахыры.3 ай җәйге каникулда кемнең укырга- язарга өйрәнәсе килсен инде?

(бу вакытта   Буратино  кыланып йөри.)

Б: Әле мин вообще быел укымам дип торам, киләсе елга килермен әле.

М :Ә вәгъдә?

Б.Вәгьдә, вәгьдә. Беләсеңме ул вәгьдәләрне безнең илдә күпме бирәләр!

А.Б. Әйдә болай итәбез.Хәзер сценарий буенча 1 класс укучылары чыгарга тиеш. Син шулар белән укырга кереп китәрсең . Синең сумкаң мондамы?

 Б. Мәктәпкә сумка белән йөрү мәҗбүриме соң ул?

А.Б.Бар син, йөгереп кенә сумкаңны тутырып килә тор, Мальвина, син Буратинога булышырсың, ә мин бәйрәмне дәвам итә торам.

  Кадерле дуслар. Инде хәзер бәйрәмебезнең төп сәбәпчеләрен 1 класс укучыларын -мәктәбебезнең өмет-ышанычлары булган нәни дусларыбызны чакырыйк! Рәхим итегез, балалар!

   Мәктәпкә тәүге адымнарын атлаучы 1 класс укучыларын алкышлап бәйрәм түренә чакырыйк әле!

(1 класслар чыгышы )

 Исәнме мәктәп

Сагынып беттеңме?

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?

Без җирдә чыныгып

Кояшта янганбыз

Дәү булып үскәнне

Сизми дә калганбыз

Җәй көне үзеңә

Күңелсез булгандыр

Ялгызың калганга

Күңелең тулгандыр

Без килгәч, бүгеннән

Күңелле булачак

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

Без сине үзебез

Сагындык өзелеп

Менә бит кошлар күк

Киләбез тезелеп

Беренчеләр гел алар

Булалар алдынгылар

Быел мәктәбебездә

Без-беренче сыйныфлар

Без әле 1 тапкыр

Дәресләргә барабыз

Дәфтәр-каләмне барлап

Сумкаларга салабыз

Беренчеләр һәрчак шулай

Иң беренче булалар

Чөнки алар бик тә тырыш

Бик тә өлгер балалар

Мәктәпкә озаткан чакта

Әбкәем кочып сөйде

Алдынгы булырга тырыш

Бәбкәчем берүк диде.

Җыр ( “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”)

- Котлау өчен сүз мәктәп   директоры  Шаймарданова Р.Г. бирелә

- Сүз “Северный” агрофирмасы җитәкчесе Хәйруллин Р.Р бирелә

- Авыл җирлеге башлыгы Самигуллин Ф.Ф бирелә.

- Әти-әниләргә сүз бирелә

А.Б.  Яшь дусларым!. Менә, сез дә белем иленең капкасын ачып керәсез. 11 ел  дәвамында сезне зур эшләр көтә. Онытмагыз, мәктәп ул серле һәм мавыктыргыч дөнья. Монда сез гыйлем серләрен ачарга өйрәнерсез, көннән көн бу дөнья сезгә яңалыклар алып килер. Сез мәктәп парталары артында кушарга, алырга , укырга-язарга гына түгел, монда сез зур кеше булырга өйрәнерсез. Ә моның өчен сезгә тырышып укырга, игътибар белән укытучы апа әйткәнне тыңларга кирәк булыр. Сынатмагыз, акыллы, белемле, тәүфикълы. Булып үсегез, бер-берегез белән дус, тату булыгыз. Әнә, Эльвина белән Лилия бербер-берсе белән шундый дус. Әйдәгез, аларга сүз бирик әле!

Җыр” Дуслык турында җыр” 

Сумкасын көчкә сөйрәп Буратино килеп керә.Еш-еш сулап

Б. Соңга калмадыммы? Мин әзер, кая балалар?

А.Б.Өлгерүен өлгердең дә, бу кадәр чүпне кайдан табып бетердең? Нәрсәләр тутырдың сумкаңа?

Б.(Сумкасыннан әйберләрне чыгара бара)

Мәктәптә ул минемчә,

Иң кирәге-пистолет.

Аннан килеп зур конфет

Бер тәлинкә винегрет.

Рогатка чебен атарга,

Зур таш чикләвек ватарга.

Телефон-булмый синсез

Мобильниксыз-күңелсез.

Бик матур ачкыч таптым

Тәмле жевачка тыктым

Баш авыртса, дип әле

Салдым матур мендәрне.

