Җиңү бәйрәме
классный час на тему

Галиахметова Гульнара Габдулловна

Җиңү бәйрәменә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhinu_byrme.doc78 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

Сәхнә чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән. Сәхнә түренә

“Сезнең тормыш – үзе батырлык”, “Бөек Җиңүгә 70 ел” – дип язылган.

(Талгын гына музыка астында 2 алып баручы сәхнәгә чыга).

1нче а.б.

Хәерле көн хөрмәтле тыл ветераннары, килгән кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгләп үтәргә җыелдык. Барыгызны да  бүгенге олы бәйрәм бәйрәм белән котлыйбыз.

Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак - бәхетле балачак.  Бүген без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә җыелдык. Якты, матур, тыныч көннәр өчен безнең буын сугыш чоры кешеләре – Сезгә гомеребез буе бурычлы олы хөрмәткә лаек ветераннарыбыз.  

Бию: Вальс

1нче а.б.

Әй ул көннәр!

Йөрәк-бәгырьләрне

Өзде инде, өзде гомергә.

Бу йөрәкләр ничек түзде икән

Калмаенча кара күмергә.

2 нче а.б.

Июнь ае. Кызлар печән җыя.

Пакуслары очсыз-кырыйсыз.

Офыкларда - афәт балкышлары,

Кызлар, юкка бәхет юрыйсыз,

Карамагыз, кызлар, ул якка.

Күз яшьләре көтә сезне таңда,

Аерылышулар көтә озакка.

1 нче а.б.

Ә бүгенгә кичке уен монда.

Эшләр беткән, печән җыелган.

Хуш ис бөркеп торган чүмәләләр

Кибәннәргә өеп куелган.

2 нче а.б.

Уйна, гармун, чыңлат бию көен,

Талдин нечкә билләр бөгелсен.

Кызлар кочмаган егетләрнең

Үзәкләре, әйдә, өзелсен.    

“Тарих тәгәрмәчен” 70 ел артка тәгәрәтеп, шул дәвернең авырлыкларын искә төшереп, хәтерләрдән тагын бер кат яңартып алыйк. Димәк, без 1941-1945 еллар фаҗигасен йөрәгебез аша үткәрербез.

Талгын музыка астында, җәйге иртәдә, кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар.

1 кыз. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.

2 кыз. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!

1 кыз. Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.

3 кыз. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем.  Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.

4 кыз. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар - кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары  да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.

(“Уракчы кыз” көен көйли-көйли урак ура башлыйлар.)

4 кыз. Кызлар, бүген  кичке уенга чыгарбыз инде. Алайса бер дә күңел ачкан юк.

3 кыз. Юк, төшеп булмас әле. Бик арыйм. Картаям бугай.

1 кыз. И җүләр, шушы яшеңнән картаям дип торма әле (көләләр)

2 кыз. Урак беткәч төшәрбез. Кичләр утырырбыз, шәлләр бәйләрбез. Туйларга йөрербез.

(Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер кыз йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)

Кызлар. И харап булдык, я Аллам!

1 кыз. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)

Ана. Нишлим инде мин хәзер. Габдулламны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!

4 кыз. Сәлим дә китәр микән. Урак беткәч туйлар уздырырга дип сөйләшкән идек бит. (Елый).

(Егетләрне озату күренеше күрсәтелә)

Ана: Сау бул, улым, читкә оч син,

Бәхет яусын юлыңа.

Авылың өчен тыныч бул син,

Анаң кала урыныңа.

Лачын коштай очып,

Дошманны ку иленә.

     Яшен ташы булып оч син,

Оч син фашист өстенә.

Сәлам хатың килгән саен,

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча

Бурычын үти диярмен.

 

Җыр: 3-4 енче сыйныф укучылары Священная война.

2 нче а.б.

Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. Сугыш күпме балаларны ”Әти” дип әйтергә тилмертте, аларның балачагын урлады, киләчәккә өмет-хыялларын җимерде. Әткәй юклык гомер буе үзен сиздерә: әрнү, сагынулар - юлдашың, язмышың... Алар бүген дә әти рухы белән яши.

