Муса Джалиль
классный час (10 класс)
Внеклассное мероприятие, посвященное жизни и творчеству Мусы Джалиля с участием учителя литературы, истории, литературоведов, работника музея и учащихся на татарском языке.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 115 КБ |
Предварительный просмотр:
ТЕМА: ШАГЫЙРЬ, СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ,
ЛЕНИН ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ
МУСА ЖӘЛИЛНЕҢ
ТОРМЫШ ЮЛЫ ҺӘМ ИЖАТЫ.
МАКСАТ: - укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм ижаты белән таныштыру;
- шигырьләрен укуга юнәлеш бирү;
- шигырьләрен сәнгатьле яттан сөйләү;
- шагыйрь шәхесенә карата горурлану хисе уяту.
КАТНАШУЧЫЛАР: - ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫСЫ
- ТАРИХЧЫ
- АЛЫП БАРУЧЫЛАР –
ике укучы
- ӘДӘБИЯТ БЕЛГЕЧЛӘРЕ –
ике укучы
- МУЗЕЙ ХЕЗМӘТКӘРЕ
КУЛЛАНЫЛГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ:
«ХУШ, АКЫЛЛЫМ»
«ОКОПТАН ХАТ»
«СЕРЛЕ ЙОМГАК»
«ЖЫРЛАРЫМ»
«ВӘХШӘТ»
ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫСЫ.
1. МУСА ЖӘЛИЛ – үзенчәлекле гүзәл шигырьләр, поэмалар, либреттолар ижат итеп татар поэзиясен Һади Такташтан соң, яңа югары баскычка күтәрде. Аның әсәрләрендә тирән фикерләр белән югары художестволылык чаралары, агач тамырларының үзәкләшүе, ботаклануы һәм яфраклануы сыман, бәхетле рәвештә бер организм булып үреләләр, күзн явын алырлык картина тәшкил итәләр. Менә шуңа күрә шагыйрьнең ижади мирасы әдәбиятның казанышына әверелде.
6. Мусаның әнисе Рәхимә ханым шигъри күңелле хатын була. Ул шигырьләр, жырлар чыгара. Тормышлары авыр булуга карамастан, кешеләргә кер юып булса да, балаларын белемле итәргә тырыша.
11. «КЕЧКЕНӘ ЖӘЛИЛ»нең шигырьләре татар поэзиясенә сәләтле яшь каләм иясе килүне хәбәр итә: аларда шул чордагы революцион татар поэзиясенә хас үзенчәлекләрне дә, соңыннан шагыйрьнең поэзиясендә тамыр жибәргән патриотик һәм романтик традицияләрнең башлангыч орлыкларын да күреп була.
20. Муса Жәлил Бөек Ватан сугышын татар әдәбияты һәм сәнгатенең Мәскәүдә үткәреләчәк декадасына кызу хәзерлек алып барган көннәрдә каршылый. Ә инде «Алтынчәч» операсының премьерасын аңа Казан янындагы хәрби лагерьда хезмәт иткәндә тупчы солдат буларак тыңларга туры килә.
27. Сугышта шагыйрь сүзе зур көчкә – оештыручы, көршкә житәкләүче көчкә әверелә. Жәлил сугышчыларның героик вакыйгалар белән тулы тормышларын сурәтли ( «Тел», «Күпер»). Фронттан язган соңгы хатларының берсендә үзенең тәмамланып бетмәгән әсәрләре барлыгын («Төш», «Үлем походы») һәм аларны жибәрәчәген хәбәр итә. Әмма фронт хәлләренең үзгәреп китүе һәм шагыйрьнең, көтелмәгән хәлләргә очрап, авыр яраланып, фашистлар кулына эләгүе сәбәпле, ул әсәрләр жибәрелми һәм дөнья күрми кала.
