Физический вечер по татарски
материал (10 класс) по теме

Учащиеся школы собрались вечером в школе и обсуждают  физические явления и показывают опыты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fizik_kichshch.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

Физик кичә

1 нче алып баручы: Гүзалия

Исәнмесез кадерле кунаклар, хөрмәтле дуслар! Элек электән безнең әби бабаларыбыз вакытыннан ук җиткән, кызлар, егетләр эшләр беткәч үзара җыелышып кич утыра торган булганнар. Кич утырулар иң элек матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы булган. Кызлар үзләренең чигүләрен, кул эшләрен алып килгәннәр, осталыкларын, булганлыкларын шунда күрсәткәннәр, башкалардан үрнәк алырга, өйрәнергә тырышканнар. Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашкан эш бик тиз барган. Билгеле инде кайвакытта бик җитди темаларга сөйләшүләр дә булган.

2 нче алып баручы: Рузилә

Яхшы гореф гадәтләрне кире кайтарып та була минемчә. “Физика” һәм кич утыру бик мәзәк яңгырый да, ләкин моның алай түгеллеген исбатлау бездән тора бит.

3 нче алып баручы: Хөснетдинова Лилия

Шулай итеп аяз бер матр китә Габдрахман авылының уңган кызлары һәм булган егетләре җыелганнар мәктәпкә кич утырырга. (кызлар, егетләр кереп утыралар)

1 нче алып баручы: Гүзалия

Туктале, Радик, син нигә аксыйсың болай?

Радик:

Әйтмәм дигән идем дә инде. Без капчыкта ятмый диләр, барыбер ишетерсең. Ә беләсеңме бу әйтем дә физика белән бәйле бит. Безнең очы бик нәзек булганга басым зур була, капчыкны барыбер тишә.

Рузилә:

Радик, син бит үзең белән булган хәлне сөйлим дигән идең.

Радик:

Әй, сөйләрлек тә түгел, көлерлек кенә ул хәл. Автобуста кайтканда, автобус кинәт кенә туктады да, мин тотынырга өлгермәдем, баскан җиремнән таш кебек алга очтым да шап итеп килеп бәрелдем. Менә шул, инде.

Хөснетдинова Лилия

Их, Радик, бүтән пассаҗирларның инерция күренешен белмәүләре гаеп түгел, ә менә синең белмәвең гаеп, гаеп инде, дускай.

Лилия:

Беләсезме, кызлар, монда килер алдыннан бездә бер кызык хәл булды.

Барысы бергә: Нинди?

Лилия:

Кечкенә сеңлем әниләр кайтканчы миңа әкият укырга кушты.

Гүзалия:

Шул да булды мы инде кызык? Туктагыз әле, безнең кичәбез физикага багышлана бит, ә сез әкият дисез.

Лилия:

Ә мин бит сеңлемә физика күренешләрен аңлаттым да инде.

Гүзәлия:

Ничек инде ул алай. Физика белән әкиятнең нинди бәйләнеше бар?

Лилия:

Я, ярый тыңлагыз алайса. Таңбатыр, Дию урлап киткән патша кызларын, үзенең ике туганы белән эзләргә чыга. Юлда аларның азыклары бетә. Шунда Таңбатыр, әнисе биргән энәне утта кыздырып, кармак ясый һәм балык тота, шулай итеп алар ачтан үлми калалар.

Гүзәлия:

Ә монда физиканың нинди бәйләнеше бар?

Лилия:

Их сез физиклар! Шуны да белмисез. Кыздырылган металл сыгылучан була, сынмый, энәдән дә кармак ясау  мөмкинлеге туа.

Радик:

Яисә менә “Зирәк карт” әкияте. Бер патша елга төбендә затлы таш күргән кебек була. Әмма елгага чумып, эзләп карасалар да, затлы таш табылмый. Зирәк карт улына ташны шунда үсеп утырган агачтагы кош оясыннан эзләргә куша. Чыннан да, таш кош оясыннан табыла.

Гүзәлия:

Аңладым, аңладым, елгада ташның чагылышы гына була.

Алия:

Күрәсез, дусларым, зирәк картта физика законнарын белән яктылык күренешләрен аңлаган.

Радик:

Шулай шул физиканың мөмкинлекләре бик киң. Хәттә без хәрәкәт иткәндә дә физик күренешләрне кулланабыз.

