"Сабантуй" бәйрәме
материал на тему

Вагизова Гулия Наилевна

Национальный татарский праздник проводится в начале июня, после посева. Праздник плуга говорят в народе. 

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabantuy-2017.docx34.07 КБ

Предварительный просмотр:

Сабантуй -2017

Башлау(кешеләр җыелганда укыла) ФОН

А.б.:

  1. Туган илкәй!..

Иң аһәңле, назлы исем!

Сизәм анда болыннарның татлы исен,

Ишетәм анда яфракларның серле шавын,

Тау астында салкын чишмә чылтыравын...

Саклыйм аңа чын мәхәббәт, сөю хисен,

Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен!

  1. Туган илкәй!..

Бу исемдә –язгы таңнар,

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар,

Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем,

Туган халкым,

            Туган телем,

                      Туган җирем!

  1. Читтә йөргән чакта сагындырып,

Керер өчен тонлә төшеңә.

Зәңгәр таулы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә!

  1. Нурлы җирем минем, моңлы җирем,

Яшә мәңге тыныч балкышларда,

Чәчәк исе килсен җилләреңнән,

Аяз күкләр булсын таңнарда.

 Гүзәл җирем минем,

Зәңгәр күзле җирем,

Күзләремә карыйсың моң белән.

Суларыңның тәмен, чәчәкләрнең тәмен,

Саклар халкым мәңге- мәңгегә!

  1. Туган ягым, туган авылым,

Мин синең газиз балаң.

Саф сулы чишмәләреңнән

Җаныма сихәт алам.

  1. Сусавымны басар кебек

Туган як чишмәләре.

Җилләрнең дә иң назлысы

Шул яктан искәннәре.

  1. Җилләр булып очып килим

Газиз туган ягыма,

Җәйләремә кайтыйм әле,

Кышларыма- языма.

  1. Кадерледән дә кадерле,

Газиз туган ил генә.

Чит-ят җирләр күп булса да

Туган җирем бер генә.

А.б.:

Саумы, июнь – сабантуйлар ае!

Саумы, сабантуйлы киң мәйдан!

-Менә шулай матур яшәгез!-  дип,

Җыйдык әле сезне яңадан!.

Бәйрәмнәрнең таҗы-Сабантуйлар-

Бүләк безгә бөек Ходайдан.

Бу тормышның бөтен матурлыгын,

Хозурлыгын саклый бу мәйдан!

А.б.:

Сабан туе бүген, Сабан туе!

Мәйданнарда хәйран тамаша,

Бу бәйрәнең башы игенченең

Хезмәтенә барып тоташа.

Сабан туе- изге ипикәйне,

Игенчене зурлау туе ул.

Җиргә гашыйкларның кавышуын,

Сагынып көткән еллар буе ул.

Икмәк булса гына табын тулы,

Икмәк булса, күңел яшәрә!

Гадел хезмәт белән, муллык белән,

Язсын безгә җирдә яшәргә!

А.б.:

Сабун туе- хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе,

Уйнап- биеп, җырлап –көлеп,

Бәйрәм итик көн буе.

Шау- гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары,

Котлы булсын, гөрләп торсын,

Ямьле Сабантуйлары!

    \Слово о нас\_________________________________________________________

А.б.:

Исәнмесез, шаулы һәм дәртле Сабан туеның хөрмәтле кунаклары!

Исәнмесез, ерак җирләрдән бәйрәмгә килгән туганнарыбыз, якташларыбыз, кардәшләребез!!! Авылның хөрмәтле өлкәннәре, яшь җилкәнчекләре, күркәм бала-чагалары!!!

Бүген бәйрәм!

Бүген тантана!

Күңелләр көр, йөрәк шатлана!

Хәерле көн игенчеләр!Көрәшләрдә җиңүчеләр!

Тантанага килүчеләр!

