«Тәмәкене хөкем итү»
классный час на тему

Умнова Лилия Ивановна

Әлеге чарага алдан ук әзерлек эшләре алып барыла: аның проекты, анда катнашачак кешеләр исемлеге төзелә; аларга биремнәр бирелә; анкета, тест сорауларына җавап яздырыла. Соңыннан штаб эшкә йомгак ясый, чарада катнашу өчен актерлар, сәхнә бизәүчеләр, тавыш көйләүчеләр, методистлар төркеме төзи.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon papirosny_hokem_itu.doc234 КБ

Предварительный просмотр:

«Тәмәкене хөкем итү»

Умнова Л.И.Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әлеге чарага алдан ук әзерлек эшләре алып барыла: аның проекты, анда катнашачак кешеләр исемлеге төзелә; аларга биремнәр бирелә; анкета, тест сорауларына җавап яздырыла. Соңыннан штаб эшкә йомгак ясый, чарада катнашу өчен актерлар, сәхнә бизәүчеләр, тавыш көйләүчеләр, методистлар төркеме төзи.

«Тәмәкене хөкем итү» дигән темага сәхнәләштерелгән уен үткәреләчәге турында алдан ук белдерү, сәламәт тормыш рәвеше турында плакатлар язып эленә, «яшь янгын сүндерүчеләр почмагы» бизәлә, тәмәке  үстерә торган илләр картасы төзелә.

Классларга анкета үткәрү нәтиҗәләрен җыярга, "Үпкәдә яман шеш авыруын, «Туберкулез» һ. б. ш. с ү з л ә р язылган тәмәке каплары ясарга, «Тәмәке тартуны ничек ташларга» дигән истәлек язуы әзерләргә кушыла.

Кичә тәмамлангач, әлеге тәмәке каплары — тәмәке тартучыларга, а «Тәмәке тартуны ничек ташларга» дигән истәлек язуы VIII— X класс укучыларына тапшырыла.

Суд утырышы тәнәфескә тукталганда «Никотин фаҗигасе» («Никотиновая трагедия»)     дигән фильм күрсәтелә.

Залга «Алар сиңа начар гадәтләрдән арынырга ярдәм итәр» дигән стенд куела. Анда нарколог, СПИДны дәвалау кабинеты, сәламәтлек үзәге адресы, телефоннары языла.  

   

Сәхнәгә   сәхнәләштерелгән уенны алып баручы чыга.

Алып баручы. Хөрмәтле дуслар  бүген без сезнең белән «Тәмәкене хөкем итү» дигән сәхнәләштерелгән уен үткәрербез. Тәмәке турында сөйләгәндә, төрле папирос, сигаретларны (һ. б. истә тотабыз. Әйдәгез, ачык тааыш бирү юлы белән, суд рәисен, ике утырышчыны, сәркатипне сайлап куйыйк. Тәмәкегә хөкем карары чыгару — җаваплы һәм мөһим бурыч. Шуны да истә тотыйк: сайлап куела торган кешеләр җитди, гыйлемле, тәҗрибәле булырга тиеш. Шулай итеп, сез хөкемдарлар өстәле тирсендә кемнәрне күрергә теләр идегез? (Укучылар суд рәисен, ике утырышчыны, суд сәркатибен сайлап куялар, а лар өстәл янына утыралар.)

Алып баручы. Элеге процесста гаепләүче һәм яклаучы булырга тиеш. Аларны, мәгълум булганча, билгеләп куялар. Шуңа күрә миңа гаепләнүчеләрне билгеләп куярга рөхсәт итегез. (Исем, фамилияләр әйтелә.) Мин үзем хөкем ителүченең яклаучысы булачакмын. Каршылар юкмы? (Яклаучы һәм хөкем ителүче алдан билгеләнгән урынга утыра.)

Суд рәисе. Гаепләнүчене залга алып керегез. (Кәгазьдән зур итеп ясалган сигаретны алып керәләр. Аны гаепләнүчеләр утыра торган эскәмиягә «утырталар».) Җәмәгать судын ачык дип белдерәм. Бүген без папиросны, кеше организмын агулавы һәм зарарлы гадәтләрне таратуы турындагы эшне карарбыз. Гаепләнүченең кемгә дә булса сорау-үтенече бармы?

