Мероприятие "65 лет победе"
классный час (7 класс) по теме

Ситдикова Эльвира Атласовна

Мероприятие среди учеников 5-7 классов. Сценарий спектакля.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon scenariy_-_kopiya.doc185 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган кичә.

Сәхнәдә: плакат “Җиңү язы килә туган илгә”.

Алып баручы: Ситдикова Э.А.

 

Алып баручылар:                    Егылып калды Тарих күкләреннән

                                                     Мең дүрт йөз атылган кош

                                                     Төзек түгел гомер чылбырлары

                                                     Күпме бәхетләрнең урыны буш!

1418 кара кояш,                                                                                                                                                                                                    

 Атамаган таң 1418...                                

1418 набат чаңы:

Гасырларда әйтегез, әйтегез

Бөтен түгел Тарих, төзек түгел –

Көннәр җитми 1418,

Бәхетсез сан җирдә 13 түгел,

Билгеле ул: 1418!...

                            (Х.Әюпов)

Җыр “Ветераны”.

Слайд: М.Джалил һәйкәле.                            

Алып баручы: “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” дигән сүзләр гасырлар буе татар халкының омтылышларын, милли акыл хәзинәсен чагылдырган әдәбият өчен дә эш принципына әверелә. Аның иң куәтле көчләре, сүзне корал итеп, ватандашларны изге көрәшкә рухландыра. Шигырьләр укыйлар 5 һәм 4нче сыйныф укучылары. 

                    “Сугышта үлгән абыйсына”

Урам буендагы сугышларда

Корбан булды минем туганым,

Тик төшемә генә кергән кебек,

Абыем белән бергә торганым.

Абыем китте минем фронтка

“Иркәм – диде, – мине онытма.”

Шул вакыттан бирле абыем минем

Йөрәгемнән китми минут та.

Ул бит әйтте: “Иркәм, батыр без,

Озакламый җиңеп кайтырбыз,

Каршы килгән явыз дошманнарның

Күкрәгенә терәп атарбыз.”

Шулай дигәч өзелеп көттем мин

Кайтыр диеп өмет иттем мин,

Абыем кайтыр диеп көтә-көтә

Илле биш яшемә җиттем мин.

5 г сыйныф укучысы  Мөхәмәдиев Тимур әбисенең шигырен укый

Алып баручы: 1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Ватан сугышы башлана. Шул көнне үк завод-фабрикаларда, мәктәп-институтларда, колхозларда, гомумән бөтен җирдә митинглар үткәрелә. Эшчеләр, колхозчылар, студентлар, укучылар, врачлар, барлык кеше сугышка каршы булуларын белдерәләр.

                                                                                                 

Җыр “Гаскәрләр”

Алып баручы: Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәттеләр. Партизан отрядларында көрәштеләр, госпитальдә яралы сугышчыларга булыштылар, китаплар, хатлар укыдылар, колхоз кырларында эшләделәр.

                    Слайд: дети-герои.

Алып баручы:  Во время Великой Отечественной Войны сражались все! Самыми главными героями войны можно назвать детей. У них были самые разные судьбы, но их объединяло одно, великая трагедия – потеря беззаботного детства. Кто же они наши Гавроши? Валя Котик, Марат Казей, Леня Голиков,  Зина Портнова и тысячи таких же как вы мальчишек и девчонок.

Җыр. Ольга Григорьевна «Солдатлар»

Спектакль. Идрис Туктар “Каен җиләге”.

                                       

Идрис Туктар “Каен җиләге” хикәясенә сценарий.

Спектальдә катнашалар:

Гөлнара – кыз

Әби

Кызлар – 4 кеше

Немец солдатлары – 4 кеше

Партизаннар – 4 кеше

Сәхнәнең бер кырыенда карават. Караватта әби чирләп ята. Аның янында кыз утыра.

Гөлнара:  Әби, хәтерлисеңме, әти-әни исән-сау чакта, без әни белән урманда җиләк җыя идек. Алар шундый тәмле, баллы иде. Эх, ничек рәхәт иде!