Хөснетдинова  Лилия:

Әйе шул, менә минем укытучы галим Френкельнең уенын чынын бергә кушып әйткән мондый сүзләрен бәян итәсем килә. “Бию нәрсә ул? Бию гәүдә хәрәкәтенең бер төре. Ә бит һәр хәрәкәт – механик күренеш. Шуның өчен дә биюләр механика тарафыннанөйрәнергә тиеш.

Чулпан:

Әйе шул, хәрәкәтнең төрләре бик күп: әйләнә буенча хәрәкәт, күчәр тирәсендә хәрәкәт, туры хәрәкәт, әкренәйтелгән хәрәкәт, тигез хәрәкәт, югарыга хәрәкәт, инерция хәрәкәт. Хәзер мин сезгә бу хәрәкәтләрнең барысын да күрсәтергә тырышып карыйм. Бию бик катлаулы сәнгать төре, ул физик төшенчәләр белән генә белдереп булмый торган нәфис элементлардан тора һәм шуның белән кешедә ләззәтләнү тудыра. (Халилов бию)

Халикова Рузилә җырлый ( бишек җыры)

Гүзәлия:

Нишләп тыныч алдыгыз әле болай? Бу нинди җыр? Ни сәбәпле бишек көенә бала изрәп йокыга китә? Моңлы озын көй булганга дисезме? Карурман көе яңгырап торса, изрәп йоклап булыр иде микән?

Рузилә:

Табигатьтә тигез тибеп-агып торган авазлар бар: кош сайраулары, агач яфраклары шыбырдавы, җилләр, агымсулар тавышы. Бишек җырларындагы әнә шул табигый сихри авазлар талгын тирбәлеп, сабыйга тынычлык индерә. (магнитафон аша тавышлар тыңланыла)

Тагирова Айназ:

Кешеләр тавыш ярдәмендә аралаша, фикер алыша, мәгьлүмәт алмаша. Кайсыбызның гына үзенчәлекле моңлы, сихри көчкә ия булган азан тавышын ишеткәне юк икән дә, әби-бабаларыбыз укыган догаларны тыңлаганы юк икән ( магнитафон аша тыңланыла)

Наилә:

Җисемнәр 20 Герцтан 20000  Герцка кадәр ешлыкта тирбәнгән вакытта, алар без ишетә торган тавыш дулкыннары тарата. Тавыш таралу өчен, тирәлек кирәк. Матдәсез пространствода (вакуумда) тавыш тарала алмый, чөнки анда тавыш тирбәнешләрен күчерүче кисәкчекләр юк. Тавышның төп 2 физик характеристикасы бар: ешлык һәм югары нечкә тавышка аерыла. Амплитудасы буенча тавышның көче билгеләнә. Ул децибелларда үлчәнә. Китап бите кыштырдавы көче 20 Децибел тирәсе; ТУ-154 самолёты двигателе тавышы көче 130 Децибел тирәсе. Бу шактый зур. Мондый тавыш кеше колагын авырттыра. Таышныңтаралу тизлеге чикле һәм ул төрле тирәлектә төрлечә. Мәсәлән, һавадан 340 м/с суда 1483 м/с, корычта 5500 м/с. Тавыш тизлеген формулалар белән исәпләп була :

;              

   Менә бу таблицада җырчы тавышының диапазоны бирелгән. Беренче графада авазның исеме, икенчесендә ешлыгы герцларда күрсәтелгән. Игътибар итсәгез ир-ат тавышы ешлыгы белән хатын-кыз тавышыннан аерылып тора.

Тагирова Айназ:

Кешедә тавышка бәйле төп 2 орган бар: колак тавышны кабул итә һәм тамак  тавышны барлыкка китерә. Кеше үзенең хисен, шатлыгын һәм кайгысын, күңел күтәренкелеген һәм төшенкелеген тавыш ярдәмендә белдерә, әйләнә-тирәгә тапшыра ала.

Биология уктучысы:

Колак – тавышны кабул итә торган универсаль орган. Ул анализатор функциясен дә башкара, ягъни тавышны ешлыклар буенча бүлә, ул шулай ук – резонатор, ягъни резонанс күренешенә нигезләнеп, тавышны көчәйтә. Өстәвенә ул экономист та, башкача әйткәндә бик кечкенә энергия сарып итеп, тавышны баш миенә тапшыра. Ул тамак төбендә тора. Бугазда тавыш төеннәре бар. Һава ярдәмендә алар, тирбәнешләр ясап, тавыш барлыкка китерә.