Сезне халкыбызның милли бәйрәме -гүзәл Сабантуе  белән ихластан котлыйбыз!!!

Кадерле дуслар, Сабан туе капкалары, ишекләр ачык! Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез! Түргә үтегез!

Музыкаль номер №1 _Илназ  җыр _”Бәхеттә шатлыкта “

А.б.:

Сабан туе – ул милләтебезнең чын йөзек кашы, табигый бетмәс- төкәнмәс татар халкының үзенчәлекле сәнгатен, аның рухи кыйбласын күрсәтүче, ярышларда осталыгыңны, зирәклегеңне, үткерлегеңне ачарга мөмкинлек бирүче милли бәйрәмнәребезнең берсе. Хөрмәтле дуслар, барыгызны да хезмәт бәйрәме белән тәбриклибез! Биегез, җырлагыз, ярышларда катнашыгыз, рәхәтләнеп күңел ачыгыз!

********

А.б.:

Вакыт чонгылында югалмаган, үзенен тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган  быелгы Сабантуй бәйрәме барыбызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек,  күңел көрлеге һәм искиткеч күп шатлык һәм куанычлар алып килсен!

Ямьле булсын, шатлык тулсын, гөрләп торсын Сабантуй!

А.б.:

Хөрмәтле авыл халкы һәм ераклардан килгән кунаклар! Эше нинди, ашы шундый, дигән безнең бабайлар. Төбә  халкының күркәм эшләре бөтен Татарстанга билгеле.  Сабан туе хезмәт сөючән, тырыш, уңган- булган Төбә халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җырга –моңга осталыгын,   тапкырлыгын, зирәклеген, көч –кодрәткә ия булуларын  тагын бер кат исбатлар. Сабантуен мәртәбәле  итүче дә, олылаучы да, хөрмәтләүче, кадерен белүче Төбә кешеләре үзләре.  

Сабан туен  ачу һәм котлау өчен сүз\слово гостям(фанфары\туш ) ________________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________бирелә. Рәхим итегез!

ГИМН яңгырый\гимн Татарстана

А.б.:

Хөрмәтле кунаклар, дуслар, туганнар, якташлар! 2017 нче елның Сабан туе флагын күтәрү хокукы, узган елгы Сабан туе батыры,______________________________

___________________________________һәм 2016 ел Сабан туеның татарча көрәш буенча абсолют  батыры_________________________________________________

______________________________________________________ бирелә.

Мәйданга рәхим итегез, батырлар!

Флаг күтәргәндә дәртле музыка яңгырый. \ поднятие флага ФОН

Кунаклар сәхнәдән төшкәндә:

А.б.:

Кадерле батырларыбызны алкышлар белән озатабыз,  корычтай саулык һәм тазалык, имилек телибез!

Сабантуймы? Сабантуй-

Уеннар туе бит ул,

Җиңүләр туе бит ул!

Чаптар өстендә чабып,

Катыктан тәңкә табып,

Колга башына менеп,

Узышларга йөгереп,

Татарча бил алышып,

Аркан белән тартышып,

Ватмый йомырка ташып,

Үткенлектә сынашып,

Җиңсәң, әгәр,

Сабантуй- эчкә шатлык сыймас туй!!!

Музыкаль номер №2 _ Татар биюе _\татарский танец

________________________________________________________________

А.б.:

Борынгыдан иген игү халкымда иң изге , иң саваплы  хезмәт саналган. Әнә шуңа да беренче буразналарны  елның елына, бисмиллә әйтеп, аксакаллар сызган.  Яңа гына күпереп пешкән  икмәкне хәтерләткән, сөрелгән туфракка алтын  бөртекләрне дә аксакаллар  сипкән, җир- анага хөрмәт, ихтирам әнә шулай аксакаллар аша яшь буынга күчә барган.

 Эх, Сабантуй бәйрәме!

Җырлыйк, биик, әйдәле!

