Могҗизалы фәннәр кичәсе
план-конспект на тему

Фазулянова Луиза Икрамовна

Табигать фәннэре атналыгында үткәрү өчен дэрестән тыш чара эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mogzhizaly_fnnr_kichse.docx26 КБ

Предварительный просмотр:

“Могҗизалы фәннәр” кичәсе

Исәнмесез! диеп башлыйк әле

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

Дөнья бик катлаулы,бик серле

Гади һәм катлаулы матдәләр

Барысы да мәктәптә өйрәнелә,

Һәм гасырлар дәвамында таныла.

Химия, биология, экология

Алар катлаулы фәннәр

Могъҗиза арты могъҗиза

Бары тик укып өлгер

Табигатьнең барлык законнары

Ачыла тәҗрибә нигезендә

Аларны без күп ясыйбыз

Химия,биология дәресендә

Шушы нәни тәҗрибәләр

Фәнни эшкә безне этәрә

Чолгап алган әйләнә- тирәбезне

Сакларга,якларга өйрәтә

Табигать күп фәннәр белән

Бик тә тыгыз бәйләнгән.

Сәламәт булып яшәрсең

Биологияне үз итсәң

Барлык дөньяны берләштергән

Гади кагыйдә табылган бит!

Менделеев таблицасы ул

Табигатьтән алган алфавит

Биология тулы бер тереклек,

Химия ул тоташ могъҗиза

Кешелекнең тулы бер гомере

Шушы фәннәр дөньясында уза

Экологик тикшеренүләр аша,

Җиһанда саклана чисталык

Яратыйк табигать фәннәрен,

Бәхетле яшәсен бар халык.

(“Знатоки” биюе.)

1а.б.  Буш фикерләр вә буш сүзләр белән шөгыльләнүгә караганда берәр төрле файдалы нәрсә белән шөгыльләнү, янәшә тирәне чолгап алган һәр нәрсәне танып белү, су вә һаваны, туфрак вә утны, үлән вә агачларны, ай вә йолдызларны өйрәнү, гомумән, табигать әхвәлләре белән таныш булырга тырышу яхшырактыр.” Күренекле мәгърифәтче педагог Ризаэддин Фәхреддиннең бу үгет- нәсихәтләрен без девиз итеп алдык

2а.б.  Әйе, биология,экология, химия алар табигать фәннәре, ә табигать фәннәрен табигатьтән, үзебезне чолгап алган әйләнә- тирәлектән башка берничек тә өйрәнеп булмый. Табигатьнең барлык төп законнары тәҗрибә нигезендә ачыла. Иң гади тәҗрибәне ясаганда да алга һәрвакыт күптөрле сораулар килеп баса, алар турында уйланырга, җавап табарга туры килә. Безнең мәктәптә дәрестә генә түгел, ә дәрестән тыш вакытларда да туган як табигатен, әйләнә -тирәлекнең кеше сәламәтлегенә йогынтысын өйрәнүргә зур игътибар бирелә.

1а.б.  Кечкенә классларда ук фәнни тикшеренү- өйрәнү эшләре белән шөгыльләнү мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә, үз фикереңне курыкмыйча әйтергә, әйләнә- тирә дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итә.

2а.б. Сезнең игътибарга 4нче сыйныфлар тарафыннан эшләнгән “Авылым чыршылары” проектын тәкъдим итәбез.

(Проект 4 класс)

1а.б. Әйләнә -тирәбездәге бар нәрсә, хәттә без үзебез дә хәрәкәттәге химия: ашау эчү һәм аш сеңдерү, кешенең туган көненнән алып соңгы көннәренә кадәрге чор боларның берсе дә химиядән башка уза алмый. Кешенең тууы белән үлеменең үз химиясе бар. Кеше миенең эшчәнлеге дә химиягә бәйләнгән. Әммә монысы органик химиянең бик катлаулы тармагы биохимия дип атала.

2а.б. Гөлфинә,син сөйләгәннәрне тыңласаң химия белән биология бер- берсе белән бәйләнеп беткән икән бит.

1а.б. Әйе, Алинә, химия белән биология генә түгел физика,география,гомумән барлык табигать фәннәре бер- берсе белән тыгыз бәйләнештә, табигатьтәге кебек: бөҗәге дә, чәчәге дә...

( “Божья коровка” биюе.(3класс))

1а.б. 2005 елда мәктәбебездә укучыларның фәнни оешмасы барлыкка килгәннән соң, бик күп төрле фәнни- тикшеренү эшләре башкарылган.Алар төрле өлкәләргә карый: экология, биология, химия, тарих, социология, җәмгыять белеме, әдәбият өлкәсе, безнең җирлектән чыккан күренекле шәхесләр.

