Методическая разработка по программе «Основы лидерства» «Үз тормышым-үз юлым!” (Моя жизнь-мой выбор)
классный час (9 класс) по теме

Сибгатуллина Рушания Ильдусовна

Классный час на тему "Үз тормышым-үз юлым! (Моя жизнь-мой выбор!)" как одна из нетрадиционных форм активизации профессионального самоопределения старшеклассников.

Основная цель  классного часа на тему «Үз тормышым-үз юлым! (Моя жизнь-мой выбор!» - помощь старшекласснику в выборе профессии и учреждения образования. Это очень ответственный выбор, от которого зависит начало жизненного пути, а возможно, и весь жизненный путь человека. Поэтому решение о том, кем быть, какое образование получить, - самое ответственное решение юноши и девушки в старшем школьном возрасте.

Предлагаемые вашему вниманию занятия могут быть использованы в подготовке классного часа, в дополнение к дискуссиям, урокам, индивидуальным консультациям и лекционным формам профориентационной работы.

Задачи классного часа:

  • создать в группе атмосферу эмоциональной свободы, открытости, дружелюбия и доверия друг к другу;
  • развить отношения партнерства, объединив участников для решения общих задач;
  • раздвинуть границы креативности;
  • снять страх перед неизвестным, перед поставленной проблемой – выбором будущей профессии;
  • развить качества творческой личности: гибкость мышления, изобретательность, воображение;
  • формировать профессиональные качества: коммуникативные способности, рефлексию, способность к эмпатии.

Во время проведения классного часа с учениками важно обсудить, во-первых, основные правила выбора профессии с учётом существенных факторов; во-вторых, акцентировать внимание на необходимости осознанного подхода к ситуации выбора, на принятие ответственности за результаты выбора, в-третьих, показать необходимость самопознания, чтобы выбранная профессия (специальность, сфера деятельности) соответствовала индивидуальным особенностям человека.

Анализ перспектив современного рынка труда показывает, что в ближайшем будущем, когда сегодняшние подростки начнут свой профессиональный путь, очень большое значение приобретут такие черты личности, как, например, готовность учиться, постоянно получать новые знания и умения, навыки общения, готовность трудиться, направленность на достижение результата, самостоятельность, ответственность и т.д.

Технические требования: используется мультимедийное сопровождение в виде презентации Power Point (приложение 1).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Презентация к классному часу43.5 КБ
Файл moy_vybor.pp_.rar369.83 КБ

Предварительный просмотр:

Үз тормышым-үз юлым!

Максатлар:

-үз-үзеңне , үзеңнең кызыксынуларыңны, сәләтләреңне яхшырак белү;

- һөнәрләрнең күптөрлелеге  турында күзаллауны үстерү;

-үзалдыңа дөрес максат куеп, тормышта ялгышмыйча дөрес юлны сайларга өйрәтү.

Барышы:

  1. Кереш.Уен  “Син кайсын сайлыйсың?”.
  2.  Ныклы өчпочмак : сәләтләр,кызыксынулар,тормыш кыйммәтләре.

III. Һөнәрләр дөньясы.

IV.  Син кайсын сайлыйсың?

V.Йомгаклау

I.Оештыру моменты.Укучыларга дәреснең максатлары әйтелә.Дәрес барышы белән таныштырыла.

Слайдта1 чыга барган юллардан сайлау тәкъдим ителә.

Берничә укучы үзләренең сайлауларының сәбәбен аңлата.( “Миңа ошый...”, “Миңа ул кызык...”, “Мин яратам...” )

-Укчылар сезгә бу юллардан үзегезгә ошаган әйберне сайлау авыр булдымы?

Әлбәттә , авыр булмады.

Һәр кешегә һәр көнне бик күп тапкырлар теге яки бу нәрсәне сайлау белән очрашып торырга туры килә.Күп тә үтмәс сезнең алдыгызда үзегезгә тиешле белемне алып,тиешле һөнәрне сайларга кирәклеге килеп басар.Бу сайлау бик җиңел генә дә булмас.Бу сайлауның бик нык уйланган булуы әһәмиятле,чөнки шул очракта гына сез тормышта күп кенә күңелсезлекләрдән һәм хаталардан  котыла  алачаксыз.

II . Һөнәрне дөрес сайлау өчен , тормышта ялгыш юлдан китмәс өчен нишләргә соң?

 Иң беренче үз-үзеңне танып белергә кирәк.

Үз-үзеңне танып белү(самопознание) ул- үзеңнең сәләтләреңне , кызыксынуларыңны, үзең өчен әһәмиятле булган тормыш кыйммәтләрен ачыклау. Күрдегезме өчпочмак хасил булды. Ә өчпочмак иң нык геометрик фигура булып санала, аның ныклыгы тормышта (бигрәк тә төзелештә) киң кулланыла.Үз юлыңны сайлаганда да килеп чыккан өчпочмакны тулысынча өйрәнеп бетерсәң, синең сайлавың дөрес һәм нык булачак. Слайд 2

Сәләтләр(способности) - шәхеснең тумыштан килгән индивидуаль үзенчәлекләре,нинди дә булса эшчәнлекне башкарганда уңышка ирешү дәрәҗәсенең югары булуы.Сәләтләр төрле булырга мөмкин: музыкага, рәсем сәнгатенә, математик сәләт,техник сәләт.Сәләт уңышка ирешү юлында алшарт (предпосылка) гына.Сәләтне үзеңдә ача белү, аны үстерә белү кирәк.

