Сценарий для проведения Последнего звонка
материал (11 класс) по теме

Муратова Фарида Мислахутдиновна

Литературно-музыкальный вечер для проведения Последнего звонка в 11 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл posledniy_zvonok.docx33.49 КБ

Предварительный просмотр:

Утар-Аты урта мәктәбе

Соңгы кыңгырау бәйрәме

Муратова Ф.М.

2011

Кичә үткәреләчәк зал “Сау бул, мәктәп!”, “Исәнме, зур тормыш!” лозунглары, “Мәктәптәге эзләрең”, “Менә без дә үсеп җиттек...” фотостендлары, шарлар, гөлләр белән бизәлгән. Мәктәп, соңгы кыңгырау турында музыка яңгырап тора.  

Тәбрикләүләр, кунаклар чыгышыннан соң залга алкышлар астында 11нчеләр чакырыла: алар Г.Сафинның “Саубуллашу вальсы” җырына вальс әйләнеп керәләр. Башлангыч класс укучылары чыгыш ясый һәм 11ләргә истәлек бүләге итеп “Выпускник – 2011” тасмаларын тагалар.

11ләр чыгышы башлана:

1 укучы. Табигатьнең купшы бер мизгеле,

                 Алмагачлар ап-ак чәчәктә.

                 Хәтирәләр яңарту да бүген,

                 Өметләр дә юрау киләчәккә.

                 Тәүге адым ясап зур тормышка,

                 Хушлашабыз туган мәктәп белән.

                Безнең тарих булып калыр инде-

                Ап-ак чәчәкләре бәйләм-бәйләм.

Ак теләкләр куна күңелләргә,

                Табигать тә әнә ак чәчәктә.

                 Күңелле дә төсле, шатлыклы да,

                Тик нигә соң моңсу йөрәккә?

2 укучы. Еллар үтәр аккан сулар кебек,

                 Гомер генә кайтмас кирегә.

                 Тик балачак чакырып, әйдәп торыр

                 Мәңге серле мәктәп иленә.

              Әй, хәтирә, серле йомгак булып,

              Алып киттең ерак дөньяга.

             Бу дөньяда күпме хозурлык бар,

             Кыңгыраудан чыңлап моң ага.

3 укучы. Шук кызчыктай уйнап, болыннардан

               Ромашкалар җыйдым бер кочак.

               Яланаяк басып яр читенә

               Кулын болгый миңа сабыйчак.

               Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

       Битләремне назлап сөясең,

Шаян гына хушлашасың үзең:

               “Дәү булдың ич, китәм”,- диясең.

               Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

              Тукталмыйсың хәтта беразга...

               Ашыкмачы, зинһар, сабыйчагым,

              Калчы әле тагын бер язга!

4 укучы.Мәктәбемә илтер юллар буйлап

               Бала булып килә узасым.

               Еллар үткәч килә:

               -Исәнме! – дип,

              Мәктәбемә кулым сузасым.

              Эх, балачак үткән сукмаклардан

              Яланаяк йөгереп үтәргә!

              Бар дөньяны онытып, сабый булып,

             Күбәләкләр куып китәргә!

Җыр: “Хуш, балачагым!”

5 укучы. Еллар узгач, сагындырыр инде

                 Балачакның соңгы бәйрәме.

                 Еларгамы, көләргәме бүген-

                 Күңелләрнең иләс бер мәле.

                 Сагынып искә аласымны беләм,

                 Кыңгыраулы мәктәп елларын.

                 Гомер үткән саен моңсуланып

                 Шул елларны ахры уйлармын...

6 укучы. Иртәнге кояш нурында

                 Бар табигатьуяна.

                 Мәктәпкә барам – күңелем

                 Сабыйларча куана.

                  Синдәге укытучылар –

                 Ягымлы һәм сөйкемле.

                 Җир йөзендә мондый мәктәп

                 Бүтән юктыр шикелле!

Мәктәбебезгә истәлек итеп без кечкенә генә бүләк тапшырабыз (бер укучы мәктәп коллективына истәлек бүләге бирә).

Җыр: “Уйларымда мәктәп еллары”

7 укучы. Укытучы язгы кояш кебек

                Күңелемне назлап җылыта.

                Авыр чакта ярдәм кулы суза,

                Сабыр сүзе белән юата.

                Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

                Ничек кенә табыйм сүзләрен.

                Менә бүген чәчәк бәйләменең

                Бирәм аңа иң-иң гүзәлен.

8 укучы. Кулыбыздан тотып киң ишектән

                 Хәтеремдә алып кергәнең.

                 Җиңел булмас, дидең, и нәниләр,

                Төшенергә белем серләрен.