2а.б. Ә табигать фәннәренә килгәндә, укытучыларыбыз берсеннән берсе кызыклы темаларны табып кына торалар. Элегрәк Рәйсә Харисовна җитәкчелегендә “Лихеиндикация,” “Нөнәгәр авылы орнитофаунасы”, “Зур песнәкнең азык табу активлыгын өйрәнү.”, “Балтач районының Кара-Күл табигый һәйкәлен комплекслы өйрәнү”,Яңа сорт бәрәңге үстерүгә экологик факторлар йогынтысы” турында өйрәнсәләр, соңгы елларда Луиза Икрамовна белән “Кугуборка елгасы суының физик һәм химик күрсәткечләрен өйрәнү” “Нөнәгәр авылы кар капламына физик-химик анализ” “Тузан-әйләнә-тирәлеккә тәэсир итүче фактор” дигән темалар өйрәнелде. Бу эшләр белән Лобачевский исемендәге Идел буе фәнни гамәли конференциясендә, мәктәп укучыларының Идел буе экологик конференциясе, Утямышев исемендәге регионара фәнни практик конференция, “Мин-тикшеренүче” яшүсмерләрнең Идел буе фәнни-тикшеренү конференциясе, Академик А.Мазгаров исемендәге республика фәнни-гамәли конференцияләрендә чыгыш ясап, укучыларыбыз ел саен призлы урыннар яулыйлар.2011 елда Киров өлкәсе  Нократ Аланы шәһәрендә мәктәбебез укучыларының фәнни эшләрен туплаган “Фәнгә бер адым” исемле җыентыгы басылып чыкты.  Укучыларны фәнни эшкә тартуда мәктәпнең “Кече  фән” оешмасы тарафыннан ел саен үткәрелгән йомгаклау конференциясендә укучылар фәнни эшләр, проектлар тәкъдим итә.

1а.б. Хәзер сезгә  шундый проектларның берсен  тәкъдим итәбез.

(Проект. 9 класс)

1а.б. Табигать фәннәре турында сөйләгәндә мәктәп яны тәҗрибә участогы турында әйтеп китми мөмкин түгел. Безнең мәктәп бакчасының мәйданы 1,2 гектар, анда 10 бүлек бар. Мәктәп бакчасы-тәҗрибәләр үткәрү өчен иң уңай урын.Тәҗрибәчелек буенча мәктәбебез күп еллардан бирле агроном-галим,үзешчән бакчачы Нотфулла абый Гарипов белән хезмәттәшлек итә. Нотфулла абвй үзенең шәхси хуҗалыгында югары уңыш бирә торган, авыруларга бирешми торган яхшы сортлы бәрәңгеләр үстерү белән шөгыльләнә һәм безне дә бакчачылык серләренә өйрәтә. Нотфулла абый Гариповның “Мәктәп яны кишәрлекләрендә һәм шәхси хуҗалыкларда сортлы бәрәңге үстерү методлары” дигән брошюрасы безнең өчен зур ярдәмлек булып тора.

2а.б. Ә хәзер сүзне Нотфулла  абыйның оныклары Әнис һәм Рүзәл Гариповларга бирәбез.

Без берничә ел “Бәрәңгенең яңа перспектив сортларын өйрәнү” дигән темага тәҗрибә алып барабыз.Тәҗрибә өчен бүлбеләрне Мәскәү шәһәре “Среди цветов почта” фирмасыннан алдырабыз.Ел саен 10-12 төрле сорт сыныйбыз. Уңышы түбән булган, фитофторада һәм йөгышлы авыруларга тиз бирешә торган сортларны кулланыштан төшереп калдырабыз.

Алдагы елларда “Удача”, “Реванш”, “Чародей”, “Велина”, “Луговский”, “Илона” сортлары иң югары уңыш бирә торган сортлар булып танылды. Мәсәлән, ”Луговский” гектарыннан 240ц, «Велина»- 270ц, «Удача»-372ц, »Реванш»-333ц, «Чарадей»-321ц уңыш бирде. Ә “Красная роза”, “Петербургский”, “Лада”, “Фермер”, “Ассоль” дигән сортларның уңышы түбән булды. ”Чарадей”-яхшы уңыш бирсә дә, язга кадәр бүлбеләре йомшап бетү сәбәпле шулай ук юкка чыгарылды.

Быелгы уңышка килгәндә “Дереза”. “Брянский Надежный”, “Удача”,

 “Задор” сортлары яхшы уңыш бирде. Икенче елга мәктәп бакчасында “Брянский Надежный” сортын сынауны дәвам итәргә уйлыйбыз.

(видеофрагмент карау)

2а.б. Быелгы уку елында мәктәп яны тәҗрибә участогы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Грантына тәкъдим ителде”,“Юннат” Бөтенроссия күргәзмәсендә катнашып, мәктәбебез Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының       “Алтын көз” Дипломына лаек булды.

