Наши праздники
план-конспект занятия (7 класс) на тему
Предварительный просмотр:
ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
Исәнмесез, хәерле кич! Бәйрәмебезне башлыйбыз. Хөрмәтле егетләр! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, шатлык – куанычлар, укуыгызда зур уңышлар телибез. Әйдәгез, хәзер егетләребезне бәйгегә чакырабыз. Кызлар карап, алкышлап кына утыра, ә егетләр көч сынаша.
1 бирем. Һәр команда үзенә исем уйлый.
2. Ватанпәрвар сүзеннән кайсы команда иң күп сүз уйлап яза.
3. Шигырь иҗат итәргә. Бәйрәм, ватан, дуслар, егет сүзләре белән.
4. “Р” хәрефеннән башланган кыз исемнәрен кайсы команда күбрәк яза.
5. Идәнгә акбур белән түгәрәк сызыла. Шул түгәрәк эченә ике командадан берәр егет кереп баса. Кайсысы беренче булып көндәшен этеп чыгара.
6. Ике командадан берәр кеше чакырыла. Уртага урындык куела шул урындыкның ике ягына да бертигез зурлыктагы тасмаларның бер очы бәйләнә. Кем беренче булып шул тасманы үзенә урап беренче булып урындыкка килеп утыра – шул җиңүче.
7. Сорау – табышмаклар әйтү.
8. Һәр командадан бер егет чыга. Төрле милләт көенә биергә тиешләр. Кайсы егет бии алмый, уеннан чыга.
9. 4 җепкә 4 конфет бәйләп куела. Шул конфетны һәр командадан бер егет чыгып, авыз белән генә сүтеп, ашарга тиеш. Кем беренче – җиңүче.
10. Командалар алфавитны җырларга тиеш.
- “Туган тел”көенә
- “Әпипә” көенә
- “В лесу родилась елочка” көенә
- “Ай былбылым ” көенә
А б в г д е ё ж з и к л м н о п р с т у ф х ц ч ш щ ы э ю я
11. Бер рәткә 10 егет, икенче рәткә 10 кыз тезелеп басалар. Алып баручы аларга төрлечә тезелергә куша. (зурдан кечкенәгә)
- Аяк киеме размеры буенча
- Кызлар чәч үлчәме буенча, егетләр борын зурлыгы буенча
- Исемнәр алфавит тәртибендә
- Туган көн буенча
- Буй буенча
Иң ахырдан егет белән кыз ничек басып калсалар, кыз шул каршындагы егетне бәйрәм белән котларга тиеш һәм медляк бииләр.
12. Машина маркасын кайсы команда күбрәк әйтә.
13. “Колобок” уены. Разминка.
Укучылар рольләргә бүленәләр.Колобок,төлке,куян.
Укучылар утырып торалар. Алып баручы укыганда үзләренә бирелгән персонаҗ исеме чыккач, басарга тиешләр.
Борын – борын заманда яшәгән ди бер колобок. Тәмле колобок, сары колобок, майлы колобок, зур колобок. Бу колобок беркөнне сәяхәткә чыгып киткән. Кыю колобок, зирәк колобок. Бара торгач, моның каршысына матур куян килеп чыккан. Куркак куян, йомшак куян, нәни куян. Колобок куяннан курыккан. Куян колобокны ашарга теләгән, колобок хәйләкәр. Куянга бер җыр җырлап күрсәткән дә, китеп барган колобок. Куян шаккатып карап калган. Сары колобок каршысына төлке очраган. Кылый күз төлке, шаян төлке. ”Колобок,колобок мин сине ашыйм!” – дигән. Колобок әйткән :“Мин куркак куяннан да качтым, хәзер син төлке хәйләкәрдән дә ничек качу җаен эзләргә кирәк инде,- дигән дә колобок тәгәрәп китеп барган. Хәйләкәр төлке, озын койрыклы төлке аптырап басып калган.
14. Һәр командадан ике егет чакырыла. Аларның каршысына китап, лента, газета куела. Бүләк төрергә тиешләр. Икесе дә бер кул белән генә эшли. Кемнеке матур төрелә.
15. Һәр команда бәйрәм ахырында Ватанны саклаучылар көненә багышлап бер җыр җырларга тиеш.
16. “Сигезле” биюе
Дискотека
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА «Последний звонок» «По волнам нашей памяти».
Сценарий праздника Последний звонок «По волнам нашей памяти». Морская тематика, оформление запомнятся надолго...

Сценарий школьного праздника, посвященного Дню защитника отечества "С давних пор до наших дней"
Каждый год 23 февраля наша страна отмечает День Защитника Отечества. В нашей школе был создан экспедиционный отряд «Навигатор» - который занимается историей нашего Отечества, нашего города...
ТЕСТ-ВИКТОРИНА "НАШИ ПРАЗДНИКИ"
Русь,Россия славилась и славится праздниками которые имеют свою особенность...

Конспект праздника 8 Марта "Праздник наших мам."
Праздник развивает у детей чувство прекрасного,единение с самыми близкими людьми,уважение к матери,к труду.Направлен на развитие речи,познавательных способностей,закрепляет умение слушать музыку и дви...
Сценарий праздника "Тепло сердец для наших любимых мам! "Сценарий праздника на День матери.
Сценарий праздника на День матери....

Сценарий проведения праздника, посвященного Дню матери «Праздник наших милых мам»
Сценарий проведения праздника, посвященного Дню матери «Праздник наших милых мам», предназначен для проведения в начальной школе. В празднике принимают участие воспитанники разных кла...

