Яңа ел бәйрәме
методическая разработка (9 класс) на тему
Әлеге кичә югары класс укучылары белән Яңа ел бәйрәмен күңелле итеп уздырырга ярдәм итәр дип уйлыйм
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 29.18 КБ |
Предварительный просмотр:
А.Б. Исәнмесез, кадерле дуслар! Балалар алар барысы да әкият яраталар, шулай бит? Мин сезгә бер әкият сөйләргә телим. Борын-борын заманда яшәгән ди булган ди Кыш бабай белән бик тә иркә Кар кызы. Алар бик бай, мул тормышта яшәгәннәр икән. Бу әкият заманча Кыш бабай һәм Кар кызы турында. Аларның өйләре тулы җиһаз икән: “Сони”телевизорлары, “Аристон” маркалы холодильниклары, “Индезит” кер юу машинасы, “Самсунг” пылесосы, икесендә дә сенсорлы телефоннар. Ләкин хуҗалыктагы көнкүреш техникасын файдаланучы гына булмаган. Кар кызы көне буе көзге каршында бөтерелгән. Ә Кыш бабай...
К.К. Чык әле контакттан, күпме утырырга була шул компьютерга багынып. Борын аслары да кипмәгән елак малай-кызларның хатларын укып, күпме вакытыңны әрәм итәсең. Ел саен шуларга күпме акчабызны түгеп бүләкләр аласың.
К.Б. Яле, кызый, әшәкеләнмә. Мине ачуланганчы, өйне җыештырсаң, яисә карт кешегә ашарга әзерләсәң яхшырак булыр иде. Ни өчен мин сиңа кер юу машинасы бүләк иттем, тау кадәрле кер өелеп торсын өченме?
К.К. Ул бит автомат, алсын да салсын. Мин салгач нинди автомат була инде ул.
К.б. Алайса кил монда, капчыгымны тутырырга ярдәм ит миңа.
К.К. Не хочу, не буду, Ел саен бер үк әйбер. Алар бит безне Яңа елда гына искә алалар.
К.б. Ничек оят түгел сиңа? Син бит әле безнең балалар белән исәнләшмәдең дә.
К.К Здрасьте!
К.Б. Кадерле тамашачылар! Без сезне Яңа 2012 ел белән тәбрик итәбез. Яңа ел сезгә ак бәхетләр, күп шатлыклар, тыныч тормыш һәм бары тик 4 һәм 5ле билгеләре генә алып килсен. Бүгенге Яңа ел бәйрәмендә сезнең барыгызның да кәефләре күтшренке, күңелләре шат булсын. Сезнең белән бергәләп ...
К.К. (Үртәп) Әйлән-бәйлән уйныйбыз, тагын шул шигырләр, җырлар, уеннар.... Туйдым.... Минем нормалный җырлар җырлыйсым килә. Минем артист буласым килә. Мине телевизордан күрсәтүләрен, журналларда фотографияләремне бастыруларын телим. Миннән автографларымны алсыннар. ЭХ.. Бабакай, тылсымлы таягың белән бер селкесәң минем барлык хыялларым да тормышка ашар иде. Пожалуйста, бәхетле ит мине. Үтә бу теләгемне.
К.Б. Менә сиңа мә! Ә миңа кем ярдәм итәчәк. Кар кызыннан башка нинди Яңа ел була ди инде ул?
К.К. Кыш бабай, син борчылма, балалар минем юклыгымны сизмәсләр дә.
К.Б. Кызым, балалар сине бик яраталар, Алар сине ел буе көтеп торалар. Шулай бит, балалар?
К.К. Нинди талант югала, белмиләр кадеремне, күрмиләр нәрсәләргә сәләтле икәнемне (уйлый) Оһо, белдем. Миңа кул кушырып утырырга ярамый. Миңа продюссер эзләргә кирәк. Әнә беренче каналда “Ищу талантов” дигән тапшыру бара. Мин шунда барып карыйм әле. Шундый гүзәл, талантлы кызны берәр продюссер күрми калмас әле. Пока, дедуля, мине бүген көтмә. Чао-какао! (чыга)
К.Б.Һай-һай, кызым, елдан-ел усалланасың. Сораган бар әйберен алып бирүнең рәхәтен күрәм инде менә. (Ерлый) 5 класс пародия
Кар кызы белән бер егет керә.
