Яңа ел кичәсе
материал (10 класс)

Сайфутдинова Гульфания Туктамышовна

:   Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_2019elga.docx36.53 КБ

Предварительный просмотр:

                               Яңа ел кичәсе.

1а.б.       Ачылды кояшның алтын нур керфеге,

                Җемелди энҗедәй ап-ак кар бөртеге

                Уянды Ватаным, атласын киң итеп,

                Дөньяда иң батыр халкыма тиң итеп.

2а.б.        Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел

                Әйтерсең җиңугә өнди ул яңа ел

                Ямь-яшел чыршылар Яңа ел байрагы

                Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

1а.б.        Хәерле кич хөрмәтле укучылар, укытучылар, һәм бәйрәмебез кунаклары. Туган җиребез буйлап яңа ел атлый. Менә тиздән, бик тиздән узенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2019 нчы Яңа ел туган җиребезгә аяк басачак.

2а.б. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2019 нчы елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен.

1а.б. Тәңкә-тәңкә карлар                    яусын

Бар дөнья тулсын

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакь булсын.

2а.б. Бәйрәм булгач бәйрәм инде. Бер беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт. Ә без исә сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз. Теләкләрнең иң зурысын җиткерү өчен һәм бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Гайнутдинова Фәридә Фәттахетдин кызына  бирәбез.

1 а.б. :   Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

2  а.б.:Әй, кеше! Әле дә шул өмет бар. Бүгенге авыр көннәрдә ничек атлар идең? Әле дә туган телең бар . Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең?!.

Әй,   кеше!   Кара   тирә  - ягыңа.   Яныңда   туганнарың,   дусларың,   якташларың, ватандашларың. Бәхет телә син аларга. Һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы   караш каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга  беренче  адым  -  изгелек булсын.        

Папка кыстырган, бик важный кыяфәттә бер укучы керә.

Укучы: Туктагыз, туктагыз! Булмый бүген бәйрәм.  Килми яңа ел һәм килмәячәк тә. Бүген менә 25 Декабрь, иртәгә 26 Декабрь, аннан 27 Декабрь, аннан 28 Декабрь, аннан 29 Декабрь...

1 а.б туктатып:  Ярар, ярар, туктый гына күр. Ничек алай була инде ул, без бит әзерләндек, әнә укучылар ничек көтеп тора, сценариебыз да бар. Ни өчен син алай дисең? Кыш бабай белән Кар Кызы да чакырылган, тиздән килеп җитәчәкләр.

Укучы: Мин бер дә белмичә генә сөйләмим, әле генә урман аланында булып кайттым, анда эшләр бик хөрти. Эт бер дә посттан төшәргә теләми, китмим, әле эшлисе эшләрем бик күп калды дигән. Менә монда барысы да язылган (папканы күрсәтә). Ни өчен әле мин дунгызга  юл куярга тиеш, тагын 12 елдан соң гына хуҗа булачакмын бит мин ди.

2а.б. Ярар,Инзилә. Син нәрсә дә булса уйлап тап инде. Безгә бәйрәмне башламыйча булмый.

1а.б.           Яңа өмет белән яңа еллар килэ.

                  Ачылсыннар ябык капкалар.

                  Яңа елны бәйрәм итү өчен

                  Кушылсыннар безгә башкалар.

2а.б.          Күз яшьләре онытылып торсын

                  Артта калсын кайгы-борчулар.

                  Элеккечә утлар Янып торсын,

                  Балкып торсын шулай чыршылар.

1а.б.          Чыршыларда җем-җем килә утлар,

                  Бөтен дөнья нурда, тамаша.

                  Бәс энҗеләр белән ал нурлардан,

                  Шатлык алып күзләр камаша.

Җыр:_________________________________________________________________________

2а.б.Яңа ел яңа ел дибез, ә беләсеңме -------------- Яңа ел сүзен ишетүгә минем нәрсәләр күз алдыма килә?

