Яңа ел бәйрәме
методическая разработка (7 класс) по теме

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Уртанчылар төркемендә үткәрергә мөмкин

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el.doc83.5 КБ

Предварительный просмотр:

1 а.б.  :  Каршыбызга килеп җиткән Яңа ел бар,

              Чукларына энбе сипкән чыршыбыз бар.

              Бәйрәмебез якты булсын, котлы булсын,

             -Ямьле булсын Яңа еллар, Яңа еллар!

2 а.б.  :  Гөрләп торсын кунак белән тулы залар,

              Җырлап алыйк яңа көйләр, яңа җырлар.

              Бу бәйрәмне һәркайсыбыз сагынып сөйләр,

            -Ямьле булсын Яңа еллар, Яңа еллар!

1 а.б.  :  Хәерле көн, кадерле дусларыбыз! Бәйрәмебезне башлап җибә-

             рергә вакыт җитте.

2 а.б.  :  Иң башта без нишләргә тиеш әле ?

1 а.б.  :  Исәнләшергә.

2 а.б.  :  Әйе, исәнләшергә. Хәзер без сезнең белән исәнләшербез, ләкин

              гадәттәгечә түгел.

1 а.б.  :  Малайлар минем белән исәнләшкәндә “Исәнмесез!” дип, ә кызлар

              “Здравствуйте!” дип исәнләшерсез , ярыймы?

2 а.б.  :  Ә минем белән исәнләшкәндә малайлар нимесләрчә “Гутен таг!”

               дип, ә кызлар французча «Бонжур!» дип исәнләшерсез, аңлашыл-

               дымы?

1,2 а.б. : Шулай итеп, башладык!

1 а.б.   :  Малайлар, исәнмесез!

               Кызлар, исәнмесез!

2 а.б.  :  Малайлар, исәнмесез!

               Кызлар , исәнмесез!

1,2 а.б. : Афәрин ! Булдырдыгыз!

1 а.б.    : Балалар, бүген без нинди бәйрәмгә җыелдык әле ?

2. а.б.   :  Яңа ел бәйрәменә

1  а.б.   :  Дуслар, бергә җыелдык,

                Барыбыз бергә булдык.

                Бергә шундый күңелле,

                Әллә шулай түгелме?

2 а.б.   :   Зәңгәр күктән җем-җем итеп,

                 Көмеш йолдызлар ява.

                 Көмеш йолдызлар чыңыннан

                 Зыңлап торгандай һава.

1 а.б.   :   Әйтерсең лә җир өстенә

                 Көмеш нурлар таратып,

                 Гаҗәеп бер аккош оча

                 Җилпеп ап-ак канатын...

2 а.б.   :   Дуслар, бүгенге бәйрәмебезнең төп символы нәрсә әле?

1 а.б.   :   Чыршы.

2 а.б.   :   Әйе, матур итеп бизәлгән гүзәл чыршыкаебыз.

1 а.б.   :   Ә аны нәрсәләр белән бизиләр соң ?

2 а.б.   :   Хәзер без сезгә чыршыга эленә һәм эленми торган әйберләрне

                атыйбыз, ә сез барыгыз бергә “Әйе”, яисә “юк” дип җавап бирер-

                 сез, ярыймы ?

1,2 а.б. :  Шулай итеп, башладык !

1 а.б.    :  Төрле төстәге шарлар ?

                 Мендәрләр, одеяллар ?

2 а.б.    :  Мармелад, шоколадлар ?

                 Күпсанлы урындыклар ?

1 а.б.   :   Ә йомшак уенчыклар ?

                 Дәфтәрләр һәм китаплар ?

2 а.б.   :   Кызыл-сары мәрҗәннәр ?

                 Әкияттәге җеннәр ?

1 а.б.   :   Матур-матур чылбырлар ?

                 Серпантин, мишуралар ?

2 а.б.   :   Сушкадагы папкалар ?

                 Туфли һәм кроссовкалар ?

1 а.б.   :    Чәнечке, пычак, калак ?

                  Көзге һәм агач тарак ?

2 а.б.   :    Тәмле-тәмле кәнфитләр ?