Иртәгесен дөнья башка иде.

Кара сөрем белән таң атты.

Афәт килде җиргә.

Шомлы җилләр

Илгә авыр хәбәр таратты:

-Сугыш...

                 Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә,

                 Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

                 Күз яшьләре, кайгы, ачлык,

                 Тол аналар, ятим балалар.

 Сугыш...

 Шушы сүздән хәтта алмагачлар

 Уйчанланып коелды ул төнне.

 Яшь бөреләр хәтта  чиркангандай,

 Калтыранып куйды ул көнне.

   Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

   Туган ягым күмелде чәчәккә.

   41 нең җәен халык каршылый      

   Зур өметләр баглап киләчәккә.

  Ак болытлар өерен тирбәтеп

  Җылы җилләр тагын истеләр.

   Кояш нуры белән бизәлешкән

   Күбәләкләр очып киттеләр.

           

     

     Шул иртәдә печән чабу өчен

     Авыл халкы чыкты болынга

     Күмәкләшеп, өмә ясап эшли-

     Шундый гадәт борын-борыннан.

    Күкрәк киереп, гөлләр таҗын җилпи

    Күрегез, күр безне, дигәндәй.

    Тоелалар алар сәлам юллап,

    Бер-берсенә башын игәндәй.

                         Сызганулы кулда чалгы,

                         Эх, ул яшел печән исләре...

                         Эшкә дәрт һәм кулга дәрт бирә

                         Туган якны ярату хисләре.                                                                        

1 нче алып баручы. 

Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгә, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә өйләнгән. Коточкыч сугышка безнең авыл җирлегеннән 326 якташыбыз киткән һәм аларның бары тик 150 генә туган якка әйләнеп кайтырга насыйп булган.

2 нче алып баручы.

Әйе... Барлык ир-егетләр сугышка китәләр, авылда картлар, хатын-кызлар, балалар калалар. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугыш кырына икмәген, коралын да озатырга, бик зур салымын да түләргә кирәк була.

   Бөтен ил халкы бер булып , дошманга каршы күтәрелде.

Авыл башына чыгып, хатыннар ирләрен, ваемсыз сабыйлар әтиләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен фронтка озата. Берни аңламаган

Сабый сугышның нинди куркыныч икәнлеген белмиләр шул әле.Тиздән, бик тиздән үзләренең ятим каласыннар да, балачаклары буразна арасында үтәсеннәрен дә аңламый алар. Сугыш рәхимсез. “Әткәй, китмә!”- диеп елаган балалар инәлүен дә ишетми ул сугыш.

Хөрмәтле ветераннарыбыз Сезгә үзенең җырын бүләк итә 11 енче сыйныф укучысы Файзрахманова Наилә. “Кайту”.

1 нче алып баручы.

Әйе, авылда карт –коры, хатын-кыз һәм балалар кала. Сабый чагын күрми, күпме михнәт , авыр хезмәт татый аның әле өлгереп тә җитмәгән иңнәре. Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә , гомер буе бетмәс кебек тоелган налогын да илтеп түләргә. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшлиләр

Сез, өлкәннәр, беләм, сызланасыз

Көзге дымлы җилләр искәндә.

Ап-ак чәчләр, ап-ак нурлы йөзләр,

Ә яшегез җитмеш-сиксәндә.

Далаларда кала салдыгыз сез

Болгавыр һәм каһәр елларда.

Бишьеллыклар үрен яуладыгыз,

Урак, чүкеч тотып кулларга.

Яу кырында калган әткәй, абый,

Төшегезгә керә бүген дә.

Кайгы булып яткан сары яфрак

Зираттагы каен төбендә.

Ташкын күңел ярдан ашканда да,

Алиһәдәй була белдегез.

Үзегез дә, бәлки, сизмисездер,

Шундый инде менә изге сез.

"Оныкларым туен күрдем", – диеп

Төренсәң дә бер көн ефәккә,

Ачы юа, кукы кәлҗемәләр,

Тәме сеңгән хәтта йөрәккә.

Инде сез дә олыгайдыгыз

Сугыш чоры балалары.

