Уңыш бәйрәме
методическая разработка на тему

Батанова Алина Салимулловна

1-4 нче сыйныф укучылары белән уздыру өчен "Уңыш бәйрәме" сценариесе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon unysh_byrme.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

1-4 нче сыйныф укучылары өчен “Көзге уңыш” бәйрәме сценариесе

1 нче укучы.     Сарыларга сарган ак каенга

                Шыбыр-шыбыр килеп кем дәшә?

                Уттай янган кызыл миләш белән

                Пышылдашып кем ул сөйләшә?

              2нче укучы.     

                Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр

                Яфракларга шулай эндәшә.

                Хушыгыз,хуш язга чаклы диеп,

                Алар белән уйнап сөйләшә.

           3        нче укучы.     

        Көзге урман тып-тын булган

                 Агач башы ялангач.

                 Соңгы яфрак төшә калтырап,

                 Әз генә җил шаяргач.

         3 нче укучы.     

                  Бушап калган иген басулары

                  Җырлар тынган,сүнгән учаклар.

                  Куркынгандай көзге усал җилдән

                  Дерелдәшеп тора усаклар.

              4        нче укучы.     

                   Чуар күлмәк кигән моңсу урман,

                   Сары төсләр анда куерган.

                   Үпкәләгән төсле бар табигать

                   Йөзен чыткан,кашын җыерган.

        5        нче укучы.     

                  Шундый көннәр булса да

                  Бездә уңыш бәйрәме.

                  Рәхим итегез дуслар!

                  Бәйрәм итик күңелле!

             “Яфраклар коела” җыры. Җыр ахырында Көз килеп керә.

Көз. Мин көз. Килдем  сезгә.

         Көзге муллык кулымда.

         Муллык белән байлык телим

         Кем очраса юлымда.

Исәнмесез,дусларым!

Алып баручы.  Исәнме, көз! Бәйрәмебезгә рәхим ит!

        6        нчы укучы.     

                  Килче шаулы, алтын матур көзем,

                   Оча яфрак, исә көзге җил.

                    Табигатең бигрәк сокландыргыч!

                    Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

Көз.(җырлый)  Гөлбакчага алып килдем

                        миләшемнең җырларын.

                        Такыялар бүләк итәм

                        Сезгә нәни дусларым.

                        Алтын яфраклар кулымда-

                        Минем сезгә бүләгем.

                        Кызыл миләш белән чикмән

                        Өстемдәге күлмәгем.

        7        нче укучы.     

                            Көз килде дә бөтен җирне

                            Сары төскә буяды.

                            Яшелгә дә буяр иде

                            Юктыр ахыры буявы.

Көз.  Яратам мин сары төсне

        Бөтен дөнья сары төсле .

(Яфраклар сибә.)

“Көз” җыры. Көз кәрзинендәге җиләк башлыкларны –кыз-

ларга, гөмбә башлыкларны малайларга киертә.

        7        нче укучы.     

                            Һәр көз үзенчә килә,

                            Һәр көз үзенчә матур,

                            Елмаешып бер биесәк

                            Көзне ярату булыр.

Җиләк һәм гөмбәләр биюе башкарыла. Бию ахырына җырлый-җырлый Куян керә.

  Куян.      Гөмбә җыйдым чиләккә,

                  Балаларга бүләккә.

(Гөмбә башлыклы балаларны күреп) И-и, монда да күп икән гөмбәләр!

                  Әй, гөмбәләр,  килегез,

                  Матурлап тезелегез!

                  Мин бүкәнгә утырып

                  Карыйм күзем тутырып.

                  Хәзер инде чиләгемә керегез.

 Гөмбә. Син бишкә кадәр сана,

             Аннары эзләп кара!

     Куян 5кә кадәр санаган арада башлыкларын салалар.

Куян. Һм-м,Кая киттеләр соң?Балалар,сез күрмәдегезме? Йә, ярый, җиләк җыйыйм чиләгемә. Әни бәлеш пешерер.

                   Әй, җиләкләр, җиләкләр,

                   Тизрәк бире килегез,

                   чиләгемә керегез!

Җиләк.  Син бишкә кадәр сана,

             Аннары эзләп кара.

  Куян бишкә кадәр санаган арада җиләкләр дә башлыкларын салалар.

   Куян. Һм-м,җиләкләр дә каядыр киттеләр,берсен дә күрмим.Сез күрмәдегезме, балалар, кая гына киттеләр соң? Ярый алайса, чиләгемдә бераз гөмбәләр бар, шул җитеп тотыр.

         (Җырлый) Гөмбә җыйдым чиләккә,

                           Әниемә бүләккә.

                            Бүләккә, бүләккә.

                            Гөмбә җыйдым чиләккә.

Куян каршысына Төлке килеп чыга.   

Төлке. Мин шундый шат. Бу матур көндә мин сине очраттым, Куянкай. Син нишләп йөрисең монда?