Әби:  Кызым, бар әле син дә кызлар белән, җиләк җыеп кайт. Урманда шундый матурдыр, кошлар сайрыйдыр, күбәләкләр очадыр.

Гөлнара:   Юк, әби, син авырыйсың бит. Ничек сине ташлыйм мин?

Сәхнәгә кызлар чыгалар. Җыр җырлыйлар.

                                       

1нче кыз:   Исәнмесез, Мәликә әби, Гөлнара. Хәлләрегез ничек?

2 нче кыз:  Гөлнара, син урамга да чыкмыйсың, әйдә уйныйк.

Гөлнара:    Ә нәрсә уйныйбыз?

4 нче кыз: “Утыр, утыр, Мәдинә”

Кызлар түгәрәккә басалар. Берәү күзен бәйләп түгәрәк уртасына утыра. Кызлар кулга-кул тотынып түгәрәктә җырлап әйләнәләр.

        Утыр – утыр, Мәдинә, алмагачның төбенә,

        Утыр – утыр, Мәдинә, алмагачның төбенә.

        Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның кырыена килеп утыра. Уртадагы бала аны капшап белергә һәм әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә.

Гөлнара уртага утыра. Беренче кызның исемен дөрес әйтми. Бии. 4нче кыз уртага утыра. Ул исемн дөрес әйтә. Уен шул рәвештә бетә.

1нче кыз:  Мәликә әби, Гөлнараны безнең белән урманга җиләк җыярга җибәрегез әле.

2 нче кыз: Гөлнара, әйдә, бергә урманга барыйк!

3нче кыз:  Анда җиләкләр пешкән, шундый эре, шундый тәмлеләр!

Гөлнара:   Юк, минем әбием нык чирли. Аны калдырырга ярамый. Соңырак барырмын.

Кызлар:    Әйдә, әйдә, Гөлнара.

                 Мәликә әби, терелегез, сау булыгыз.

Гөлнара җыр җырлый.

                  Сикердем читәннәрен лә

                  Йөгердем, җитәлмәдем шул.

                  Ни булды икән телләремә

                  Сау бул, дип әйтәлмәдем.

Әби:    Юк гына кызлар белән бармадың? Бәлки, җиләкәрнең миңа да файдасы тияр иде.

Гөлнара: Ярар, әбием, мин тиз генә, җыям да кайтам. Мин бик тиз, әбием.

Гөлнара урманда йөри. Җиләк җыя, җырлый.

                      Урманнарга кергән чакта

                      Адаштым юлларымны.

                      Күңелем йомшак, елармын, дип

                             Бирмәдем кулларымны.

 Йөри-йөри, адашты. Елап, агач төбенә утыра. Кинәт кенә кызның артыннан немец солдатлары килеп чыгалар.

                                 

Офицер:     Тукта! Урыныңнан кузгалма!

Гөлнара курка. Кәрзинен кулыннан төшеп җибәрә. Немец солдатлары үзләренчә сөйләшәләр, кызга күрсәтәләр.

Гөлнара төшкән кәрзинне күтәрә.

Гөлнара:  Нәрсә булыр микән?

Офицер:   Син кая барасың? Нинди авылдан? Әйдә, безне юлга чыгар!

Офицер кыз янына килә. Кәрзингә иелә.

Офицер:   Бас! Нәрсә анда синең кәрзинеңдә?

Гөлнара кәрзинне артка яшерә.

Гөлнара:   Сезгә миннән нәрсә кирәк?!

Офицер:  Әгәр, синең үләсең килмәсә, безне юлга чыгар! Чыгарсаң үзеңә җыйган җиләкләреңә дә тимәбез. Аңладыңмы?!

Гөлнара ризалаша. Башын селкетә һәм алга таба китә.

Гөлнара:  Әйе, мин адаштым. Ләкин юлны мин белсәм дә, сезгә күрсәтмәс идем.  

