Гаилә бәйрәме
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
Г Гали исемендәге Иске Тинчәле төп гомуми белем мәктәбе география укытучысы Ф М Гайнетдинова.
“Тату гаилә - бәхетле гаилә”-гаилә бәйрәме
Бәйрәм барышы.
Укытучы (Ук.)
Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаилә- тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Гаилә ул –олы сүз. Без гаиләдә үзебезне иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай гаиләдә иң хөрмәтле кешеләр. Тату гаиләдә яшәү- бәхет ул. Матур гаиләдә бер- береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәм итеп яшәү- һәрберебезнең бурычы.
Безнең бүгенге бәйрәмебез “Тату гаилә - бәхетле гаилә”
дип атала. Тик тату гаиләдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә.
1алып баручы.
-Исәнмесез,кадерле кунаклар!
Менә сез дә килеп җиткәнсез,
Мәктәпнең шау тормышын
Күреп китик дигәнсез.
2алып баручы.
-Исәнмесез,хөрмәтле ата-аналар!
Бу кичәбез үтсен әле
Истә калып гомергә.
Балачаксыз яшәп булмый
Җирнең якты йөзендә.
Балачакның узганын
Сизмичә дә калабыз.
Күңел тулган минутларда
Сагынып искә алабыз.
1а.б.
Хәерле көн,балалар!
Җирдә күп ул кояшлар.
Җирдә иң зур кояш бар-
Әти белән әни бар.
Шул кояшларның дәвамы-
Бергә:
Без- кызлар һәм малайлар!
“Туган тел” җыры башкарыла. (Бергәләп җырлыйлар)
Ук.
Бүген без гаилә бәйрәмен викторина рәвешендә үткәрербез.Һәр гаилә-бер команда. Менә безнең алдыбызда иң күркәм, иң булдыклы гаиләләр.Хәзер аларны бәйрәмебез түренә чакырабыз.Рәхим итегез, хөрмәтле әти-әниләр!
(Музыка уйный. Гаиләләр тезеләләр.)
1 команда:
2 команда:
3 команда:
4 команда:
5 команда:
6 команда:
( Шушы гаиләләр арасыннан командалар сайлап алына.)
1 конкурс. Уйнаучы әти-әниләргә өй эше итеп бирелгән конкурс.. (Гаиләләр үзләре белән таныштыралар. Бүләк жыр ,бию, шигырь башкаралар.)(1-5 балл)
2 конкурс. Разминка. Мин бер хикәя укыйм. Тиз укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.
АЛМА АГАЧТА ҮСӘ. УЛ ЯШЕЛ ДӘ, КЫЗЫЛ ДА, САРЫ ДА БУЛА. КЫЗЫЛ, САРЫ АЛМА БАЛЛЫ, Ә ЯШЕЛ АЛМА АЧЫ. КӘБЕСТӘ БАКЧАДА ҮСӘ. АЛМАДАН ВАРЕНЬЕ КАЙНАТАЛАР. АНЫ КИПТЕРЕРГӘ ДӘ БУЛА. МИНЕМ ӘНИ БИК ТӘМЛЕ АЛМА БӘЛЕШЕ ПЕШЕРӘ.
-Бу хикәядә кайсы җөмлә артык?
(Кәбестә бакчада үсә.) (Дөрес җавап бирүче гаиләгә 1балл бирелә)
3 конкурс. Нәрсә кебек? ( Укытучы укып бара, командалар дөрес җавапны әйтеп баралар.) Кошлар,хайваннар белән чагыштыру:
хәйләкәр(төлке кебек), кире(ишәк), такылдык(үрдәк), тугры(эт), куркак(куян), ерткыч(бүре), көчле(фил), ялагай(песи).(1балл)
4 конкурс. Малайлар исемнәрен- кызлар,кызлар исемнәрен малайлар исемнәренә әйләндерергә. Мәсәлән: ЗӘКИ-ЗӘКИЯ, МӨНИРӘ-МӨНИР.
(Наил, Гали,Раил, Әдил; Илнара, Дамирә,Фәридә, Илгизә,Вәсимә.) (Жюри тикшерә, бер дөрес сүзгә-1балл)
Музыкаль пауза.
5 конкурс. “Ике төрле бер сүз”уены. Сүзләр төрле, ә мәгънәләре бер(синонимнар).Мәсәлән,былбыл-сандугач, өлгер-җитез.
Песи-мәче, әшәке-начар, азык-ашамлык, тату-дус, бәби-бала, сөлге-тастымал, матур-чибәр, кызу-эссе, түгәрәк-йомры, ирек-азатлык.(1 балл)
Конкурс җавапларын тикшерү.
6 конкурс. “Уртасын тап!” уены. Уйнаучы әти-әниләр өчен бирем.( 1 балл)
- Ак та түгел, кара да түгел.Нинди?(соры)
- Кыш та түгел, җәй дә түгел. Нәрсә?(көз)
- Кайнар да түгел, салкын да түгел. Нинди?(җылы)
- Яхшы да түгел, начар да түгел. Нинди?(уртача)
- Коры да түгел, юеш тә түгел. Нинди?(дымлы)
- Иртә дә түгел, кич тә түгел. Нәрсә?(Көн)
- Матур да түгел, ямьсез дә түгел. Нинди?(сөйкемле)
7 конкурс.( 1 слайд)Бу бирем – барлык командаларга да. Мин мисал китерәм, ә сез нинди жанр икәнен әйтерсез: бу әкиятме, мәзәкме, бишек җырымы, такмакмы, табышмакмы, мәкальме? (1балл)
1. Ата-ананы тыңлаган адәм булган,
Тыңламаган әрәм булган. (Мәкаль)
- Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Рәисәгә бүләккә. (Бишек җыры)
- Борын-борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Аларның ике кызы булган. Олы кызлары усал да, ялкау да, саран да икән. Шуның өчен аны беркем дә яратмаган. Кече кыз үги булган. Үзе уңган, үзе ягымлы икән. Аңа кешеләр сокланып туя алмаганнар...(әкият)
- Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр кыярлар.