Көне  буе гөрләп торсын,

Сабантуе мәйданы!     

         Музыкаль номер №3     Гөлчәчәк Абдуллина жыр. “Серле йөрәк”

А.б.:

Элек- электән Сабантуйга алдан ук бүләкләр әзерләгәннәр. Бигрәк тә кызлар, Сабантуй  бүләге итеп  берсен- берсе уздырып,  сөлге, кулъяулык чиккәннәр. Ә инде киленнәр бүләге аерым игътибарга лаек.

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебездә!

Көрәшик тә, узышыйк та,

Сабантуй бүген бездә!

Шатлыклар күңелебездә!

Ал кояш күгебездә!

Бәйрәм итик бергәләшеп,

Сабантуй бүген бездә!

Музыкаль номер №4    Һинд  халык биюе  \ индийский танец

А.б.:

Сабан туе гөрли,  Сабан туе!

Гасырлардан килә тавышы!

Күңелләрне айкый тальян моңы!

Җилкендерә моңнар агышы!

Сабан туеның иң кадерле кешеләре- гармунчылар, гармун булган җирдә  - моң бар, димәк халык яши, милләт яши!

Сәхнәгә гармунчылар чакырыла????????

А.б.:

Батырлар бил алышырлар,

Дуслык хисе күңелдә,

Бабайлар гореф-гадәте

Саклана бит бүген дә!

Сабан туе- хезмәт туе!

Осталыгың, булганлыгың,

Өлгерлегең, уңганлыгың,

Сынатма, югалтма!

Хөрмәтле дуслар, кунаклар!Сабантуеның иң кызыклы вакыты-көрәш һәм  ярышлар!   Әйдәгез, рәхим итегез!

(Сабантуйда милли көрәшнең булачак батырлары- яшь көрәшчеләр ачып җибәрә!)?????

А.б.:

Сабан туе, Сабан туе-

Язның данлы бәйрәме!

Хезмәт туе,  татар туе-

Алчәчәкләр бәйләме!

     

Халык һәм җыр...

Җирдә берүк гомер.

Аерылмас җан һәм тән кебек.

Халык барда җырлар мәңгелек тә,

Җырлар барда халык мәңгелек!

Җырдан кадерлерәк нәрсә бар соң?!

Җыр тормышны бизи, хезмәтне,

Җыр кешегә дус та һәм юлдаш та!

Җыр яшәртеп яши йорәкне..   

Музыкаль номер №5      Илназ.      Җыр “Эх алмасы”

А.б.:

Дуслар җыелган бәйрәмгә!

Балкый бәйрәм кояшы!

Дөнья  якты!

Бу  -галәмнең җырлаган минутлары!

Сөен күңел!

Уйна да көл!

Килде бәйрәм сәгатең!

Куансыннар  картлар, яшьләр,

Белеп шатлык  рәхәтен!

Бәйрәм тамашасының  уеннары борынгыдан калганнар - халыкныкылар. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү,  йомырка салынган кашык кабып йөгерү,  бүләкләрне күз бәйләп кисү,  сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, колгага менү,  бүрәнәдә капчык белән сугышу... Без сезне уеннарда, алышларда, ярышларда катнашырга чакырабыз! Җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да бүләкләр көтә!

Сабан туенда уеннар

Төрле була, күп була!

Уеннарсыз сабан туе

Булмаган да күк була!

Музыкаль номер №6    ____________________ Румба

А.б.:

Сабантуйлар җитте, Сабантуйлар! 
Туган җирем нурга күмелде. 
Сабан туе - шатлык туе бит ул, 
Милләтемнең ачык күңеле.

Көч-гайрәт тә, уңган-булганлык та 
Сабантуйда гына сынала. 
Бәйрәм рухы биләп ала җанны, 
Кайгы-хәсрәт китә, югала...

...Мәйданнарда биек колгаларда 
Ак сөлгеләр - ап-ак өметләр. 
Бил алыша батыр калу өчен 
Әзмәвердәй безнең егетләр...

