Өлкәннәр көне.
классный час (10 класс) на тему

Вильданова Лилия Равиловна

Өлкәннәр көне.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon olknnr_kone.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:                            Өлкәннәр көне.

Максат: Укучыларда хезмәт ветераннарына – олыларга хөрмәт тәрбияләү, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: өлкәннәрнең тормыш юлын яктырткан стенд, магнитофон, гармун.

Катнашалар: мәктәп укучылары, укытучылары, мәктәптә эшләп киткән хезмәт ветераннары.

   А.Б.   Тормыш мәшәкатьле бүген, кеше хәлен кеше белми дибез, хак түгел бу, күңелләрдә шәфкать, изгелек яши әле. Күр инде, авыл тормышының мең төрле мәшәкатен бер якка куеп, “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип, бүген безгә кунакка хөрмәтле өлкәннәребез килгән.

      А.Б.  Бу бәйрәмнең дөньяның яшел күлмәген салып, көзгә кереп барган чагында үткәрелүенең үзенә күрә бер сере бар: айлар буе чәчәк – гөлләргә күмелеп, җәй җылысында хозурланган көннәр артта калды. Алар урынына тулышып пешкән җиләк-җимешләре, өлгергән икмәге, амбар тулы нигъмәтләре белән көз килде. Нәкъ кеше гомере кебек: аның да яшәреп-яшьнәп йөргән вакытларын акыл җыеп, бай яшәү тәҗрибәсе туплар еллары алыштыра. Өлкәннәр көне дә менә шундыйрак чорга туры килә.

           А.Б.       Хөрмәтле өлкәннәр! Бүген сезнең бәйрәм, бүген сезнең тантана. Барлык эш-мәшәкатьләрегезне ташлап, үзегезне хөрмәтләп чакырган урынга – туган мәктәбебезгә килгәнсез икән, рәхәтләнеп бәйрәм итегез! Элеккеге хезмәттәшләрегез, чордашларыгыз белән очрашып, күңелләрегезне ачыгыз. (Бер җыр башкарыла)

                                Уйламаган бер көнем юк,

                                   Исәннәрме икән, дип.

                                   ... Шөкер, әле барчагыз да

                                   Исән-саулар икән бит.

                                   Чигәгездәге көмеш чал

                                   Үрелсә дә өскәрәк,-

                                    Картлыкта түгел, сез һаман

                                    Яшьлектәге төстәрәк.

                                    Шул ук риясыз елмаю,

                                    Ягымлы, йомшак тавыш.

                                    Йөрешләрегезгә тикле

                                    Таныш, электән таныш.

                                     Узган юлыгызга карап,

                                     Хәйранга калам бүген:

                                     Күпме түземлекләр кирәк

                                     Тартырга тормыш йөген?!

                                     Шуңа ахры, атларның сез

                                     Иң сабырын җиккәнсез.

                                     ... Шөкер, барча-барчагыз да

                                     Исән-саулар икәнсез.

              А.Б.       “Кеше күңеле пыяла -  саксыз тисәң уала” дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Ә өлкәннәр күңеле бигрәк тә сак. Алар күңеле яшәгән саен сагая, нечкәрә бара. Һәр туган таң, якты көн кадерле алар өчен. Олыгайган саен, гомер тизрәк үтә кебек тоела. Әйтерсең лә гомер – чаптар ат.

                   Менә шул ыргылып алга чапкан көннәрегезне беразга гына булса да туктатып, якты бер ямь өсти алсак, без бик шат булыр идек.

                                     

                               Күңелләрен күтәрик бер

                              Өлкән яшьтәгеләрнең.

                              Серләшик бер, читкә куеп

                               Дөнья мәшәкатьләрен.

                               Сөйләшик аңларлык итеп,

                               Эчке кичерешләрен.

                               Мөмкин булса, җиңеләйтик,

                              Хәлләрен- әхвәлләрен.

                              Бер җылы сүз җитә диләр,

                               Кешене дәваларга.

                               Тәмле телдән канат куеп,

                               Күтәрик һаваларга.