К.К. Бабакай, ты не поверешь. “Ищу талантов” тапшыруында мин чибәр, үзе бик бай продюссер белән таныштым. Без аның белән 3 елга контракт төзедек. Ул миңа бер күрүдә гашыйк булды. Үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Без аның белән Таиландка очабыз. Так что, бабай пиши- прощай. Бала-чагаларыңа бүләкләрне үзең генә тарат. Туйдым алар алдында кәнфитләнеп басып торырга. (За 4 моря)
Егет: Короче, дедуля, слушай меня. Кызың ВО! Бирсәң дә алып китәм, бирмәсәң дә.
Менә сиңа кызың өчен калым (ерлый) җыр за тебя калым отдам.
Кар кызы белән егет чыгып китәләр.
К.Б. Кызыкаем минем, бер белмәгән кешегә, күз күрмәгән якларга чыгып китте бит. Әйткән бар теләген үти идем. Хәзер сине шулай кем кадерләп утырыр икән. Тукта әле, ике көннән Яңа ел җитә бит. Балалар мине Кар кызы белән бергә килерләр дип көтәләр. Менә бәла, менә җәфа. Нишлим инде, үзем генә барсам үпкәләрләр микән. Таптым, тизрәк икенче кар кызы табарга кирәк. Ләкин каян. Әй, минем бабай бу дөньяны хатын-кыз белән карга басты дип әйтә торган иде. Шулай булгач, араларыннан берәрсен сайлап аласы гына кала. Туктагыз әле, элекке дустым Алла Борисовнага шалтыратыйм әле.
-Алло, Аллочка, синме бу? Карале, үзең шалтырат әле, алайса телефонымда акчам бетеп киткән.
К.Б. (Телефоныннан сөйләшә) Нихәлләрең бар, Алочка? Кәефләрең ничек? Егетләр белән эшләрең пешәме? Шулаймыни? Булдырасың үзе. Беләсеңме, минем бер проблема килеп чыкты әле-минем яраткан оныгым-Кар кызы,мине ташлап чит илгә китеп барды. Берничә көннән Яңа ел килеп җитә, ә мин балаларга бүләкләр әзерләп, өләшергә өлгермим.Миңа бер кар кызы табып бирмәссеңме икән? Ләкин, кара аны, акыллы, балаларны ярата торган булсын. Нәрсә-нәрсә? Кастинг? Анысы нәрсә инде тагын? Я, ярый үзең беләсеңдер.
К.Б. Туктале әйтергә дә онытканмын бит. Эх бу склерозны (кабат шалтырата)
Алочка, онытып торам икән. Килешли минем телефонга бер мең акча сал әле. Алайса бу арада күп сөйләшенә. Бөтен кешегә дә шалтыратырга кирәк. Яме, матурым.
(Чыгыш) Машина баткан тавыш ишетелә.
К.б.Кайсыдыр батты ахрысы. Куян, дускай бар чыгып карап кер әле кем икән ул анда карга кереп чумган? (Куян йөгереп чыгып китә дә кире керә)
Куян: Бабакай, анда, ни.. теге кап-кара машина баткан. Үзе шундый зур, озын.
К.б. (Телефонннан сөйләшә) Алло, Фәргат энем, Иске Кырлай җирләре өчен әле дә син җаваплымы соң? Безнең зур кунак батып калды бит әле. Тиз генә машинаны тартып чыгарырга трактор җибәр. Шыңшыма, әйткәнне тыңла син.
(Машина кычкырткан тавыш ишетелә)
КБ. Аһа, килеп тә җиттеләр. Куян әйдә кунакка тизрәк чәйне яңартып җибәр, тәмле әйберләреңне әзерлә. (Аяк атлау тавышы ишетелә, җырлый-җырлый Алла керә)
КБ: Алла кызым, сколько лет, сколько зим. Сине күрмәгәнгә. Хәтерлисеңме 1980 елда Яңа ел бәйрәмендә ничек зажигать иткән идек . Әле дә сагынып искә алам.
