Төрле төстәге битләр
план-конспект на тему
Максат: тарих өлкәсендә укучыларның белемен арттыру,китап ремонтларга өйрәтү,логик фикерләүләрен үстерү, китапка, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Форма: телдән журнал
Җиһазлау: ремонтлый торган китаплар, китапның форматы һәм бизәлеше буенча төрле китаплар,” китап “ киеме,концтоварлар, кроосворд.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 22.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Иске Өҗем төп мәктәбе
Китапханә дәресе
“Төрле төстәге битләр”
Китапханәче: Габдрахманова Н.Ш.
2015-16 уку елы
Максат: тарих өлкәсендә укучыларның белемен арттыру,китап ремонтларга өйрәтү,логик фикерләүләрен үстерү, китапка, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Форма: телдән журнал
Җиһазлау: ремонтлый торган китаплар, китапның форматы һәм бизәлеше буенча төрле китаплар,” китап “ киеме,концтоварлар, кроосворд.
Дәрес барышы.
Китапханәче: Исәнмесез укучылар! Бүген без сезнең белән”Төрле төстәге битләр”дип исемләнгән телдән журналның битләрен бергәләп ачарбыз. Ә хәзер кроосвордны дөрес итеп чишсәк, вертикаль рәттә журналның темасы килеп чыгар.
- Тычкан ярдәменнән башка җирдән чыкмаган әйбер.
- “Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы.
- “Шүрәле” шигырен кем язган?
- Килеп җитте кыш та.Ай-яй суык ......... (тышта)
- Кәҗә белән сарык әби белән бабайдан чыгып киткәндә кулларында нәрсә була?
Китапханәче: Безнең вертикаль рәттә нинди сүз килеп чыкты инде? Китап. Димәк, без бүген иң якын дустыбыз – китап турында сөйләшербез.(Ә хәзер шигырь тыңларбыз)
Без бүген сезнең белән беренче китаплар кайчан барлыкка килгән,алар нинди булган, бүгенге китаплардан нәрсә белән аерылган, хәзер китапны нәрсәдән ясыйлар, ни өчен китапны саклау – урманны һәм тормышны саклау, диләр, шул турыда сөйләшербез.
Ә инде очрашу ахырында китапханә һәм китап дусларыбыз өчен файдалы эш эшләрбез. Димәк, безне күңелле һәм файдалы эш көтә.
Ә хәзер журналны ачабыз. Беренче битебез – кызыл.
Бүгенге көндә китап булмаган җир юк. Алар һәрбер өйдә, китапханәдә,китап кибетләрендә, мәктәптә. Әле сез кайчан гына мәктәп ишекләрен ачып кердегез, укырга өйрәндегез. Ә бүген инде сезне китап белән очрашу бәйрәме көтә.Китаплар күптөрле була: зур, кечкенә, җыелма, уенчык китаплар. Менә шул матур, төсле рәсемле китаплар сезнең дә якын дусларыгызга әйләнде.
Ә сез беренче китапның кайчан барлыкка килгәнен беләсезме укучылар? Бу бик күптәннән булган. Аны китап басучылар уйлап тапкан. Бу хезмәт бик авыр булган. Бер китапны бастыру өчен 6-7 ел кирәк булган.Китапның тышлыгын агачтан ясаганнар. Аны алтын,көмеш, кыйммәтле ташлар белән бизәгәннәр. Андый китаплар бик кыйммәт торган, шуңа күрә аларны саклаганнар, урлап китмәсеннәр өчен китап киштәләренә цеп белән беркетеп куйганнар.Китаптагы һәр яңа бүлек бик матур бизәкле хәрефтән башланган, ул күп вакытта кызыл төстә булган. “Кызыл юл” дигән атама да шуннан килеп чыккан.
Китап басу станоклары уйлап чыгарылгач, китаплар күбәя.Хәзер Мәскәү шәһәре үзәгендә, Кызыл Мәйдан янәшәсендә 16 гасырда китап басу станогы уйлап тапкан Иван Федоровка һәйкәл куелган.
Китап безнең кулга килеп кергәнче күп юллар үтә. Әйдәгез хәзер шул турыда шигырь тыңлап үтик әле.
Шигырь:
Ә хәзер яшел битне ачабыз.Сез беләсезме, укучылар, китапны нәрсәдән эшлиләр? Ә кәгазне?
Кәгазне агачтан эшлиләр. Ә агачлар урманда үсә. Сезнең ишеткәнегез бардыр, безнең дустыбыз урман көннән-көн сирәгәя бара.Без- кешеләр, урманнан башка яши алмас идек. Ни өчен? Чөнки урман – безнең планетабызның үпкәсе. Шуның өчен агачларны сындырмаска, сакларга һәм инде китапларны да саклап тотарга кирәк икән.
Безнең бүген Китап хастаханәсенә авыру китапларны кабул итү көне.
Шигырь “Китап докторы”.
Докторларның ак халаты кебек ап-ак битебезне ачабыз. Бездә кунакта - Доктор Айболит. Китапханәче – баш врач, ә сез барыгыз да медсестралар һәм медбратлар. Ә хәзер “пятиминутка”үткәреп алабыз. Китаплар “авырый” икән, аларны дәваларга кирәк.
Китапны саклау кагыйдәләре. (доктор укый)
(2-3-4класс укучыларына берәр китап ремонтлату.)Ә хәзер барыбыз да эшкә.
Китапханәче: Менә журналның сонгы ак бите дә ябылды. Икенче очрашуларга кадәр сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Фигыльләрсез раслау һәм сорау җөмләләр. [къ] авазы һәм бу аваз кергән сүзләр”.” Сөнгатуллина Р.Ф., Әхмәдуллина Р.Ф “Мәгариф Татар теле №3/2016, 26-27 битләр.
http://magarif-uku.ru/megarif-tatar-tele-2016-ii/...