Борыныңны бик күтәрмә,
Чиләк элеп куярлар. (такмак)
5. Кайвакыт ул йомшак мамык кебек,
Кайвакытта юләр тавык кебек,
Кайвакытта үткен кылыч кебек,
Кайвакытта зәһәр борыч кебек,
Кайвакытта ачы балан кебек,
Кайвакытта чага елан кебек.
Ул нәрсә? (Тел)
6.Исламның ертылып беткән, пычрак бүреген күргәч, әнисе “аһ” итте.
-Нәрсә булды?-дип сорады ул.
-Шул иптәш малайлар инде. Баштан бүрекне салдырып алдылар да аның белән футбол уйнарга тотындылар.
-Ә син кайда булдың соң?
-Капкада тордым. (Мәзәк)
Уен. “Дөрес сайла!” (2слайд) (Дөрес җавап туры килгән сан кадәрле кулны чәбәклибез)
Югач кулларны сөртәбез:1. сөлге, 2.кулъяулык, 3.күлмәк белән.
Өстәлгә җәябез: 1.җәймә, 2.газета,3. ашъяулык.
Ашарга утыргач әйтәбез:1. “Тыныч йокы!”, 2.“Ашыгыз тәмле булсын!”, 3.“Рәхим итегез!”
Макаронны ашыйбыз: 1.кул, 2. калак, 3.чәнечке.
Ашап туйгач әйтәбез:1. “Тәмсез булды!”,2. “Рәхмәт, тәмле булды!”,3. “Аз булды!”
8 конкурс. ( 3 слайд) Башваткыч-баш эшләткеч.
Гөлсем апаның Дилә исемле кызы, Линар исемле улы, Акбаш исемле сыеры, Сарбай исемле эте, Йомгак исемле песие бар. Гөлсем апаның ничә баласы бар?
А.б. Тапкырларга,зирәкләргә
Бездә урын гел түрдән.
Кайда? Нәрсә? Кайчан була?
Әйтеп бирсен шуны белгән.
Я, дусларым, игътибар!
Тапкырлар һәм зирәкләрдән
Дөрес җавап көтәбез.
9 конкурс. Супер-табышмаклар.
Ни өчен супер? Чөнки аларның җаваплары бер генә түгел, берничә.
- Тешләре бар, авызы юк...(Тарак, пычкы, тырма)
- Бөтен кешене ашата, ә үзе ашамый. (Калак, кашык, чәнечке)
- Тегеп булмый бернәрсә дә, энәләре күп булса да. (Керпе, нарат, чыршы)
- Яза белә, ә укый белми. (Ручка, карандаш, акбур)
- Аяклары булмаса да, көне-төне йөгерә.(Су, сәгать)
- Тавышы нык, дөньяны яңгырата,
Безне иртән йокыдан уята. (Әтәч, быргы, будильник)
7. Ачыла да ябыла, җавабы тиз табыла. (Ишек, тәрәзә, күз, авыз)
8. Икесе дә вак, икесе дә ак.
Аерыйм дисәң, авызыңа кап! (Шикәр, тоз)
- Үзе кабыклы, үзе бик ачы, үзе файдалы. (Суган, сарымсак, лимон)
10 конкурс. (4слайд)Сүзләр эчендә нинди саннар һәм төсләр бар?
ӘфлисУН, САРЫк.
Бердәмлек, кузгалак, балачак, сикерү, күкерт, төчкерү, каралты, сигезаяк, карак, кызыллык, яшелчә, йөзек, балдак, фикер, карама, бишек, себерке,гармун.
( Сигнал карточкалар белән күрсәтәләр)
Уен. “Әйе, юк”. ( Әйе-тыныч кына утырабыз, юк- аяклар белән идәнгә тибү хәрәкәтләре ясыйбыз.)
Тиз генә җавап бирергә.
- Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк. (Әйе)
- Җәй артыннан кыш килә.(Юк)
- Куянның колаклары кыска, койрыгы озын. (Юк)
- Китап- кешенең дусты.(Әйе)
- Татарлар ике куллап исәнләшәләр. (Әйе)
- Әтәч йомырка сала. (Юк)
- Боз кардан тизрәк эри. (Юк)
Уйнаучыларга да, тамашачыларга да бирем.
Милли ашамлыкларны кем күбрәк белә? (Баллы приз тарату.)
(Жюри әгъзалары бәйрәмгә нәтиҗә ясый, урыннар билгели. Җиңүчеләрне атый. Гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң күркәм гаилә”, “Иң тырыш гаилә” номинацияләре бирелә.)
А.б. Йокысыннан тора кояш
Елмаеп көлеп кенә
Болыт арасына да ул
Елмаеп килеп керә.
Шушы кояштай тормышның
Кадерен белеп кенә,
Әйдәгез бер яшик әле,
Елмаеп – көлеп кенә.
Ук. Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Рәхмәт сезгә. Барыгызга да гаилә бәхете, тыныч һәм имин тормыш, якты өметләр телибез. Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"
Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү. Җыелышның бурычлары: Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.
Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...
Гаилә татулыгының сере
Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)
Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"
Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