А.Б. Абау, Буратино, тутырып та карагансың син сумкаңны. Дусларым, дөрес тутырганмы Буратино сумкасын ? Әйдәгез әле, сумкага нәрсә саласын Буратинога өйрәтик әле.

Уен ( Әйе булса-кул чабасыз, юк икән-аяк белән тыпырдыйсыз)

Салыйкмы бер пакет конфет?  

Ә милицейский пистолет?

Салыйк мәллә винегрет?

Әйдәгез салыйк дневник.

Китап дәфтәр, ручканы

Салат, карбыз кавынны,

“5” лене салабызмы,

“2”лене алабызмы,

Бетергеч һәм карандаш

Кулъяулык һәм таракны?

Дөрес, дусларым! Без сумкага кирәкле әйберләрне генә салдык. Ә син 1 әйберне сумкаңа дөрес салгансың ,Буратино. Укучылар, әйтегез әле, нәрсәне дөрес салган. Әйе, ачкычны. Бу ачкыч –белем ачкычы, сезгә туры юлны күрсәтүче, белем  иленә алып керүче, тылсымлы ачкыч бу. Без аны сезнең класс җитәкчесе Зайнагова Лилия Рафиковнага тапшырабыз. !

Инде бүген биредә мәктәбебезнең ныклы ышанычлары булган 11 класс укучыларына да сүз биреп китәсе килә.

11 класслар чыгышы

1.Бу –иң кадерле бәйрәм!

Бу –иң хәтерле бәйрәм!

Бу-иң тылсымлы бәйрәм

Бу-иң кызыклы бәйрәм!

Әйе, 1 сентябрь -балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме-тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көн.

Менә без дә быел соңгы тапкыр зур горурлану хисе белән яраткан мәктәбебездә соңгы 1 сентябрь иртәсен каршылыйбыз. Бүгенге  бәйрәм иртәсе,  безнең өчен көнне төнгә ялгап эшләүче яраткан укытучылар, авыр чакларда ярдәмгә әзер торучы классташлар, якын дуслар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Нәни дусларыбыз! Бу-белем агачы.Кем дә кем шушы   агачтагы татлы җимештән авыз итә-шул бик белемле, акыллы, тәртипле, итагатьле булачак. Без бүген 1 класс укучыларына шушы белем агачындагы тәмле җимешләрне татып карарга тәкъдим итәбез.Әйдәгез, нәни дуслар рәхим итегез.( 1 ләр берәм-берәм чыгып агачтан конфетлар өзеп ала)Акыллы булыгыз, бик тырышып укыгыз, укытучыларыгызның, әти-әниләрегезнең йөзләренә кызыллык китермәгез!

Мәктәп бусагасын атлап керү белән безнең кулдан тотып Белем иленә җитәкләп баручы изге җанлы, керсез күңелле укытучылар!Сез безгә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны бүләк итеп, язмышыбыз өчен борчылып олы тормыш юлына озатып каласыз! Яңа уку елында һәрберегезгә   гаилә иминлеге, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, күңел көрлеге,эшегездә, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын!. Бәйрәмегез белән, яраткан укытучыларыбыз! (Укытучыларга чәчәкләр тапшыру) Бу вакытта җыр башкарыла

Җыр  “Укытучыма”

Сүз ветеран укытучыларга бирелә.

А.Б.  Беренче кыңгырау шалтырату хокукы 11класс укучысы..............................................................................................

һәм нәни алмашчысы..........................................................................

тапшырыла.(1тапкыр мәйданны әйләнеп чыгалар)

 А.Б. Дуслар, инде 1нче дәрескә керер вакыт та җитте. Барлык укучыларыбызга, укытучыларыбызга уңышлы уку елы теләп мәктәпкә озатып калыйк.( 11 класс укучылары 1 класс укучыларын җитәкләп мәктәпкә кереп китә.Музыка астында һәр класс   җитәкчесе белән берлектә классларга юнәлә)

А.Б.  Кадерле дуслар! Барыгызны тагын бер кат  Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез.

          Көннәрегез ямьле булсын

          Елмаеп,көлеп торсын.

          Язгы кояш нурларыдай

          Зур эшләргә рухландырсын.

        .

         Сәламәтлек юлдашыгыз,

         Тату,матур тормышыгыз,

          Күңел сөйгән хезмәтегез

          Һәр барчасы мулдан булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...