Су ташыйлар, чүлмәк вата кызлар, 
Бәйге бара мәйдан түрендә. 
Сабантуйда алган яшәү дәрте –
Ел буена сүнмә, сүрелмә.

Сабантуйлар гөрли, Сабантуйлар! 
Колач җәя татар бәйрәме! 
Безнең көчтән, уен, җыр-биюдән 
Тетрәп торсын дөнья мәйданы!

Музыкаль номер №7 Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Бер карадым” Алкышлар...

А.б.:

Сабантуйда кунагыма-гөлчәчәкләр,

Җимешләре- чәйләренә.

Мин дөньяга гашыйк бер җан-

Җырлап керәм җәйләремә!

Ә хәзер авыл үзешчәннәренең һәм кунакларыбызның  чыгышын башлыйбыз

 

(концерт программасы аерым сценарийда тәкъдим ителә)????????

А.б.:

Бөтен тирә- якта

Буген әйлән-бәйлән!

Якты безнең бәйрәм!

Туганнар, бәйрәм белән!

Музыкаль номер №8___________чегән халык биюе. \цыганский танец

А.б.:

Йөрәкләрне дәртләндереп

Яңгырый матур җырлар!

Көч һәм дәрт арттырып

Узалар Сабантуйлар!

Дөньяда матур- матур бәйрәмнәр күп. Безнең өчен иң җәүһәр көннәр- Сабан туе көннәре.  Бу бәйрәм авыр вакытларда да  хисләрне яңарта, яшәргә көч бирә, туганнарны һәм якыннарны җыя.

Кадерле дуслар, бәйрәмнәр мөбәрәк, күңелләр түгәрәк булсын!  Йөрәкләрдә шатлык хисләре ташып торсын!

Кадерле милләттәшләр, бәйрәм концертыбызны  _______дәвам итә. Көчле алкышлар белән каршы алыгыз!.

Музыкаль номер №9 Җыр Илназ  “Жиләкле жәй”

А.б.:

 И, гүзәл соң безнең Сабантуйлар!

Халкым сыман тыйнак, ягымлы!

Халкым кебек олы, киң күңелле,

Халкым кебек дәртле һәм моңлы

Музыкаль номер №10 Джайв

А.б.:

Тырыш халкым! Туган җиргә бирдең,

Маңгай тирен, күңел чаткысын!

Телибез без сезгә теләкләрнең,

Иң изге һәм иң татлысын!

Музыкаль номер №11    Ә хәзер сез яратып олгергән талантлы җырчыбыз Гөлчәчәк Абдуллина, каршы алыгыз “Синсез яшәүләр”

А.б.:

Яшьлек җырын җыйрлыйк, дуслар,

Җиңел булсын атларга.

Җыр белән җирне яңартып,

Яшьлек килә сафларга.

Музыкаль номер №12    Илназ җыр “Салкын җәй”

А.б.:

Изге җир ананың

Хезмәтчел уллары,

Матурлап, яшәртеп төзиләр дөньяны.

Кайсысы шатлыклар кичерә-кичерә,

Кырларда гөрләтеп игеннәр үстерә.

Кайсысы балкыта өр яңа калалар,

Күк йөзе шикелле нур чәчеп яналар.

Шул нурлар эчендә ишетелә җыр гына.

Ә җыр туганлык

        Һәм бәхет,

               Һәм шатлык

                      Һәм дуслык турында!

Музыкаль номер   №13  Гөлчәчәк Абдуллина, каршы алыгыз “Каен җиләге”

А.б.:

Якты йөз, сүрелмәс дәрт белән

Авылдашлар ача күңелен!

Эш сөйгән намуслы халкыма-

Дан димен!

Дан димен!

Әйдәгез әле, хөрмәтле Төбә халкы! Бергәләшеп күңел ачыйк, җырлыйк, биик!