Алла: Да, было время. Ярый син барлык серләрне дә сөйләп бетермә. Мин синең заказыңны үтәдем. Без килеп тә җиттек, мин сина иң гүзәл,иң акыллы,иң булган кызларны гына алып килдем. Ышанмасаң үзең тикшереп кара.
Снегурочка №1. Каршы алыгыз. (Һинд кызы керә чыршы тирәли әйләнә)
Һинд: Исәнме Кыш бабай, Исәнмесез балалар! Мин сезнең янга Алла Борисовна чакыруы буенча килдем. Без аның белән күптәнге дуслар. Мин сезнең барыгызны да матур Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Сезгә Яңа елда тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөнялар имин, өстәлләр мул булсын! Минем туган илем Һиндстанда яңа елны төн уртасында түгел, ә кояш чыкканда каршылыйлар. Бу көнне талашырга, ачуланырга ярамый. Ел ничек башланса, шулай дәвам итә дип санала. Бик иртә торырга, үз-үзеңне тәртип китерергә, ашыкмый гына үткәннәрне искә төшерергә, киләчәк турында уйланырга кирәк. Көндез ук ату буенча ярышлар үткәрелә, халык театры тамашалар күрсәтә. Әйдәгез, мин сезгә биеп күрсәтәм. (бии)
Кб. Абау кызым бигрәкләр дә матур итеп биедең. Күзләр тия күрмәсен үзеңә.
Алла: Снегурочка №2 (англичанка керә)
АНГл: Хелло, дети, хелло Санта- Клаус! Хелло! Ай лаве ю! Ай лаве ю беби! (бии)
К.б. Син дә бик оста икәнсең кызым. Молодец!
АЛЛА: Снегурочка №3! (бии-бии чегән кызы керә)
Чегән: Каян монда шулкадәрле халык җыелган? Яратам күңелле кичәләрне. Үземнең дә биисе һәм җырлыйсым килә. Без бит чегәннәр Яңа елда хотите, мин сезгә будущеегызны әйтеп бирәм. Кая ле, кызым, бир әле кулыңны. (Лилиягә)О-о-о, синең гомер сызыгың бик озын күренә. Ләкин кыз гомерең генә кыска булыр. 17 яшең тулуга кияүгә чыгып куярсың. (Айсылуга) Ә синең кулың нәрсәләр сөйли икән? Ә син кластташ егет Булатка кияүгә чыгасың, аның белән гилә корып 4 бала табып үстерәчәксез. ( абыйга) Кая әле сине бушка гына багып булмас, бераз акча бир. Нәрсә дисең? Үземдә дә юк дисеңме? Хатын акча бирмәде дисеңме? Шулайдыр шул. Ярар киләсе елда да ул сиңа акча бирмәячәк. Ниче, ияләнгәнсеңдер инде. Абау, җаным, (Илмира апайга) сезнең гаиләдә арту күзәтеләчәк. Тагын бер кыз бәби алып кайтачаксың. (Миңа) Синең күзләрең дә ниндидер наз бар, син дөрес түгел, ләкин теләгең тормышка ашмаячак, бу юлы бер кыз бәби, аннан соң гына малай алып кайтачаксың, алла боерса. Кая әле, егет, синең кулыңдагы сызыклар нәрсә турында сөйли икән? Укып карыйм әле, о-о-о, сине зур киләчәк көтә. Син киләчәктә ил башы – президент булачаксың. Ә синең кулың ни дип сөйли икән? Ә син бик зур бизнесмен булачаксың, бер үзеңә 7 хатын тотачаксың.
Алла: карале, син бөтен кешенең дә киләчәгең әйтеп бирмә әле. Әйдә үзеңнең һөнәреңне күрсәт. (чегән кызы җырлый)
Кб.Молодец, кызым, син дә миңа бик ошадың.
Алла: Снегурочка №4 Каршы алабыз! (дөге сибеп кытай кызы керә)
№4 Исәнмесез, кадерле дуслар! Мин сезне котлау өчен Япониядән үк килдем. Безнең илдә Яңа ел алдыннан киләсе ел нинди хайван елы була, шуның сүрәте төшерелгән открытка бүләк итү гадәте бар. Шулай ук алган әҗәтләрне дә түләп бетерергә кирәк100 һәм 8 саннарын японнар бәхетле дип саныйлар, шунлыктан Яңа ел килгәндә храмдагы чыңнар 108 тапкыр сугыла. Соңгы тапкыр сукканнан соң йокларга яталар һәм кояшның беренче нурлары белән торып Яңа елга аяк басалар.
