Сыйныфтан тыш чара Башкортостан
классный час (8 класс) на тему

Лутфрахманова Зилира Миннифаязовна

Сыйныфтан тыш чара Башкортостан

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bashkortstan.docx15.32 КБ

Предварительный просмотр:

Яратабыз сине, Башкортстан!

Җыр “ Әссәламегаләйкем

1 укучы

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, дуслар!

Балалар

Исәнмесез!2 укучы

Хәзер без “ Яратабыз сине, Башкортстан!” дигән әдәби – музыкаль кичәбезне башлыйбыз. Әйдәгез, бергәләп күңел ачып, ял итеп алыйк.

Җыр “                           ”

3 укучы

Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,

Матур итеп киенгәнсез.

Туган илне сөюемне

Сөйләп бирим әле сезгә.

4 укучы

Нинди күркәм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.

5 укучы

Син тәүге кат басксн җирем,

Кояшым, таңым минем.

Иң шат булып үскән җирем.

Ватаным- даным минем.

6 укучы

Мин яратамсине, Башкортстан,

Ал таңнарың өчен яратам.

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

7 укучы

Туган илем! Кочагыңда

Яшимен мин- бер тамчы.

Җырларым сиңа багышлыйм,

Кабул итеп алсаңчы.

Җыр “                                     ”

1укучы

Авылдашың,дусың, танышыңны

“Исәнмесез!” диеп каршыла.

Шушы сүздән кәеф күтәрелә,

Шушы сүздән ният яхшыра.

2 укучы

“Исәнмесез!” диеп сәләмлә син,

Түбәнәйтмәс сине илтифат.

Шушы сүздә- йөзләр яктыруы,

Шушы сүздә-ният яктыруы,

Шушы сүздә җанга мең шифа!

3 укучы

Анам теле- Тукай теле минем...

Саф татарча, тыйнак киендем.

Саф татарча сөйләп, уйнап үстем,

Саф татарча сөйдем, көендем.

4 укучы

Туган җирем – гүзәл Башкортстан,

Башкорт теле-туган җир теле

Күңелләрне тетрәндерә торган,

Җырлап туймас, данлы җыр иле.

5 укучы

Сөеп укыйм йомшак, иркә телле

Башкорт әдипләре әсәрен.

Уңышлары өчен гел сөенеп,

Гел үз итеп, горур яшимен.

6 укучы

Татар теле- туган анам,

Башкорт теле-туган җир теле-

Ә рус теле- Бөек Ватан теле,

Өчесе дә минем үз телем.

7 укучы

Ә минем Башкортстаным кайдан башлана?

 Башкортстан- ул минем гаиләм, туган йортым, туганнарым, күршеләрем, кардәшләрем, авылдашларым, дусларым, райондашларым. Минем Башкортстанымда:

Дуслык белән татулык,

Кояшлы көн белән аяз төн,

Матурлык белән сафлык,

Тырышлык белән хезмәт,

Бәхет белән шатлык

Янәшә торырга тиеш!

8 укучы

Ничек рәхәт, бу дөньяда

Караңгы төн тыныч үтеп,

Алсуланып таңнар атса.

Ничек рәхәт, бу дөньяда

Зәңгәр күктә кояш көлеп,

Җирне ямьләп үлән ятса.

Ничек рәхәт, бу дөньяда

Өйдә гаиләң тату булып,

Әти- әни исән торса.

Ничек рәхәт, бу дөньяда

Әби- бабай юл күрсәтеп,

Алга өндәп план корса.

Җыр “                             ”

9 укучы

Без хәзер бик рәхәтләнеп татарча да, русча да, башкортча да сөйләшә алабыз. Чөнки безнең җөмһүриятебез телләр турында закон кабул итте.

Без дә үсәбез, Башкортстаныбыз да ныклы адымнар белән алга бара.

10 укучы

Төрле – төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле – төрле милләт булсак та.

Тик бер безнең туган илебез,

Тик бер безнең туган җиребез.

11 укучы

Төрле – төрле җирдә яшәсәк тә,

Төрле – төрле исем йөртсәк тә.

 Тик бер безнең туган илебез,

Тик бер безнең туган җиребез.

12 укучы

Дус яшибез, ярдәмләшеп,

Беркемне рәнҗетмибез.

Ачу килгән чакта да без

Авыр сүзләр әйтмибез.

13 укучы

Мин яратам сине, Башкортстан,

Горур халкың өчен яратам.

Җан өреткән әнкәм телең өчен,

Тугрылыгың өчен яратам.

14 укучы

Безнең Башкортстаныбыз бик бай. Аның киң һәм зур елгаларын, көмеш төсле күлләрен, бөдрә урманнарындагы зифа каеннарын, зур –зур шәһәрләрен, кара алтынын,зиннәтле мехларын, мул уңыш бирә торган кара туфраклы җирләрен, хезмәт сөючән халкын данлап җырлап – биеп алыйк әле.

Җыр һәм биюләр башкарыла.

15 укучы

Юмарт синең җирең, Башкортстан,

Илгә байлык өсти кырларың.

Уңышларың якты табыннарга

Алып килә шатлык җырларын.

16 укучы

Җырларыбыз юмарт, ә халкыбыз

Кунакчыл һәм җанлы ул.

Сүзгә бераз саран булса да,

Сыйга мул һәм эштә данлы ул!

17 укучы

Мин яратам сине, Башкортстан,

Тугайларың өчен яратам.

Гафуриларың , Мостайларың,

Газинурларың өчен яратам.

Җыр “                                 “

18 укучы

 Рәхмәт сиңа, җылы кояш,

Якты нурлар сибәсең.

Рәхмәт сиңа, кара туфрак,

Безгә байлык бирәсең.

19 укучы

Рәхмәт сезнең барыгызга,

Кунак булып килгәнгез.

Рәхмәт сезгә дә, дусларым,

Мине аңлый беләсез

20 укучы

Телебезне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөньяң булсын халкың моңы,

Илең йөрсен уйда гел бергә.

21 укучы

Дәшәбез сезгә , өлкәннәр,

Без – дөнья балалары.

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары.

22 укучы

Әрни әле сугышлардан

Калган җир яралары.

Төзәлсен иске яралар,

Булмасын яңалары.

23 укучы

Сез чәчәкләр дисез безне,

Аларны сулдырмагыз.

Сез бит көчле,сугышларны

Моннан соң булдырмагыз

24 укучы

Өзмәгез сез чәчәкләрне,

Безсез нишләр киләчәк?!

Без булмасак, җиребез бит

Суыначак, кибәчәк.

25 укучы

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез!

Җыр “                       ”

Шарлар бүләк ителә кунакларга

26 укучы

Хөрмәтле дуслар!

Рәхмәт сезгә, барыгызга да

Безне зурлап килгән өчен.

Рәхмәт безгә сезнең алда

Биеп – җырлаган өчен. Рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...