Папирос. Юк.

Рәис. Гаепләүче һәм яклаучы вәкилләренең сорау-үтенечләре бармы?

Яклаучы. Хәзергә бернинди сорау-утенечебез юк.

Рәис. Папирос нәрсәдә гаепләнә? Шуны судка җиткерегез.

Суд сәркатибе. Кеше тәмәкене бик күптәннән тарта башлаган. Безнең эрага кадәр V гасырда яшәгән грек галиме Геродот язганча, Төньяк Америкада яшәгән скифлар һ. б. кабиләләр утта ниндидер үсемлекне яндырганнар һәм ул янганда барлыкка килгән төтенне сулаганнар. Тәмәке тарту турындагы төгәлрәк мәгьлуматлар Американы ачу белән бәйләнешле (1492 ел). Европалылар тәмәкене беренче мәртәбә Америкада күрәләр. Анда яшәүче туземецлар кыргый үсемлек яфракларын төреп киптерәләр һәм аларның төтенен аңнарын җуеп егылганчы суыралар. Колумб моряклары тартырга өйрәнеп, тәмәкене Испаниягә алып керәләр. Шулай итеп, бу начар гадәт Европада эпидемия тизлегендә тарала. Төрле ил хөкүмәтләре аңа каршы көрәшергә омтылып карыйлар. Швейцариядә тәмәке тартучыларны «хурлык баганасы» янына бастырып тоталар. XVI гасыр ахырында тәмәке тарткан кешеләргә үлем җәзасы билрелә. Гәүдәдән кисеп алынган кеше башлары мәйданнарда һәм базарларда эленеп торган. Халык ул кешеләрнең ни өчен шундый җәза алуларын белер өчен, аларның авызына тәмәке трубкасы тыгып куелган булган. Төркиядә тәмәке тарткан кешеләрне казыкка утыртканнар. XIX гасыр башында англиядән Россиягә тәмәке кертелгәч, аны тартучыларга каршы көрәш башлана. Михаил Романов патшалык иткән чорда тәмәкечеләрне төрмәгә утыртканнар, ә аларның мал-мөлкәтен дәүләт файдасына конфискацияләгәннәр. Алексей патша исә бу «шайтан үсемлеге»н тапкан кешеләрнең һәрберсен җәзаларга һәм камчы белән суктырырга боерган. Әмма әкренләп бу җәзалар туктатылган. Трубкага алмашка папирос килгән. Папирос башта Төркиядә ясалган. XIX гасыр ахырына ул бөтен Европа буйлап таралган.

Тәмәкенең кеше организмына эыян китерүе күптәннән билгеле: ул аппетитны киметә, тын алуны кыенлаштыра, башны авырттыра, нерв һәм йөрәк-кан тамыры системасын (һәм органнары эшчәнлеген зарарлый. Соңгы еллардагы тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тәмәке тартучыларның үпкәсендә яман шеш авыруы була. Папирос белән дуслык беркемне дә яхшыга илтми. Кабызылган папиросны телесә кая ату - янгыннар чыгуга сәбәп булып тора.

Әйтелгәннерне искә алып һәм гражданнарның сәламәтлеге турында кайгыртып, 1494 елда Үзәк Америкада «туып үскән, күп кенә илләрдә «җинаять» эшләгән, күп мәртәбәләр хөкем ителгән гаепләнүче «җинаять» кылуын дәвам иткән өчен судка бирелә.

Рәис. Гаепләнүче, кем өчен гаепләнүегез сезгә аңлашыламы?

Папирос. Аңлашыла.  

Рәис.    Сез үзегезне гаепле дип саныйсызмы ?

Папирос. Юк, мин үземне гаепле дип санамыйм.

Рәис. Сез үзегезне ни өчен гаепләнүегез турында сөйләргә әзерме?  

Папирос. Мин бу турыда да сөйләмәячәкмен.

Рәис. Алайса суд шаһитлардан сорау ала башлый. Сүз табибкә (аның исеме, фамилиясе әйтелә) бирелә. Суд алдан ук шуны кисәтеп куя: сез бары тик медицина фәне фәнни дәлилләгән чынбарлык хакында гына сөйләргә тиешсез. Сезгә барысы да аңлашыламы ?