31. М. Жәлил Германия үзәгендә дә фашистларга каршы яшерен фронт (оешма) оештыруда катнаша, аның жырлары фашистларның баш очында «бомба булып ярыла». Муса яшерен оешмада дуслары А. Алиш, Г. Кормашев һ. б. белән әсирләр арасында совет пропагандасын тарата. Фашизмга каршы төрле юллар белән эш алып бара.
43. Итальян әсир үзенең көндәлегендә шаһитләрнең «татарлар елмаеп, батырларча үлделәр» дип сөйләгәннәрен язган.
Немец публицисты Леон Небенцаль 1968 елгы Шарлоттенбург округының ЗАГС бүлегендә жәлилчеләрнең үлеме турында таныклыклар таба. Анда Плетцензее төрмәсендә унбер жәлилченең гильотинода үтерелүе сәгать һәм минутларына кадәрле төгәллек белән теркәлгән.
(Укучылар һәрберсенең вакытын һәм исем – фамилияләрен әйтеп чыга).
48. М. Жәлил халкыбызның легендар улы булып танылды. Аның исеме белән шәһәр урамнары, пароход һәм тепловозлар атала. Сыны һәйкәлләдә гәүдәләнә, батырлыгы жырларда жырлана. Жәлил хәзер үзе әдәби геройга – поэма, кино, драма, роман, операларның героена әверелде. (Укучылар исемнәрен атый).
М. Жәлил бүгенге көндә дә үзенең шигырьләре белән безнең сафларда.
ТАРИХЧЫ.
2. Тарих 1906нчы ел. Февральнең 15 нче көне. Ырымбур губернасы Орск өязе Мостафа авылы крестьяны Мостафа Габделжәлилов гаиләсендә алтынчы бала дөньяга килә. Аңа Муса дип исем кушалар. Кече яшьтән үк зирәк бала була ул.
5. Илдә инкыйлаб, гражданнар сугышы… Сыйнфый каршылыкка нигезләнгән жәмгыятьтә барыбер гаиләсен ярлылыктан коткара алмый. 1918 елны туган авылына кайта. 1919 ел аның өчен соңгысы була.
9. 1919 ел… Оренбург чолганышта. Кызыл сугышчылар искиткеч батырлыклар күрсәтеп, камалган шәһәрне дошманнан саклыйлар.
12. 1924 нче елны М. Жәлил ижатында сизелерлек үзгәреш туа.
14. 1923 – 1925 елларда Казанда татар рабфагында уку, «Октябрь» әдәби күмәгенә катнашу, язучылар белән аралашу ижатына зур йогынты ясый.
17. 1934 – 41 елларда М. Жәлил ижаты тагы да югары баскычка күтәрелә, әдәби осталыгы камилләшә. Бу елларда ул халык тарафыннан кабул ителгән күп жырлар, шигырьләр, поэмалар, опера либреттолары ижат итә.
19. 1941 -1945 … Совет халкы өчен дәһшәтле еллар… Миллионлаган кеше сугыш яланында, кулларына корал һәм каләм тотып, немец илбасарларына каршы кыю сугышты…
24. 1941 елны4 декабрендә хәрби – политик курсны тәмамлаганнан соң, Жәлил өлкән политрук исеме ала һәм Волхов фронтына жибәрелә. Биредә ул «Отвага» гәзитендә эшли.
29. 1942 елның июне. 26- сы. Волхов фронты. Чолганышта калу. Божраны өзеп чыгып барганда Мусаның сул иңбашы яралана һәм шартлау дулкыны аны читкә алып ыргыта. Аңына килгәндә немецлар камап алган була.
32. 1943 елның 14 августында әсирләр кораллы восстание күтәрергә тиеш булалар. Ләкин гестапо оешманың эзенә төшә, һәм жәлилчеләр, восстаниегә берничә көн калганда, кулга алыналар. Сатлыкжанның исеме ачыклана –
М. Жамалетдинов.
42. 1944 елны4 февралендә Жәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Императорский баш хәрби суд аларны «дәүләткә каршы жимерү эше » алып барганнары өчен, үлем жәзасына хөкем итә. Карар шул елның
25 августында тормышка ашырыла.
