8 нче март кичәсе
методическая разработка по теме

Монтаж һәм концерт номерларыннан торган кичә эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_mart_-_koncerty.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

8 Март – Әни бәйрәме.

        Алып баручы:

        Җиһанга Яз килде. Яз ул – җанында сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл хатын-кызлар бәйрәменнән башлана.

        Хатын–кыз - ул газиз әнкәй дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле гүзәл зат та... Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләте, дине, газиз баласы өчен җанаын да кызганмаучы изге зат ул – хатын-кыз.        

        Хөрмәтле, хатын-кызлар - әниләр, укытучы апалар, ветеран укытучылар, укучы кызларыбыз! Сезне 8 Март – халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрик итәбез. Эшегездә, тормышыгызда, укуыгызда зур уңышлар, ак бәхетләр телибез.

        

        Алып баручы:

        Әни - ул Һәркем өчен кадерле изге зат. Тормышка ямь бирүче шәфкатьле, мәрхәмәтле газиз кеше. Әни баласына тормыш бүләк итә, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли. Безнең өчен гел борчыла, балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.

        Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез!        Балаларыгызга тигез гаиләдә, сәламәт булып үсәргә, ә сезгә балаларыгыз янәшәсендә, гомер буе аларның рәхим-шәфкатен күреп яшәргә язсын!

  1. Монтаж.
  2. Концерт номерлары.

  1. Җыр  “ Әниемә ”.        Филүсә Хайруллина.
  2. Җыр “ Әнкәй гөле   ”.         Хамис Мөхәммәдиев.
  3. Җыр “  Су буеннан әнкәй кайтып килә ”.        Зөһрә Җиһангирова.
  4. Җыр “  Эх, сез матур кызлар  ”. Илназ Мөхәммәдиев.
  5. Татар халык биюе. 6 сыйныф укучылары башкара.
  6. “Ак каен” биюе. (5-6 сыйныф кызлары)

Хор: “Әни бәйрәме”

Дилүс:

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәй, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел түрендә!

Сөмбел:

Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кемнең  күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы.

Шатлыкларын башкаларга бүлә

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай

Балкып китә шунда  тирә-як.

Нәфислеге гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кемнең куллар өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз

Ул әлбәттә яшәү чыганагы,

Тормыш яме - әни, хатын-кыз!

1 укучы: Алинә

Йоклап китсәм, ялгыш кына

Телевизор алдында,

Кемдер назлап, сөеп кенә

Иңнәремә кагыла.

Бу кем икән? Кемнең шундый

Майдай йомшак куллары?

Юк, мин беләм, шулай назлы

Әнием генә бары.

2 укучы: Ислам

Бер-бер хәвеф килсә кинәт,

Я боекса күңелем,

Кем ул борчылып яныма

Килеп җитә иң элек?

Бу кем соң бу? Кемнең шулай

Йөрәге сизгер тагы?

Шулай аңлый күңелемне

Әнием генә бары.

3 укучы: Сөмбел

Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул: -"Исән йөр, балам,"-дип

Озатып кала сөеп.                                 *

Я, кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагын?

Шулай ярата белә бит –

Әнием генә бары.

4 укучы: Мухаббат

Мәктәптән арып кайтканда,

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

-Кайттыңмы, балам?- диеп.

Дилүс:

Кем булсын соң, Кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

Ранис:

Таңнар да нурлырак,

Көннәр дә җылырак,

Күңел дә җылырак,

Янда син барында.

Синнән дә яктырак,

Синнән дә яхшырак

Матуррак кеше юк

Бөтен җир шарында.

Китсәм дә читләргә

Әнием шикләнмә,

Талпынып яныңа

Кайтырмын ерактан.

Ни генә булса да

Мин сине елатмам,

Синең күзләреңне

Яшьләргә чылатмам.

Жыр “Җырлыйм әнием турында”

Мухаббат:

Иң тәмле аш - ана ашы!

Юк андый аш дөньяда.

Иң йомшак кул - ана кулы,

Гел сөялле булса да,

Иң нурлы күз - ана күзе,

Яше мөлдерәмәсен

Теле татлы, йөзе якты,

                Мәңге шулай яшәсен!

Ислам:

Егылганда иптәшемә сузсам кулым,

Өлкәннәргә хөрмәт белән бирсәм урын,

Я берәрсе мине сөеп, рәхмәт дисә,

 Улы кебек якын итеп кулын бирсә,

И сөенәм, и сөенәм.

 

Күрше картка чишмәбездән су китерсәм,

Әниемне “бишле” алып сөендерсәм,

Ә ул мине сөя – сөя “улым” дисә,

Битләремә  аның җылы кулы тисә,

И сөенәм, и сөенәм...