                  Кыздырылган кәтлитләр?

1 а.б.   :     Ә малайлар һәм кызлар?

                  Нур сирпүче йолдызлар?

1,2 а.б. :   А-фә-рин !

1,2 а.б. :   Чыршыны без бизәдек,

                  Нәрсәнедер сизмәдек !

                  Чыршыбыз балкып торсын

                  Утлары янып торсын.

1 бала :   Бик күңелле, рәхәт безгә

                 Чыршы синең яныңда

                 Елмай әле, елмай шулай

                 Тагын, тагын, тагын да

2 бала:    Җырлар җырлап әйләнәбез

                 Бүген синең тирәңдә

                 Үзең матур, үзең чибәр

                 Кадамый бер энәң дә

3 бала :   Бүген синең яныңа

                 Җыелган дусларың

                 Аю, тиен, куяннар,

                 Әллә кемнәр бар тагын.

4 бала :  Менә килер Кыш бабай,

                  Безгә бүләкләр алып

                  Сокланып торыр карап,

                  Чыршыбызга таң калып.

5 бала:   Күпме уен, күпме җыр

                  Алып килә Яңа ел

                  Куанабыз һаман да:

                  Бигрәк матур ул быел

6 бала :  Бераз гына моңсу да,

                  Ник икәнен мин беләм.

                  Хушлашабыз чөнки без

                  Бүген иске ел белән.

7 бала:   Рәхмәт сиңа, и иске ел,

                  Матур ел булдың бит син

                  Синнән алган бәхет-шатлык

                  Гомер буена җитсен.

8 бала :  Безнең җанда күпме истәлекләр

                  Яңа елга аяк басканда

                  Азмы алар бөтен җир шарында,

                  Туган илдә, Татарстанда.

А.б.   :  Яңа ел төрле җирдә төрле вакытта каршы алына, балалар. Шулай   ук аны каршы алу рәвеше дә бик төрле. Мәсәлән, кайбер илләрдә   Яңа ел кичендә иске, кирәкмәс әйберләрне чүплекләргә чыгарып  ыргыталар. Кайбер илләрдә урындык, өстәлләргә менеп басып, сәгать нәкъ төнге 12 не сукканда идәнгә сикереп төшәләр. Ризыклар, киемнәр куллануда да аерма бар. Әмма барлык илләр , бөтен кешеләр өчен хас уртак бер гамәл бар, балалар. Ул – Яңа ел кичендә бер-береңә изге теләк теләү гадәте. Әйдәгез әле, без дә бер-

             беребезнең теләкләрен белик.

1 бала:  Мин әти-әниемнең сәламәт булуын телим.

2 бала : Җирдәге бар халыклар озын гомерле булсын.

3 бала:  Мин икенче яңа ел кичен үземнең энекәшем белән каршыларга  телим.

4 бала:  Балалар өчен бик-бик күп итеп матур рәсемле әкият, шигырь, җыр   китаплары басылып чыксын иде!

5 бала:   Җиребез тыныч имин булсын.

   А.б.              Без теләкләр телибез

                  Бүген бер-беребезгә

                  Бәхет елы булып кил

                  Син туган җиребезгә.

А.Б.  :   Әйдә , килегез тизрәк

              Ясыйк матур түгәрәк

              Безгә кунаклар килгән

              Уйныйк- җырлыйк бергәләп

   (Күмәк җыр) “

А.б.  :   Тыңлагыз, тыңлагыз,

             Урмандагы бар җанвар,

             Бездә чыршы бәйрәме –

             Балалардан хәбәр бар  .

А.б.  :   Килегез, кил бәйрәмгә,

             Бәлки тияр бүләк тә

Төлке :  Зур бәйрәм! Нинди бәхет!

               Уен, көлке, тамаша.

               Ул күлмәгем, ул читегем!

               Хәтта күзләр камаша.

               Әй, син , Бүре туганкай

               Соңгарак калдың бугай

               Кызык итәм мин сине

               Тик сез сатмагыз мине (Кача)

Бүре:    Ахрысы, мин соңга калдым,

             Эшләпәмне көчкә таптым.

