Нәүрүз бәйрәме
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему

Мишеева Лариса Михайловна

Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру, төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын күрсәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nuruz.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль районы

Якты Күл урта гомуми белем бирү мәктәбе

Мәктәп күләмендә үткәрелгән

Нәүрүз бәйрәме

        

                                                Үткәрделәр: татар теле һәм әдәбияты укытучылары

                                                                                  Мишеева Лариса Михайловна  һәм

                                                                                  Деева Светлана Михайловна

                                   

                                                       

    1 а.б: Хөрмәтле килгән, кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм -Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз ул - Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 март - яз фасылының көн белән төн тигезләш-кән көне. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн.

  1. а.б: Сезне барчагызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз. Эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тыныч-имин көннәр телибез.

1а.б: Авылдашлар, дускайлар!

        Җитте ич Нәүрүз айлар.  

        Эшегезне ташлагыз.

        Йон йомарлап ятмагыз.

        Орчык шыгырдатмагыз.

        Дуслар, дуслар тыңлагыз,

        Нәүрүз җитте уйнагыз.

2а.б: Көн әйтәдер - мин озын!

         Төн әйтәдер - мин озын!

         Күктә кояш көлеп тора.

         Икегезгә дә бер бүген.

         Көн дә төн дә әйтә: "Әйе,

         Икебез дә бер бүген".

1 а.б: Көн белән төн тигезләшкән.

         Яз килеп җиткән икән.

         Яз килеп җиткән икән дә,

         Һәм хәбәр иткән икән.

         Бәрәкәтле булсын язлар,

         Нәүрүз котлы булсын!

        (Татар коллективы чыгышы. “Яз килде” № 1464)

2а.б: Нәүрүз - хезмәт халкы - игенчеләр бәйрәме. Нәүрүз вакытында өстәлләр аш -судан сыгылып торган. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узар дигәннәр. Бу бәйрәм дә шундыйлардан санала. Бәйрәмгә төрле яктан бик күп кунаклар килә торган булган. Безне дә бәйрәм белән котларга авылдашларыбыз  килде.

             (Рус коллективы “Барыня” җырын җырлап чыга)

1а.б: Нәүрүз килә, Нәүрүз

         Бу тәмле сүз!

         Җир йөзендә тоташ бер ямь ул.

         Җир-табигать белән дөнья ямен,

         Игез-тигез иткән бәйрәм ул!

2а.б: Нәүрүз килә, Нәүрүз,

         Бу татлы сүз.

         Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз

         Тирәлектә бөтен тереклекне

         Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз!

         Мөбәрәкбад, Нәүрүз!

         Кил түргә уз!

        Яңарыштан дөнья шатлансын,

        Асылына кайтсын рухларыбыз.

        Халкыбызның җаны сафлансын.

Бәйрәм белән котларга керәшен халкы да килгән.

(Керәшен коллективы сый-хөрмәт белән керә. “Кыр үрдәге” № 172)

 1а.б: Хөрмәтле дуслар! Хәзер бергәләшеп Язны - Нәүрүзбикәне чакырыйк.

Нәүрүзбикә: Агымсулар кичтем мин.

                        Сезгә килеп җиттем мин.

                        Нәүрүз әйтеп үттем мин,

                        Нәүрүз мөбәрәк булсын!

2а.б: Хуш киләсең, Нәүрүз, хуш киләсең!

            Кышлар буе көттек үзеңне.

            Оланнарга инде ач йөзеңне,

            Һәм ирештер татлы сүзеңне.

 Н: Килдем сезгә игелекләр теләп.

      Күгегезгә якты нур булсын.

      Туфрагыгыз уңыш бирсен күпләп,

      Юлдашыгыз якты җыр булсын!

1 а.б.:  Нәүрүзбикә барчабызны да җыр белән сәламли.

      Нәүрүз “Бәхеттә-шатлыкта” җырын башкара (кассетада)

1 а.б: Рәхмәт, Нәүрүз, изге теләгеңә,

          Алар көнгә аша күрсеннәр.

      (Шулвакыт Кыш бабай керә)

К.Б: Бу нинди тавыш монда?

      Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

2 а.б: Кыш бабай! Юкка ачуланасың, биләмәләреңне язга - Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Урамга күз сал әле, шаулап-гөрләп яз килә ич!