Куян. Мин гөмбә җыйдым,ә син?

Төлке. Мин дә ашарга берәр нәрсә булмасмы дип йөри идем. Эзли торгач...

Куян. Син нәрсә таптың соң?

Төлке. Сине, дустым, сине.

Куян.(калтырана) Син нәрсә, мине ашарга уйлыйсыңмы?

Төлке. Әйе, хәзер үк.(Куянга таба бара башлый.) Куян чигенә. Куян (як-ягына каранып) Ух, тукта, мин ниндидер тавышлар ишетәм. Аучылар түгелме икән?

Төлке. Бер тавыш та ишетмим.

Куян. Син качып тор,мин карыйм. (балаларга) Миңа ярдәм итегез. Аякларыгызны тыпырдатыгыз!

Төлке. Берәр нәрсә күренәме? Аяк тавышлары ишетелә бит.

Куян. У-ух! Бик күп аучылар! Монда таба киләләр. Качасы иде.(балаларга) Кул чабыгыз, этләр кебек өрегез!

Төлке. Куян, аучыларны күрәсеңме? Этләре бик усал ахыры.

Куян . әнә күренделәр,  җитәләр,качасы иде.

Төлке. Башым бетте. Кая качыйм? (Чыгып китә.)

Куян. Рәхмәт, балалар, сез мине Төлкедән коткардыгыз. Мин китим инде.

Көз. Куянкай, син үзең дә батыр булып чыктың. Хәйләкәр төлкене алдау юлын таптың. Сиңа шуның өчен гөмбәләр бирәм.

Куян. Рәхмәт яусын сезгә! Кайтыйм, тизрәк шатландырыйм әниемне. (Китә)

Алып баручы.  Көз,без сине шундый сагынып көттек. Синең килүеңә шигырьләр дә өйрәндек, җырлар да әзерләп куйдык.

“Көзге моң” җыры .

        Көз. Балакайларым,онытып та торам икән. Миңа бит кайтырга кирәк. Бәйрәмегезгә кызым Сөмбеләнең дә бик киләсе килгән иде. Ул тиздән килеп җитәр. Хушыгыз,матур җырлыйсыз, оста биисез, күңелле яшисез икән!

            Балалар. Саубул, көз! Киләсе елга килергә онытма!

Күмәк җыр.

Сөмбелә керә. Кулында ипи..

Сөмбелә.  Исәнмесез,дусларым!

Мин - Сөмбелә ,килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Көзнең иң олы бүләге-

Икмәк торсын табында.

Тормышыбыз ямьле булыр

икмәк булган чагында.

Яшәү чыганагы кояш нурын

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның торсын түрендә.

Алып баручыга ипи бирә.

8 нче укучы. Исәнме,Сөмбеләкәй!Без сине бер ел көттек. Синең килүеңә җыр да әзерләп куйдык.

“Сөмбелә” җыры.

        Алып баручы. Сөмбелә!Синең килүгә бигрәк тә 4 нче сыйныф кызлары әзерләнде. Алар бүген үз осталыкларын ,уңган-булган-лыкларын күрсәтергә телиләр. Ә син аларга үз бәяңне куярсың. Араларыннан иң сөйкемлесен, иң  уңганын, иң остасын, иң ягымлысын, иң тыйнагын, иң тапкырын сайлап алырсың.

Жюри членнары сайлана. Берсе - Сөмбелә.

“Сөмбелә” бәйгесе.

            1 нче бәйге.Кызлар музыка астында  матур итеп чыгалар, үзләре белән таныштыралар

        2 нче бәйге. ”Табышмак әйтәм-тап” конкурсы. Кызлар табышмак язылган карточка алалар, табышмакны укыйлар һәм җавап бирәләр.

             3 нче бәйге. ”Дөньядагы иң тәмле алма” конкурсы. Альбом битенә алма рәсеме ясау.

             4 нче бәйге. ”Мин- тәмлетамак” конкурсы. Кызлар күзләре бәйләнгән килеш варенье кабып карыйлар һәм нинди җиләктән икәнен танырга тиешләр.

              5 нче бәйге. Төймә тагу конкурсы.

               6 нчы бәйге. Сөмбеләгә карата мактау шигырьләре сөйләү.

               Жюри нәтиҗә ясаган арада конкурсантлар “Ай Сөм-бел, вай Сөмбел” татар халык җырын башкаралар.

                 Сөмбелә. Бигрәк уңган, булган кызлар гына укый икән бу сыйныфта.

                            Алдагы көннәрдә дә

                            Телим сезгә уңышлар.

        Муллыкта,рәхәт тормышта

                            Яшик кадерле дуслар!

        Сөмбелә китә.

                  Алып баручы. Кадерле балалар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Алдагы Уңыш бәйрәмнәрен дә  тынычлыкта, мул-лыкта, сөенеч-шатлыклар белән каршы алырга язсын иде!

           Бәйрәм күмәк биюләр белән дәвам итә.