Кызыксынулар(интересы)-кешенең нинди дә булса объектка яки эшчәнлеккә карата өстенлек бирүе, аерым игътибар итүе, тартылуы.Кеше үзенең кызыксынуларын күбрәк ачыклаган саен аның сәләтен дөрес юнәлештә куллануга күбрәк мөмкинлек туа, үзен күбрәк ача һәм күрсәтә ала.

Кызыксынуларыгызны ачыклау өчен түбәндәге сорауларга җавап биреп карагыз әле:

-Сез нинди фәннәрне зур кызыксыну белән өйрәнәсез? Ә ниндиләрен теләмичәрәк?

-Нинди телевизион программалар сезне күбрәк кызыксындыра, ниндиләре азрак?

-Буш вакытыгызда сез нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?

-Нәрсәдән сез күбрәк рәхәтлек аласыз:китап укуданмы яисә спорт белән шөгыльләнүдәнме?

-Сезгә нәрсә кызыграк: музыка тыңлаумы яисә дусларыгыз белән кая да булса барумы?

Тормыш кыйммәтләре(ценности) -ул кешенең идеаллары, ышанулары, күзаллаулары, дөньяга,  үзенә карашының эталоннары.

Ә хәзер әйдәгез үз өчпочмагыгызны төзеп карагыз. 

Слайд 3

III. Сыйныф сәгатенең бу өлешендә без үз-үзеңне танып белүдән һөнәрләр дөньясын танып белүгә күчәрбез.

Слайд 4

Хезмәт предметы буенча һөнәрләр төп дүрт төркемгә бүленәләр:

“Кешеләр”- бу һөнәр ияләре кешеләр ,социаль төркемнәр белән эш итәләр.Алар ярдәм күрсәтәләр,укыталар,хезмәт күрсәтәләр,товар саталар,оештыралар,идарә итәләр,җитәклиләр һ.б.

-Укучылар, бу класска нинди һөнәрләрне кертергә була?

-Бу һөнәр ияләренә нинди сыйфатлар хас? Бу сыйфатлар сездә бармы?

“Мәгълумат”- бу һөнәр ияләре мәгълумат җыю, аны саклау, системалаштыру, тикшерү, планлаштыру, төрле отчетлар,схемалар,таблицалар,диаграммалар төзү белән шөгыльләнәләр.

-Бу класска нинди һөнәрләрне кертер идегез?

-Бу һөнәр ияләренә нинди сыйфатлар хас? Бу сыйфатларга сез ияме?

“Предметлар”- бу һөнәр ияләре үсемлекләр,хайваннар һәм шулай ук терек булмаган предметлар (машиналар, механизмнар, приборлар, инструментлар) белән эш итәләр.

- Нинди һөнәрләрне  бу класска кертергә була?

-Аларга нинди сыйфатлар хас? Бу сыйфатлар сездә бармы?

“Идеяләр”- бу һөнәр ияләре белем туплыйлар,ачышлар ясыйлар, төрле күренешләрне анализлыйлар, чынбарлыкны сәнгать аша тапшыралар.

-Бу класска нинди һөнәрләрне кертер идегез?

-Бу һөнәр ияләренә нинди сыйфатлар хас? Бу сыйфатларны үзегездз күрәсезме?

Слайд 5

Ә һәзер һөнәрләрне дөрес итеп урнаштырып карыйк.

Һөнәрләр дөньясын тагын да ныграк өйрәнү өчен түбәндәге таблицага игтътибар итик.

Слайд 6

IV. Бүгенге сыйныф сәгатенең төп соравына җавап бирү өчен барлык өйрәнгәннәрдән чыгып сез үз алдыгызга максат куярга  һәм карар кабул итәргә тиешсез. Ә инде куелган максатларны тормышка ашыру өчен сезгә түбәндәге алгоритм ярдәм итәр:

Слайд 7

Дәфтәрләрдә тәкъдим ителгән анкетаны тутыралар

Слайд 8

V. Йомгаклау сүзе: укучылар бүгенге сыйныф сәгате сезнең өчен кызыклы һәм файдалы булгандыр дип ышанып калам.

 Өйгә эш:  ике сорауга язмача җавап  бирергә:

1.Куйган максатыгызга ирешү юлында сезгә үзегездә  нәрсә комачаулык итәргә мөмкин?

2.Сез бу каршылыкларны ничек җиңәргә уйлыйсыз? Бүгенге  көндә моның өчен нәрсә эшлисез?