             Ничек минем камзулым,

             Дөресме галстугым?

   (Чыршы артыннан әтәч кычкырган тавыш ишетелә)

Бүре :  Бу нинди җыр ? Кем көйли?

             Мине сыйларга тели?

             Әтәч ашыйсым килә,

             Үзе авызга керә.

    (Чыршының бер ягыннан барып карый, икенче яктан бәрән тавышы

   ишетелә)

Бүре :   Чү, бу бит бәрән тавышы,

              Әнә тояк кагышы.

              Бәрән итен яратам,

              Хәзер сикереп тотам (сикерә)

Төлке :  Ачуланма, туганкай,

              Шаяртып алдым шулай

              Без хәзер тиз дуслашабыз

              Тыпырдашып алабыз.

   (күмәк татар бию башкарыла)

  Залга капчык килеп керә . Эчендә куян кызы.

А.б. :  Нинди капчык икән бу, ачып карыйк әле.

           Абау, куян кызы. Син каян монда килеп чыктың?

Куян :  Тсс! Мин качтым.

А.б.  :   Кемнән ?

Куян :  Кемнән булсын, бүредән.

Бүре :  Ну , кылый, погоди ! Хәзер мин сине!

А.б. :   Туктагыз әле, бәйрәм көнне дә болай ачуланышып йөрмәгез. Дуслашыгыз. (Куяннар йөгерешеп чыгалар)

 Барысы:  Дусмы бүре? (аңа таба киләләр)

Бүре:  Дус! Дус! (кача)

1 к:     Исәнмесез, якын дусларым

          Бәйрәмнәр котлы булсын.

          Без кыюлар, уңганнар,

           Кыска койрык – куяннар.

2 к.     Без бит куяннар,

           Без бит бик шуклар

           Курыкмыйбыз без , Төлке – Бүредән,

           Яшибез тыныч, тату һәм бердәм.

3 к:       Без күңелле җәнлекләр,

           Җитезләр һәм өлгерләр.

           Урман – безнең калабыз,

           Хәзер биеп алабыз.

 Куяннар биюе.

4 к.  Без куяннар катнашында бик күп әкиятләр бар.  Яраткан язучыбыз Абдулла Алишның 100 еллыгын билгеләп үттек. Аның “Куян кызы” дигэн әкияте сезгә бик таныштыр. Хэзер шушы әкиятне карап китегез.

           Чыршы төбендә аюлар ята.

1 куян: Дустым, кара әле, аюлар йоклап ята түгелме?

2 куян. Әйдә уятабыз. Бәйрәм көнне нинди йоклап яту ул.

1 куян: (курка-курка) Аюкайлар, җитәр сезгә, торыгыз.

2 куян: Тиздән Яңа ел җитә, торыгыз.

1 аю: Юк-юк, йокларга кирәк.

Аю :  Нинди шау-шу, нинди чыр-чу

         Ник мине уяттыгыз?!

         Нигә минем куышыма

         Кар йомгагы аттыгыз?!

Куян:    Аю дускай, җаныкаем

           Йоклап калма, алтынкаем,

           Яңа елны каршыларга

           Кирәк бергәләп барырга.

Аю :   Нинди була Яңа ел?

          Тәмлеме ул Яңа ел?

Куян. :  Тәмлесен бик тәмле дә,

           Бик тиз бетеп китә шул

           Ямьлесен бик ямьле дә,

           Бик тиз үтеп китә шул.

           Йоклаган- белми кала,

           Белмәгән йөрми кала.

           Йөрмәгән – күрми кала,

           Күрмәгән – көлми кала.

Аю: Соң аю бит мин

Гомер буе лап-лап.

Мин берсен дә гаеп тимим

Йөрим әдәп саклап.

Бар теләкләр Яңа елда

Үтәлергә тиеш.

Бии алырмынмы мин дә

Ләкин аю килеш?

Куян: Зарланмачы аю

Бәйрәм көн бит бүген.

Бии белмим дисеңме син?

Өйрәтермен үзем.