 

Шаһит. Аңлашыла. Кеше с ә л а м ә т л е г е н ә     тискәре тәэсир итүче факторлар бик күп. Шуларның берсе: тәмәке тарту. «Тәмәке тарту — сәламәтлеккә зыян итү», дип юкка гына әйтелми халык мәкалендә. Кеше бер генә папирос тартса да, аның организмы агулана башлый. Ул укшый, аның башы әйләнә, кулы калтырый, йөрәге еш тибә. «Боларның барысы да минем баштан үтте инде. Әмма аларның барысына да күнектем», —дип әйтер стаж-    лы тәмәкече. Әмма бу зур хата. Медицина фәне папирос тәэсиренә бары тик_кайбер органнар гына яраклашуын раслады. Йөрәккә, кан тамырларына, эндокрин системасына беренче папирос та, унынчысы да бик начар тәэсир итә. Шулай итеп, тәмәкече сүзләре нигезсез. Озак яшисең килсә, папиросны кулыңа алма. Кайберәүләр: «Мин тэмэке тартуны ташлый алмыйм инде», — диләр. Бу дөреслеккә туры килми. Кайбер кеше, һәр көн саен азрак тартып, тәмәкедән бизәргә тырыша. Тәмәке тартудан тиз генә тыелырга кирәк. Лев Толстой 60 яшендә тәмәке тартудан туктый. Һәм, аның үзенең әйтүенчә, шул вакыттан икенче кешегә әверелә. «Тоташтан 5 сәгать буе эшләп бик тиз арый идем. Укшыта, баш әйләнә иде. Тәмәке тартудан туктагач, үземне бөтенләй башка кеше итеп сизәм», -дип яза ул үзенең истәлекләрендә.

Гете — тәмәкене үзенен дошманы, рус шахматчысы Алехин «шайтан үләне»н куллану акыл эшчәнлегенә зыян китерә, дип санаган. Танылган шахматчыларның берсе 1929 елда дөнья күләмендә үткәрелгән турнирда җиңелә. Һәм ул тәмәкене күп тарту сәбәпле җиңелдем, дип саный. «Никотин шахматчыга аеруча кирәкле булган фикерләү сәләтен киметә. Бары тик агу суырудан бизгәч кенә миндә дөнья беренчелегенә уздырылган ярышта җиңүгә ышаныч туды», — дип яза Алехин. Тәмәкенең зарары турында шуннан да артык сөйләүнең кирәге юктыр. Шуңа күрә мин бу начар гадәтне ташларга чакырам һәм гаепләнүчене гаепле дип саныйм.

Рәис. Сезгә зур рәхмәт, шаһит. Хәзер икенче шаһитнең — янгын сүндерү дружинасы рәисе (исеме, фамилиясе әйтелә) сөйләвен тыңлыйк.

Икенче шаһит. Янгыннар, кагыйда буларак, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кайвакыт бер кечкенә очкын гына да зур янгын китереп чыгара һәм күп байлык янып бетә. Янгын чыгуда папирос ни дәрәҗәдә гаепле? Дөресен әйтик: янгыннар чыгуда папирос бик нык гаепле. (Тәмәкечеләр гаебе белән янгын чыгу очракларына мисаллар китерелә.)

Рәис. Сезнең сөйләр сүзләрегез беттеме?

Шаһит.  Әйе, мин сүземне тәмамладым.

Рәис. Урыныгызга утырыгыз. Хәзер ишек  алдын җыештыручыга сүз бирик әле.

Ишек алдын җыештыручы. Ишек алдын  җыештыручы кирәкме? Бик кирәк, билгеле. Тәмәкечеләр күп уйлап тормыйлар: папирос төпчеген җыештыручы кулы җитмәс урынга ташлыйлар. Бу янгын чыгуга сәбәп булып тора. Штраф салырга кирәк андыйларга. Мин сезгә менә шуны әйтергә теләгән идем.

Рәис. Гаепләнүчегә һәм гаепләүчеләргә сорауларыгыз бармы?

Яклаучы. Шаһитләргә сорау бирергә мөмкинме?

Рәис. Рәхим итегез.

Яклаучы. Ә сез үзегез тәмәке тартасызмы?

