Белем бәйрәме
методическая разработка на тему

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Белем бәйрәменә материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_byrme.docx26.48 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бәйрәме – 2012

Ике яктан ике укучы чыга (1 кыз, 1 егет). Кыз әктәп сумкасы тоткан, егет ноутбук кыстырган.

Е: Хәния болай матур итеп киенеп кая барасың?

К: Мәктәпкә барам, укырга. Ә син?Нинди папкалар кыстырдың монда?

Е: Ә моны әйтәсеңме? Ноутбук ул. Хәния, син бу сумкаңа нәрсәләр тутырдың? Көч хәл күтәрәсең бит. Мәктәпкә баргач, китапларыңдыр инде. Ә мин быел өйдә генә укырга булдым әле.

К: Ничек инде, справка алдыңмы әллә?

Е: Юк. Менә безнең укытучыларга шушындый ноутбуклар бирделәр бит. Менә шуңа күрә мин интернет аша гына укырга уйлап торам.

К: Кит инде Илназ. Дөрес интернет аша уку бик яхшы, әмма безне, классташларыңны ташлап бердә дөрес эшләмисең.Уку гына түгел бит әле: мәктәптә узучы  бәйрәм-кичәләрдән, тәнәфестә куыш уйнаулардан, ашханәгә йөгереп төшүләрдән , укытучыларыбызның безне яратып орышуларыннан мәхрүм каласың бит.

Е: За то мин туйганчы йоклый алам.

К: Әй, йокының туясы юк аның. Менә мин әнинең “Хәния тор!” дигән сүзләрен телефонга яздырып куйдым да, һәркөн иртән шуны шалтырарга куям.Ә телефонның эше юк, әни кебек бер эндәшкәч чыгып китми, мин торганчы кычкырып утыра. Син дә шулай эшләрсең.

Е: Кара, Хәния кызыктырдың бит әле.Болай булгач укырга йөрми булмас.Ә менә монда чыбыксыз интернет эшли.

К: Әйдә алайса ач тоутбугыңны.

Е: Ачтым, тәк. Мәктәп тормышы дигән. Әйдә безнең мәктәп турында нәрсәләр язалар икән.

К: Мәктәп укучыары җәйге ялларын файдалы итеп уздырдылар.

  • Мәктәптә “Шатлык” ял лагеры эшләде. Анда 30 укучы ял итте.
  • Туган колхозыбызга да теләп булыштылар.
  • Мәктәп бакчасында 3 ай буе кызу эш гөрләде. Күп кенә яшелчә, җиләк-җимеш үстерелде.
  • 11 нче сыйныф укучылары барысы да ЕГЭ ларны уңышлы тапшырып, төрле уку йортларына керделәр.
  • Класслар ремонтланды.
  • 1 сентябрь – белем бәйрәме.

Е: Әйдә менә бу бәйрәмне яхшылабырак карыйк әле.

К: Әйдә!

Файзрахманов Азат Җыр “1 сентябрь”

(Җыр барышында 11 сыйныф укучылар 1нче сыйныф укучыларын җитәкләп чыгып тезелеп басалар)

А.б. : Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары. Менә кояшлы 1 сентябрь иртәсе безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана.

      Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык- сөенечләр, бары тик “4” һәм “5”леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне дуслар. Хәзер сүзне бәйрәм белән котлау өчен мәктәбебез директоры Гамил Ханнановичка бирәбез.Рәхим итегез.

(Калган кунаклар сөйли)

А.б.: Ә хәзер сүзне бүген  мәктәбебезгә тәүге тапкыр аяк басучы, 1 нче сыйныф укучыларына бирәбез

1 нче сыйныф укучылары чыгышы

1. Бар күңеллек бөтен дөньяда

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2. Сентябрьнең җылы иртәсе,

Чәчәк  бәйләмнәре кулымда-

Бересе бит бүген,бересе!

Белем баскычлары юлымда.

3. Белмим кая басканымны,

Бии-бии йөрим бүген.

Барысы да котлый мине,

Иң шатлыклы көнем бүген:

Мин укырга кердем бүген!

4. Без мәктәпкә барабыз

Хәерле сәгатьләрдә.

И мәктәбем, өйрәт безне

Иң матур гадәтләргә.

5. Мәктәпкә озаткан чакта

Әбием кочып сөйде:

-Алдынгы булырга тырыш,

Бәбекәчем берүк,-диде.

6. Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез

Бик тырышып  укыганда

Уңышка ирешербез

7. Без әле беренче тапкыр

Дәресләргә барабыз.

Дәфтәр-каләмне барлап,

Сумкаларга салабыз.

8. Беренчеләр һәрчак шулай

Иң беренче була алар.

Чөнки алар биктә тырыш,

Бик тә өлгер балалар.

9. . Хыяллар безнең канатлы,

       Хыяллар шундый матур.

       Киләчәктә барыбыз да

       Булырбыз кыю, батыр!