Музыкаль номер №14    Илназ җыр “Талларым”

А.б.:

Җәйнең матур аенда,

Сандугачлы чагында, була ул Сабан туйлары.

Мөхтәрәм җәмәгать! Сабан туе ул безнең милли уеннары белән дә бар халыкны  җәлеп итә. Мәйданыбызда төрле уенлы  мәйданчыклар эшли. Әйдәгез, уйнагыз, безгә кушылып җырлагыз, биегез, рәхәтләнеп ял итегез!

Музыкаль номер   №15  җыр Гөлчәчәк Абдуллина   “Былбыл кош”

А.б.:

Кәефләр ничек мөхтәрәм кардәшләр? Яхшымы? Менә рәхмәт! Әйдәгез алайса рәхетләнеп биеп алыйк!

                             

           Музыкаль номер     күмәк бию / танец

А.б.:

Җырлары һәм гармуннары белән

Сабантуйлар килде әйләнеп,

Ап-ак һәйкәл гүя балкып чыккан-

Мәйдан тулы солге бәйләме.

Тамаша кыл, күңел ач син бүген,

Биеп җибәр, әйдә булмаса,

Болынлыкны яшел постау итеп

Табын кора туган –тумача.

Туган якның чишмәләре тәмле,

Җилләренә хәтле, һәй, тыгыз,

Кардәшләрем, кунак булып бүген,

Сабантуйга сез дә кайттыгыз!

______________________________________________________

        БҮЛӘКЛӘҮ\ награждение

А.б.:

Шәрран ачык күңел бакчалары

Хөсетлек юк, юктыр яман уй.

Җанны, рухны, йөрәк тибешләрен

Бергә тоташтыра Сабантуй!

Мөхтәрәм кардәшләр! Бүгенге Сабантуебызнын баш батыры билгеле булды. Ул гадел көрәштә җиңеп, батыр калуы белән һәркемне сокландырды.

Әйдәгез, дуслар, Сабантуй батырларын алкышлап каршы алыйк! Аларны бүләкләү өчен сүзне кабат хакимият башлыгына бирик:

______________________________________________________________________

А.б.:

Күңелләргә рәхәт бирдең, Сабан туе!

Рәхмәт, сиңа, рәхмәт, гүзәл Сабан туе!

Бергә-бергә яшәү язсын гомер буе,

Яшә, туган илем! Яшә,  Сабан туе!!!

Күңелләрне рәхәтләндерә торган, җанга җылы бирә торган Сабан туе узып бара.  Күгебез  һәрчак сафлансын, өметләр аклансын, тормышларыбыз мул имин булсын!

Бәйрәмнәр мөбәрәк! Сабантуйлар буыннарга дәрт, ййөрәкләргә кодрәт илә куәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил – җиребез тыныч,  бала-чагаларыбыз, кардәш- ыру, туган –тумачаларыбыз сау= сәламәт булсын!

  Хөрмәтле дуслар, барчагызны да кичке Сабан туена чакырып калабыз!

Номерлар:

  1. Илназ  җыр ”Бәхеттә шатлыкта “
  2. Татар биюе \татарский танец
  3. Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Серле йөрәк”
  4. Һинд  халык биюе \ индийский танец
  5. Илназ  җыр “Эх алмасы”
  6. Румба
  7. Гөлчәчәк Абдуллина жыр “Бер карадым”
  8. Чегән халык биюе \ цыганский танец
  9.  Җыр Илназ  “Жиләкле жәй”
  10. Джайв
  11. Гөлчәчәк Абдуллина, “Синсез яшәүләр”
  12. Илназ җыр “Салкын җәй”
  13. Гөлчәчәк Абдуллина,  “Каен җиләге”
  14. Илназ җыр “Талларым”
  15. Гөлчәчәк Абдуллина   “Былбыл кош”
  16. Күмәк бию\ танец