Нәүрүз мөбарәкбад!
классный час на тему

Зайнуллина Лейсан Рашитовна

 Борын уткэн заманнан, 
Болгар белэн Казаннан, 
Жаек белэн Иделдэн 
Бу бэйрэм безгэ килгэн. 
Нэуруз мобарэкбад!

Эйдэ, кояш, сип нурынны,
Кызганма бер дэ,
Зур бэйрэм, кунелле бэйрэм
Нэуруз буген бездэ.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon neuruz_b.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Иске Йомралы урта мәктәбе

Нәүрүз мөбарәкбад!

Сценарийны әзерләде :

                                                                                                     математика һәм

информатика укытучысы

 Зәйнуллина Л.Р.

2015

Нәүрүз мөбарәкбад!

А.б. 

 Борын уткэн заманнан, 
Болгар белэн Казаннан, 
Жаек белэн Иделдэн 
Бу бэйрэм безгэ килгэн. 
Нэуруз мобарэкбад!

А.б. Исэнмесез кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар,  кунаклар! Буген без сезнен белэн Нэйруз бэйрэменэ жыелдык. Элек заманда Яна елны март аенда каршылаганнар- 22мартта. Бу конне кон белэн тон тигезлэшэ. Шулай булгач Нэйруз бэйрэме- яз башлануы, яңа кон башлануы. Шуна курэ бэйрэмне бик яратып,  күңелле итеп  уткэргэннэр. Өлкәннәр һәм балалар, өйдән-өйгә кереп теләк теләп, сый җыеп йоргәннәр.

А.Б. Эйдэ, кояш, сип нурынны,
Кызганма бер дэ,
Зур бэйрэм, кунелле бэйрэм
Нэуруз буген бездэ.

Сезнең каршыгызда башлангыч сыйныф укучылары башкаруында

 Җыр «Әссәләмегаләйкем »

Алап баручы:  Буген бездә гадәти бәйрәм түгел. Бездә бүген Нәүрүзбикәләр ярыша. Менә алар сезнен каршыгызда . Алар үзләренең көчләрен, тапкырлыкларын сынаячак , ә аларга безнең жюри әгъзалары Рамилә Рәшитовна, Лилия Рәмисовна бәя бирәчәк .

Сүзне Нәүрүзбикәләргә бирик, алар үзләре белән таныштыра . Рәхим итегез кызлар.

 Хәзер 2 биремгә күчик. Бу бирем мондый, сезгә тиз арада матур итеп, җылы яктан кайтучы кошларны ясарга кирәк була.  Сез биремне үтәгәндә сүзне__________________________бирәбез:__________

 

Өченче бирем : “Муенса ясау”. Сезгә торле тоймәләрдән тиз арада, фантазиягезне җигеп матур итеп муенса ясарга кирәк була.

Сез муенса ясаганда мин кунакларны сыный торам, сез әзерме? Беренче бирем- сораулар:

1.Мылтык түгел, үзе ата,

Аны бал корты ярата.(чәчәк)

2. Хайван таптар, адәм кисәр,

Күгәрченнәр аны чүпләр.(бодай)

3. Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.(Яңгыр)

4. Тәрәзәдән сыя, −
Ишектән сыймый,
Сандыкка сыя, −
Салып бикләп булмый.(Кояш нуры)

5.Уты юк, төтене бар.(Томан)

 6. Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.(Агач)

9.Гәүдәсе нәзек булса да,
Бик зур чалма чорнаган.(Көнбагыш)

10.  Колга башыңда йорты,
Эчендә аның җырчы.(Сыерчык)

11.Тама- тама таш яра. ( Тамчы)

12.Яз килсэ киенэ.

Коз килсэ чишенэ. ( Агач)

13.Борынсыз чыпчык боз тишэ. ( Тамчы)

14.Ак сыер торып киткэн

Кара сыер ятып калган. ( Кыш китеп, яз килу)

15. Яшим буада “С” хрефе белән

Беләләр мине барлык балыкчылар.

Матурлыгым өчен “ф” хәрефе белән

Мине бәхет кошы диеп атыйлар.  (Сазан-Фазан).