(аюлар белән куян бииләр)

   Себеркегә атланып Убырлы керә.

Убырлы : Беләсезме, быел Яңа ел килмәячәк. Әйе, әйе, чынлап әйтәм, килмәячәк. Бернинди Кыш бабай да, Кар кызы да, Яңа ел да

 булмаячак. Моны мин – Убырлы әйтә. Нигә дип әйтәсезме?                  Хәзер әйтәм, аңлатам. Менә миңа карагыз әле, былтыр мин                 шушындый идемме? (Еламсырап). Ә хәзер карагыз инде, биттә                 җыерчык, башта ак чәч, койрыгымны гына күрегез, ничек сирәк           ләнгән. Боларның барысына да шул Яңа ел, Кыш бабай гаепле,                 белдегезме.

     Җырлап төлке керә.

Төлке:      Кыш бабай, Кыш бабай,

               Безне бик ярата.

               Ул безгә Яңа ел

               Бүләге тарата.

Убырлы :  Син нәрсә, олы башың белән җырлап йөрисең?

Төлке:        Ә, синмени әле бу, Убырлыбикә. Сәлам. Ничек инде җырламаска? Яңа ел килә бит.

Убырлы :  Уф, үләм, монысы да Яңа ел ди. Быел Яңа ел булмаячак.

Төлке  :       Ничек инде, булмый?! Син нәрсә, юләрләндеңме әллә?

Убырлы :  Тукта, тукта, Диюхан, кызма әле син. Менә әйт әле миңа, синең  картаясың киләме?

Төлке  :      Менә юләр, кемнең картаясы килсен инде.

Убырлы :  Шул-шул менә. Ә сине кем картайта соң, беләсеңме? Кыш

                  бабай эше бит инде ул!

Төлке  :      Кыш бабай?! Мин аңламыйм сине.

Убырлы:  Ач әле авызыңны, катырак ач, нәрсә куркасың. Менә синең бу 2  тешең былтыр бар идеме?

Төлке  :    Бар иде.

Убырлы :  Кыш бабай Яңа ел алып килә дә безне бер яшькә картайтып  китә. Син картайгач тешең дә төшә инде. Менә вәт ! Аннары гел манный боткасы гына ашап торырсың.

Төлке  :      Манный ?! Син нәрсә, мин бит итсез яши алмыйм.

Убырлы : Син нигә миңа ачуланасың, мин төшермәдем бит синең тешләреңне. Әллә мин картаймыйммы? Яңа ел килмәсә, мин дә гел

 чибәр, гел яшь калыр идем. урмандагы матурлык конкурсла-                рында җиңүче булып, “Миссис урман чибәре” булыр идем. Миңа                  иң затлы бүләкләр бирерләр иде.

Төлке  :    Кара әле, дөрес сөйлисең бит син. Тик менә Кыш бабайның бүләкләре (корсагын уып) бик тәмле бит. Нишләргә инде?

Убырлы : Ә без болай итик, Кыш бабайның күчтәнәчләре салынган капчыгын урлыйк. Күчтәнәч булмаса – Яңа ел да булмый. Без тук та булабыз, яшь тә, матур да калабыз. Килештекме?

 Төлке  :    Килештек.

               Кара урман уртасында

               Ялгыз гына йөрмәгез;

               Ялгыз йөреп , минем кулга

               Сез эләгә күрмәгез.

Карлсон: Исәнмесез, бу мин. Түбә башында яшәүче Карлсон. Сезнең мәктәпкә дип телеграммалар алып килдем.  Телеграмма Антарктидадан. Укып җибәрим әле.

“Сезгә Антарктида бозлары арасыннан боз патшалыгыннан хәбәр итәбез. Һаваның температурасы минус 80 градус. Җил төньяктан исә. Аның тизлеге секундына 12 метр. Бортында Кыш бабай , Кар кызы, Яңа ел булган ракета стартка әзер. Очып китәргә бары тик 14 секунд калды. Сезнең команданы көтәбез.

А.Б. Әйдәгез саныйбыз.1,2,3

. Карлсон: Ракета кузгалып китте. Тиздән килеп җитәрләр. Аларның бүләкләре дә күп күренә. Аларны каршыларга әзерләник.

