Әхлак тәрбиясе – көн таләбе
статья на тему

Юзкаева Лилия Марсовна

              Шушы язмамда  әхлак тәрбиясе турында фикерләремне уртаклашасым килә.

Ни         Ничек була соң ул тәрбияле, әдәпле булу? Әлбәттә, кешеләрне хөрмәт итү, хезмәтне ярату, ихтирамлы, ярдәмчел булу, мактанмау, белемле булуга омтылу... Болар барысы да әхлак тәрбиясенә бәйле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hlak_trbiyase-kon_talbe.docx18.88 КБ

Предварительный просмотр:

                  Әхлак  тәрбиясе – көн таләбе

  • Әтием, нәрсә ул  яхшы,   ә нәрсә ул начар?

Бүгенге көн баласы мондый сорауны бирә беләме?

Бүгенге көн ата-анасы мондый сорауга җавапны дөрес итеп таба аламы?

Миңа калса,  мондый сорауны тәрбияле, әдәпле бала гына бирә ала һәм әхлак тәрбиясенә ия булган ата-ана гына җавап таба белә.

Шушы язмамда  әхлак тәрбиясе турында фикерләремне уртаклашасым килә.

Ничек була соң ул тәрбияле, әдәпле булу? Әлбәттә, кешеләрне хөрмәт итү, хезмәтне ярату, ихтирамлы, ярдәмчел булу, мактанмау, белемле булуга омтылу... Болар барысы да әхлак тәрбиясенә бәйле.

Нәрсә соң ул әхлак тәрбиясе? Әхлак тәрбиясе:

  • әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләүне;
  • балада гаиләсенэ, туган авылына, туган ягына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләүне;
  • коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп аралашу һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен бәяли белүне;
  • социаль-иҗтмагый сыйфатлар тәрбияләүне үз эченә ала.

Бүгенге көн баласы яки ата-анасы бу сыйфатларга ияме?

Юк, кызганыч,  барысы да түгел... Гади генә мисал: ишектән килеп кергән баланың яки өлкән кешенең бар исәнләшкәне, бар исәнләшмәгәне. Шушы исәнләшү-исәнләшмәүдән чыгып кына да кемнең тәрбияле, кемнең тәрбия ягының аксавын ачыкларга була.

Бүгенге яшәү шартларында әхлак тәрбиясе күпкә артка кала. Моның әлбәттә үз сәбәпләре бар: үзара аралашуның, физик хезмәтнең кимүе, гаилә ныклыгы йомшаруы, аң, тарихи хәтерне саектыру, халыкара конфликтларның барлыкка килүе, террорлык актларнын таралуы, мәгълүмат челтәләренең көчәюе...

Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре бүгенге көндә бик тә кырысланды, тупасланды. Модый мөнәсәбәтләр исә яхшылыкка түгел, ә начарлыкка илтә. Үзара аңлашмаучанлык, низаглар, үчләшүләр кайгылар китереп чыгара. Болар үз чиратында илдә, дөньяда сугышлар, тынгысызлыкларга сәбәпче булып тора. Бу халәтне, минемчә, тик бер-береңә ихтирам, хөрмәт, ярдәмчел булу кебек сыйфатлар белән генә җиңеп була. Моның коралы – дөрес тәрбия. Димәк, әхлак тәрбиясе – көн таләбе!

Бала дөньяга гаиләсендә килә. Тәрбиянең беренче орлыклары да гаиләдә салына. Гаиләдә генә бала культура ягыннан да, белем ягыннан да күнекмәләр, тәҗрибә туплый ала. Моның өчен гаилә әхлакый яктан көчле һәм сәламат булырга тиеш. Халык та белми генә: оясында ни күрсә – очканда да шул булыр – дип әйтмәгәндер. Кеше чын кеше булу сыйфатларын бары гаиләдә төшенә башлый.

Нәрсәләр кешене чын кеше итеп күрсәтә соң? Башка кешенең кайгысын, шатлыгын кабул итү, уртаклаша белү.

Гаиләдән кала балага әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының, мәктәпнең дә төп бурычларының берсе булып тора. Әхлакый тәрбия баланың аң-белеме, фикерләү сәләте, ихтияр көче, хисләре, тәртибе белән үрелеп барган очракта гына нигезле булып кала. Аның нәтиҗәсе яшәештә, торышта, ачык чагыла: мәрхәмәтле, шәфкатьле, белемле, итәгатьле, кайгыртучан, җавапчыл, эш сөючән, намуслы булу...

Без, укытучылар, белем бирүне тәрбия белән тигез рәвештә алып барырга тиешбез дип уйлыйм. Дөрес тәрбия аша гына төпле белемгә ирешеп була. Ә белем һәм тәрбия бирүче укытучы иң беренче чиратта үзе тәрбияле, үрнәк кеше булырга тиеш. Чөнки бала укытучы эшләгәнне, сөйләгәнне сеңдереп, укытучыга охшарга тырыша, аның холкына, таләпләренә буйсына.

Шуны онытмыйк: балачактан кергән гадәт гомергә китәр. Әйтик, әтисе белән бергә эшләп үскән бала (утын ярып, кар көрәп, печән чабып...) эш сөючән, ярдәмчел, кайгыртучан булып үсә.

Бала төрле эшлэргә, шөгыльләргә тартылып эш тәҗрибәсен камилләштерә, анда хезмәткә карата мәхәббәт уяна. Мәктәп эшләрендә катнашып, әхлак сыйфатлары нигезендә иптәшләренең һәм үз-үзенең тәртибен бәяләргә өйрәнә.

 Төрле акцияләрдәкатнашып, укучылариҗтимагый тормыш күренешләрен  бәяләргә өйрәнәләр, аларда иҗтимагый әһәмиятле эшләрнең мәгънәсен күрү сәләтеүсә.

Укучыларның көндәлек тормышын, аларныңүзара мөнәсәбәтләрен югары әхлакый нормалары һәм таләпләренә нигезләнеп оештырырга кирәк.

Безнең җәмгыять киң белемле, югары әхлакый шәхес әзерләүгәмохтаҗ.Әхлакый тәрбия бирү элек-электән актуаль проблема булып тора. Балада югары әхлак сыйфатларын бары тик билгеле бер эзлеклелектә максатчан тәрбия эше алып бару нәтиҗәле була. Шушы очракта гына бала : “Нәрсә ул яхшы, ә нәрсә ул начар?”-дигән сорау бирә ала.