Бездән өлкән ветераннар-

Ак әбиләр, ак бабайлар.

Саф көмештәй саф алар.

Күмне күргән ветераннар.

Ак тауга тиң горур башлар

Эчтән, тыштан асыл затлар.

Сез әтисез үстегез тилмерешеп,

Ачыкканда ашау пешмәде.

Сез өй  тулы бала үстегез,

Аркагыздан биштәр төшмәде.

Әтилеләр пәлтә кигән чакта,

Бер чикмәнне бүлдең икегә.

Әтилеләр йоклап яткан чакта

Кырдан кайттың төнге икедә.

Дуслар, әйдәгез, дөньяны яңгыратыйк,

Бергәләп  дөнья  шаулатыйк.

Сезнең кебек чын намус белән

Уңышлар өчен бер даулашыйк.

Шаулый җирдә, гөр килә даныгыз,

Сезгә иң зур рәхмәтебезне барлыйбыз.

Яшәгез сез озак

Туган илнең батыр кызлары.

1 нче а.б.

Сез, өлкәннәр, беләм, сызланасыз,

Дымлы җилләр исә, көн ятим.

Шигъри юрган салыйм иңегезгә,

Нишлим инде тагын, нишләтим?

Сугыш ачысын күргән әбиләребез. Күбегезне сугыш ятим итте. Башкаларның әтиләре исән кайтканда, сезнең дә йөрәкләрегез сыкрангандыр, күзләрегезгә яшьләр килгәндер.” Их минем әтием дә исән булсын иде!”-дип елаган чакларыгыз аз булмагандыр. Ләкин сез кайгыларга бирешмәдегез. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Кадерле ветераннарыбыз Сезгә үзенең җырын бүләк итә 2 енче сыйныф укучысы Мухаметова Ралия. “Яраннар чәчәк аткан”

2 нче а.б.

Әйе, әтисез үсү сезнең бәгырьгә төшкән.Сугыш иртә, бик иртә олыгайтты сез сугыш чоры балаларын: итеккә олтан салырга да, кибән куярга да өйрәтте.

Без”әтисез” диеп елап утырып булмый, тормыш дәвам итә.  Ә тормышны алып барырга кирәк: игенен дә игәргә, сугыш кырына икмәген дә, коралын да озатырга кирәк.

Илебез күкләре тыныч булсын,

Сабыйлар ятим булмасын,

Сугыш утлары кабынмасын!

Сугыш чоры балалары .

Офыкларга тулды кара төтен,

Төсен алды төтен далаларның.

Елга булып яше җиргә сеңде

Сугыш чорындагы балаларның.

Ил хәсрәте ирләр иңсәсендә,

Ат чыдамый торган авыр хезмәт.

Алтмыш тулмый җиргә иңә ирләр,

Илгә рәнҗеп, күрми кадер-хөрмәт.

Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,

Сөрән сала авыл, калаларга.

Уйчан йөзләр, әле дә моңсу күзләр

Сугыш чорындагы балаларда.

Әтиләре сугышып йөргән чакта,

Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага

Буразнада билчән утаган.

Илгә- икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

Ул елларның сугыш баласын.

Олылар күк күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

   

    Ут әчесе тоеп кайгы кичкән,

    Хаклык күңеле тирән яралы.

    Нәфрәт уты бөркеп сулыш ала

    Үч алу бит аның карары.

Дәхшәт куба, кырлар яна гүләп

Җир актарып туплар ярыла.

Яшь батырның барыр юлларына

Утлы төтен, ялкын сарыла.

     Озак бара көрәш каты була

     Дошман явы күпләп кырыла.

     Ләкин батыр егет үзе бер иртәдә

     Ятып кала сугыш кырында.

        

2.а.б. Әлеге җырланасы җырларда сагыну, сагыш, әрнү саклана. Сезнең яратып тыңлый торган җырларның берсе  “Олы юлның тузаны”  башкара

11 енче сыйныф укучысы Файзрахманова Наилә.

1 алып баручы.

Юксынулар алып килде сугыш,

Күпме ирләр кайтмый калдылар.