А.б.  Кыш бабай белән Кар кызын җыр белән каршы алыйк. (җыр. Ясминә)

А.б. :   Кыш бабай белән Кар кызы һаман да күренми. Әйдәгез , бергәлэп  чакырыйк әле.

Барысы бергә:   Кыш бабай, Кыш бабай,

                             Без сезне көтәбез. А-у-у!

                             Чакыра, чакыра

                             Зарыгып бетәбез. А-у-у. (бераз көтеп торалар)

Карлсон:  Кар кызын чакырып карыйк, булмаса, ул яшьрәк, бәлки ул

                    ишетер.

Балалар :   Кар кызы, Кар кызы,

                    Без сезне көтәбез. А-у-у.

                    Бәйрәмгә килерсез,

                    Дип өмет итәбез. А-у-у.

   Музыка астында Кыш бабай, Кар кызы , Яна ел, үгез керәләр.

А.б. :     Кыш бабай, Кыш бабай,

              Безгә Кыш бабай килгән.

              Рәхим итеп керегез,

              Узыгыз , әйдә, түрдән!

   (Кыш бабай белән Кар кызы керә)

Кыш бабай :   Саумысез, балалар !

                         Мин сезне сәламлим.

                         Китердем сезләргә

                         Иң матур бәйрәм мин.

Кар кызы :     Энҗе карлар сафлык сипкән кебек,

                        Якты булсын бәйрәм көннәре!

                        Бәхет бураннары алып килсен

                        Яңа елның карлы җилләре!

                    Мин Кар кызы, Кар кызы,

                    Кыш бабайның оныгы.

                    Күп минем сердәшләрем,

                    Ап-ак кар бөртекләрем.

А.Б.:         Исәнме, Кыш бабай,

                  Исәнме, Кар кызы!

                  Сез – кышкы дөньяның

                  Иң якты йолдызы.

А.б.       :  Көтелгән, кадерле,

                  Иң олы кунак сез.

                  Сагындык, китмичә

                   Тилмертте елак көз.

Кыш бабай:  Дусларым, менә мин яңадан сезнең янда. Бүген сезнең белән очрашканга төгәл 1 ел. Сезнең кайбер шаяннарыгыз миннән көләргә дә мөмкин. Янәсе Кыш бабай - әрәмтамак, ул елга бер генә көн эшли. Чынлыкта исә, күренмәсәм дә, мин ел буе сезнең белән.

  Күпме илләр гиздек, күпме мәктәпләрдә булдык, ә шулай да сез-

нең кебек матур, уңган балаларны очратмадык. Сезгә сокланып,

 бииселәр килеп китте бит әле.

А.б.    :  Яңа елга атлый халык

              Иркен якты юл буйлап

              Әнә биергә чакыра,

              Гармунчылар тора уйнап.

   Әйдәгез, Кыш бабай белән Кар кызының биюен сорыйбыз.

             (Бию, балалар да кушыла).

Кар кызы : сузлэре (шигырь)

Кар кызы. Сезнең арагызда мин үземнең сеңелләремне, кар бөртекләрен күрәм. Килегез әле минем яныма. Бергэләп күңел ачыйк, биик, җырлыйк әле.  (Кар кызы җырлый, кар бөртекләре бии)

Яңа ел: Яңа йортның ишеген ачкан кебек,

         Яңа елга менә килеп кердек-

          Нигезләре аның ныклы булсын!

          Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын!

         Беләм, миннән һэркем нидер көтә,

           Шатлык, бәхет, сөю өмет итэ.

         Жирдә бәхет һэрчак ныклы булсын,

        Котлы булсын бу ел, котлы булсын.

 А.б.: Әй Яңа ел, бер дә тартынмыйча

         Хуҗа булып, әйдә түрдә уз.

         Юлларыңа синең ак чәчәкләр,

         Кулларыңа бездән ипи-тоз.

         Әйдә, атла безнең адым белән,

         Ак келәмдә эзебез калсын бизәк-бизәк,

         Бөек илнең, матур җирнең тарихын бизәп!