Исәнлек –саулык сорап, Дога кылам:

Әниемнән аермасын

Берүк ходам!

Алинә:

Бер кеше дә нәкъ синеңчә сөя белми,

Бала өчен синең кебек янмый-көйми.

Тик син генә, балам, диеп көн итәсең,

Хыялыңда минем белән юл үтәсең.

Мин дә аны тоям җаным-тәнем белән,

Башым иеп, әнкәй, сиңа рәхмәт диям.

Яшә шулай озак еллар шатлык өчен,

Сүрелмәсен һич кенә дә яшәү көчең.

Исәнлек – саулык сорап, Дога кылам:

Әниемнән аермасын

Берүк ходам!

Дилүс:

Онытмагыз аналарны,

Үсеп буйга җиткәч тә!

Кадерләгез, хөрмәтләгез,

Туган йорттан киткәч тә!

Дөньялар китәр яктырып,

Әниләр көлсә безгә.

Алинә:

Ягымлы сүз җәлләмәгез.

Ни җитә матур сүзгә!

Карашыгыз якты булыр,

Йөзегез балкып торыр.

Тирә-юньгә нур таратып,

Әниләр көлеп торыр.

Ислам:

Рәхмәт яусын безнең әниләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Җыр: Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе, “Әниемә”

  1. Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,

Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,

Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,

Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,

Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.

Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,

Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

  1. Боларга бәрабәр ни генә бирәем,

Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем.

Итә күр канәгать, риза бул шушыңа,

Үзеңә аталган җырымны кушып ал.

  1. Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,

Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.

Ай белән кояшны бирим дип уйладым,

Үрелеп алырга җитмәде буйларым.

Мирхади Разов сүз, В. Агапов көе “Әнкәй гөле”

Чит җирләрдә гомер кичерәбез.

Тынгы бирми сагыш йөрәккә.

«Сагынганда гына карарсыз», — дип,

Гөл җибәргән әнкәй бүләккә.

Гөл җибәргән, гөл җибәргән

Әнкәй боекмады:

«Бирелмәгез, — диеп, — моңаеп».

Авыр чакта киләм гөл каршына:

Әнкәй карый сыман елмаеп.

Әнкәй гөлен һәрчак яшел килеш

Күз карасы кебек саклыйбыз.

Өебездә шушы гөлдән изге,

Кадерлерәк әйбер тапмыйбыз.

Гөл җибәргән, гөл җибәргән

Әнкәй боекмады:

«Бирелмәгез, — диеп, — моңаеп».

Авыр чакта киләм гөл каршына:

Әнкәй карый сыман елмаеп.

Чәчәк ата язлар җиткән саен,

Күңелләргә тула наз-рәхәт.

Үзең кебек безгә бәхет биргән

Гөлең өчен, әнкәй, мең рәхмәт!

Алып баручы:

  Көннең яктылыгы-кояшта,

  Күкнең матурлыгы-йолдызларда,

  Җирнең гүзәллеге-хатын-кызда.

        Кешелек дөньясына ямь  бирүче  елмаюыгыз белән - күңелләрне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерегез белән  ак юл күрсәтүче сөйкемле  хатын-кызлар,  кадерле әниләр!

        Сезне бөтен җир йөзен бизәгән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тагын бер кат котлыйбыз.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә,

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

- Шуның белән бәйрәм концертыбыз тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника к 8 Марта по мотивам русской народной сказки "Теремок". Средняя группа д/с, март 2013 года.

Праздничный сценарий для средней группы детского сада содержит инсценировку сказки "Теремок"....

Сценарий праздника к 8 марта «С ДНЕМ ВОСЬМОГО МАРТА, С ПРАЗДНИКОМ ВЕСЕННИМ!» Вторая младшая группа

Сценарий проведения празднования 8 марта, во 2-ой младшей группе, с использованием театрализованной деятельности...

Сценарий праздника: "8 марта" Март 2020 года

Цель:    Создать праздничную атмосферу, прививать любовь и уважение к               маме, самому близкому и родному...

Итоги Недели иностранных языков 18 марта - 22 марта 2019 года

В материале освещены мероприятия Недели (конкурсы, викторины), музыкальный конкурс "Школьное Евровидение"....

План проведения Недели русского языка и литературы в МБОУ «Будницкая ОШ» в 2019-2020 учебном году (16 марта -20 марта).

План проведения Недели русского языка и литературы в МБОУ "Будницкая ОШ" в 2019-2020 учебном году....


 

Комментарии

Сезгә ярдәм итсә,бик шат булыр идем!