44. 1956 елның 2 февраленә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән М. Жәлилгә Бөек Ватан сугышында күрсәткән «тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
47. 1957 елда «Моабит дәфтәрләре» өчен М. Жәлил Ленин премиясе белән бүләкләнә.
БЕРЕНЧЕ АЛЫП БАРУЧЫ.
3. Муса алты яшендә укырга керә. Кечкенә вакытында ук Тукай шигырьләрен яттан өйрәнә, халык авыз ижаты белән кызыксына.
7. Оренбургта Муса «Хөсәения» мәдрәсәсенең башлангыч сыйныфларында укый.Стена гәзите чыгара. Мәктәп журналына хикәя, шигырьләре белән катнаша. Иптәшләре һәм үзе язган өйрәнчек әсәрләрдән кечкенә «китапханә» оештыра.
26. «Минем тормыш, - дип яза М. Жәлил 1942 елның маенда, - хәзер хәрби обстановкада тыгыз эш белән һәм походта уза. Шунлыктан мин хәзергә фронт лирикасы белән генә чикләнәм, ә инде зур әйберләр язарга, исән калсам, жиңүдән соң керешермен. Минемчә, фронт лирикасы да, бигрәк тә хәзер, кирәкле һәм мөһим жанр.
37. «Моабит дәфтәрләре»нең сәнгатьчә байлыгы – шагыйрь характерының ныклыгында һәм шагыйрьнең рухи байлыгында. Бу шигырьләрендә шагыйрьнең корыч кебек нык характеры, гажәеп кешелекле бай дөньясы ачыла.
45. «Моабит дәфтәрләре»нең язмышы да гаять гыйбрәтле. Беренче дәфтәре катлаулы юллар аша Казанга 1946 елны кайтып житә. Аны жәлилчеләр утырган төрмәдән 1944 елның февралендә алып чыгалар. Франциягә Габбас Шәрипов алып килә. Анда Ле – пюи лагерендагы татар әсирләре кулына килеп эләккән ул шигырьләр югалмый. Аларны Нигъмәт Терегулов күчереп ала. Француз партизанкасына сакларга тапшыра. Алар сугыш тәмамланганчы аңарда саклана. Туган иленә кайткан Нигъмәт Терегулов, үзе белән бергә Жәлил һәм Алиш шигырьләрен алып кайтып, Татарстан Язучылар Союзына тапшыра.
ИКЕНЧЕ АЛЫП БАРУЧЫ.
4. Авылда хөрмәтле, намуслы крестьяннардан исәпләнгән Мостафа, тормышын рәтләү нияте белән, 1913 елны вак сәүдә эшенә керешә. Ләкин, бөлеп, бөтен йорт – жирен сатып, Оренбургка күчәргә мәжбүр була. Шәһәрдә төрле кәсепкә тотынып карый: толчокта иске – москы да сата, кибетче дә була, пекарняда да эшли.
15. Жәлил тормышны бүлмәдә утырып, китаплар укып түгел, халык арасында кайнап, халык белән бер сафта көрәшеп өйрәнде. Шушы көрәштә аның характеры һәм таланты чыныкты. Үзе әйткәнчә, «көрәш аны оста атарга да, оста жырларга да өйрәтте».
25. «Шушы көннәрдә генә ун көнлек командировкадан, фронтның алгы сызыгындагы частьларда аерым задание үтәп кайттым, - дип хәбәр итә ул бер хатында. – Бик авыр, бик хәтәр эш иде… Гел ут астында йөрергә туры килде. Өч көн рәттән диярлек йокламадым. Ләкин бик күп нәрсә күреп кайттым».
34. «Моабит дәфтәрләре» - шартлы исем. Бу исемне Жәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүен һәм байтагының төрмәдә ижат ителүеннән чыгып, шигырьләре, Туган илгә кайтып житкәч, шул исем белән атала башлый.
