Витаминнар белән дуслаш
материал (5 класс)

Уңыш  бәйрәменә 5 сыйныф  укучылары  өчен  әзерләнгән  чыгыш  эшкәртмәсе. Балалар  бакчаларында  да  кулланырга  мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vitaminnar_beln_duslash.docx16.2 КБ

Предварительный просмотр:

Витаминнар  белән  дуслаш”.(уңыш бәйрәменә  сценарий)

Көзге  яфраклар  белән  бәйрәмчә  бизәлгән  зал. Укучылар  чөгендер  уңышын  җыю  күренешен  күрсәтәләр. Барысы  да тырышып эшли,  ләкин  Ирек  һич  кенә  дә  эшли  алмый,  аның хәле  бетә,  ул  бертуктаусыз  бара  да  утыра.  Иптәшләре  күпме  генә  чакырса  да,  малайның  эшләргә  көче  юк.  Кинәт  яңгыр  ява  башлый.  Барысы  да  яңгырдан кача,  ә  Ирек  селкенә алмыйча  урынында  утырып  кала. Зонтик  тотып   Радик  җырлап  чыга.

Тәрәзәгә көзге яңгыр сибәли,

Күңелләрне  сагыш билгәли.

Безнең эшләгәнне яңгыр күрмиме?

Күпме эш барлыкны әллә белмиме?

Кушымта.Тукта ,яңгыр , тукта ,яңгыр, яумале.

                Бакча тулы яшелчәләр,  аңлале.

                 Син туктасаң ,

                 Без эшләрбез тырышып,

                 Тукта инде, тукта ,яңгыр, туктале.

Җәй буена эшләдек без тырышып:

Суын сиптек, чүпләрен дә  утадык .

Яшелчәләр үсте быел зур булып,

Җыеп алыйк инде без бердәм булып.

Кушымта. (кабатлана)

Радик   авыр  сулап  утырган  иптәше  янына  килә.

Радик.Ирек,  син  нишләп  яңгыр  астында  утырасың?   Бар мәктәпкә  кер.

Ирек. Керергә  хәлем  юк  минем.

Радик.Авырыйсың  мәллә?

Ирек. Юк,  хәлем  генә  юк минем.

Радик Кичекмәстән  доктор  чакырырга  кирәк  сиңа.(телефоннан  шалтырата)

Музыка  астында  ашыгып,  ак  халат  кигән  укучы  кыз  керә.Ул  Ирекнең башын  тотып карый,  температурасын  үлчи,  йөрәген  тыңлый.Авыру  сәбәпләрен  тапмагач, сораша  башлый.

Врач.Ирек,син кишер ашыйсыңмы?

Ирек. Нәрсә? Мин бит куян түгел.

Врач.Ә кәбестә яратасыңмы?

Ирек. Кәбестәне кәҗә   генә  ашый.Мин  бит  кәҗә  түгел.

Врач.Ә син нәрсә яратасың соң?

 Ирек. Чипсы, кириешки, тәмле су, мороженое...

Врач.Аңлашылды. Сиңа витаминнар җитми. Шуңа хәлең  дә  юк. Кичекмәстән дәваланырга кирәк! Менә сиңа рецепт.

“Витаминнар белән дуслаш,

Һәркөн яшелчә аша-

Кәеф керер, көчең артыр,

Үзең булырсың таза.”

Рецепт  биргән  вакытта   залга  төрле  яшелчәләр  булып  киенгән  укучылар    керәләр

Кәбестә.

Кәбестәне үстердек

Көн саен күп су сибеп.

Укырга килгәч шак каттык

Зур кәбестәләр күреп.

Кыяр.

Көн саен чиләкләп кенә

Җыйдык кыяр уңышын.

Күпме банка тозладылар

Авыз итәргә кышын.

Кабак.

Т әгәрәп усте бакчада

Зур-зур файдалы кабак.

Күтәреп дә булмаслыклар

Һәркайсы берәр табак.

Помидор

Помидорны күрсәнә

Өзеп авыз  итсәнә.

Мондый татлы помидорлар

Үсә фәкать мәктәптә.

Татлы борыч

Февральдә үк тәрәз төбен

Татлы борыч бизәде.

Уңышы  да  мулдан  булды,

Хезмәт бушка китмәде.

Кишер.

Витаминнар  патшасы бит

Бакча  күрке  ул  кишер.

Һич  иренми аша  аны,

Ашыңа  салып  пешер.

Ирек  рәхмәт  әйтеп,  яшелчәләргә  баш  ия.

Ирек.Рәхмәт  сезгә, дусларым,

           Аңладым  мин барын  да:

           Көч  җыярмын, тиз  ныгырмын,

              Сез  табында  барында.