Кулланылган әдәбият:

  1. Методик кулланма “Экономика успеха”.,МОО: Достижения молодых, 2006
  2. С.И.Ожигов Толковый словарь
  3. Н.Н.Захаров,В.Д.Симоненко Профессиональная ориентация школьников.-М..:Просвещение,1998


Подписи к слайдам:

Үз тормышым-үз юлым!
Үзеңнең тормышыңда дөрес юлны ничек сайларга ,ничек ялгышмаска ?!
Уен “Син кайсын сайлыйсың?”
Кемнәр алма ярата-уңга,кемнәр груша ярата-сулга. Сайла!Кинокомедия яратучылар –уңга, боевик яратучылар –сулга. Сайла!Эт яратучылар-уңга, мәче яратучылар-сулга. Сайла!Футбол фанатлары-уңга, хоккей фанатлары-сулга. Сайла!
Үзегезнең өчпочмагыгызны төзегез
Сез нинди сәләтләргә ия:а)_________ б)_________ в)_________Аларны ничек кулланасыз? ___________________________Аларны үстерү өстендә нәрсәләр эшлисез? _____________________________Сезнең төп кызыксынуларыгыз:а)_________ б)_________ в)_________Сезгз бик үк кызык түгел:а)_________ б)_________ в)_________
Түбәндәге исемлектән сезгә туры килгән өч кыйммәтне сайлап алыгыз:кешеләр турында кайгыртукиң күңеллелекгаиләгаделлекышанычлылыктүземлелекиҗадилыкдуслыккуркусызлыкшәхси үсүгә омтылубәйсезлекҗаваплылыкавторитет,өстенлек алуконкурентлыккомпетентлыктөрлелек
Укытучы,сатучы,милиционер,журналист,шәфкать туташы,врач
Архитектор,художник,дизайнер,актер, галим, җырчы
Экономист,социолог,программист,статистик
Инженер,ветеринар, фотограф,ювелир, фермер,механизатор
Сыйфатлар:тәвәккәл,батыр,кайгыртучан
Сыйфатлар:төгәл,җаваплы,түземле,ышанычлы
Сыйфатлар:иҗади,хыялый,төгәл
Сыйфатлар: аралашучан,сабыр,гадел,киң күңелле
Һөнәрләр дөньясы
Хезмәт предметы
Хезмәт максаты
Хезмәт чарасы
Хезмәт шартлары
Белем
Җаваплылык
Аралашу
КешеләрМәгълуматПредметларидеяләр
Контроль,бәяУйлап табуСурәтләүТранспортированиеХезмәт күрсәтүҮз-үзеңне үстерү
Сөйләм,күрү,мимика,ишетүМеханик һәм автоматик җайланмаларбелемнәр
Кешеләр белән биналарҖитештерү биналарыКабинет,лаборатория,мастерскаяАчык һавада эшЭкстремаль шартлар
Мәктәптән соңКыска вакытлы курсларБашлангычпрофессиональУрта профессиональЮгарыФәнни дәрәҗә
МатериальМоральКеше тормышы өченАз җаваплылык
МинимальКлиентлар посетительләрГадәти коллективАудиторияләр белән эш
Һәр адымны төгәл үтә!

Ачыкла: үзеңнең барлык мөмкинлекләреңне
Ачыкла:үзеңнең омтылуыңны,нәрсәгә ирешергә теләвеңне
Чагыштыр:синең мөмкинлекләрең белән омтылуың туры киләме
Уйла : синең мөмкинлекләрең,теләгең синеңтөп тормыш кыйммәтләреңә каршы килмиме
Сайла:кайсы һөнәр синеке!
Сайлаган һөнәргә мине нинди юл китерә?
Мәктәпне тәмамлагач миңа иң туры килгән һөнәрләр: ______________ ______________ _______________Мин үземнең планнарым турында түбәндәге кешеләр белән киңәшләшергә уйлыйм: ______________ _______________ ________________Мин сайлыйсы һөнәр түбәндәге класска карый: Кешеләр Мәгълумат Предметлар ИдеяләрМин сайлаган һөнәр түбәндәге фәннәрне тирәнтен өйрәнүне күз алдында тота: ______________ _______________ ________________Түбәндәге дәрәҗәдәге белем кирәк булачак: Урта белем башлангыч урта югары белем профессиональ профессиональ

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка "Примерная программа Основы современного танца: учебно-методическое пособие"

Учебно-методическое пособие содержит теоретико-методический и практический материал по основам современного танца. В пособии отражены особенности осуществления образовательного процесса на начальном э...

Дистанционная программа "Основы лидерства"

По своим возможностям программа способна оказать существенное влияние на развитие личности ребенка, прежде всего его организаторского опыта, опыта организации деятельности других. Она нацелена на разв...

Методическая разработка к программе «Основы социальной жизни»

Учебная программа «Основы социальной жизни» строится по концентрическому принципу, что дает возможность осуществлять коррекцию умственной деятельности школьников. Особенностью учебной прог...