39. Жәлил шигырьләрендә сугыш кырында миллионнарча корбан булган кешеләрнең күңелне тетрәткеч авазлары яңгырый. Шагыйрь шул корбаннар исеменнән дә сөйли, гаепли.
46. Икенче дәфтәре дә авыр һәм катлаулы юл үтә. Анысын Бельгия патриотлары саклап алып кала. Жәлил бу дәфтәрен үзе белән бер камерада утырып дуслашкан бельгияле Андре Тиммерманска судка жибәрүдән ярты ай гына элек тапшыра. Андре шигырьләрне саклый һәм үз әйберләре белән бергә әнисенә – Бельгиягә жибәрә. Әнисе улының әманәте итеп саклый. Андрега үз өенә исән – сау кайтырга насыйп була. Дәфтәрне 1947 елда Брюссельдге Совет илчелеге аша Мәскәүгә – СССР Язучылар Союзына жибәрә.
БЕРЕНЧЕ ӘДӘБИЯТ БЕЛГЕЧЕ.
8. Ә беренче шигырен Муса тугыз яшендә чакта яза. Бу шигырен кунакка килгән кардәшләре ялгыш галош эченә салып кайтып китә. Шуннан соң Муса, язганнарын югалтмас өчен, кечкенә «китапчык»лар төзи. Бер дәфтәргә ул Гыйльми әбисе сөйләгән әкиятләрне, икенчесенә үзе уйлап чыгарган әкиятләрне яза, өченчесенә үзенң шигырь, жырларын терки.
1918 елны «Балалар охотасы», «Дәһшәтле урман күренеше», «Актырнак» исемле чәчмә әсәрләр, «Бабай», «Ятим бала» исемле шигырьләр язуы, «Варенье» исемле пьесаның мәдрәсәдә, «Усал» пьесасының шәһәр сәхнәсендә куелуы билгеле.
10. Шәһәрдә «Кызыл йолдыз» газетасы чыгып килә. Мусаның «Бәхет», «Ил халкына», «Ирек бәйрәмендә», «Кызыл әләмгә» кебек шигырьләре шундый шартларда әлеге гәзиттә беренче тапкыр дөнья күрә. Оялып кына редакциягә килгән кыска буйлы унөч яшьлек малайның әсәрләрен журналистлар «Кечкенә Жәлил» дигән имза белән чыгаралар.
13. Шагыйрь үзе аны түбәндәгечә билгели: « Мин бөтенләй икенче рухтагы шигырьләр яза башладым. Революцион көрәш, эшчеләр тормышы, завод – фабрикалар, яңа авыл темалары миндә реаль төстә чагылдылар.
22. «Хуш, акыллым» («Әминәгә истәлек») шигыре бу яктан аеруча үзенчәлекле. Тормыш иптәшенә язган шигъри хатында интим хисләр турында сүз бара. Әмма биредә шунысы үзенчәлекле: интим тойгылар Ватан язмышы белән тыгыз бәйләнештә биреләләр – аларны бер – берсеннән аерып каравы кыен.
(Шигырь яңгырый).
35. Бу дәфтәрләргә шагыйрьнең төрле рухи халәттә һәм әсирлекнең төрле шартларында ижат иткән шигырьләре теркәлгән. Беренче битләрендә шагыйрьнең концлагерьларда кичергән фажигале аяныч тормышы сурәтләнә. («Кичер илем», «Ирек», «Кошчык»). Бу чорда ук Жәлил шигъри сүзне көчле рухи корал итә. Шигъри әсәрләрдә фашистларга нәфрәт хисе тәрбияли, көрәшкә көч – дәрт уята.
38. «Катыйльгә», «Дуска», «Батырлык турында» кебек лирик шигырьләрендә шагыйрьнең көрәш рухы белән сугарылган образы, батырлык фәлсәфәсе ачыла.
