"Мәктәп бүген гөр килә"
методическая разработка (6, 7 класс) на тему

Корсак Суфия Файзулловна

Концертная программа для учителей татарского языка

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktp_bugen_gor_kil.docx18.98 КБ

Предварительный просмотр:

                                                 Сценарий концертной программы

                                    для учителей района “Мәктәп бүген гөр килә”

Подготовила учитель татарского языка

Корсак Суфия Файзулловна

2015 год

1 алып баручы:

Исәнмесез ничек яшисез сез

Ничек үтә сезнең көнегез?

Киләчәккә зур бәхетләр теләп

 Кайнар сәлам кабул итегез!

2 алып баручы:

Сәлам сезгә , дуслар ,

 Сәлам сезгә.

Безнең яклар сезне сагынды.

Бу сәламнәр безнең йөрәкләрдә

Тургай булып канат кагынды.

Барыгызга : олыгызга, кечегезгә,

Сәлам сезгә, дуслар,кайнар сәлам,

Сәлам сезгә йөрәк түреннән.

Җирдә үскән һәрбер гөлчәчәктән

Туган илнең зәңгәр күгеннән.

          ( 1 нче сыйныф укучылары “Дәү әнигә бүләккә”)

2 алып баручы.

Мәктәп бүген гөр килә

Кунаклар килгән безгә.

Җыр һәм бию осталарын

Күрсәтик әле сезгә!

1 алып баручы:

Хуш килдегез кунаклар!

Рәхим итегез кунаклар!

Югары Ослан балаларын

Күреп китегез кунаклар!

2 алып баручы

Сезгә бераз ял булсын дип

Җыр –бию әзерләдек.

Күңелләрне ачар өчен

Вакытны жәлләмәдек!

          ( 2 нче сыйныф укучысы Зиатдинова Айгөл сезнең алдыгызда шигырь сөйләп китә)

 1 алып баручы

Дөнья матурлыгын , тормыш җырын

Яшьләр җырлый яшел аланда,

Йөрәкләргә үтеп керә торган

Сокландыргыч моңнар бар анда.

2 алып баручы

Чәчәкләрне таңнар уяталар,

Ә таңнарны җырлар уята.

Яшь йөрәктән чыккан җыр авазы

Сузылып китә ерак-еракка!

(Ә хәзер сезнең өчен 5а сыйныф укучылары “Туган як “ җырын башкаралар)

1 алып баручы:

И минем җандай кадерлем,

И җылы ,тере телем.

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген!.

(Сезнең алдыгызда 2 нче сыйныф укучылары чыгыш ясый.

Габдулла Тукай “Туган тел” шигыре.)

2 алып баручы

Баянчы дус, бер сыздырып җибәр,

Без яраткан дәртле көйләрне.

Эч поштырып иртә йоклаган

Уят әле кызлы өйләрне.

(Закиров Зиннур башкаруында “Карабай” көен тыңлап үтегез)

1 алып баручы

Сандугачлар аяз таң атканда

Кояш сибә алтын нурларын.

Күңелгә ямь,йөрәккә дәрт бирә

Бер тыңласаң татар җырларын.

(Сезгә Абдрахманова Аделина “Кояш нурлары” җырын бүләк итә)

1 алып баручы

Бие әйдә ,бие әйдә,

Биегәнне  күрсеннәр

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең кызлар дисеннәр.

2 алып баручы

Йөзеп кенә бииләр бит

Сыгыла идәннәре

Сез, иптәшләр ,кул чабарсыз

Кызлар биесен әле!

(5 нче сыйныф укучылары башкаруында “Каз канаты” биюе)

1 алып баручы

Җырламыйча туй итмиләр

Җырсыз бер бәйрәм булмый.

Ишкәкчеләр җыр сузмаса

Идел ямь белән тулмый.

2 алып баручы

Дуслар җырлый, без җырлыйбыз,

Кушылып шушы җырга.

Җыр көрәштә ярдәм итә,

Җыр юлдаш була юлда!

(Сезнең алдыгызда Кучумова Мария “Идел буе каеннары “ җырын башкара)

1 алып баручы

Җыр ишетсәм хискә биреләм мин,

Җитми көчем каршы барырга,

Ташкын булып килгән хисләремнең

Агышына табан барырга.

2 алып баручы

Җыр бит ул хисләр дулкыны,

Җыр бит ул истә кала,

Кеше үзенең үткән гомерен

Җыр белән искә ала!

                  (Джумаева Азалия һәм Корсак Элина башкаруында “Иң матур җыр”)

2 алып баручы

Осталыкларын күрсәтергә

Чакырабыз без хәзер

Илмир белән Юлияне

Алар бит инде әзер!

(Землянская Юлия һәм Нугуманов Илмир башкаруында шигырь “Ява карлар, яңа карлар»)

                 (Зверева Мария башкаруында “Кояшлы ил” җырын бүләк итәбез)

1алып баручы

Туган телем, иркә гөлем

Юктыр синнән яхшысы.

Күңелләрне биләп ала

Көйләрнең дә моңлысы

2 алып баручы

Туган телем, әнкәй телем

Сине хөрмәт итәм мин.

Ниләр генә кичерсәм дә,

 Синнән ләззәт алам мин!

                      ( 5 сыйныф укучылары башкаруында җыр “Туган телем”)

Элина  :

Хуш килдегез безгә , дуслар,

Кадерле апа, абыйлар.

Чәкчәкләрдән авыз итеп

Китегез сез кунаклар!

Рената :

Чәкчәк бит ул халыкның

Иң яраткан ризыгы.

Шуңа күрә безнең сезне

Килде шулай сыйлыйсы!!!

Ләйсән яңгыр яуган сыман

Чиста булсын уегыз.

Без очрашасы көннәр өчен

Сез кабат җыелыгыз!

Шуның белән безнең концертыбыз  тәмам!

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!