Өлкәннәр көне
методическая разработка на тему

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Өлкәннәр көненә үткәрелгән чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon olknnr_byrme.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий.

1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле мәктәбебез ветераннары!

2 а.б. Бүген бездә кунакта - мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын кешеләре. Сез аларның йөзләренә карагыз әле. Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык иңдергән. Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә. Һөнәри хезмәт юлында шатлыклы мизгелләрен дә, борчулы минутларын да кичергән алар. Кулларына күз салганыгыз бармы? Балаларын, оныкларын иркәләгәндә, аннан да йомшак кул юктыр мөгаен.

1 а.б. Күршедәге әби-бабайга да игътибар ит: һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк. Бер җылы сүз дә җитә бит аларның нечкә күңелләренә. Җылы сүз - җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул.

 Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

          Күге аяз, җире гел чәчәк.

          Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

      Без телибез якты киләчәк.

Сезгә үзләренең бәйрәм сәламнәрен    класс укучылары тапшыра.

2 а.б. Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем

           Әгәр килсә минем кулымнан!

             Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

Сүзне 5 нче сыйныф укучыларына бирәбез.

  1.а.б.   Безнең әбиләргә, дуслар,

        Хөрмәтем бик зур минем.

        Шундый кешеләр булганга

        Шатланам, туган җирем.

Галимова Динә башкаруында шигырь

2 а.б.Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Җырлый 1 нче сыйныф укучылары “Дәү әнием”

1.а.б Ганиев Рәсүл башкаруында нәфис сүз

2 а.б.Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек

Җырлый Ситдикова Камилә

1 а.б. Хафизова  Диләрә башкаруында нәфис сүз.

. 2 а.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

Җырлый 2 класс укучылары “Минем әби”

1 а.б.Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

 Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

Сезне хөрмәтләп  Ситдиков Сәйдәш башкаруында шигырь

2 а.б.       Бәйрәм итик шатланышып

               Туганнар бергә-бергә,

               Безнең бергә булуыбыз

               Китсен бөтен гомергә

Кызлар башкаруында рус биюе

1 а.б.     Туган илсез кеше булмый.

Җырлаучысыз җыр кебек.

Тырыш булсаң, эшләр уңа,

Күңелгә тула шатлык.

Җырламыйча түзәме соң

Хезмәт яраткан халык.

Җырлый Ганиев Рәсүл

1 а.б.

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.

Җырлый Фәләхетдинов  Данил

2 а.б.

Бер җырың – бөтен бер тормыш

Җырлап туярлык түгел.

Күңелләрдән моңнарыңны

Чорлап җуярлык түгел.

Әллә инде һәр җырыңа

Чишмәләр салдың микән.

И халкым, дәрьядай моңнар

Кайлардан алдың икән?

3 класс укучылары башкаруында җыр

1.б. 6 класс кызлары башкаруында “ Бөрлегән”җыры

 2 а.б.

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

1 а.б. Хөрмәтле, Өлкәннәрбез. Шуның белән безнең концертыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.