Төлке  :   Кара әле, бездән башка гына бәйрәм ясап яталар.

Убыр :  Нигә безне чакырмыйсыз ? Карагыз әле, мин нинди чибәр, матур,  сөйкемле. Соңгы мода белән күлмәк тектердем

Төлке: Ә нигә миңа бәйрәм ? Иң мөһиме, минем тамак тук булсын.

Башкаларда минем эшем юк.

Кыш бабай : Эх, сез, балалар шундый матур итеп Яңа ел үткәреп яталар .  Әллә минем балаларга дигән күчтәнәч салынган капчыгымны  да сез алдыгызмы?

Убыр:  Син бит аларны төшереп калдыргансың. Капчыклар да, күчтәнәчләр дә безнеке.

Кыш бабай:  Ә бүген Яңа ел. БҮген бөтен нәрсә киресенчә булачак. Кая   әле, тылсымлы таягым белән үзегезне бүкәннәргә әйләндереп чыршы төбенә утыртып куям хәзер.

Төлке:    Кыш бабай без бит Яңа ел картайтмасын өчен шулай эшләдек. Күчтәнәчләр булмагач Яңа ел да булмас дип уйладык. Гафу ит  инде мине.

Убырлы: Кыш бабай! Кыш бабай дим! Ярар инде. Мин бит яхшы                да була алам, гафу ит инде мине!

Кыш бабай: Ярар, Күчтәнәчләрне үзегез теләп бирсәгез гафу итәрмен.

          (Төлке белән убырлы сөйләшәләр).

 - Ярар, без риза. Тик балаларны сынап карыйсыбыз килә. Менә сезгә 3 табышмак. Чишә алсагыз бүләк сезгә. Инде чишә алмасагыз үпкәләгез үзегезгә.

Убырлы:  Кемнең кигән киемнәре

                 Энҗе кар бөртекләре

                 Кемнең көмеш ак сакалы

                 Чәчләре, керфекләре?

Бала :    Бу – Кыш бабай,

               Һай, Кыш бабай.

               Һәркемгә таныш бабай.

Төлке :     Чаңгы-чанада шуарга

               Булды шома тавыбыз

               Кем безгә аны ясаган

               Кем икән ул табыгыз.

Бала : шул ук.

Убырлы:  Кем соң безгә шундый ямьле

                 Яңа ел алып килә

                 Матур-матур пакетларга

                 Күчтәнәч салып килә.

А.Б. Әйдәгез әле. Кыш бабай һэм Кар кызына үзебезнең матур җырларыбызны бүләк итик. Ә син Кыш бабай күчтәнәчләреңне өләшә тор. (җыр)

(җырлаган арада Шүрәле Кар кызын урлый.)

Кыш бабай. Бигрәк матур җырлыйсыз икән, әйе бит кызым. Ник минем кызым кая соң? Кайсыгыз күрде? Сихерче бармы арагызда кил әле минем яныма.

Сихерче: Тынычланыгыз, хәзер , белешергә тырышыйк. Кем урлады икән безнең Кар кызын?

Сихерче: (төрле сихри хәрәкэтлэр ясый) Химмаядыр-химмая, әфсен-төфсен, Кар кызы пәйда булсын. Әһә, әһә, күренә :Кар кызын Шүрәле алып китеп бара.

Кыш баба: Шүрәле дисеңме? Былтыр күрсәткән җәфалары оныткан, күрәсең. Балалдар, минем оныгымны коткарса, бары тик Былтыр гына коткара ала.

А.б. Кыш бабай Былтырны чакырыйкмы? Былтыр кил әле. Кар кызын коткару очен нәрсә дә булса эшлә.

Былтыр: Мин хәзер, дусларым,

Бик тиз чыгам юлга.

А.Б. Бар Былтыр эшләрең уң булсын.

Былтыр: Кырлай урманындагы хәлне

Оныткандыр, күрәсең.

Урман сарыгы белеп тор,

Кулларыма керерсең.

