Кока-кола турында нәрсә беләбез?
занимательные факты по теме

Билалиева Гульчачак Фидаиловна

Статья о вреде Кока-Колы. Материал для внеклассных мероприятий или классных часов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Что мы знаем о Кока-коле?30 КБ

Предварительный просмотр:

“Кока-Кола” яратучылар колагына

Бүгенге көндә ул дөньяның 200 илендә сатыла. Без яратып куллана торган әлеге эчемлек турында укысаң, чәчләр үрә торырлык.

1.”Кока-Кола” җиеәтерүчеләр 20 елдан бирле аны йөк машиналарының моторларын юу өчен куллана.

2.Тәлинкәгә бик зур кисәк кыздырылган ит янына ”Кока-Кола” салып куйсагыз, ике көннән соң итнең юкка чыгуын күрерсез.

3.Кул астында ”Кока-Кола” эчемлеге бар икән, раковина чистарту өчен махсус чара алып тормасагыз да була: бер шешә ”Кока-Кола” салып куйсагыз, 1 сәгать  эчендә раковинагыз ялт итәр.

4.Машина бамперындагы күгәргән эзләрне бетерү өчен, “Кола”да чылатылган фольга кисәге белән сөртеп кую да җитә.

5.Автомобильнең тимере тутыгудан да ”Кока-Кола” коткара.

6.Күгәргән болтны борып кую өчен, “Кола”да чылатылган чүпрәк белән сөртеп алырга кирәк.

7.Киемдәге төрле тапларны бетерү өчен дә ярдәмгә ”Кока-Кола” килә. Моның өчен киемне юар алдыннан, пычранган урынга ”Кока-Кола” агызып алу да  җитә. Шулай ук “Кола” тузанланган машина тәрәзәсен чистарту өчен дә менә дигән чара.

8. ”Кока-Кола”ның активлашкан ингридиенты – ортофосфор кислотасы.  Аның  рН дәрәҗәсе 2,8гә тигез. 4 көн эчендә ул тырнакларны эретә ала.

9. ”Кока-Кола” концентратларын ташучы йөк машинасы махсус аслыклар белән җиһазланган булырга, тутыгуга бирешми торган материаллардан эшләнергә тиеш.

10.АКШның кайбер штатларындагы ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтеннән соң асфальттагы канны юдырыр өчен, үзләренең патруль машинасында 2 баллон  “Кола” эчемлеге йөртә.

”Кока-Кола” эчкәннән соң организмыбыз нишли?

10 минуттан соң

10чәй кашыгы шикәр системага “сугып” аны хәлсезләндерә һәм кеше күзгә күренеп хәлсезләнә.

20 минуттан соң

Канда инсулин уйный башлый. Бавыр барлык шикәрне майга әйләндерә.

40 минуттан соң

Кофеин “йотылып” бетә. Күз алмалары сизелерлек зурая. Бавыр шикәрнең әле күп өлешен канга җибәрә, шунлыктан кан басымы күтәрелә, йөрәк кага, йокы кача.

45 минуттан соң

Дофамин дигән гормон тулы көченә эшли башлый. Бу гормонны “Кола”дан кала, героин гына уятырга сәләтле.

1 сәгатьтән соң

Фосфор кислотасы эчәклекләрдә кальций, магний һәм цинкны ялгый, метаболизм күрешен тизләтә.

1 сәгать узып киткәч

Сидек кудыру каналлары эшли башлый. Сөяк составына кергән магний, цинк, натрий, электролит һәм су чыгып бетә.

1,5 сәгатьтән соң

Сез ”Кока-Кола” эчкәнгә кадәрге кеше түгел: ярсыган, ачулы, тиз кабынып китүчән. Баш миегез уйларга теләми, шуңа күрә сез бик сүлпән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект по экологии "Влияние кока-колы на организм человека"

Презентация на тему "Влияние кока-колы на организм человека"....

Проектная работа по химии на тему "Чипсы, кока-кола и здоровье"

Проектная работа по химии на тему "Чипсы, кока-кола и здоровье" содержит информацию о составе, свойствах и влиянию на здоровье одних из самых популярных продуктов - чипсов и кока-колы....

Классный час "Всё о кока-коле"

Презентация "История кока-колы", фотогалерея классного часа, сценарий....

Презентация "История кока-колы"

Яркие слайды о том, как кока-кола завоевала мир...

Фотоальбом"Классный час"Всё о кока-коле"

Слайды, показывающие, в какой последовательности должен проходить классный час....

Авторская разработка практического кейса: «Кока-кола: польза или вред?»

Любое усвоение знаний строится на усвоении учеником учебных действий, овладев которыми, ученик смог бы усваивать знания самостоятельно, пользуясь различными источниками информации. В последнее время ш...