Конституция РФ
классный час (6 класс) по теме

Садриев Равиль Мухтарович

Воспитательный час посвященный Конституции РФ для 6 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konstit6klotkrurok.docx29.61 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы МББУ Күәм урта мәктәбе

Ачык дәрес эшкәртмәсе.

Җәмгыять белеме, 6 сыйныф.

Тема: Конституция – илнең төп законы.

Эшкәртмәне төзеде: югары категорияле тарих

                                    һәм җәмгыять белеме укыту-  

                                    чысы Садриев Равил Мөхтәр

                                    улы

                     

Апрель, 2012

Максат: 1)Укучыларга Конституция төшенчәсе, ил тормышында төп законның

               роле, РФ да хакимиятләр бүленеше турында белемнәр бирү;

               2)Россия дәүләтенең төп законының тарихы турында күзаллау булдыру,

               терминнарны истә калдыру күнекмәләрен камилләштерү;

               3)РФ гражданннары буларак конституцион хокуклардан файдалану

               белән беррәттән, бурычларны үтәүнең дә мәҗбүрилегенә төшендерү,

               дәүләт законнарына карата буйсынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау:

              -дәреслек “Җәмгыять белеме, 6 сыйныф” А.И.Кравченко, ООО “ТИД “Русское слово – РС” 2006. 96 – 100 битләр;

              -РФ һәм РТ Конституцияләре;

              -видеороликлар: “РФ Хөкүмәте”, “Дәүләт Думасы”

              -видеоматериал: “ТР Парламент сәгате”

              -В.В. Путин,Д.А.Медведев,  Р.Н.Миннеханов һәм Ф. Х. Мөхәммәтшин портретлары.

I.Актуальләштерү.

а) темага кереш:

- Исәнмесез, укучылар, безнең бүгенге дәреснең темасын белү өчен түбәндәге табышмак-рифманы  чишәргә кирәк булыр.

Илдә төрле законнар бар:

Гаиләне саклаучылар.

Гаепсез эштән куылган

Кешене яклаучылар.

Тизлекне арттырган өчен

Штраф карый бер закон.

Берсе кире түләттерә

Ашасаң кеше хакын.

Бу законнарның барсына

Тик бер төп закон ия.

Президент та аны саклый,

Ул – ............... (Конституция.)

-Дөрес, укучылар, бүгенге дәресебез дәүләтнең төп законы булган Конституциягә багышланачак һәм без аның нәрсә икәнен, төзелеше, РФ Президенты, РФ хакимиятләре тармаклары турында белемнәр тупларбыз. Ә хәзергә түбәндәге биремнәр аша сезнең үткән дәрес материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерик.

б) белемнәрне тикшерү:

- Укучылар, белемнәрне тикшерү язмача һәм БДИ биремнәренә охшаш формада булачак.

Биремнәр:

1.Кайсы фикер дөрес?

А.Хокук – барлык кешеләр өчен дә мәҗбүри.

Б.Хокукны бары тик өлкәннәр генә үтәргә тиеш.

1) А гына дөрес

2) Б гына дөрес

3)Икесе дә дөрес

4)Икесе дә дөрес түгел

(Дөрес җавап:1)

2. Кайсы фикер дөрес?

А.Бер кешене дә кибеттән әйбер сатып алырга мәҗбүр итеп булмый.

Б.Законны белмәү җаваплылыктан азат итми.

1) А гына дөрес

2) Б гына дөрес

3)Икесе дә дөрес

4)Икесе дә дөрес түгел

(Дөрес җавап:3)

3.Кешеләрнең кылган эшләре өчен җавап бирү бурычы _____________ дип атала.

(Дөрес җавап:җаваплылык)

4. Мәктәптә төп закон?

1)Мәктәп директорының приказы

2)РМБ мөдиренең приказы

3)Мәктәп уставы

4)Хезмәт килешүе

(Дөрес җавап: 3)

5. Кеше кылган иң куркыныч гамәлләрне _______________  _____________ дип атыйлар.

(Дөрес җавап: җинаять эшләре)

6.Безнең илдә җинаять җаваплылыгы аеруча зур җинаятьләр өчен ничә яшьтән башлана?

1) 12                        2) 14                  3) 16                             4)18

 7. Кайсы фикер дөрес?

А.Указ һәм карарларның көче законнардан кимрәк.

Б.Килешү юридик көчкә ия була.

1) А гына дөрес

2) Б гына дөрес

3)Икесе дә дөрес

4)Икесе дә дөрес түгел

(Дөрес җавап:3)

в) -Укучыларның зәңгәр пасталы ручкалары кызыл белән алмаштырыла;

-Тактадагы экранда дөрес җаваплар һәм бәяләү критерийлары күрсәтелә;

(Бәяләү критерийлары: 1хата - “5”; 2хата -“4”; 3 хата – “3”; 4 хата – “2”)

-Укучылар тикшереп билге куялар, көндәлекләргә төшерәләр.