Офицер:   Тукта! Юл кайда? Кайда юл? Син безне алдыйсыңмы әллә, начар кыз?!

Гөлнара:  Юк, юк, адлашмыйм. Тиздән барып җитәбез.

Куаклар арасында партизаннар күренә. Көрәш башлана. Ату тавышлары ишеткәч, Гөлнара кача. Тавышлар беткәч, Гөлнара партизаннар янына йөгерә. Ләкин офицер кызының аркасына атырга өлгерә. Партизаннар немец солдатларын үтерәләр.

                                     

 Бер партизан кызны күтәреп сәхнә кырыена килә. Аның янына дуслар-партизаннар бер рәткә төзелеп басалар.

       1 партизан:      Үзең турында уйлама, илең турында уйла!

       2 партизан:      Беләм, егет, синең җырыңда

                        Күп илеңә сөю, якынлык.

                        Тик әйт: авыр сугыш юлында

                        Син күрсәттең нинди батырлык?

                        Син бастыңмы сафка, кыенлык,

                        Кайгы йөген илең тартканда?

                        Кыенлыкта күренә кыюлык,

                        Ил батырны сыный батканда.

3 партизан:   Ирлек сорый көрәш егеттән,

                        Ирешер өчен бөек өмиткә.

                        Ирек китәр, качсаң ирлектән,

                        Ирлек белән иреш иреккә.

                        Коткарырмы ялыну, елаулар,

                        Тоткын итсә дошман йөрәкне?

                        Буа алмас ләкин богаулар

                        Кылыч йөртә белгән беләкне!

4 партизан:   Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,

                        Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?

                        Яшәү хозурлыгы хөрләктә,

                        Гомер озынлыгы ирлектә.

                        Ил онытмас, бирсәң каныңны

                        Ватан өчен изге көрәшкә.

                        Хаин каны тама чиләккә,

                        Батыр каны тама йөрәккә.              

1 партизан:   Батыр үлә, үлмәс ат алып,

                        Батырлыклар белән макталып,

                        Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

                        Тарихларда укып ятларлык.

Алып баручы:  Нет, нельзя спокойно жить, зная, что еще много горя на планете, что нашу любимую Землю может постичь ужас разрушения. Сколько бы не прошло лет, свято будем хранить воспоминания родных о войне, следовать их заветам, заповедям.

Войну допустить нельзя! Нам нужен мир!

Мы – внуки дедов-воинов, возьмемся за руки, друзья! Давайте дадим клятву укреплять мир на Земле и всегда быть солидарными с теми, кто борется за свободу и независимость своих народов.

Алып баручы:

         Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

         Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

         Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк,

        Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "День Победы"

9 мая народы России, все люди Земли склоняют головы в память о павших и в благодарность участникам ВОВ, которые своей жизнью и тяжким ратным трудом обеспечили Великую Победу над немецко-фашистск...

Внекласссное мероприятие "Салют Победы"

          Эта разработка поможет классному руководителю подготовить хорошее мероприятие к 9 мая. Готовится по принципу проекта. Определяются цели и ставятся задачи пере...

Внеклассное мероприятие Химия Победы

Мероприятие проведено к 65 годовщине Победы...

Сценарий.Общешкольное мероприятие.День Победы.

Сценарий составлен для проведения мероприятия в актовом зале. Используется прзентация "Великая Отечественная война", хроника событий о взятии Берлина. Демонстрируется видеоролик " Штурм Берлина" Далее...

Внеклассное мероприятие "Присягаем Победой"

Урок мужества, посвященный 70 летию освобождения города Батайска от захватчиков. Цели - воспитание патриотических чувств учащихся на примерах героизма, храбрости и мужества русской армии; расшир...

Презентация к внеклассному мероприятию "День Победы"

Материал используется при исполнениии песни "В землянке"...

Внеклассное мероприятие "Салют Победы!"

Литературно-художественная композиция к празднику 9 Мая...