(чыгып китә)

А.б. Кар кызын эзләгән арада, әйдә күңелсезләнеп утырмыйк. Узенең бәйрәм сәламен тапшыра Илзия Зарипова.

Карлсон: Таулар, урманнар артыннан,

Диңгезләрнең аръягыннан

Безнең Былтыр кайтып килә,

Кар кызыбыз никтер көлә.

Шүрәле дә арттан килә.

Кар кызы, Шүрәле, Былтыр керә.

Кар кызы: Кайттым, бабакай, менә шушы батыр егет мине Шүрәле кулыннан коткарды.

Былтыр: менә Кыш бабай, Кар кызын  Шүрәле явыз кулыннан алып кайттым. Ә Шүрәлене нишләтик инде?

Шүрәле: Син бераз кызган мине,

Коткарчы, и адәм генәм.

Моннан ары үзеңә, улыңа,

Нәселеңә тимәм.

Башкалардан да тидермәм,

Ул минем дустым диеп.

Аңа урманда йөрергә

Мин үзем куштым, диеп.

Дустым, җибәр, зинһар, җибәр,

Бик авырта кулларым,

Шүрәлене рәнҗетүдән

Нәрсә бар сиңа, ни бар!

А.Б. Кыш бабай Шүрәлене нишләтик икән ?

Кыш бабай: Ай, Шүрәле, сиңа нинди җәза бирик . Нинди һөнәрең бар әйдә күрсәт әле.

А.б. Ярый без сине кичерәбез. Безнең бәйрәмебезнең кунагы бул.

А.Б. Узып баручы елыбыз нинди ел иде әле ? Әйе, тычкан елы.

Сүзне тычканнарга бирик әле.

1 тычкан: Тыпыр-тыпыр, тыпыр- тыпыр

Тыпыр-тыпыр биергә.

Эшлибез дә, җырлыйбыз да

Вакыт та бар биергә.

2 тычкан. Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күнел ачаек әле.

Тычканнар башкаруында бию.

Тычкан. Безнең сезгә әзерләп килгән әкиятебез дә бар. Рәхим итеп карагыз.

Әтәч: Кикрикүк!

           Кыт-кыт-кыт бөртек таптым, бөртек таптым!

Тычканнар: Чи-чи, чи-чи. Бөртек таптың?

Әтәч: Бөртектән он ясарбыз, оннан бәлеш пешерербез.

Тычканнар: Пешерербез!

Әтәч: Йә, кайсыгыз бөртекне тегермәнгә алып бара?

Т.: Мин түгел!

Т.: Мин дә түгел!

Әтәч: Ярый, үзем алып барырмын! (күтәреп тегермәнгә китә)

Тычканнар:  Такмакка да без оста

                       Җыруга да без оста.

                       Әтәч дускай эшкә кушса

                       Без авыру, без хаста.

Әтәч: Он булды. Хәзер кем камыр баса?

Тычканнар: Мин түгел!

                      Мин түгел!

Әтәч: Ярый, үзем басармын.

(Тычканнар музыка астында биеп йөриләр.)

Әтәч: Бәлешне үзем ясармын. Мичкә дә үзем тыгармын.

(Тычканнар биеп йөриләр)

Әтәч: Бәлеш пеште. Бәлешне кем ашый?

Тычканнар: Мин ашыйм! Мин дә ашыйм!

Әтәч: Шулаймы?

  • Кем бөртекне тапты?
  • Мин түгел. Мин дә түгел!
  • Кем бөртекне тегермәнгә алып барды?
  • Мин түгел! Мин дә түгел!
  • Кем камыр куйды?
  • Мин түгел! Мин дә түгел!
  • Шулай булгач кем ашый?
  • (тычканнар башларын иеп ике якка китәләр)

Әтәч: Шулай шул, кем эшләми, шул ашамый!

Тычкан: Без 2008 нче елнын хуҗалары китәбез инде. Тычканнар булгач бу елның бөтен азыгын ашап бетерә яздык. Шуңа күрә илне кризиска алып килеп җиттек. Бөтен илдә хәзер кризис дип сөйлиләр, монда безнең өлешебез бик күп булды.