1а.б. Әлбәттә, яшел чыршы, бүләкләр, изге теләкләрдер инде мөгаен. Мин үземдә яңа ел сүзен ишетүгә хыяллана башлыйм. Дуслар белән яңа елны каршы алулар, әти-әниемнең миңа бүләкләре, дусларның СМСлары...

2а.б. Я,я онытылып киттең түгелме? Хыялый. Үзеңнең тамашачылар алдында икәнеңне оныттыңда бугай, ахры. Бүген яңа елда без әһәмиятле кешеләр. Безгә зур вазыйфа тапшырылган. Яңа ел бәйрәмен никадәр яхшырак үткәрсәк, киләсе елда шулкадәр яхшырак булачак дияләрме әле?

1а.б. Әйе, шулай диләр. Ә син үзең моңа ышанасыңмы?Яңа ел киче могҗизаларга бай була диләр бит. Менә 31 декабрь көнне нинди хыялың тормышка ашуын теләр идең?

2а.б. Сиңа барын да әйтеп бетерсәң хыялыңның 31 декабрьгә кадәр дә тормышка ашып куюы бар.Син тылсымчы түгелсеңдер бит. Ә минем күңел нәкъ балачактагы кебек әкият көтә.

  1. а.б.Әйдә соң рәхим итеп әкият тыңла. Сезнең ихтибарга Убырлы карчык, Шүрәле һәм Гөлүсә дигән әкият тамаша тәкъдим итәбез.

2 а.б  Менә без әкият тамаша да карадык. Ләкин барыбер   бүгенге кичәгә нәрсәдер җитми.

( Кыш бабай белән кар кызы дип кычкыралар). Әйдәгез бәйрәмгә аларны чакырыйк . Балалар Кыш бабай, Кар кызы дип кычкыралар.

 Шул вакытта фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә.

 2а.б. Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә

. Кыш бабай белән Кар кызы керә.

 Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм укытучылар, кадерле балалар. Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!

Кар кызы. Ап-ак карлы аланнарда

Биеп йөрдем мин

 Чыршыларга ак энҗеләр

Сибеп йөрдем мин.

Ак сакаллы, ак күңелле

Бабам белән без,

Җир өстенә аклык-пакьлек

Алып киләбез.  Чын күңелдән тәбриклибез Сезне Яңа ел белән! Сәламәтлек,ак бәхетләр Бездән теләк шул сезгә

1 а.б. Ай-яй матур икэн безнен кар кызы. Шундый матурлыгын белэн син матур жырлар да жырлыйсындыр.
Кар кызы: эйе дусларым. Сезне бэйрэм белэн котлап жыр башкарасым килэ.
Кар кызы жырлый. 

Кыш бабай. Яңа ел котлы булсын, Дөньялар тыныч торсын! Һәрберебез булсын тырыш, Күңелле үтсен тормыш!  

1а.б. Рәхмәт Кыш бабай изге теләкләреңә.

2а.б. Бабакай, без сине зарыгып көттек. Кайчан килеп җитәрсең дип борчылып беттек.

 Кыш бабай. Биегез, җырлагыз, күңел ачыгыз.Күңелле үтсен, гөрләп торсын чыршы яныгыз.

 2а.б. Юлда озак килеп арыгансыңдыр, бераз ял итеп ал Кыш бабай!

Кыш бабай. Бик риза кызым, ай рәхмәт. Карт кешене шулай хөрмәт иткәч, бик әйбәт инде ул.

 1.а.б.. Әйдәгез, дусларым, Кыш бабайны ялыктырмыйк җырлап-биеп, аларның күңелен күрик. Сезнең игътибарга үзенең җырын бүләк итә __________________________________________________________________________

2.а.б.  Безнең нәни дусларыбыз да кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә әзерләнеп килгәннәр.  Әйдәгез бирегә  рәхим  итегез.

