"Белем бәйрәме".
материал по теме

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Белем бәйрәменә сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_byrme.docx15.3 КБ

Предварительный просмотр:

 Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм     бәйрәмебез кунаклары!. Менә кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат    бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы                          вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана.Күңелләрдә сөенеч,          йөзләрдә шатлклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-     сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр  генә алып килсен. Бәйрәм белән          сезне, дуслар!

 Жыр”Буген белем бэйрэме”

1укучы      Балалар кайта мэктэпкэ

                    Хушлашып жэйлэр белэн

                  Козге чэчэклэр хэммэсен

                  Тэбрикли бэйрэм белэн

                 

2укучы        Кайчан тудык, кайчан үстек,

                   Бу гомер бик тиз үтә,

                   Тиздән китәрбез мәктәптән –

                   Безне киләчәк көтә.

 

3 укучы:     Синдә алдык без белемне,

                   Тәҗрибәне, илһамны,

                   Синең язмыш – безнең язмыш,

                   Бик яраттык без сине.

 

4 укучы:     Үтте синдә балачагым,

                   Үсмер чагым – гүзәл чак!

                   Ул вакытның мизгелләре

                   Йөрәкләрдә калачак.

5укучы    Кеше гомере мэктэп юлы аша

                Монлы бер жыр кебек сузыла

                 Белем сукмакларын яра-яра

                 Килэчэккэ юлы сузыла.

А.б.

                Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм нәни дусларыбыз! Без    барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Балачакның иң      матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле. Безнең нәни             дусларыбыз – 1 сыйныфлар бүген кешенең гомерендә бер генә була        торган мизгелләрне кичерә. Алар бүгеннән укучылар булачак.   

 Сүз 1класс укучыларына      

Инсценировка     (Хасанов Гаяз,Гималтдинов Булат)               

1 укучы:     Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

                   Шатлык очкыннары йөзеңдә.

                   Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

                   Күбәләккә охшаш үзең дә.

2 укучы      Ашкына да, талпына да бүген

                   Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

                   Озатасың, изгеләрдән изге

                   Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

   3 укучы   Җуелмаслык хәтирәләр калыр

                   Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

                   Иң башыңа күрә йөгең дә бар –

                   Син җаваплы кеше бүгеннән.

4  укучы    Нәни дустыбыз! Сиңа үзебездән мирас итеп “Белем йорты”                         ачкычын тапшырабыз. Әлеге ачкыч сиңа Белем иленә юл                                     күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.

 Татар биюе(Зайруллина Лилия,Гатиев Азамат)

А.Б. Әйе, чыннан да, ата-аналар бүген нәни дусларыбыздан                                 ныграк дулкынланадыр, мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә                           озату – алар өчен дә зур сынау. Йөрәк түрләрендә саклап                                   йөрткән иң изгетеләкләрен алар да балаларына җиткерергә тели.

                      Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик,

                   Башлануын уку елының.

                   Күреп соклансыннар сихри көчен

                   Җиз кыңгырау чыңының.

                   Яңырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,

Яңа уку елы.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...