Йөрәктә-җыр, иңдә- мылтык
методическая разработка по теме

Шайхулова Милауша Фагиловна

Фронтовик язучыларга, шагыйрьләргә багышланган әдәби-музыкаль чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yorkt.doc80.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                     

 

                                                    Төзеде:

                                                                     Шәйхулова Миләүшә Фәгыйль кызы  

                                                                     Азнакай  районы Җиңү бистәсе   урта мәктәбенең

                                                                    1нче категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                           

                    Бизәлеш: 

                      “Йөрәктә-җыр, кулда-мылтык” дип язылган плакат,

                       фронтовик язучыларга    багышлап чыгарылган әдәби газеталар,

                        портретлары,  китапларыннан ясалган күргәзмә һ.б.

                        Сәхнәнең бер як кырыенда аркасына мылтык аскан,

                         кулына каләм һәм дәфтәр тоткан солдат    һәйкәле тора

                       аның   янында   солдатлар, сәхнә уртасында укучылар тезелгән.

                      Җыр:  “Юкка түгел, юкка түгелдер” (Н.Нәҗми сүзләре,Р.Хәсәнов музыкасы)

1.Тормыш шул ул 88 бүлмә,

Иң яктысы кайсы-белмәссең.

Ләкин Кеше өмет белән ача,

Бу тормышның һәрбер бүлмәсен.

2.Шул ук чорда,

Шул кешеләр белән

Күкрәп яшәр идем тагын бер.

Бу гасырның иң шәп бер кисәге

Минем гомер икән,

Минем гомер.

              3.Нишләдек без? Эшләдекме? Нәрсә?

Каерылып карыйм артыма;

“Бар”дияргә йөрәк базмаса да,

“Юк” дияргә йөрәк тартына.

                   4. Юк, эш анда түгел, сугыш дигән

Нәләт суккан камыт кидек бит.

Булмасае менә шул мәшәкать,

Эзгә төшеп килә идек бит.

(бер укучы ,якынрак килеп,һәйкәлгә мөрәҗәгать итә)

  1. Беләм, егет, синең җырыңд

Күп илеңә сөю,якынлык.                                            

Тик әйт: авыр сугыш елында

Син күрсәттең нинди батырлык?

       Һәйкәл:

Мин йөрәктә антны сакладым,

Антым белән илне якладым.

Илем өчен булган көрәштән дә

Бөегрәк нәрсә тапмадым.

Һәйкәл тирәли тезелеп баскан солдатлар:

  1. Давыл үтте, Есенин әйтмешли

 Дуслык барлавында күпләр юк.

 Нинди югалтулар! Әле аңлап,

 Әле төшенеп кенә җиткән юк.

                                   

                2. Сабый гына иде Муса. Тик ул безне

 Көйле сүзнең бик зур ире иде бит.

 Кем уйлаган Муса фашист

 Төрмәсендә гомерен бирер дип.

                3. Фатихны ал. Нинди егет иде!

Җиде тапкыр җиңгәч үлемне,

Сугыш бетте дип торганда гына

Чит ил туфрагына күмелде.

4.    Әйе...йөрәк сыкрый, күңел әрни,

 Бүген көннең яме, коты юк.

 Иң кирәктә, әйе, тансык чакта

 Кинәт менә Гадел Кутуй юк.

  1. Без артык зур,

Зур корбаннар бирдек,

Чамасыз күп җуйган исемнәр:

Алиш, Мөҗәй, Баян...

Һәм күп язучылар тагын

Күңелләрдә мәңге йөрсеннәр.

(Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучыларның исемнәрен атау)

  1.Муса Җәлил -38 яшендә

  2. Абдулла Алиш- 36 яшендә

  3. Фатих Кәрим -36 яшендә

 4. Гадел Кутуй- 42 яшендә

5. Нур Баян -40 яшендә

6. Рәхим Саттар -31 яшендә

7.Хәбра Рахман -28 яшендә

8. Хәйретдин Мөҗәй -41 яшендә

9. Мифтах Вәдүт -27 яшендә

10. Рахман Ильяс -35 яшендә

11. Мөхәммәт Әблиев- 42 яшендә

12. Кәшфи Басыйров- 37 яшендә

13. Мансур Гаяз- 26 яшендә

14. Әгъзам Камал -25 яшендә

15. Әхмәт Гыймадов- 28 яшендә

16.Исхак Закиров- 33 яшендә

17. Габдулла Галиев -21 яшендә

18. Әхмәт Әминов- 24 яшендә

19.Сөләйман Мөлеков 21 яшендә вафат

  1. Ярар, җитте, әйдә эшкә күчик,

Долой елау, мәлҗү, изерәү.