        А.Б.         “Аккан сулар кебек гомер ага” диләр. Кемнәрнеңдер ул шаулап-гөрләп, күз алдына да китермәгән борылмалар буйлап акса, кемнәрнекедер тыйнак бер сабырлык белән, әйләнә-тирәдәгеләргә яктылык сибеп, юлда очраган киртәләрне дә авырыксынмыйча, сыкранмыйча үтеп, тын гына ага бирә. Моның өчен  күп көч куярга, язмышлар ярында адашмаска, тормыш ничек кенә сынаса да, асылыңны җуймыйча, үзең булып, кеше булып кала белергә кирәктер. Сезгә дә,  хөрмәтле өлкәннәребез, олы тормыш юлы үтү җиңел булмагандыр. Гәрчә сөйләмегездә аз гына да зарлану авазлары булмаса да, язмыштан канәгатьлек хисләре сирпелеп торса да...

       

   А.Б.   Сезнең яшьлек бизәлмәгән булган,

Төренмәгән алтын-көмешкә,

Тик барыбер ул чын һәм саф булган,

Гади булган килер-килешкә.

Куллар каты эштән сөялләнгән,

Кимәгәнсез алтын йөзекләр.

Ватан кырларында ятып калган

Әле сөелмәгән егетләр.

Ятып калган лачын егетләр,

Тик яшәгән тирән өметләр...

Һәрнәрсәне үлчәп карагансыз:

Чигенү юк корган планнан;

Эш шатлыгы сезне куандырган,

Керләнсә дә кием тузаннан,

Нинди саф ул, нинди күркәм булган

Яшьлегегезнең тәүге еллары.

Гомер үткән саен искә төшә,

Онытылмый сагыш-моңнары.

Тик рәнҗеми сезнең күңел – горурлана,

Хыял – “яшьлек” күреп каршыда,

Сөялләнгән куллы түгел алар,

Алтын куллы булган барсы да.

Яшьлегегез шулай үткәнгә сез

Үкенмәгез тамчы, тамчы да!

              (җыр башкарыла)

   А.Б.   Кайчан үтеп киткән яшьлек диеп,

Ямансулап тирән сулама.

Картлык җитте, гомер үтте диеп

Йөрәгеңне салма утларга.

Әле кайчан язың гөрли иде

Яшьлек сине урап үтмәде!

Йөрәгеңдә дәртең ташый иде,

Беләкләрдә көчнең күп мәле.

Ярсу язлар әллә ни арада

Алышынган матур җәйләргә,

Тырыш хезмәт белән тормышыңны

Бакча иттең күмеп гөлләргә.

Инде хәзер синең тормыш бакчаң

 Җимешләрен бирә алдыңа.

Көзләрнең бит бөтен гүзәллеге

Мул уңышлар җыеп алуда.

Көзләрем мул уңыш биргән диеп,

Күңелләрең булсын шат кына.

Бар көчеңне куеп хезмәт иттең

Туган җиргә, туган халкыңа.

Хаталарың булса үткән юлда,

Битәрләмә берүк үзеңне.

Тыныч күңел белән, риза булып

Каршы ал син гомер көзеңне.

           Әйе, тормыш бер генә мизгелгә дә туктап тормый, ул һаман алга бара. Кеше дә тормыш белән бергә алга атлый. Ә узган еллар, картлык сезне бер дә таушатмаган, ямьсезләмәгән. Киресенчә, ниндидер яңа төсмерләр, акыл, зирәклек өстәп матурлаган гына. Чал чәчләрегез дә бик килешеп тора үзегезгә. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезнең һәр укучыгыз балачагын, яшьлеген, мәктәп елларын искә алган саен, тирән хөрмәт белән сезне дә искә ала, күңелендә кабат яшәртә торгандыр.

                  А.Б.         Һәр йодызның нуры үз төсендә,

                     Һәр шәхеснең үзгә эзләре;

                      Язлар, җәйләр сибелеп кенә уза,

                     Бик тиз җитә гомер көзләре.

                     Ел артыннан еллар йөгергәндә,

                     Сагыныла кайчак үткәннәр;

                      Сез таптаган мәктәп сукмагыннан,

                      Атлый инде бүген бүтәннәр.

                      Ләкин җирдә сез калдырган эзләр

                      Һәркем кызыгырлык эзләр ул;

                      Һәр баланың күңелендә калган,

                      Көчен җуймас җылы сүзләр ул.