Шаһит. Тартам, билгеле. Тартам.

Яклаучы. Ә нигә ташламыйсыз?

Шаһит. Ташларга тырышып карадым. Ләкин ташлап булмый. Кечкенә чакта ук тартырга өйрәнелгән.

Рәис. Кузгатылган «Җинаять» эше буенча сораулар алу тәмамланды. Хәзер суд ике якны да тыңлауга күчә. Сүз гаепләүчегә.

Гаепләүче. Хөрмәтле суд, хөкемдарлар! Тәмәке тарту — иң зарарлы гадәтләрнең берсе. Аңа каршы нык көрәшергә кирәк. Бу — җиңел мәсьәлә түгел. Кайвакыт кешене папиросның зарарлы булуына төшендерү кыен. Һәр кешенең сәламәтлеген саклау өчен, мин хөкем ителүчегә тиешле җәза бирүне — аны учакта яндыруны сорыйм.

Рәис. Сүз яклаучыга бирелә.

Яклаучы. Хөрмәтле суд! Гаепләнүчегә бик зур гаеп ташланды. Һәм мин аларның күбесе белән ризалашмыйм. Чыннан да, тәмәке тарту — зарарлы гадәт. Папирос белән саксыз эш иткәндә янгын чыгу ихтималы бар. Ә ян-     гын исә халык, дәүләт байлыгын юкка чыгара. Ә бит боларның барысы өчен кеше гаепле. Папиросның үзенең генә гаебе юк. Ул үз-үзен тартмый бит, аны тарталар. Тәмәкене кеше «ачкан», шуңа күрә папиросны түгел, ә кешене гаепләргә кирәк.

Рәис. Гаепләнүче соңгы сүз сезгә бирелә.

Папирос. Судньң мине акавын үтенәм.

Рәис.  Хөкем карары чыгару өчен суд киңәшмәләр бүлмәсенә чыга.

(Муэыкаль тәнәфес. Мәктәп тормышыннан аерым    күренешләр    сәхнәләштереп   күрсәтелә.)

Рәис. Хөкем карарын укыйм. Халык сәламәтлеген саклау максатыннан, суд рәисе, халык утырышчылары, сәркатип, шаһитләр, гаепләүче һәм яклаучы папиросны кешене агулауда, янгыннар чыгаруда, Җир планетасын чүпләүдә гаепләү эшен карады.  

      Гаепләүче үзен гаепле дип санамый. Һәм ул үзен аклауны үтенә.

 Шаһитләр, гаепләүче һәм яклаучы чыгышларын тыңлагач, суд папиросны гаепле дип тапты һәм анны яндырырга дигән хөкем карары чыгарды.

      Суд карарына каршы дәгъвалар кабул ителми һәм ул һич кичекмәстән гамәлгә ашырылырга тиеш.

      Дружиначылар папиросны ишек алдына алып чыгып яндырырлар.

Алып баручы.

     - Бүгенге судта мин яклаучы сыйфатында чыгыш ясадым. Бу - авыр һәм четерекле хезмәт. Мин гаепләнүчене үземнең көчтән килгән кадәр якларга, хәтта акларга тырыштым. Суд исә бик кискен хөкем карары чыгарды. Һәм сыкрап булса да, мин моның белән килешәм. Бүгенгет судның нәтиҗәсе булыр. Сезгә дә, миңа да тәмәкеи Тарту зур зыян китерә. Судта сөйләгәннәргә колак салыгыз. Зыян китерүчене учакта яндырып без дөрес эшлибез.

    (Музыка уйный. Сәхнәләштерелән уен тәмамлана.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

История п. Кенай

История заселения паселка Кенай, Комсомольского района, Хабаровского края...

ЧЕЛОВЕК В ИСТОРИИ И КУЛЬТУРЕ МАРАФОНКА ИЗ «БЕЛОЙ КЕНИИ»

1.Почему Чувашию называют «Белой Кенией»? 2.Кто заставил мир называть Чувашию «Кенийской»? 3. Изучение биографии и спортивных достижений выпускницы нашей школы Лидии Григорьевой. ...

Класс сәғәте. Тәмәкенең зыяны.

Класс сәғәте. Тәмәкенең зыяны....