-Укытучы, соңыннан кабат барлап чыгу максаты белән эшләрне җыеп ала.

II. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

  1. Нәрсә соң ул Конституция?

– Укучылар, мин сезгә Конституция турында телдән кыскача мәгълүмат биреп үтәм.

      Дәүләтнең төп законы – бу илнең конституциясе. Ул җәмгыять һәм дәүләтнең төзелешен, хакимият органнарын оештыру тәртибен һәм принципларын, сайлау системасын, гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели.

      Конституция  - язма документ, ул РФ да барлык сайлаучыларның тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Кайбер илләрдә Конституциянең бердәм формасы булмый, һәм ул законнар җыентыгын тәшкил итә (Англиядәге кебек).

(Укучыларга РФ һәм РТ Конституцияләре күрсәтелә һәм рәт буенча карарга тапшырыла. Укучылар партадан-партага йөртеп документларны күзәтәләр, бер үк вакытта дәрестән дә аерылмыйлар)

2)Конституцияләр тарихына чумганда...

-Балалар, сез Борынгы Рим тарихын беләсезме?

(Әйе)

-Анда ничә патша бер-бер артлы идарә иткән?

(7)

-Соңгы патшаны кем дип атаганнар?

(Горур Тарквиний)

-Республика чорыннан соң кемнәр идарә итә башлаганнар? Бу турыда сез алдагы куплетның рифмасын тапканнан  соң белерсез:

Рим дәүләтенең чикләре киңәя бихисаптыр

Чөнки идарә итәдер сугышчан ............... (император)

-Бик дөрес, укучылар. Ә менә шушы императорлар үзләре чыгара торган дәүләт документларын “конституция” дип атаганнар.

- Беренче Конституцияләр 1791 елда АКШта һәм Франциядә эшләнә.

-1825 елның 14 декабрендә Сенат мәйданына чыккан декабристлар да Россиядә бу документны кертергә тәкъдим итәләр, тик Россия әле моңа әзер булмый.

Тарихи документны  (96 – 97 битләр)бер баладан укыту. Әңгәмә.

-Укучылар, Александр II өстәлендәге документ нәрсә турында булган?

(Илдә яңа идарә системасы кертелү турында.)

-Николай  II нинди документ кабул итә?

(Дәүләт думасын булдыру турында)

-Безнең илдә ничәнче елларда Конституцияләр кабул ителгән?

(1918,1924,1936, 1977)

-Хәзерге Конституциябез кайсы елда кабул ителгән?

(1993 ел 12 декабрь)

-Укучылар, сезнең субай дигән сүзне ишеткәнегез бармы?

(Бар.)

-Ә нәрсә соң ул, ни өчен кирәк?

(Су төбенә кагылган баганалар. Күперләр шул субайларга терәлеп торалар)

-Дөрес, укучылар, су өстендә торган күперләр һавада асылынып тора алмый. Алар элек агач, ә хәзер тимер-бетон субайларда торалар. Шулай ук, субайлар күпкатлы йортлар төзегәндә кагып калдырылалар. Җирнең нык катламына кадәр уникешәр метрлы субайлар кагыла.

-Укучылар, әйтегез әле, субайлары нык булмаса күперләр һәм йортлар нишләрләр иде?

( Җимерелеп төшәрләр иде.)

-Дөрес, менә без бүген өйрәнә торган Конституцияне дә җәмгыятьнең  субае дип әйтергә була. Әгәр дә ул нык икән – җәмгыять тә тотрыклы булып яшәячәк. Ә Конституция безнең илдә иң беренче проект рәвешендә газеталарга басыла, гражданнар аны укыйлар, тәкъдимнәрен җиткерәләр һәм камилләшкән документ кына халык тарафыннан кабул ителә.

РФ Конституциясенең төзелеше (98 бит).

(Бер укучы кычкырып укый, төп фикерне дәфтәрләргә язып куялар.)

Россиянең дәүләт төзелеше. 

-Укучылар, мин хәзер сезгә укый торган шигырь куплетының ахырында нинди сүз икәнен белерсезме?

Мәйданнарың иркен, ничә диңгез

Дулкыннары сиңа баш ия.

Чал тарихлы, горур данлы дәүләт

Минем илем бит ул ................  (Россия). 

-Дөрес, укучылар, безнең илебез Россия Федерациясе яки Россия   дип, кыскартылганда РФ дип атала, Конституция буенча ул – демократик республика, кеше хокукларын һәм ирекләрен таный, үти һәм саклый.

-Балалар, бу рәсемдә сез кемне күрәсез?

(В.В.Путинны)

-Кем соң ул?

(Президент, Россия җитәкчесе)

-Ә бу кеше кем?

(Д.А.Медведев)

-Ул кем?

(Россиянең элеккеге Президенты)

-Бу кеше сезгә якынрак түгелме?