 16. Койрыгын алса – башы ябыша,

Башын алса – койрыгы ябыша.  (Саескан)

 17. Беренче карлар яугач,

Килә ул безнең якка.

Кышкы урманны сөя,

Исе китми суыкка.     (Карабүрек)

18. Хәзерге замандагы иң зур кошның исеме ничек? – тәва кошы. Аның буе 2,7 м., авырлыгы 130 кг. Ул бик түземле, тиз чаба (сәгатенә 70 км). Иң зур күкәй сала (1,6 кг, озынлыгы 13,5 см).

19. Иң зур су кошның исеме ничек? – Император пингвины. Аның буе-122 см, күкрәк йөзгечләре арасындагы киңлек 1,3 м, авырлгы – 45 кг. Ул үзенең табышын эләктерү өчен 265 м тирәнлеккә кадәр чума ала.

Безнең илебездә яшәүче иң зур кошның исеме ничек? Дүдәк. Авырлыгы – 16 кг.

20. Иң зур тизлек белән очучы кошның исеме ничек? – чәнечке койрыклы яр карлыгачы. Ул сәгатенә 170 км тизлек белән оча.

21. Иң нәни кошчыкның исеме ничек?  – Чебенкош. Аны чәчәк кошы да диләр. Русча – колибри (Авырлыгы – 1,6г, озынлыгы – 55мм).

Икенче бирем- мәкальләр:

Кыштан баш тартсаң,................... (ач калырсың).

Кар күп яуса,.......................( иген уңар).

Яз языл,...................( кыш кысыл).

Язның бер көне .................(ел туйдыра).

Сары сулар акмый  ............. (кыш булмый).

Егет кешегә ..................(70 торле һөнәр дә аз)

Сабар төбе ..............(сары алтын)

Киләсе биремгә күчик: “Сүзләр язу”. Мин сезгә сүзләр бирәм, ә сез ул сүзләрдән  исемнәр төзеп язасыз. Сез биремне үтәгәндә-

 без сүзне_______класс укчыларына бирик:_______________

Киләсе бирем мондый: “Сүзләр төзү”. Мин сезгә конверт белән хәрефләр бирәм. Ә сез ул хәрефләрдән кошлар исемен төзеп  ак биткә ябыштырасыз.  Вакытка һәм пөхтәлеккә.

 Ә сезнең каршыгызда кызлар биюе_________________________

 5 бирем: “Коймак рецепты язу”. Сезгә тиз арада коймак рецепты язырга  кирәк була. Сез ничек итеп коймак пешерәсез икән, белеп китик эле бездә.

Ә без  ____________класс укучыларын тыңлыйк.

Жюри балларны санаганда____________________________

Сүз жюригә бирелә:

Нәүрүз:Кыш бабай, бабакайкай, син тугелме сон бу? Нишлэп йорисен монда?

Кыш бабай:

Бу нинди җыен монда, миңа әйтми киткәнсең

Кышны җиңәм дигәнсең.

Бер өрермен, җил исәр, шыткан чәчәкне кисәр.

Ике өрсәм-кар ятар, елга- күлгә боз катар.

Кит, Нәүрүз юлымнан, кит!

Нәүрүз: Шып итсәм – җил тынар,

Елмайсам – карың елар.

Үзең кит, кыш!

А.Б. Кыш бабай, юкка ачуланасың.Безнең балалар да беләләр бит инде: кыш артыннан яз килә.Әйдә,кил, утыр әле менә монда. Балалар сиңа шигырьләр сөйләп күрсәтерләр.

1 нче бала : Сау бул инде, әй салкын кыш

Үтеп киттең сизмәдек.

Суыкларың, бураннарың

Куркытмады, тимәде.

Биек тауның башларыннан

Очтык чаңгы- чанада.

Бик сагынып көтәрбез

Кайтуыңны яңадан.

2 нче бала: Кыш усалкай юк, китмим ди,тартыша, киреләнә

Ә тәрәз төбендә гөлләр чәчәккә бөреләнә.

Яз киләсен кояшкай гөлләргә хәбәр иткән.

Ул аларны иркәләп терелткән, нурын сипкән.

К.Б. Юк, мине болай гына алдый

алмассыз.