(“Улыбка” биюе)

1а.б. Карале Алинә, уйлап карасаң бу эшләрнең барысы да үзебезнең туган ягыбыз,аның әйләнә-тирә дөньясы турында икән бит.

2а.б.  Әйе, үзебезнең туган җиребезне,аның экологиясен,проблемаларын өйрәнми торып,зур масштабтагы проблемаларны хәл итеп булмый шул. Кем белә,бәлки безнең арабыздан да зур галимнәр,табигать фәннәре белгечләре килеп чыгар.

1а.б. Ә нигә булмаска?Үткән ел Халыкара Химия елын ябу кичәсендә никадәр нефтьче якташларыбыз,авылдан чыккан фән кандидатлары катнашты бит.

2а.б.  Шушы урында күренекле рус галиме Дмитрий Иванович Менделеевның сүзләрен әйтү урынлы булыр: ”Ләззәт-оча да китә, ул үзен өчен генә; ә озакка сузыла торган шатлык хисе тудыру-ул башкаларга.Өйрәнгәнең үзеңә, ә җимеше-бүтәннәргә.Уку-өйрәнүдә башка төрле мәгънә юк,шулай булмаганда аның кирәге дә калмас иде.Үзегез хезмәт итеп, сез якыннарыгыз өчен дә, үзегез өчен дә барсын да эшлисез һәм әгәр хезмәт куйганда уңышларга ирешелмәсә,уңышсызлыклар килеп чыкса-зарар юк,кабат тырышып карагыз,тыныч булыгыз,кешеләрне ачык омтылышлы һәм башкаларга кирәкле итә торган эчке ныклылыгызны саклап калыгыз.Моннан да әйбәтрәк васыятьне әйтә алмыйм.Шуның белән яшәгез,шуны васыять итеп әйтеп калдырыгыз”

1а.б. Кадерле дуслар! 2013 ел Татарстан Республикасында экология елы дип игълан ителде. Бу елда сезгә матур эшләр,зур уңышлар телибез!

                    (5 класслар сөйли)

Саклагыз җир тереклеген,

Табигатьне саклагыз.

Җирдә яшисегез килсә,

Кануннарны ятлагыз!

Саклагыз болын өстендә

Язда тургай тавышын.

Чуер ташлы,көмеш чыңлы

Салкын чишмә агышын

Саклагыз кырмыска күчен,

Төкле тураның йортын.

Чәчәкләрне назлап очкан

Нечкә билле бал кортын.

Саклагыз язын уянган

Тал-тирәкләр бөресен.

Бөҗәкләрне,ерткычларны-

Яратыгыз барысын!

Саклагыз имәннәр җырын,

Урманнарның шаулавын.

Океаннарның,диңгезләрнең

Тыныч кына сулавын.

Саклагыз яфрак очында

Бәллүр чык тамчыларын

Зәңгәр күкне биләгән

Мамыктай ак болытларын.

Саклагыз елганың моңын,

Тынычлыгын,сафлыгын.

Зәңгәр күлне сихри иткән

Аккошларның аклыгын.

Саклагыз җирне энҗедәй

Ап-ак карлы кышларын

Кышларын да туган җирен

Ташламаган кошларын

Бергә: Саклагыз табигатьне!

1а.б. Хөрмәтле кунаклар! Кичәбез ахырына якынлашты.Шушы вакыт эчендә сезне үзебезнең эшләребез белән куандыра, бераз ял иттерә алган булсак, без бик шат булыр идек.

2а.б. Кичәбезне авылдашыбыз, үзешчән композитор Наил абый Фасихов язган мәктәбебез гимны белән тәмамлыйбыз.

Чал тарихын белән күңелләрдә

Урын алган изге җирем син

Кыз һәм улларыңа белем биреп,

Бүген мактауларга лаек син.

       Сагынып искә алмый икән

       Әй,мәктәбем,сине кем генә

       Авыл сабыйларын син җитәкләп,

       Менгерәсең белем иленә.

Шук малайлар,матур тыйнак кызлар

Үсте синдә,белем алдыгыз

синең өчен алар истәлек булып,

Матур бакчаң,гөлләр калдылар.

Уку елларының истәлеген

Сорый калсаң,бар да беләләр

Чәчләренә чал кергәннәре дә

Балачакта сиңа киләләр.

Киләчәгең синең ышанычлы,

Белем йортың ныклы нигездә

Әле кабат йөз ел үткәчтендә

Кадерле булырсың син безгә

      Сагынып искә  алмый икән

      Әй,мәктәбем,сине кем генә

      Якты йолдыз кебек син балкыйсың

      Белем йортларының күгендә.

                                                                                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап-могҗизалы белем дөньясы

Китап - могҗизалар. серләр дөньясы. Үз эченә алып кереп китеп,  әкиятләр иленә, фантастикага алып кереп китә....