Ике йолдыз
материал

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Әниләр бәйрәме, төрле иҗади бәйгеләрне үткәрү өчен кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ike_yoldyz.docx18.1 КБ

Предварительный просмотр:

ИКЕ ЙОЛДЫЗ – 2018

Әниләр көненә башланган сценарий

Музыка астында егет һәм кыз чыга.

Алмаз.  Бигрәк матур, тыныч төн бүген! Илзирә, Илзирә дим?! Син мине ишетәсенме?

Илзирә. Ә. Ишетәм, ишетәм, Алмаз!

Алмаз. Я нәрсә дидем инде мин сина?

Илзирә. Әйдә, йолдыз саныйбыз дидең. (көлеп).

Алмаз. Юк  шул, Илзирә, мин әле йолдызларга күчмәгән идем.

Илзирә. Ыыы. Әйдә, Алмаз, алайса, йолдыз саныйбыз.

Алмаз.( күккә карап). Санарга йолдызы да юк бит әле аның.

Илзирә. Аларга карап утырсан, аларның саны  арта икән.

Алмаз. Я, карап утырыйк инде, алайса (килеп утыралар).

Илзирә. Алмаз, чыннан да бүген, йолдызлар аз. Тукта, тукта, әнә бер йолдыз кабынды!

Алмаз. Мин дә күрдем, Илзирә! (басып) Әнә, тагын берәү..

Илзирә. Тагын берәү, икәү өчәү...

Алмаз. Нинди матур! Дөньялар яктырып китте!

Илзирә. Әйе, Алмаз, Йолдызлар кабынды!

Музыка.

Алып баручылар чыга.

Камилә. 

Тан йолдызы нурларынан
Тормыш башлана жирдә.
Талантка ия кешеләр
Булсын иде бу җирдә!

Илзирә.

Бәйрәмебез матур булсын-
Әй, талантлар, сез кайда?!
Күбәләктәй чибәр кызлар,
Жырга оста малайлар,

Шат күңелле әнкәйләр,

 Моңлы безнең әтиләр,

 Тәҗрибәле әбиләр!

Алмаз. Хәерле кич кадерле, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хөрмәтле мөгаллимнәребез, килгән кунаклар! Бүген без Әниләр көне уңаеннан зур бәйрәмгә җыелдык.

Илзирә. Бәйрәм генә түгел, ә зур бәйге!

Барысы бергә. “ИКЕ ЙОЛДЫЗ” бәйгесе.

Алмаз. Йолдызлар йолдызлары

              Сәхнәдә кабыначак.

              Әти-әни, уллар-кызлар

              Бүген көч сынашачак.

Камилә. “Ике йолдыз” бәйгесе белән якыннан таныштыру өчен, сүзне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Вәгыйзова Ләюзә Гыйлембаяновнага бирәбез.

Вәгыйзова Л.Г. чыгышы

Илзирә.

Тан йолдызы – бу тормышнын
Алсу шифа иртәсе.
Бүген бергә жырлап- биеп
Килә бәйрәм итәсе.

Алмаз. Бәйрәмебезне Гыйльмановлар гаиләсе ачып җибәрә. Рәхим итегез.

                  Гыйльмановлар. “Әссәләмегаләйкем”

Камилә.

Кем соң безгә,тугач:”Балам!” – диеп

Ягымлы тавыш белән эндәшә?

Һәммәбезгә нурлы кояш кебек

Җылылыгын тигез өләшә.

                                                                                 

Илзирә.

Бер минутка кем соң күзен йома

 Елау тынгач,тавыш басылгач,

Кем куллары безгә кабат яба

 Төннәрендә юрган ачылгач?

                                 

Алмаз.

 Кем иңнәренә килгән авырлыкны

Балам өчен диеп күтәрә.

Балам үссен, кеше булсын диеп

Бар гомерен шулай үткәрә?

Камилә. Кадерле, әниләребез, әбиләребез! Сез - безгә җылылык, матурлык, батырлык үрнәге! Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә!

Илзирә. Сәхнәдә ике йолдыз – әниле-кызлы Зариповалар.

                        “Татар биюе” 3 класс

Алмаз.

Татар моңы...

Татар җыры...

Тыңла әле син бер татар көен,

Тыңла әле күңелең балкысын

Йөрәкләрдә булган сагыш, моңнар 

Татар җыры белән басылсын.

Сәхнәбез түрендә әтиле-уллы Хадиуллинар. “Уфтанма”.

Алмаз. Кызлар, бәхет өчен ни кирәк?

Камилә. Минемчә, тулы гаилә, сәламәтлек.

Илзирә. Тынычлык, гаилә бәхете...

Алмаз. Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Ә менә хәзер чыгачак йолдызларыбыз бәхет өчен ни кирәклеген точно беләләр. Сәхнәдә Рабугутдиновлар гаиләсе.

             

                             Татар биюе. 4 класс

Камилә.

Җыр – ул кешенең юлдашы,

Җырлый алу – бик яхшы,

Берәү җырлый эшендә,

Берәү җырлый төшендә,

Берәү – күңеле тулганда,

Берәү – эше уңганда.

Сәхнәгә Рустемхановлар гаиләсен чакырабыз.

Илзирә.

Халыкларның җаны – ул җыр, диләр,

Җыр диләр дә бездә, моң диләр,

Өзсә, киссә бәгырьләрне

Татар җыры инде шул диләр.

Сәхнәдә – Гөлназ, Альбина, Чулпан

Камилә.

Кадерле әниләребез!

Син соң әллә изге фәрештәме,

Әллә инде тылсым иясе.

Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп,

Килә бүген башны иясе.

Гаиләбез ныклы булсын өчен

Синең җылы, синең наз кирәк.

Синдә генә, бары синдә генә

Барсын сыйдыручы зур йөрәк.

Мәрхәмәтле, изге җанлы Әнкәй,

Бар назыңны безгә багышлап.

Яшисең син җирдә, һәрбер таңны

Бисмиллаңны әйтеп каршылап.

Рәхмәт сиңа барсы -барсы өчен,

Игелегең кайтсын үзеңә.

Насыйп булсын йөзгә кадәр яшәп

Оныкларың бәхетен күрергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул

Конспекты открытых уроков...

“Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов,Тукай – өч йолдыз ул”

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән рус әдәбияты арасындагы бәйләнешне күзәтү дәресе....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

Г.Тукай - халык күңелендә кабынган сүнмәс йолдыз

Бу дәрес рус мәктәбендә укучы 7сыйныфта укучы татар балаларына үткәрелде. Укучыларда бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен һәрберсенә бөек язучыбыз Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча интернеттан материал т...

Внеклассная работа (в русских группах) "Йолдыз сәгате"

"Г. Тукай - гордость татарского народа"....

Йолдыз Шәрәпованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ .

2 нче сыйныфта уку дәресенә план-конспект....

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...