«Мәктәп йолдызы» бәйгесе
план-конспект занятия на тему

Рамазанова Розалия Гарифулловна

  Укучылар  арасында иң зирәк, тапкыр, белемле баланы билгеләү ; белем алуга кызыксыну уяту, үзара дуслык хисләрен ныгыту.

Кичә барышы.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Бәйгедә катнашучыларга исемнәре язылган эмблемалар тагыла.

   Бәйге “ Бәйрәм бүген “ җыры белән башлана 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktp_yoldyzy.docx22.98 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Коркачык урта гомумбелем бирү мәктәбе”

«Мәктәп йолдызы»

 бәйгесе

                                                     Эшләде: Рамазанова Р.Г.

Максат :  укучылар  арасында иң зирәк, тапкыр, белемле баланы билгеләү ; белем алуга кызыксыну уяту, үзара дуслык хисләрен ныгыту.

Кичә барышы.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Бәйгедә катнашучыларга исемнәре язылган эмблемалар тагыла.

   Бәйге “ Бәйрәм бүген “ җыры белән башлана .

Сәхнәгә алып баручылар чыга.

  I  а. .б. Таң ата да , кояш чыга .
              Кояшны сәламли көн :
        - Саумы , кояш , сүнмәс учак !
               Әссәламегаләйкем !
               Исәнмесез , дуслар !

II а.б.       Мәктәптә бүген бәйрәм ,
                Бәйрәмнең дә ниндие ? !
                Барыбыз да көтеп алган
                Зирәк бала бәйрәме.  

I а. б.         Бәйгедә бүген көч сынаша
                 Иң зирәк укучылар.
                 Үзләрен бире чакырыйк ,
                  Телик зур –зур уңышлар !  

Көчле алкышлар астында сәхнәбез түренә ярышта катнашучы укучыларны чакырабыз.Менә алар:

Мельникова Карина,Тихонов Алмаз,Сибгатуллина Зәринә,Батыршин Әмир,Денисова Карина,Хамидуллин Азат,Сакмарова Кристина,Данилин Эдуард,Сафин Әнвәр,Йосыпова Юля

  • Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?
  • -Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле җырчыларга, атаклы сәнгать эшлеклеләренә...)
  • Ни өчен?
  • Ничек уйлыйсыз, “йолдыз” булу җиңелме?
  • Менә бүген без бирегә үзебезнең мәктәпнең “йолдызын” билгеләргә җыйналдык. Бу бәйрәмгә китап укырга яратучы, кызыксынучан, тырыш укучылар җыелды. Сез бүген үзегезнең алган белемнәрегезне сынап карый аласыз. Халык авыз иҗаты, күренекле язучылар, татар халкының тарихын  һәм шулай ук Казан шәһәрен ничек яхшы белүегезне күрсәтерсез. Сезнең һәрберегезгә уңышлар, җиңү теләп калабыз. Сез ярышка әзерме?
    - Башлыйбыз! Хәерле сәгатьтә!

II а. б. Бүген монда чакырылган
“ 4 “ле , “5 “ ле алучы-
Бар да уку алдынгысы ,
Юк бер артта калучы.

I а. б. Сезнең тырышлыгыгызны
Яхшы белә бар мәктәп ,
Шуңа да сезне данлыйбыз
Җырда , шигырьдә мактап.

II а. б  Дәресләрдә янып –пешеп
Чиштегез мәсьәләләр.
Әкият , шигырь укыдыгыз ,
Күп әдәби әсәрләр.

I а. б.  Беләбез: сезнең арада
Бар җырлар көйләүчеләр.
Такмак әйтеп биючеләр,
Күп шигырь сөйләүчеләр.

II а. б  Хәзер инде көч сынашыйк ,
Зирәкләр алга чыксын .
Һәр укучы бу бәйгедә
Осталыгын , булганлыгын ,
Тапкырлыгын ,кыюлыгын,
Безгә күрсәтә алсын !

(Һәр укучы үзе белән таныштыра)

Жюри членнары белән таныштыру.

        

I тур.

Шаярып алыйк әле !

1.Начар билгеләр алганда югалып тора торган документ .( көндәлек )

2. Чүп-чар тартмасы ( сумка )

3. Суыра торган таяк (ручка )

4. Һәрчак ялгышып тәрәзәгә килеп эләгүче әйбер  ( туп)

5. Рәсем ясау өчен агач дәфтәр ( парта )

6. Кыш көне сикерми торган туп ( бүрек)

7. Мәктәптә “ур-ра” сүзен әйтергә мәҗбүр итүче предмет  (кыңгырау)

8. Начар укучының мәктәпкә йөрү транспорты  (“ 2 “)

        Музыкаль  тәнәфес.

                                                                          II тур. Әкиятләр.

1. Кайсы артык?  (Тактага әкиятләргә  ясалган иллюстрацияләр эленә. Укучылар шулар арсыннан дөрес җавапның хәрефен күтәреп күрсәтәләр)

А) “Балыкчы һәм балык “ турындагы әкият

Б) “ Шалкан”

В) “Өч кыз”

Г) “Су анасы”

Д) “Шүрәле”

2. Бу өзекләр кайсына туры килә?