Шул ирләрнең йокыларын саклап,

Ак  каеннар моңсу шаулыйлар.

Сугышка киткәннәр арасында бөтенләй югалып калучылар да бар.

Хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күмгән өчен, ялгыз карт аналарга, балаларга, тол калган хатыннарга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!

2 алып баручы.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, укучылар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Үлгәннәрне онытмыйк, һәрберебезнең күңелендә алар мәңге саклансын! Ә хәзер, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнарның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итәбез

 

1 минутлык тынлык (Зал баса)

                               

1 алып баручы      Сезне һәркем белә, башын ия –        

                          Алдыгызга зурлап чәчәк сибә!

                          Сынаулары белән сылый Тормыш,

                          Моабитлар аша үткәрә...

                          Рух вә җаны көчле булганнарны

                          Йолдыз итеп күккә күтәрә!

                         

2 алып баручы.

          Шулай ук авылыбыз уртасында  Ватан сугышы батырларына салынган бик матур һәйкәл дә бар. Без аны кадерләп саклыйбыз. Шушы батыр авылдашларыбыз истәлегенә карата хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булган бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куябыз.

1 алып баручы.            

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

2 алып баручы.               Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме,авылдашлар!

Безне беркайчан да

Начар яктан искә алмагыз,

Һәр ел Җиңү бәйрәмендә

    Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!

(Венок кую)

Җыр: “День Победы»        Л.Радмилла башкара.

Җиңү (Музыка уйный)

 Левитан сөйләве, артттан чәчәкләр, шарлар сәхнәгә аталар.

                       

Авыр булды чиксез, тик шулай да

Кайгылардан сыгылып төшмәдең.

Җиңү таңын якынайту өчен

Көнне төнгә ялгап эшләдең.

Мин хәтерлим, җан көченә эшләп,

Буразнада ничек янганың.

Бөртек-бөртек кара тирләреңнең

Яшь аралаш җиргә тамганын.

Зур Җиңүдә синең өлешең бар,

Ир йөрәкле солдат баласы.

Сугышчылар белән беррәттән

        Хәләл сиңа бәйрәм табыны.

   

Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,

Күгәрченнәр уйный очынып,

Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

Көмеш кебек китә чагылып.

Җиңү көне җиңел бирелмәде,

Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен

Егермеләп миллион җан өчен.

Җиңү алып килгән яз айларын
Һәрбер буын көтә өзелеп.
Аны каршылаучы ветераннар,
Әйтерсеңлә, кала сөзелеп
Бөрөләрен ачкан өметләре
Һаман нидер көтә сизенеп.
Яу яланы, бары хәтерләтә
Күпме калган гомер өзелеп.


Салмак кына атлый ветераннар,
Җиңү хисен тотып кулында.
Утлы еллар һаман кисәтәләр
Киртә булып алар юлында.
Түшләрендә орден, медальләре,
Чыңлап җыр сузылар узара
Чал тарихка кергән батырларның
Гомерләрен ничек сузарга?!

2 нче алып баручы.

                 Бөек Җиңүгә 70 ел дип

                 Шатлык белән тибә йөрәкләр.

                 Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

                  Гомерегез озын булсын,

                  Безнең, сезгә шундый теләкләр.

1 нче алып баручы.

Хөрмәтле тыл ветераннарыбыз, Сезне тагын бер кат Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезнең сабырлыгыгыз, батырлыгыгыз алдында баш иябез. Исәнлек-саулык сезгә, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Киләсе Бөек Җиңүнең 80, 90, 100 еллыкларын да бергәләп бәйрәм итәргә насыйп булсын.                                 (Ветераннарга чәчәкләр бирелә)

2 нче алып баручы.

Киләчәктә дөньялар тыныч, илләр имин булсын иде. Беркемгә дә мондый авыр чорларны күрергә, иңнәрендә кичерергә язмасын! Бөек Ватан сугышында катнашканнарны һәрвакыт зурлап, хөрмәт белән искә алырга язсын!

       

Хор:  “Юкка түгел, юкка түгелдер”. Р.Хасанов муз. Н.Нәҗми сүз.