Тел бәйгесе
методическая разработка (5, 6 класс) на тему

Огурцова Любовь Аркадьевна

5-6 сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tel_bygese.docx30.13 КБ

Предварительный просмотр:

Тел бәйгесе

(5-6 сыйныфлар өчен)

Алып баручы. Кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар! Без буген сезнең белән “Тел бәйгесе”нә җыелдык. “Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел”, - ди халык. Менә шушы туган телнең сөрләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарар. Телне халык-дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит:

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Телебезнең җәүһәрләренә күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз тапкырлыкта, зирәклектә ярышып та карыйк.

  1. “Тел чарлау” уены. Командалар өстәлдән чиратлап сораулар ала. Уйлау өчен вакыт бирелми. Бер сүз белән тиз генә җавап бирергә тиешләр. Дөрес җавапка 1 балл куела.

1 нче команда өчен сораулар:

  1. Татарстанның башкаласы. (Казан)
  2. Татар телендә ничә сузык аваз бар? (12)
  3. Бер атнада ничә көн? (7)
  4. “Шүрәле” әкиятенең авторы. (Тукай)
  5. Ничә сан төркемчәсе бар? (5)
  6. “Кәҗүл читек” хикәясенең авторы кем? (Г. Исхакый)
  7. Татар хатын-кызларының баш киеме.
  8. Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме. (Сабантуй)
  9. Татар телендә ничә килеш бар? (6)
  10. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)
  11. Татарстанда иң зур елга? (Идел)

2 нче команда өчен сораулар:

  1. Татарстан дәүләт гербындагы җәнлек. (Акбарс)
  2. Татар телендә ничә тартык аваз бар? (28)
  3. Кышның соңгы ае. (Февраль)
  4. “Алмачуар” хикәясенең авторы? (Г. Ибрагимов)
  5. Ничә зат алмашлыгы бар? (6)
  6. “Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы кем? (А.Алиш)
  7. Татар халкының милли аяк киеме. (Читек)
  8. Елның тугызынчы ае. (Сентябрь)
  9. Герой-шагыйрьләрдән кемне беләсең? (М.Җәлил)
  10. Бер гасырда ничә ел? (100)
  11. Бал яратучы хайван? (Аю)

2.“Кем күбрәк белә?” уены. Мәкальләрне дәвам итәргә. Дөрес җавап әйткән командага 1 балл бирелә.

  1. Агач җимеше белән, (кеше эше белән).
  2. Ялкаулык – хурлык, (тырышлык – зурлык).
  3. Җырсыз кеше – (канатсыз кеше).
  4. Эшле кеше – (көчле кеше).
  5. Олыласаң олыны, (олыларлар үзеңне).
  6. Батыр ярасыз (булмас).
  7. Йөз сум акчаң булганчы, (йөз дустың булсын).
  8. Батыр үзе үлсә дә, (исеме үлмәс).
  9. Бергә эшләсәң, (авыр эш тә җиңел була).
  10. Дустың булмаса – эзлә, (тапсаң - югалтма).
  11. Иптәшең үзеңнән (яхшы булсын).
  12. Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс).
  13. Аз сөйлә, (күп тыңла).
  14. Игенче – кырда, балыкчы (суда булыр).
  15. Иң татлы тел туган тел, (анам сөйләп торган тел).
  16. Суны - таяк белән, кешене (тел белән үлчиләр).
  17. Сөйләп күрсәткәнче, (эшлэп күрсәт).

3.Капитаннарга бирем. Бер үк хәрефтән башланган сүзләр белән хикәя төзергә. (5 балл белән бәяләнә).

4. Камандаларга бирем. “К” авазына башланган һәм алдан да, арттан да бердәй укыла торган сүзләр уйлап язарга. (сүзләр кабатланмасын, һзр сүзгә 1 балл).

5. “Табышмак әйтәм – тап!” уены. Командалар, чиратлашып, бер-берсенә әзерләп алып килгән табышмакларын эйтәләр. (Дөрес җавапка 1 балл куела).

6. Зирәкләр бәйгесе. Кызыклы сорауларга җаваплар бирү. (Дөрес җавапка 1 балл куела).

1 нче команда өчен сораулар:

  1. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? ( Икенче яртысына.)
  2. Кайсы ай календарьда юк? ( Һавадагы ай.)
  3. Нәрсәне йомык күз белән күреп була? (Төшне.)
  4. Казан уртасында нәрсә бар? (“З” хәрефе.)
  5. Куян чаба-чаба да , ни өчен артына әйләнеп карый? ( Артында күзе булмаганга.)
  6. Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? (Җирне.)