Хөснетдинова  Лилия:

Кеше табигате буенча моңлы. Ул ишетә ала, ягъни тавышның киң диапазонын кабул итә һәм аңлый. Әле тавышны кулланып та була. Бу турыда безгә Тухватуллин сөйләр.

Тухватуллин  Наил:

Әле тавышны кулланып та була. Металл рупорның тавышны көчәйтүе аның кайтарылу үзлегенә нигезләнә. Махсус тартмалар ярдәмендә дә тавышны көчәйтеп була. Бу очракта тавышның резонанс үзлеге кулланыла. Ультратавышны һәм инфратавышны кеше ишетми. Кайбер хайваннар, бөңәкләр, балыклар ишетә. Ультратавыш сәнгатьтә коелма яки детальләрнең эчендәге дефектларны табу өчен кулланыла. Медецинада УЗИ аппараты ярдәмендә кешенең эчке органнарын тикшерәләр. Инфратавыш диңгезләрдә һәм җир эчендә тетрәү башланганда барлыкка килә. Кайбер диңгез һәм җир хайваннары инфратавышны кабул итә һәм тыңгысызлана, имин урынга күчеп китә. Кеше тавышны саклау һәм соңыннан аны барлыкка китерү өчен төрле ысуллар һәм җайланмалар уйлап тапкан. Кәгазьгә язу өчен нота кулланган. Моның өчен маһсус белем кирәк. Элегрәк тавыш грампластинкаларга язылган булса, хәзер магнитофон кассеталарына һәм компакт дискларга языла. Кеше үзенең тавышын ерак араларга тапшыру өчен төрле техник җайланмалар куллана. Моның өчен тавыш микрофон ярдәмендә электр сигналларына әверелә һәм көчәйткеч ярдәмендә динмикка тапшырыла.

Гүзәлия:

Әйе шул әле бу әдәби әсәрләрдә дә чагыла. Мәсәлән Граф Монте кристо әсәрендә: Стена аша шакылдатып тавышны тапшырганар һәм кружка ярдәмендә тыңлаганнар. Ә хәзер мин микрофон ярдәмендә тавышымны көчәйтәм (сотовый телефон шалтырый: ала, тыңлый). Әтием белән ерактан торып кәрәзле телефон ярдәмендә сөйләштем.

Лилия:

Билгеле, тавышның файдасы бик зур. Әгәр без сөйләшә алмасак, нәрсә булыр иде? Күз алдына да китерүе авыр. Ә тавышны ишетмәсәк, бигрәк тә аяныч. Әле тавыш дәвалый да диләр. Хәзер сүзне табибка бирәбез.

Диләрә:

Тавыш барлыкка китерә һәм ишетә торган органнарны бик сакларга кирәк. Моның өчен әлбәттә беренче чиратта гигиена таләпләрен төгәл үтәү зарур. Тамакны колакны салкын тиюдән, төрле вак әйберләр керүдән, авырулардан сакларга кирәк. Ларингит – киң таралган тамак авыруы. Ул салкын тиюдән барлыкка килә. Авыруның катлаулануы аркасында, кешенең тавышы бетергә мөмкин. Медицинада  авыруларга диагноз кую өчен тавышка нигезләнеп эшли торган приборлар да куланыла. Йөрәк тавышын тыңлап, аның эшчәнлеген бәяләү өчен стетоскоп, фонендоскоп, ә барлык органнарның да эшчәнлегенә кую өчен ультратавыш аппараты кулланыла.

Гүзәл:

Ә сез беләсезме австралиядә физиклар тарафыннан тавышка һәйкәл куелган. Ул ике ярым сферадан тора. Әгәр дә шушы ярымсфералар арасына кереп җырласаң ул анда бер ничә тәүлек дәвамында ишетеләчәк.

Рузилә:

Халкыбызның бөек язучылары, шагыйрьләре әсәрләрендә дә тавыш турында күп языла. Габдулла Тукай әсәрен тыңлыйк әле.

       ...Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман.

       “Тор шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!

        Бу тавыш бик ачты күңелем, шатлыгымнан җан – яна

        Әйдә чап, кучер Казанга! Атларыңны ку:  на, на, на!

        ...Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман

        “Шык!” та “шык!” – кемдер тәрәзәгә чиертә бер заман

         Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле

         Бу тавышка сискәнеп торган йокысыннан әни.

Шәйхетдинова:

Урманда җиләк җыйганда д бер-береңне югалтсаң – кычкырып табасың, ләкин тавышың бер-ничә тапкыр ишетелә. Нигә алай икән ул, Гүзәлия?

