Нәүрүз бәйрәме.
план-конспект занятия на тему
Разработка внеклассного мероприятия составлен учитывая возрастные особенности детей.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.19 КБ |
Предварительный просмотр:
Нәүрүз – бәйрәме.
Сыйныф :3
Максат : баларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен
үстерү , сүз байлыгын арттыру, шигъри юллар, бию һәм уен аша халкыбызның гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: магнитофон, плакатлар, авыл өе макеты.
Алып баручы: Бүген бездә Нәүрхз бәйрәме. Элек татарлар Яңа елны 22мартта кашылаганнар.Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Бу көнне малайлар һәм кызлар матур киемнәр кигәннәр , аннан соң һәр өйгә кергәннәр,матур җырлар җырлаганнар, биегәннәр. Хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар.(Балалар тәрәзә янына киләләр.)
Балалар:Ач ишегең, керәбез.
Нәүрүз әйтеп киләбез!
Өйдәме , түтәй?
Тизрәк бир күкәй,
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
(Хуҗалар тәрәзәдән ярма , күкәй бирәләр)
Хуҗалар:
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
Балалар: Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
Бию: бабалар хуҗаларны котлап бию бииләр.
Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар , бергәләп Нәүрүз бикәне чакырыйк.
Балалар: Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!
(Нәүрүзбикә керә.)
Нәүрүзбикә: Исәнмесез, балалар!
Бик күп сулар үттем мин,
Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
1 бала: Кыш китте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде.
Былбылдан аваз килде.
Нәүрүз мөбәрәк булсын.
2 бала: Нәүрүз килде, тиз килде.
Нәрүз килде, яз килде,
Яз белән байлык килде,
Яз белән шатлык килде.
Җыр: “Яз җитте.”
Нәүрүзбикә: Яратыгыз көзне дә,
Яратыгыз җәйне дә,
Яратыгыз язны да.
Балалар: Нәүрүз, Нәүрүз зур рәхмәт!
Нәүрүз, Нәүрүз зур рәхмәт!
(Кыңгырау тавышы ишетелә.)
Алып баручы: Бабалар, ишеттегезме, кыңгырау таышы. Безгә кунаклар килә, ахрысы.
(Кыш бабай керә.)
Балалар: Исәнме , Кыш бабай.
Кыш бабай:( Нәүрүзгә) Бу нинди бәйрәм монда?
Миңа әйтми киткәнсең,-
Ха-ха-ха.
Бер өрсәм, җил исәр,
Ике өрсәм, кар явар,
Кит, Нәүрүз, кит.
Нәүрүзбикә: Шып итсәм-җил туктар.
Елмайсаң- карың елар,
Кит, Нәүрүз, кит.
Нәүрүзбикә: Шып итсәм- җил туктар.
Елмайсаң- карың елар,
Үзең кит, Кыш бабай.
Кыш бабай: Минем җитез атларым бар,
Гыйнвар, февраль айларым бар.
Нәүрүзбикә: Минем да бит бар,
Җылы апрель, майларым бар.
Кыш бабай : Әйдә, алайса ярышыйк, кем җиңә, шул кала.
Алып баручы: Кыш бабай, Нәүрүзбикә менә күрәсезме , балалар икегезне дә яраталар.(Балалар Кыш бабай белән Нәүрүзбикәне кочаклыйлар).
Кыш бабай: Рәхмәт,рәхмәт . Менә хәзер карый әле ярышып, бераз аркан тартышыйк.
(Нәүрүзбикә, Кыш бабай балалар белән 2 командага бүленеп аркан тартышалар. Нәүрүзбикә командасы җиңә).
Кыш бабай: Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа чибәркәй .
Син дә йөгер, мин дә калмам,
Кайсыбыз килер алдан?
(Нәүрүзбикә җиңә).
Алып баручы: Инде хәзер биеп алабыз.
(Кыш бабай бии дә егыла).
Кыш бабай : Уф, арыдым, су кирәк,
Эредем бит, эредем.
Яз хуҗа булды инде .
Сезнең белән Нәүрүз кала,
Ә мин киттем, хушыгыз.
Алып баручы: Балалар әйдәгез , Нүәрүзбикәгә шигырьләр сөйлибез.
1бала:
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу, кайсы вакыт,
Я, әйтеп кара?
2 бала:
Көннәр аяз, күктә алсу,
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама , көмеш тамчы,
Сагынып көткән яз килә.
3 бала:
Әйтегезче , кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әммә, яз күңеллерәк.
4 бала:
Көннәр җылы, күктә алсу,
Нур сибеп кояш көлә.
Җәйге шатлык, көзге бәхет,
Яз белән бергә килә.
Алып баручы:
Гөлләр, чәчәкләр тотып,
Тәмле исләр аңкытып,
Тагын килеп җитте яз-
Сагынып көтеп алган яз.
Шуның белән Нәүрүз бәйрәмебез тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.