2 нче команда өчен сораулар:

  1. Чиләккә башта нәрсә салалар? (Күз.)
  2. Нәрсәне күрү бик җиңел? (Кеше гаебен.)
  3. Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (Авыз.)
  4. Балык исеме һәм шулай ук шәһәр.(Алабуга.)

               3)    Тыкрык башында нәрсә бар? (“Т” хәрефе.)

               4)     Шәвәли кемнең “оныгы”? (Ш.Галиев).

7. “Диңгез сугышы уены”. Сезнең каршыгызда корабль рәсеме ясалган табло. Өстә хәрефләр, янда саннар. Без корабльгә атабыз. Моның өчен без ату координатларын әйтәбез. Мин  турны ачам. Әгәр анда корабль булса, сезгә очко- корабль рәсеме бирелә. Әгәр корабль булмаса, сорауга җавап бирергә туры киләчәк.  

А

Б

В

Г

Д

1

j0292152

j0292152

2

j0292152

3

j0292152

j0292152

4

j0292152

5

j0292152

5 баллы сораулар.

1. Капма-каршы мәгънәле сүзләр (антонимнар)

2.”Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы кем? (А.Алиш)

3. Бер хәрефле сүз әйтегез.

4.Г.Тукайның татарның гимнына әверелгән әсәр (“Туган тел”)

5. Иң кыска ай (май, чөнки өч хәрефтән тора)

10 баллы сораулар.

1. Г. Тукайның алтын тарагы кемдә? (Су анасында)

2. татар хатын кызларының милли баш киеме (калфак)

3. Дөрес әйтелешне өйрәнүче фән? (орфоэпия)

4. Кешенең нәрсә белән булса да мавыгуы (хобби)

15 баллы сораулар.

1. Татарстан флагында ничә төс  бар. (өч)

2.Татарстан гимны өчен музыканы кем язган? (Р. Яхин)

3. Халык авыз иҗатын икенче төрле ничек атыйбыз. (фольклор)

4. Татарстан президенты кем? (Р. Миннеханов)

20 баллы сораулар.

1. М Җәлилнең төрмәдә утырганда язган шигырьләр җыентыгы? (“Моабит дәфтәре”)

2.Казан ханбикәсе (Сөембикә)

3. Үз тормыш юлың турында язу (автобиография)

4. Россиянең беренче президенты (Ельцин)

8. Шарадалар чишәбез. Кем тизрәк?

Бер иҗегем сузылып киткән

Елга буйлап

Калганнары

Белән  очам

Уйнап-уйнап.

Ә үзем мин

Ауда йорим

Төне буе

Һәм баштүбән

 Йоклыйм аннан

Көне буе. (Ярканат)

Бер иҗегем әйтеп тора

Нинди төстә икәнен,

Икенчесе, “көш-ш!”-дисәгез,

Сизмәс очып киткәнен (Аккош)

Таныш булыйк:үзем мин

Әкиятләр иленнән,

Ә исемем беркайчан

Төшми халык теленнән

Бер иҗегем шик салып,

Тынгы бирми күңелгә,

Икенчесе алтынга,

Мал-мөлкәткә күмелгән. (Шомбай)

Аның ике иҗеге

 безгә көн дә сөт бирә,

Өченчесен үләннән

Кояш алып бетерә. (Сыерчык)

Бер иҗее аның-бер төс,

Икенчесе-сыеклык.

Өченчесе ул авылны

Шул әйбергә бик бай, ди. (Аксубай)

Бер иҗек-торган су,

Икенчесе бер чәчәк.

Икесен бергә кушсалар,

Аны һәркем киячәк. (Күлмәк)

Бәйгене йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

 Алып баручы. Без ана телебездә сөйләшәбез, туган телебезне теләп өйрәнәбез. Безнең юлдашыбыз  ана теле- гаҗәп һәм кыйммәтле серләрне саклап, меңләгән еллар, гасырлар мирасын үстереп килә торган үзе бер дөнья.

Безнең телебез- безнең тарихыбыз,

Без туган илебезне һәм телебезне яратабыз.

                      Мәрхәмәтле бул син туган телгә,

                       Ихтирамлы бул син, туган сүзләргә,

                       Сүзне кирәк мәңге эзләргә.