№1- “Су анасы”

№2- “Шүрәле”

№3- “Кызыклы шәкерт”

№4-“Эш беткәч, уйнарга ярый”

№5- “Ике ялкау”

  • Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!
    Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»

  • Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
    Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
    Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
    Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.

  • Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
    Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

  • Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач,
    Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

  • –    Ай, авызыма бер генә алма төшсәче! – дигән. Кечесе әйткән, ди:
    –    Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем, – дигән, ди.

IIIтур.  Татар язучылары.

Тактага түбәндәге язучыларның һәм  шагыйрьләрнең портретлары куела.

№1-М. Җәлил

№2- Г.Тукай

№3- А.Алиш

№4- Г.Ибраһимов

  1. “Туган тел” шигыренең авторы ( №2)
  2. Герой –шагыйрь ( №1)
  3. М. Җәлилнең  дусты, әкиятләр авторы ( № 3)
  4. Казанда опера һәм балет театры кем исемен йөртә ( №1)
  5. “Алмачуар” әкиятенең авторы. ( №4)
  6. Түбәндәге шигырь юллары кайсы авторныкы.

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә  хакыгыз.  (№1)

  1. Казан шәһәренең үзәк мәйданы кайсы язучы  исемен йөртә. (№ 2)
  2. Казан Кремле янында кемгә һәйкәл куелган? (№1)
  3. Казанда кайсы шагыйрь яки язучыларның музейлары бар? (№1, №2)

IV тур. Татарстан-минем республикам.

Һәр укучыга берәр сорау бирелә. Әгәр укучы җавап бирә алмаса, җавап биргән укучыга бал өстәлә.

  1. Казан кайсы республиканың башкаласы?
  2. Татарстандагы зур шәһәрләрнең исемнәрен атагыз.
  3. Татарстан аша агучы 4 елга исемен әйт.
  4. Татарстан республикасы президентының исемен һәм  фамилиясен әйт.
  5. Татарстан гербында сурәтләнгән хайванны әйтегез.
  6. Татарсан флагында нинди төсләр бар?
  7. Татарстан Гимнының авторларын әйт.
  8. Татар халкының сөекле ханбикәсе кем?
  9. Татарстанда үткәрелә торган милли бәйрәмнәрне атагыз.

V  тур. Блиц-викторина сораулары.

  1. Урманда яшәүче мөгезле хайван .(поши)
  2. Яз көне кар кайда иртәрәк эри: урмандамы, әллә авылдамы?
  3. Безнең илдәге иң тирән күлне ата. ( Байкал. )
  4. Ни өчен чишмә суы һәрвакыт чиста була? ( Чөнки ком аша үтеп ул фильтрлана)
  5. Ни өчен ташу вакытында елгада боз су өстеннән ага, батмый? ( Чөнки боз судан җиңел)
  6. Безнең планетада ничә океан бар? ( 4)
  7. Иң озын буйлы хайванның исемен әйт. (жираф)
  8. Кайсы кош иң беренче булып җылы яктан безнең якларга кайта? ( кара карга)
  9. Яз көне иң алдан чәчәк атучы үсемлек ( умырзая)
  10. Ак күлмәкле агач ( каен)

VI тур   Туган телем-иркә гөлем.

  1. М .Җәлилнең кызының исеме ничек? (Чулпан)
  2. Г.Тукайның “Туган авыл” шигырендә авыл кайда урнашкан( тау башына)
  3. Д. Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар”хикәясендә Гөлшатның башмаклары нинди төстә? ( сары)
  4. Алфавитта Н хәрефеннән соң килүче тартык аваз хәрефе. ( п)
  5. Үзең турында сөйләгәндә кайсы зат алмашлыгын кулланасың? ( мин)
  6. “Туган тел “шигырен яттан сөйлә.
    7. “Шүрәле“әкиятенең авторы. (Г.Тукай)

     8. Алфавитның соңгы хәрефе ? ( я)
    9. Иң кыска сүз ничә хәрефтән тора ? (1)
    10. Татар телендә ничә килеш бар ? (6)
   11. Татар алфавитында ничә хәреф бар ? ( 38)

     12.  Кайсы аваз хәрефеннән бер сүз дә башланмый ? (ң )

     13.  Татарстан Республикасының  беренче президенты.(М.Ш.Шәймиев)

  14. Язны каршылау бәйрәме ( Нәүрүз ).

 15. Татар халкының сөекле ханбикәсе ( Сөембикә ).

        16. “Кәҗә белән сарык “ әкиятендә капчыкта бүре башы ничә ? ( 1).

        17.  Г. Тукай  Су анасын яратканмы , әллә Шүрәленеме ? ( Су анасын , чөнки тарагын кире бирә. Ә Шүрәленең  бармагын ярыкка кире кыстыра ).

        Бәхетле мизгел.

Бәйгедә җиңүче укучы билгеләнә . Аңа “Мәктәп йолдызы” медале тапшырыла.