Һәм, кыскасы, алар безгә кирәк,

Кайтсын алар монда тиз(е)рәк.

Алар шулай мәңге аерылгысыз,

Китү-кайту дигән ике сүз,

Яшәешнең кануннары шундый:

Кайту булмас иде китүсез.                                  

Иңебездәге фәрештәләр барлап тора:

Кем, кайчан ни эш майтара.

Шагыйрьләрне, үзе кайталмаса,

        Шигырьләре илгә кайтара.

    Хор:  Без беләбез:

Язучының җаны-тәне белән,

Туган илен зурлап сөюен.

Матурлыгын аның саклау өчен

Батырларча үлә белүен.

              (Музыка астында укучылар сәхнәдән чыгып китәләр)

  (Сәхнәгә кулына бала тоткан ана һәм солдат киеме кигән ир чыга.   Әкрен генә музыка яңгырый )

     Ир:    Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә-балам.(Баланы кулына ала)

Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

Хатын:   Я хуш,бәгърем, сау бул хәзергә,

Син җиңеп кайт усал дошманны,

Таптамасын газиз Ватанны!

Шундый теләк сиңа мин телим,

Күзләреңнән тагын бер үбим.(саубуллашалар)

Бию. “Кызыл ромашка”

                 Сәхнәнең ике ягыннан  укучылар чыгып тезелә:

1. Шагыйрь булсаң,

Нечкә җанлы, чын иманлы

Булып тууың кирәк.

Шатлык-кайгыңны аңларлык

Җирлек булуы кирәк.

Януыңны күп халыклар

Күмәк тануы кирәк.

 2    Татар язучыларының күпчелеге сугышның беренче көннәрендә үк өсләренә солдат    шинеле киделәр, кулларына мылтык алдылар. Татарстан язучылар оешмасы

 ул вакытта 54  язучыны берләштерә,  шуларның 27 се сугыш башланган елда ук

фронтка китә.

       3.    Бүгенге кичәбезнең каһарманнары-фронтовик язучылар, шагыйрьләр, композиторлар.    Сугыш    аларны торле фронтларга таратты.Алар партизан да, очучы да,диңгезче дә, сәяси җитәкче дә, мөхәррир дә, хәрби хәбәрче дә булдылар.Ләкин алар нинди генә авыр шартларда да иҗат эшләрен  туктатмадылар.

                                                              -

4.  Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен    дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга    каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде.

Хор:  Бәйрәмебез аларга багышлана.

  1. Яраланган килеш тә кабат дошманга каршы күтәрелергә үзендә көч тапкан, батырларча   һәлак булган Фатих Кәримгә.

2.   Тоткынлыкта зур батырлыклар күрсәткән, крематорий мичендә яндырылган подполковник   Хәйретдин Мөҗәйгә.

3.  Үзләренең чыдамлыклары,горурлыклары, батырлыклары белән барлык милләт кешеләрен    таң калдырган Муса Жәлилгә һәм А.Алишка.  

                                           

4.   Җиңүгә ике генә атна калгач, батырларча һәлак булган Нур Баянга.

5.   Ут-суларны кичеп, фронт юлларының бөтен михнәтләрен күреп, исән -сау әйләнеп кайткан   С.Хәкимгә.

6.   Якташларыбыз Г.Галиев һәм Әнәс Карига.

7.   Илгә җиңү алып кайткан, тыныч тормышта үзләренең һәлак булган дуслары өчен дә янып  иҗат иткән Ә.Еникигә, Н.Арслановка, З.Нурига һәм башка шундый бик күпләргә багышлана.

8.         Каләме белән дә, коралы белән дә дошманны кыйнап, Җиңү көнен якынайткан геройларга  һәм шундый куркусыз, батыр, моңлы лачыннар үстергән татар халкына мәңгелек дан.

               (Сәхнә артында музыка ишетелә)

  • Кызлар, халык мәйданга җыела түгелме соң?
  • Әйе шул, соңга калмыйк тагын.
  • Әйдәгез.
  • Әйдәгез.

Сәхнәгә җырлап яшьләр килеп керә, фронтовик шагыйрь Мөхәммәт Садри сүзләренә иҗат ителгән “Сабан туе”җыры башкарыла, җырлы-биюле сабан туе күренеше күрсәтелә

Алып баручы  (сәхнә артыннан)

  Сезнең күргәнегез бармы

  Шагыйрьләр сөенгәнне.