                Армый-талмый синең белән бергә

                Үрмәләдек һаман яктыга.

                Күргән саен безнең уңышларны

                Ай-кояштай йөзең яктыра.

Соңгы тапкыр инде менә бүген

                Атлап керәм класс ишеген,

                Барлык матурлыгы күз алдымда

                Укытучы булган кешенең.

9 укучы. Кадерле укытучыларыбыз!  Сезнең мәрхәмәтле күңелегез, олы йөрәгегез, күркәм  сабырлыгыгыз алдында без бүген баш иябез! Балалык ваемсызлыгы белән сезгә борчу-мәшәкатьләр китергән булсак, зинһар безне кичерегез! Без сезнең белән горурланабыз һәм сезне бик яратабыз!

               Елга булып күңел ташыганда,

               Мөлдерәмә булып тулганда,

               Йөгерә-йөгерә барам каршыгызга,

               Сез-киңәшчем, минем укытучым!

               Белем илендә  адашканда,

               Чуалганда уйлар-фикерләр,

               Йөгерә-йөгерә барам каршыгызга,

              Чит итмәгез мине, укытучым!

Музыка астында 11нчеләр укытучыларга открытка һәм чәчәк бүләк итәләр.

Җыр: “Мәктәп еллары”.

10 нчы укучы мәктәптә югары класс укучылары булып калган 8 нче класс укучыларына “Наказ” укый.

11 укучы. Мәктәбемә керсәм, шаян чакның

                   Эзләре бар кебек тоела.

                   Мин утырган парта өсләренә

                   Тәрәзәдән нурлар коела.

                   Таныш миңа, таныш һәммәсе дә,

                    Кара такта, өстәл, парталар...

                    Кая барсам, алар күңелемне

                    Һаман үзләренә тарталар.

Талпына безнең күңелләр,

                    Бер сүзне кабатлый телләр:

Хор белән: Мең рәхмәт, мең рәхмәт,

                      Кадерле мәктәп!

12 укучы. Мәктәп белән саубуллашыр вакыт җиткән,

                   Соңгы кыңгырау чыңлый зарыгып көткән.

Бала чакта зур үсәсе бик килсә дә,

                    Дуслар белән хушлашуы авыр икән.

                   11 ел гомер сизелмәгән, үтеп киткән,

                   Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән.

                   Бу залларда булырбыз тик кунак кына,

                   Шаярмабыз элеккечә, утырырбыз тыйнак кына.

13 укучы. Нурлар сибеп яктыртасың,

                   Син безнең күңелләрне.

                   Еллар үткәч тә онытмам

                    Мин туган мәктәбемне.

                    Чал тарихның бер битендә

                    Без дә булырбыз әле,

                    Яшьлек эзләрен сагынып

                    Сиңа кайтырбыз әле.

Җыр: “Кыңгыраулы мәктәп еллары”.

Сүзне класс җитәкчесе ала:

Кадерле 11нчеләрем!

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә.

Җиз кыңгырау дәште сезне һәр көн

Яңалыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар,  үтте еллар,

Күз алдында үсеп җиттегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз,

Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

Башлангычта канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, куаныч, изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.

Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр минем йөрәктә.

Хәерле юл сезгә, 11ләрем-

Каламын мин шушы теләктә.

14 укучы. Көмеш тавыш тынмый,

                   Йөрәкләрдә чыңлый,

                   Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

                   Якты юллар теләп,

                   Матурлыкка өндәп

                   Саубуллаша көмеш кыңгырау!

Җыр:  “Саубуллашу вальсы”.

Кыңгырау тавышы һәм музыка астында барлык укучылар да соңгы дәрескә кереп китәләр. Ахырдан һавага һәр укучының теләге язылган шарлар  очырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий проведения последнего звонка

Предлагаю небольшой сценарий проведения творческого урока в 11 классе...

Сценарии проведения Последнего звонка

Ежегодно 25 мая проводится линейка, посвященная Последнему звонку.  Предлагаю сценарии проведения...

сценарий проведения Последнего звонка

сценарий проведения торжественной линейки ко дню последнего звонка...

Сценарий проведения Последнего Звонка

разработка для проведения последнего звонка...

Сценарий проведения последнего звонка в школе. «По страницам школьной жизни»

В это майское утро, этой теплой весной,Всё как прежде как будто, всё идет чередой.Только все при параде, при улыбках, цветах,Зал в красивом наряде и гостей много так.Знаем мы, что сегодня вам не нужен...

Сценарий проведения Последнего звонка в 11 классе

Последний звонок 2016 Сценарий разработан совместно с классным руководителем 11 класса...

Сценарий проведения "Последнего звонка"

Мероприятие предназначено для проведения последнего звонка в 9 классах....