Туктагыз, әле туктагыз, үзе белән сөйләшим

Мин әле үз көчемдә, юк, мин китмим.

Әйдә, Нәүрүзбикә, көч сынашабыз.

Менә кашык, менә күкәй, тот кулыңа чибәркәй

Син дә йөгер, мин дә калмам, кем узар бу ярышта?

(Кашыкка күкәй салып йөгерәләр, балалар көч биреп тора.Нәүрүз җиңә.)

А.Б.: Кыш бабай, ачуланма, яратсак та үзеңне

Быелга син китеп тор, Нәүрүзгә бир көнеңне.

К.Б. Әле минем көчем җитәрлек

Менә хәзер карыйк ярышып,

Бераз аркан тартышып.( тагын җиңелә)

Ә хәзер биюдә ярышыйк.

Бие, бие, чибәркәй, мине узалмассың син

Мин карт, син яшь булсаң да, биюдә калышмам мин.

( Нәүрүз белән кыш бабай биеп ярышалар.Кыш бабай җиңелә)

Кыш бабай: Эх, арыдым, сусадым

Харап булдым, жинелдем.

Эредем бит, эредем.

Ярый, Нэүруз, мин китэм.

Энэ сэгатем дэ суга

Кирэк мина китэргэ.

Каршылагыз Нэүрүзне

Аннан котэрсез мине.

Сау булыгыз укучылар!

А.Б.:

Сау бул, Кыш бабай.

( кыш бабай китә)

Алып баручы: Ә син, Нәүрүз, рәхим ит, түрдән уз!

А.Б.

Язлар, жэйлэр  килсен

Кук йозе аяз булсын

Барчабызга сэламэтлек

Бэхетлэр алып килсен.

А.Б.

Таннар саен хэерле кон телим

Аяз куклэр телим жиремэ.

Кояшлы кон телим бар кешегэ

Хэм иминлек телим илемэ.

А.Б.

Хуш килэсен, гузэл Нэуруз

Язгы яна елыбыз,

Яна елда туры булсын

Нурлы булсын юлыбыз.

А.Б.

Нэуруз котлы булсын

Эче тулы нур булсын.

Нэуруз коен кем койлэсэ

Ул дэртле хэм бай булсын.

ЯЗ ҖЫРЫ

ЯЗГЫ ТАШКЫН БАШЛАНУЫН

ХӘБӘР ИТЕП ДӨНЬЯГА,

ЗӘҢГӘР БОЗЛАР АГЫП КИТТЕ,

ЗӘҢГӘР СУЛЫ ДӘРЬЯГА.

ШАУЛАП АКТЫ ГӨРЛӘВЕКЛӘР,

ЯУДЫ ЛӘЙСӘН ЯҢГЫРЫ.

ШӘҺӘРЛӘРДӘ, АВЫЛЛАРДА

ЯҢГЫРАДЫ ЯЗ ҖЫРЫ.

АЛАР ҖЫЛЫ ЯКТА КЫШЛАГАННАР

КЫЙГАК-КЫЙГАК КЫР КАЗЛАРЫ,

БАК-БАК-БАК ҮРДӘКЛӘР,

КАРА КАРГА, КАРЛЫГАЧЛАР,

СЫЕРЧЫКЛАР, ТУРГАЙЛАР,

БАКЧА ЯМЕ-САНДУГАЧЛАР,

УРМАН КҮРКЕ-КҮКЕЛӘР-

БАРЫСЫ ДА КЫШ КӨНЕНДӘ

ҖЫЛЫ ЯКТА БУЛГАННАР.

ЯЗЛАР ҖИТКӘЧ, КАРЛАР КИТКӘЧ,

ҮЛӘН ЧЫККАЧ, ҖИР КИПКӘЧ-

ОЗАК ОЧЫП, ДИҢГЕЗ КИЧЕП,

ТАГЫН БЕЗГӘ КИЛГӘННӘР.

-КАЯ ТАБА ОЧАСЫЗ?-ДИП

СОРАУЧЫГА ҖАВАП БИРЕП:

-ТУГАН-ҮСКӘН илебезне

Бик сагындык!- дигәннәр.