1 а.б. Хәзер мин сезне “Сарык көтүчеләре” дигән  уенның тәртибе белән таныштырам. Уенда ике кеше катнаша, аны үткәрү өчен 2 урындык кирәк. (Шүрәле ике урындыкны кирәкле урынга куя.) Урындыклар урыннарында. Һәр көтүчегә биш сарык бирелә—5 тутырылган шар. 1 нче көтүченең сарыклары – кызыл, 2 көтүченең сарыклары – сары төстә.

  Көтүчеләр, мин “башладык” дигәч буш пластмасс шешәләр белән “куып”, һәрберсе ,үз сарыкларын югалтмыйча сарайларына ,яки урындык арасына,кертеп ябарга тиеш. “Башладык”.

2а.б. Бәйрәм кичәбезне ________________________________________________________

Җыры белән дәвам итәбез.

Кар кызы :

Яңа елда исән - мул тормышка

Аяк бассак иде йә Рабби!

 Кил, яңа ел , изгелегең белән,

 Явызлыкны беркем яратмый.

Кыш бабай: Рэхмәт сезгә. Безгә китәргә кирәк, сау булыгыз, исән -имин тагын очрашырга язсын.

Яңа еллар килсен бәхет алып.

 Яңа еллар килсен елмаеп

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.

Яшәмәгез дуслар, моңаеп.

Кар кызы: Зур өметләр белән каршылыйбыз 2019 нчы ел башын, Игелек һәм миһербанлык кына Булсын иде синең юлдашың. Хушыгыз дусларым, хушыгыз. Сезгә иминлек, матурлык, татулык телим.

1а.б.  “Чыты мәктәбенең мунча ташы артистларын” каршы алыгыз.

2а.б. Нинди матур елга аяк басабыз

Күңелебез моңга үрелгән

Ак кар сыман сафлыкка төренгән

Җырларыбыз сезгә йөрәк түреннән.

ҖЫР:

Иптәшләр, ә хәзер уен уйнап алыйк. Бу уенны үткәрү өчен ике егет кирәк булачак. Рәхим итегез! (Залдан ике егет чакырыла.) Яле, кара-каршы килеп басыгыз. Кул бирешегез, танышыгыз. Шушы минуттан сез мәңгелек дуслар булып калырсыз. Хәзер мин сезнең аркагызга плакатлар беркетәм, анда ясалган рәсемгә карап, сез аның исемен атарга тырышыгыз. Тик бер шартым бар – сез бер-берегездән алданрак әйтеп бирергә тырышырга тиеш. Кайсыгыз алдан әйтә – приз шуңа була. Әмма сез язуны үз аркагыздан түгел, дустыгыз аркасыннан укыгыз, шул ук вакытта үз аркагызга язылганны күрсәтмәскә тырышыгыз. Бер-берегезгә кул белән кагылу тыела. Я, башладыкмы?

Уенчыларга көч биреп тора. Тамашачылар булышмаска тиеш. Берсенә чыршы, икенчесенә кар бабай рәсеме ябыштырыла.

1 а.б. Карлар ява.

Юк ла, карлар түгел

Ак ландышлар җиргә түгелә

Җир бәйрәмгә әзерләнә бугай

Баштан аяк актан киенә.

Бизәнәләр.

Бар да акны кия, 
Бәйрәм килә илгә, күрәмсең?

2 а.б. Ел алыша

Аның тантанасын

Кайгы, газап бүлә күрмәсен.

Котлы булсын иркен табын

Котлы булсын яңа ел

Биредә бәхет хуҗа булсын

Яңгырап торсын дәртле җыр.

ҖЫР:

Беренче алып баручы. Инде кичәбез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!

Зур өметләр белән каршылыйбыз

2019 ның ел башын.

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!

Икенче алып баручы.

Яңа елда исән-мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.

Беренче алып баручы.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

Икенче алып баручы.

Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар!

Икесе бергә.

Яңа ел мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Беренче алып баручы. Бүгенге бәйрәм дәвам итә. Хәзер дискотека башлана.

Кыш бабай белән Кар кызы керә.