  Тик үз язмышлары белән

   Язалар шигырьләрне.

                    Музыка уйный. Солдатлар чыга.Ял итәргә туктыйлар.

  1. Кем булырмын,

 Белмим.

 Мин бәхетле:

Ватан сугышына алындым.

Киң болыны, зәңгәр урамнары

Бик еракта калды авылымның.

Ни булса да, ләкин мин бәхетле,

Йөрим бүген көрәш сафында.

Төзәп-төзәп алга мылтык атам,                            

Дошман өскә килгән чагында.

1.Мин рядовой солдат бу сугышта,

Тик бер ягым белән аерылам:

Рядовойлар төнен йоклаганда,

Мин йокламыйм шатлык-кайгыдан.

Бер минут та башка тынгы бирми,

 Окоп почмагында утырам,

Аламын да куен дәфтәремне.

Янып җыр язарга тотынам.

2.Сөйләр сүзләр бик күп алар

Иренмичә сөйләсәң,

Озын сүзнең кыскасы шул:

Күп яшәргә теләсәң,

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

       

3.Кайгырма,дус, яшьли үләбез дип,

Без алмадык сатып гомерне.

Үзебезчә яшәп, үзебезчә

Без чиклибез аны түгелме?!

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә диеп уйлама!

Әйтсен   яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда.

                    С.Хәким сүзләре,М.Мозаффаров көе. “Башка берни дә кирәкми ”җыры  

                   яңгырый, солдатлар әкрен генә юлга кузгалалар.Шул көйгә лирик бию башкарыла. 

                                           

 А.Б.  Июнь мине бик бәхетле итте...

Ватан сугышын искә алмаганда,

Булды миңа чиксез рәхимле.

Яшәсен тик кулда каләм, кәгазь,

Болын белән безнең тыкрык...

Әллә каян хисләр килде ташып,

Июньдә мин яздым котырып.

Башка айда, башка чакта ничек?

Я килмәде бәхет, я килде...

Ватан сугышын искә алмаганда

Июнь миңа булды рәхимле.

   

Җыр. С.Хәким сүзләре “Фазыл чишмәсе”

А.Б.     Сугыш елларында нәсер жанры активлашты. Ф.Хөсни, Шәрәф мөдәррис, Г.Кутуй нәсерләре  популярлык казанды. Г.Кутуйның “Сагыну” нәсере олы йөрәкле, көчле итеп сагына белә торган    солдатның саф хисләрен сурәтләүдә зур уңышка иреште.

                  Әкрен генә салмак музыка уйный, бер укучы“Сагыну”нәсерен сөйли.

А.Б.  Туган як-мәңгелек моңым,

Һәрнәрсә гади, садә.

Күземне тутырып карыйм

Җирдәге һәрнәрсәгә.

Туган як-мәңгелек моңым.

Омтыла рухым алга,                                          

Күңелне үртәп йөгергән

Мәңгелек дулкыннарга.

Җыр. “Тик туган җирдә генә”Х.Халиков сүзләре,Х.Вәлиуллин көе.      Кызлар ансамбле башкара.

А.Б.  Туган якта тор-рыйк, тор-рыйк диеп,

Тезелешеп кайта торналар.

Кырыс җилләр юлда искәннәрдер,

Очрагандыр текә бормалар.

Алар түзгән. Чөнки шундый хис бар:

Таныш җиргә күңел тарту ул,

Ераккарак китеп торган саен,

Сагыну хисе күбрәк тарту ул.

Җирне кошлар ике якка бүлә:

Берсе җылы, берсе салкын як.

Ә уйлары нәкъ безнеке кебек:

Тик туган як җирдә -алтын як.

                                        “Торна”биюе.

               

        Алып баручы:

“Килдек, көрәштек тә киттек”

  Гүя  риза язмыштан.

  Кирәк өч кенә сүз калган

  Җәлил белән Алиштан.

Җыр. “Балачак  ялкыны”.(Ф.Әхмәтов көе,Разил Вәлиев сүзләре)

(Җыр төгәлләнгәч, кушымта кабат уйнала һәм

шул  көй астында пирамида төзелә, чыгыш җырның кушымтасын

җырлау белән тәмамлана)

Кулланылган әдәбият:

М.Җәлил, Ф.Кәрим, Ш.Маннур, С.Хәким,    З.Нури,  Н.Баян, Р.Фәйзуллин һ.б.  шигырьләре кулланылды