10.Ант бирәбез әниләргә

Һәрвакыт сүз тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

Җыр “В школу  “

А.Б. Нәни беренче сыйныф укучылары! Сезгә белем иле ишекләрен ачып керү өчен ачкыч кирәк булачак. Аны безгә кем бирер икән?Әйдәгез бергәләп сорап карыйк әле, ачкыч хуҗасы безне ишетмәс микән?

Бергә:

Сезнең алда сүз бирәбез

Бик тырышып укырга.

Бирегезче безгә ачкыч,

Белемнәр сараена.

(Ачкыч тотып завуч чыга)

А.Б. Менә ачкыч кемдә икән.

Н.С. : Хөрмәтле беренчеләр менә сезгә белем иленең ачкычын тапшырам. Тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз.

Авыр вакытларыгызда

Ачкыч ярдәмгә килер.

Гаҗәеп белем иленә

Ул сезне алып керер.

А.Б. Кадерле беренчеләр, ә сез беләсезме безнең мәктәптә нинди укучылар белем ала.

(Кубиклар тотып, 6 укучы чыгалар музыка астында)

М- матурлар

Ә- әдәплеләр

К - кызыксынучаннар

Т- тәртиплеләр

Ә -әйбәтләр

П- патриотлар

А.Б : Менә безнең 11 нче сыйныф укучылары да нәкъ шундыйлардан. Ә хәзер сүзне үзләренә бирик.

1.Беренче сентябрь – минем

Бәхет-шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын,

Мин кабат сиңа килдем

Дулкынланып карап торам

Юксындырдың, мәктәбем,

Син – минем үткән гомерем,

Син – минем киләчәгем.

2. Кайчан тудык, кайчан үстек,

Бу гомер бик тиз үтә.

Тиздән китәрбез мәктәптән

Безне киләчәк көтә.

 Синдә алдык без белемне

Тәбрибәне, илхамны.

Синең язмыш –безнең язмыш

Бик яраттык без сине.

3. Синдә күрергә өйрәндем

Матурлыгын дөньяның

Төүге кат синдә башкардым

Балачагым җырларын

Мәңге исебездә тотыйк

Монда үткән чакларны

Аннан белемебез белән

Бизик туган якларны.

4. Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар һәм нәни дусларыбыз.Без барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез. Балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенгебәйрәм белән бәйле. Безнең нәни дусларыбыз -1 сыйныфлар бүген кешенең гомерендә бер генә була торган мизгелләрне кичерә. Алар бүгеннән укучылар булачак.

5. Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзеңдә.

Ашкына да, талпынада бүген

Леп-лептипкәннәнийөрәгең.

Озатасыңизгеләрдәнизге

Сабыйлыкныңизгекөннәрен.

2 беренче класс укучысы сөйли.

1.Без сабыйлар тиктормаслар

Сезгә бүләгебез бар

Матур-матур рәсемнәрне

Дустым кабул итеп ал.

2. Сез биегез, сез җырлагыз

Мәктәптә без соңгы елыбыз дисез

Без ясаган рәсемнәрне

Һәрчак искә алырсыз.

Җыр “                   “

6. Укытучы өчен уку елы

Урак өсте, уңыш үстерү.

Мәшәкатьләр, борчушатлык белән

Һәрбер уку көнен уздыру.

Хәерле юл сезгә, укытучым

Изге булсын кылган гамәлегез,

Булдыргансың, афәрин, дип

Гел  “5”леләр тезсен.

7. Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне

Сорасалар багышларга кемгә диеп,

Әсир иткән үзенә күпме йөрәкләрне

Укытучым дияр идем башым иеп.

Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар

Әйтер идем сүзләремне гөлгә төреп

Ул-укытучы, елмайганда каршысында

Үзенең тырыш шәкертләрен күреп.

8. Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле,

Җаны шигъри, уе саф аның.

Күпме көтә безнең, үзенең дә

Хыяллары чынга ашканын.

Җылы караш, назлы сүзләрегездән

Тойдым сезнең йөрәк җылыгызны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Җыр “  “

9. Аллы-гөлле букет кулларымда

   Остазыма бүләк итәргә

   Ә ул миңа мәңге шиңми торган

   Гөл  орлыгын бирер чәчәргә.

   Алыгыз сез бүген бүләк итеп

  Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

   Каршылыгыз тагын бик күп еллар

   Бүгенгедәй белем  бәйрәмен!

Чәчәкләр тапшырыла.

10.  Уку чоры –чәчәк аткан вакыт

Күпме өмет, күпме хыяллар.

Әйтерсең лә хәтта киртә түгел

Безнең өчен биек кыялар.

Мәктәп белән бәйле һәрбер минут

Күңелебездә уелып калачак.

Якты хатирәләр гомер буе

Безнең белән гүя барачак.

11.  Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

Сөекле мәктәбем белән

Хушлашырмын бер заман

Тик моңнарың, җиз кыңгырау,

Колакта чыңлар һаман.

12. Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы

Хәбәр итәр бүген һәркемгә

Яңа уку елы башлануын

Гүзәл Татарстан җирендә.

Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

13. Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елын башларга.

Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит , әйдә,

Яңа уку елы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...