41. «Вәхшәт» шигырендә шагыйрь, табигатьне сынландырып, аны кешелекле, жанлы сыйфатлар белән тасвирлый. Ату – үтерүләрне күргән Жир – Ана, балалар кебек, үкси – үкси яшь түгә, көзге урман нәфрәтеннән шашып шаулый. Жәлил бу вәхшәтне тарихның, кешелекнең олы фажигасы итеп күрә һәм шигырен шушы вәхшилеккә каршы юнәлгән сугышчан чакыру белән тәмамлый.
(Шигырь яңгырый).
ИКЕНЧЕ ӘДӘБИЯТ БЕЛГЕЧЕ.
16. 1924 елда «Авыру комсомолец» поэмасын яза. Комсомолның героик үткәнен, батырлыгын тасвирлаган әлеге поэма үз вакытында яшьләр арасында бик популяр була.
1929 елны Жәлилнең «Иптәшкә», ә 1933 елда «Орденлы миллионнар» исемле жыентыклары чыга. 1934 елда шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басыла.
18. «Жиһан», «Хат тащучы» поэмалары, «Жырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек жырлары, «Алтынчәч», «Илдар» опера либреттолары…
21. Сугышның беренче айларында язылган шигырьләрендә фикер һәм хис турыдан – туры, ачыктан – ачык өндәү һәм чакыру рәвешендә, публицистик кайнарлык белән ачыла. Ул халыкны изге көрәшкә чакыра, бөтен көчне дошманны жиңү өчен туплауга өнди. Аларда жиңүгә тирән ышаныч яңгырый. Жәлилнең хатлар формасында язылган шигырьләрендә кичерешләр эчкерсез самимилеге белән тирән лирик тойгы булып ачылалар. Шушы гадилек аның шигырьләрен тагын да тәэсирле итә, жылыта, баета.
23. Югары патриотик тойгылар, идеяләр бик табигый рәвештә интим сөйләшү темасына әйләнеп китәләр. Шушыны «Окоптан хат» шигырендә ачык күрергә мөмкин. Шигырь сугышчы шагыйрьнең тылдагы дусына жавап хаты рәвешендә язылган.
(Шигырь яңгырый).
28. 1941 -1942 елларда язылган шигырьләре «Тупчы анты» жыентыгына тупланган.
30. Волхов ярларыннан шагыйрьнең 791 тәүлеккә сузылган канлы әсирлек юлы башлана. Бу турыда ул «Серле йомгак» шигырендә яза.
(Шигырь яңгырый).
33. Төрмәдә тикшерү вакытында да, үлем кткәндә дә Жәлил үзен батырларча тота. Шул вакыт эчендә ул 155 шигырь яза. Аларның туксаны, авыр юллар үтеп, Туган илгә кайта, «Моабит дәфтәрләре» исеме белән тарихка керә.
36. 1943 елның 26 ноябрендә язылган «Жырларым»
шигырен Жәлил үзенең ижат программасын ачкан, бөтен ижат һәм тормыш юлын йомгаклый торган шигыре итеп санаган. Әйтерсең лә шагыйрь иленә һәм халкына биргән изге анты үтәлү турында соңгы минутларында рапорт бирә.
(Шигырь яңгырый).
40. «Бүреләр» исемле шигыренең нигезендә, фашистлар үзләренең вәхшилекләре белән хәтта ерткыч хайваннардан да уздыралар, аларда һичнинди кешелек сыйфаты юк дигән фикер ята.
МУЗЕЙ ХЕЗМӘТКӘРЕ.
Казан шәһәре М. Горький исемендәге урамының 17 нче йортында 1988 елның 15 февраленнән Муса Жәлилнең мемориаль музей бүлмәсе эшли башлады.
Музей дүртенче каттагы егерме сигезенче фатирда урнашкан. Өч бүлмәле. Икесе - Жәлилләрнең үзләренеке. М. Жәлил 1940 елның октябреннән башлап, 1941 елның 31 июленә кадәр – армиягә киткәнче, шушында яши. Политработниклар курсын тәмамлаганнан соң, 1942 елның 8 гыйнварында шушы фатирдан сугышка китә.