                      Берәү килә җиргә - төссез яши,

                      Берәү килә биек тәхет өчен;

                      Берәү килә җиргә намус белән

                      Яшәр өчен, тыйнак бәхет өчен.

                      Һәр йолдызның нуры үз төсендә,

                      Һәр шәхеснең үзгә эзләре;

                      Укытучым, син бәхетле бүген,

                      Алтын синең гомер көзләрең.

   А.Б.   Тәгәрәшеп, серле йомгак кебек,

Көн артыннан көннәр үтәләр.

Гомерләр дә агымсулар кебек,

Сизелмичә агып китәләр.

Гомер үтә, ә күңелдә кала

Яшәешнең якты мизгеле.

Кайгы-сагыш, безнең өлкәннәргә

Кагылмачы, бераз түз әле.

Кабатланмас матур гомерләре

Үкенечкә кала күрмәсен.

Алардан соң киләчәк буын

Бары яхшылыкка үрләсен.

           А.Б.     Тормыш сукмакларыннан мөстәкыйль атлап киткән чагында яныңда өлкәннәр – сиңа акыл, киңәш бирер кешеләр булу үзе бәхеттер ул. Шунысы куанычлы, Хөрмәтле өлкәннәребез, сезнең барыгыз да яшьләргә үрнәк, матур өлге булырдай гомер юлы үткәнсез. Сез узган гомер юллары  - бүгенге буын өчен үзе бер тарих, кабатланмас елъязма. Сезнең ару белмәс кулларыгыз көче, тынмас йөрәгегез рухы, бай тормыш тәҗрибәгез, акыллы киңәшләрегез әле безгә бик кирәк.

               Без өлкәннәр дибез, өлкән буын,

               Сез җаваплы ләкин яшьләр өчен.

               Туры юлдан юнәлтегез яшьләр көчен,

                Киләчәктә мул тормышта яшәр өчен.

                                  (җыр башкарыла)

                   А.Б.    Яшь гомерне ике килми, диләр,

                 Бер килгәне китми калгандыр,

                 Сез күрәсе шаулы язлар әле,

                 Ямьле җәйләр һаман алдадыр.

 Сезне әле яңа таңнар көтә,

  Барыр юлга киртә куймаган,

 Яшәгез сез, якты дөнья – сездән,

 Сез дөньядан әле туймаган.

                   Гомер җәйләрен дә узмагансыз,

                   Салкын көзе әле килмәгән,

                    Дус – ишләргә бүләк итәр өчен

                    Күңел чәчәкләре шиңмәгән.

Куркытмасын сезне җил-давллар,

Куркытмасын әче салкыннар,

Йөрәкләрдә туңган күңелләрне

Җылытырлык кайнар ялкын бар.

                А.Б.      Хөрмәтле өлкәннәр! Сезнең талгын гына аккан тормышыгызга бер ямь өсти, шатландыра алганбыз икән,  без бик бәхетле. Сез шат икән, димәк, илебез шат, сез бәхетле икән, димәк, халкыбыз, илебез бәхетле. Сезнең карашларда елмаю чагыла икән, димәк, күгебез аяз. Ә тыныч күк астында яшәгән кешенең күңелендә бары тик игелекле хис кенә талпына.

А.Б.   Мин телим сезләргә

Көннәрнең яктысын,

Төннәрнең айлысын.  

Күрмәсен башыгыз

Ялгызлык хәсрәтен,

Балалар кайгысын.

Кичерик ялгышны,

Үпкәне, шикәрне, -

Шул гына үтенеч.

Гомернең соңында

Телмәсен йөрәкне

Газаплы үкенеч.

          Мин телим сезләргә

           Имәннәр ныклыгын,

           Каеннар аклыгын.

          Үтегез ирләрчә

           тормышның зурлыгын,

          Тормышның ваклыгын.

           Мин телим сезләргә:

          Яшьлекнең сафлыгы

          Саклансын җаннарда.

          гел шулай очрашыйк

          Туасы таңнарда!

          Сөенеп очрашыйк

          Туасы елларда,

           Бәхетле таңнарда!