Убыр: нинди тавыш? Нинди бәйрәм монда? Миннән башка оялмыйча бәйрәм итәсез. Мин сезне хәзер барыгызны да таш сынга әйләндерәм!
Алла: Тукта әле, син кем буласың? Ник бәйрәмнең ямен бозасың? Сине монда кем чакырды?
Убыр: Танымыйсызмы әле, мин бит Убырбикә. Әле ике атна элек кенә битемә пластик операция ясаткан идем шул. Нинди пәри туе ясап ятасыз монда?
Кб.Без яңа кар кызы сайлыйбыз.
Убыр: Нәрсәгә әллә кайлардан чакыртасыз. Миңа нәрсә булган? Мин бит матур, симпатичная, гибкая. Минем шикелле кар кызын табасыгыз бар әле. Ә боларның нәрсәләре бар? Он да юк, җон да юк үзләрендә. Ә миндә җон хот отбавляй.
Алла: Ә син нәрсә эшли беләсең соң? Җырлый беләсеңме? (Убыр бабки-ежки көенә бии, ахырдан хәле бетеп егыла)
Убыр: Уф, картайганмын икән инде, бишенче йөзне ваклыйм шул.
К.б. Булдырасың икән, булды-булды. Кеше көлдерәсең. Сиңа урман гына төс.
Алла: Балалар, сизәсезме, бәйрәмебезнең ямен китә башлады, Кар кызлары балаларның кәефләрен күтәрегез. Карыйк әле, балаларны ничек яратасыз икән, тикшерик әле.
(уеннар уйнау)
Алла: Ай-яй-яй, Кыш бабай сезгә нинди матур чыршы алып кайткан. Килегез әле, карагыз. Ялтыравык уенчыклар элгәнсез! Нәрсәләр генә юк Тагын да яктырак, күңеллерәк булсын өчен бер генә нәрсә җитми. Утлары юк. Әллә бергәләп яндырабызмы?Ягез әле нык итеп кул чабыгыз. Бер, ике, өч. (Балалар кул чабалар, чыршының уты яна.Кул чабудан туктыйлар. Сүнә. Берничә тапкыр кабатлана.)
№1. Балалар чыршы белән исәнләшергә онытканбыз. Шуңа сүнә ул. Матур итеп исәнләшик эле.
Балалар. Исәнме чыршы! ( Утлар яна)
Чыршы.(магнитофонда) Исәнмесез.
Көттем сезне, нәни дуслар,
Бик сагынып, өзелеп.
Җырлагыз сез минем турыда
Матур җырлар өздереп.
№2 Яшел чыршы тирәсенә
Якынрак басыгыз.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп
Бүген күңел ачыгыз (маленькая елочка)
Милиционер керә.
М: Нинди бәйрәм монда, Аха, нарушаем, панимаете. Бу чыршыны кем кисеп алды? Миңа аноним шалтырату булды: имештер Иске Кырлай мәктәбенә чыршыны кемдер рөхсәтсез кисеп алып кайткан. Всем оставаться на местах. Барыгыз да кулларыгызны күрсәтегез. Тә-тәк, болар чиста. Кыш бабай дедморозович, сез ник кулларыгызны яшерәсез?
Кб. Ә нәрсә булды соң әле бу? Сез мине берәр нәрсәдә гаеплисезме әллә?
М: Кемдер урманнанр дәүләт милкен чыршын кисеп алган. Күрсәтегез кулларыгызны? (кб. Бер кулын күрсәтә ) Ә икенче кулны ник яшерәбез? Икенче кулың өйдә онытылып калган мәллә? (кб икенче кулын күрсәтә, кулыннан пычкысы төшеп китә, тавышы ишетелә)
М. Ә бу нәрсә?
Кб. Нәрсә? Кайда? Ул минеке түгел! Мөгаен берәрсе төшереп калдыргандыр.
М: Шулайдыр инде. Берегез дә кагылмыйсыз. Отпечаткаларыңны тикшерербез, аннары карарбыз кем төшереп калдырганын Ә пока кыш бабай дедморозович, сез чыршыны рөхсәтсез урманнан кисеп алып кайтуда гаепләнәсез. Мин сезне кулга алырга тиешмен. Минем белән участокка киттек.