Элек Жәлилнең күршеләре яшәгән бүлмәдә – герой – шагыйрьнең үлемсезлегенә багышланган интерьер. Стенада соңгы фотосурәте. Китап киштәләрендә китаплар, аның ижатын һәм тормыш юлын өйрәнеп язылган тикшерү материаллары куелган. Магнитофон язмасында шигырьләр,
Н. Жиһановның «Алтынчәч», «Жәлил» операларыннан өзекләр, шагыйрь сүзләренә язылган жырлар, романслар.
Шагыйрь үзе яшәгән бүлмәләрдә кырыгынчы елларга хас тыйнак күренеш. Бүлмә уртасында – түгәрәк өстәл. Монда язучылар, композиторлар, сәнгать әһелләре булган. Бәхәсләр кызган, шахматта көч сынашылган.
1937 – 1941 елларда Жәлилнең үзе тарафыннан ясалган фотоальбомы – кыйммәтле экспонат. Монда шагыйрьнең үз фоторәсемнәре, гаиләсе, дуслары, язучыларның фотолары куелган.
Карават янындагы тумбочкада – шагыйрьнең хатынына багышланган шигыре. Өстәлдә – уйналып бетмәгән шахмат партиясе. Кием элгечендә – фронтка китүенә бәйле соңгы истәлек – Н. Жиһанов бүләк иткән бил каешы.
Эш бүлмәсендә бөтен нәрсә – шагыйрь яшәгән вакыттагыча. Өстәлдә – кулъязмалар: «Хат ташучы» поэмасының автографлы беренче басмасы; сабы фил сөягеннән ясалган кәгазь кискеч пәке; каләм куела торган, туздан ясалган стакан асты; эш вакытларын, шигырь юлларын санаган өстәл сәгате. Юл символы – чемодан. Рәссам Т. Тимербулатов натурадан ясаган Жәлилнең беренче бюст – скультурасы.
Китап шкафы үз эченә 216 китапны сыйдырган. Исемлекне карагач, шәхси китапханәдә аларның тагын да күбрәк булганлыгы ачыклана.
Стенада Мусаның иң яраткан әйбере – 1934 елда сатып алынган мандолинасы эленеп тора. Аңарда шагыйрь үзе, ә бәйрәмнәрдә дуслары да уйнаган. Академик Астафьев белән бергә татар авылларында фольклор жыйган чакта шагыйрь галимгә шушы мандолинада уйнап күрсәтә, халкыбызның милли рухын аңларга ярдәм итә.
… Мәңгелеккә юл шушы фатирдан башлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок в 9 классе по теме: "Светить, как человек, а не светляк". (Военная лирика Мусы Джалиля)
Военная лирика Мусы Джалиля...
« Жизнь свою народу отдаю». (Урок памяти Героя Советского Союза татарского поэта Мусы Джалиля).
Расширить и углубить знания учащихся о жизни и творчестве великого татарского поэта М. Джалиля; формировать понимание сущности единого процесса развития многонациональной литературы народов наше...

Муса Джалиль – поэт герой!
В середине тридцатых годов, после окончания университета Муса Джалиль занимал должность ответственного секретаря татарских писателей при Союзе писателей СССР. С 1935 года заведует литературной частью ...

Классный час "Жизненный и творческий подвиг Мусы Джалиля"
Цель: показать величие подвига татарского поэта, воспитывать у учащихся чувство патриотизма...
Конспект классного часа на тему: «Муса Джалиль в наших сердцах», 5 класс
Конспект классного часа о М. Джалиле....
Конспект классного часа на тему: «Муса Джалиль в наших сердцах», 5 класс
Конспект классного часа о М. Джалиле....
Тема: «Муса Джалиль в наших сердцах»
Конспект классного часа о М.Джалиле...