(Якын, ул Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов)

-Укучылар, мин хәзер сезгә тагын берничә куплет әйтеп узам, ә сезнең бурыч – соңгы юлда кемнең исеме яки фамилиясе төшеп калганлыгын табу.

Президентлык вазыйфасын

Төгәл башкарды, дибез.

Инде хөкүмәт рәисе

Булыр безнең ................ (Медведев).

Дәүләт чыгарган законны

Төгәллек белән үтим.

Хәерле юл сиңа яңа

Президентыбыз .............. (Путин).   

Ттарстан сагынып кайтам

Синнән еракка китсәм.

Республика Президенты

Исеме аның – .............(Рөстәм.)

-Афәрин, укучылар, барысын да белдегез, РФ Президенты дәүләт башлыгы булып тора. Бер үк вакытта илдәге Кораллы көчләрнең Югары башкомандую-щие да, указлар һәм боерыклар чыгара да ала.

 -Ярый балалар, әйдәгез, инде бер ял итеп алыйк.

Физкультминут

III.Ныгыту.

1.Федераль җыен:

-югары палата – Федерация Советы

-түбән палата – Дәүләт думасы

-Укучылар, без хәзер видеоролик карап үзарбыз, игътибарлы булыгыз, ахырдан минем сорауларыма җавап бирерсез

(Дәүләт думасы турында видеоролик карау)

-Видеороликта нәрсә күрдегез?

(Дәүләт думасын)

-Анда кемнәр утыра?

(Депутатлар)

-Депутат булып кем сайлана ала?

(21 яше тулган РФ гражданины)

-Депутатлар нәрсә белән шөгыльләнәләр?

(Закон чыгару белән)

-Укучылар, кабул ителгән законнарны үтәргә дә кирәк.Шунлыктан башкарма хакимияте төзү ихтыяҗы килеп туа. Әйдәгез әле, тагын бер видеоязма карап үтик.

(РФ Хөкүмәте турында видеоязма карап үтелә)

-Балалар, видеоязмада нәрсә сурәтләнгән?

(Россия Федерациясе хөкүмәте)

-Хөкүмәткә кемнәр керә?

(Министрлар)

-Сез кайсы миистрлыкларны беләсез? ТВ дан ишеткәнегез буенча?

(Мәгариф һәм Фән, Сәламәтлек саклау, Мәдәният    һ.б.)

-Укучылар, кешеләр һәм оешмалар араында килеп чыккан хокукый бәхәсләрне кем чишә?

(Суд органнары)

-Дөрес, бу хакимиятнең өченче тармагы булып тора.

ТР Дәүләт Советы буенча әңгәмә

(Фәрит Мөхәммәтшин портреты эленә)

-Укучылар сез бу кешене таныйсызмы?

(Әйе,  Фәрит Мөхәммәтшин)

-Ул кем?

(Казанда законнар чыгара)

-Дөрес, балалар, Фрит Хайруллович инде озак еллар Республикабызның закон чыгару тармагын җитәкли. Әйдәгез, аның инициативасы буенча төшерелгән, Татарстан Дәүләт Советы турында видеофильмнан өзек карап үтик.

(Өзек карау)

IV.Өйгә эш.

-Дәреслек буенча 96 – 99 битләрне укырга;

-100 биттәге практикумны үтәргә.

V.Йомгаклау.

-Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсәләр белдек?

-Конституция нәрсә ул?

-РФ дәүләте нинди дәүләт?

-РФда хакимиятләр ничек бүленә?

-Афәрин,  укучылар, дәрес материалын аңлагансыз, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий внеклассного мероприятия посвященного 20-летию Конституции Российской Федерации «День российской Конституции и парламентаризма»

Внеклассное мероприятие, посвященное 20-летию Российской Конституции  для учащихся 9-11 классов и проходит в форме праздника.Целью и задачами мероприятия является:•    расширение и...

Классный час на тему: "Конституция России"(ко дню конституции 12 декабря)

Цель:Продолжать знакомство с Российскими праздниками, сделать акцент на вопросах темы, дать определение Конституции, Герба, Флага, Гимна, способствующих воспитанию патриотизма. Содействовать разв...

«Конституция России» (ко дню конституции 12 декабря)

Продолжать знакомство с Российскими праздниками, сделать акцент на вопросах темы, дать определение Конституции, Герба, Флага, Гимна, способствующих воспитанию патриотизма. Содействовать развитию позна...

Сценарий брейн-ринга, посвященного ко Дню Конституции РФ. «Конституция - основной закон государства»

Главная цель государства - не создать рай на земле, а не допустить ада...

Сценарий классного часа к 20 - летию Конституции РФ. «Конституция - основной закон государства»

Главная цель государства - не создать рай на земле, а не допустить адаЦели: формирование представления о важности соблюдения законов государства; развитие гражданско-правового образования уч...

презентация ко дню конституции игра "Мы знаем Конституцию"

Игра для 10-11 классов по истории и теории российской Конституции...