Радик:

Бу кайтаваз ишетелә безгә. Әнә Галия дә җиләк җыйганда мавыгып китеп урманда адашкан бит әле. (музыка, җыр)

Галия җырлый

Ә далада кайтаваз барлыкка килә ала мы?

Тухватуллин:

Бусын мин беләм инде – юк! Чөнки тавышны кайтаручы каршылыклар юк.

Розалия:

Татарлар арасында бу музыка коралы – бик киң кулланыла. Ул баян. Баяның көйләнеше тавыштан тора. Баянның төп чыганагы металл пластинкадан ясалган телләр. Алар уңъяк һәм сулъяк өлешләренең эченә беркетелгән. Күректән килгән һава агымы телне тибрәндерә һәм ул аваз чыгара башлый.

Шәйхетдинова Ильгина:

Без бүген көн саен очрата торган күренешләр турында шактый күп мәгълүмәт тупладык. Бактың исә физика фәне белән һәр минут саен очрашып торабыз икән бит. Ләкин кызганыч тәҗрибәләр генә булмады.

Радик:

Алай димә әле. Менә мин сезгә бәрәңгедән батарейкалар ясарга өйрәтәм. Гальванометрның бер клеймасын кадакка тоташтырам, икенчесен бәрәдгегә тыгам. Гальванометрның стрелкасы ток узуын күрсәтә.

Шәйхетдинова Ильгина:

Бәрәңге һәр өйдә бар. Алайса шундый элементлар ясап, электр тогын экономиялик.

Радик:

Тоже мне энергетик! Бөтен бакчаңдагы бәрәңгең бер лампочкага да җитмәс.

Чулпан:

Без барыбыз да йомырканың суда батуын беләбез. Ә ничек соң аны йоздерергә? Менә мин су салынган савытка йомырка салам. Ул суда бата. Суга әз-әзләп кенә тоз салам һәм болгатам. Эремәнең тыгызлыгы арта. Нәтиҗәдә йомырка акрынлап өскә таба күтәрелгәнен күрәбез.

Ахмадиев Марат:

Ә мин йомырка белән сезгә тагы бер тәҗрибә күрсәтәм. Менә минем кулымда кефир шешәсе. Шешә эченә йомырка сыямы юк. Кем сыйдырып карый? Теләүчеләр булмаса, үзем күрсәтәм. Шешә эченә янып торучы кәгазь төшерәм. Нәтиҗәдә шешә эчендә һава калмый. Атмосфера басымы үзе безгә ярдәмгә килә, ул йомырканы шешә эченә этеп кертә.

Тухватуллин Наил:

Ә мин сулы савытка акча куям. Я кемнең баесы килә? Кем кулын суга тидермичә акчаны ала шуңа була. Теләүчеләр булмаса, үзем алам. Моның өчен янып торган кәгазьне суга өстендә йөзеп йөрүче җисемгә куям һәм стакан белән каплыйм. Стакан эчендәге һава җылына һәм киңәя, берникадәре стаканнан чыга, ә калган һава суына һәм кысыла. Су стакан эченә тула. Мин җиңел генә акчаны алам.

Сөйләшә торгач бик озак утырылды. Таралырга да вакыт инде.

Бүген бик күп мәгълүмәт алдык. Рәхмәт барыбызга да. Кызлар тагы бер биеп күрсәтегез дә, без сезне озатып куябыз.

( Бию )

Әлмәт районы .Габдрахман гомуми урта белем бирү  мәктәбе

Садыкова Сирина Дәүләтгәрәй  кызы

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физический вечер "Что? Где? Когда?"

Цель такого рода мероприятий: приобщение учащихся к миру науки, к увлекательному процессу поиск, выработка умения преодолевать трудности при решении задач-загадок. Ребята могут следить за напряженной ...

Физический вечер по теме История космонавтики

Методическая разработка физического фечера по теме "История космонавтики"...

Физический вечер-викторина.

Внеклассное мероприятие....

Физический вечер 8 кл

Физический вечер "Здравствуй, физика теплоты!" для учащихся 8 класса. Можно использовать в качестве обобщающего урока по теме "Тепловые явления"....

Физический вечер 8кл

Физический вечер "Здравствуй, физика теплоты" для учащихся 8 класса....

Полный сценарий выпускного вечера на татарском языке

 Скоро волнующие и важные для  всех выпускников и родителей выпускные вечера, которые должны запомниться на всю жизнь. Я очень люблю писать сценарии для школьных мероприят...