№1: Ничек инде, Кыш бабайны кулга аласыз?
№2: Ә бәйрәм? Балалар? Бүләкләр?
Алла: Минуточку, минуточку! Туктагыз әле,әфәнде, ничек сезне отчествогыз буенча? Карагыз әле, может договоримся?
К.К. Ә телисезме, без сезгә канкан биюен биибез. (веер, массаж, кофе)
Куян: Белдем, аңа нәрсә кирәк икәнен. (Кыш бабайга пышылдый. Тегесе сихерли дә куян чыршы төбеннән коробка алып милиционерга илтеп бирә.)
М: Вот это другой разговор. (наручникларны салдыра)
Убырлы: Бигрәк күңелле булып китте
Тыпыр-тыпыр биергә
Паркет идәннәр кирәк,
Паркет идәнәргә басып
Шарт-шорт тибәргә кирәк
Әллә яшь чакларны искә төшереп биеп алабыз мәллә? (татарча бию)
Куян: Булдырдың, Кыш бабай, арыгансыңдыр. Ә хәзер балалар үзләренең чыгышларын күрсәтерләр.
К.б. Куян дус, син
Убырлы: Аның санаулы сәгатләре генә калып бара, ул безнең белән хушлаша.
Куян: Матур бәйрәмне ташлап
Ничек инде китәсең
Бездән башка күңелсез
Булмасмы соң кичәгез.
Бер дә китмәс идек тә
Дөня шулай төзелгән
Еллар төрле исем белән
Бер-бер артлы тезелгән.
Убырлы: 2011 ел
Куян еле иде.
Безнең һәммәбезгә дә
Зур уңышлар китерде.
Куян: Мин үземнең таҗымны Змей Горынычка калдырырга теләмим. Минем әле нихәтле эшләнмәгән эшләрем калды. Кыш бабай, булыш миңа, калдыр мине тагын берничә айга. Алайса, Змей Горынычтан нинди яхшылык көтәргә мөмкин.
Змей: Әһә, сез мине китермәскә уйлыйсызмы? Миннән котылмакчы булдыгызмы? Берни барып чыкмас. Мин сезнең барыгызны да яндырам, шартлатам. (чыршы тирәли куып йөри). Әхәзер мин сезгә огненный шоу күрсәтәм. (бенгал утлары белән бию)
К.Б. Аҗдаһа дус, әйдә алайса икегезнең көчләрегезне сынап карыйк. Кем чыршы тирәли беренче йөгереп килә, шул җиңүче була. Елның да хуҗасы шул булыр. (йөгерәләр, аҗдаһа беренче килә)
К.Б. Булды, булды, змей Горыныч җиңде. Әйдәгез, хәзер җырда сынашып карыйк. (куян А ну-ка давайка, плясат ты выходи дип җырлый
Змей: Твоя песенка уңе спета (куянны куып сыгара)
Куян: Сау булыгыз, балалар, сау бул Кыш бабай, 12 елдан кабат очрашканчыга кадәр.
Хор: Сау бул Куян
Убы: Змей Горыныч бүгенге безнең бәйрәмгә килүнең асылын аңладыңмы инде? Быелгы 2012 елның хуҗасы булып бәйрәмебезнең тәхетенә рәхим ит.
Змей: Мин бит бәхет таратучы
Җир йөзендә бар нәрсәне
Өзелеп яратучы.
Үз телемдә, үз җиремдә
Бәйрәм белән котлыйм сезне
2012 нче елның
Имин булсын һәрбер көне.
Кыш бабай: көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте.
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы: Бәйрәм үтте, ә яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк.
Яхшы булсын иде киләчәк.
Түгәрәктә җырлау
Шуның белән безнең әзерләгән Яңа ел кичәбез тәмамланды. Бәйрәм бик күңелле булды. Рәхмәт сезгә бабалар. Тырышып укыгыз, акыллы булыгыз, әти-әниләрегезнең, укытучыларның сүзлрен тыдлагыз, Яңа елда яңа уңышлар гына юлдаш булсын. САУ БУЛЫГЫЗ!