К.Б: Туктагыз әле, туктагыз!

         Көч сынашмыйча, тартышмыйча гына,

         Язга-Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!

Н: Бөтен шартларыңа да күнәрмен, Кыш бабай!

К.б: Беренче шартымны тыңла. Менә минем кулымда аркан. Хәзер синең белән

        көч сынашыйк. Әйдә әле.

         Ярар, Нәүрүзбикә. Бу юлы син җиңдең. Ә хәзер икенче шартым тыңла:

         Табышмаклар әйтәм.

         Җавабын таба алмасагыз

         Бер дә китмәм калам мин

(табышмаклар әйтә)

  1. Лампа түгел – яктырты,

Мич түгел җылыта.

  1. Аяксыз, кулсыз капка ача.
  2. Җир астында җиз бүкән

     Ул ни икән?

  1. Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар.

  1. Канаты бар – очмый,

Аягы юк – йөрми.

  1. Борынсыз чыпчык боз тишә.

Монысын да да син җиңдең. Тыңла өченче шартымны:

           Бие, бие, чибәркәй.

           Мине узалмассың син.

           Син яшь, мин карт булсам да

           Биюдә калышмам мин. (бииләр. Кыш бабай җиңелә)

К.Б: Уф, арыдым, сусадым.

        Харап булдым, җиңелдем,

        Эредем бит, эредем.

        Яз алдында хур булдым.

1а.б: Салкын кышны яз җиңде.

         Моны барчабыз күрде.

         Кулны-кулга тотынып

         Без бәйрәм итик инде.

2 а.б: Яз килде, кояш көлде,

          Моны барчабыз күрде.

          Яшәрде бар агачлар,

          Уянды алмагачлар.

Н: Дуслар, туганнар! Минем сезгә теләгем бар: бәхетсезләргә-бәхет, сырхауларга-саулык, ярлыларга-байлык телим.

   2а.б: Барчагызга да яңа бәхетле тормыш алып килә торган яз булсын!

                   (Татар биюе № 2)

 1 а.б: Нәүрүз котлы булсын!

           Мал-туарыбыз артсын.

           Игеннәребез уңсын!

           Башаклары тук булсын!

           Елларыбыз тыныч торсын!

           Күкләребез аяз булсын!

          Изге догаларыбыздан аермасын!

          Мәңге шат яшик, дуслар!

                  (“Чума үрдәк, чума каз” уены. № 895)

2 а.б: Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар! Әйдәгез, хәзер барыбыз да бергәләп күмәк

       уеннар уйнап алыйк.

1.        Әлеге бәйрәмнең иң матур уены капчык киеп йөгерү. (3 уен)

2.        Йомырка һәм кашык белән йөгерү. (3 уен)

2 а.б:  Уйныйбыз да, җырлыйбыз да.

           Гармун кулларыбызда.

           Алсу гөлләр чәчәк атсын.

          Йөргән юлларыгызда.

 1 а.б:  Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

             Җырлыйк әле 4 кабат.

          Дөнья матур, яшәү рәхәт.

       Чөнки безгә җыр канат.

 (Иванова Юлия “Җыр керсен күңелгә” җырын башкара) кассетада

 2а.б: Алсу гөлләргә күмелгән безнең тирә-як.

        Гөлләрдән дә гүзәл безнең балачак.

        Без җырлаган матур җырлар истә калачак.

        Матур җырлар төсле матур безнең балачак.

1 а.б: Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар! Безнең бәйрәмебез ахырына да якынлашты.

           Сезгә барчагызга да ныклы сәламәтлек, тыныч-имин көннәр теләп калабыз!

1 а.б: Киләсе Нәүрүз бәйрәмендә тагын очрашырбыз.

Нәүрүз: Хөрмәтле кунаклар! Бәйрәм табынына рәхим итегез,  алып килгән

               сый- хөрмәттән авыз итегез!

Җырлар тәртибе:

  1. шигырь укыганда тыныч көй “Бию” дискында №8
  2. “Яз килде” №1464
  3. “Кыр үрдәге” № 172
  4. “Бәхеттә шатлыкта” кассета №4
  5. Татар биюе “Бию” дискында №1 или 2
  6. “Чума үрдәк, чума каз”№ 895
  7. “Җыр керсен күңелгә” №198  №7
  8. Саубуллашу җыры