Шигъриятле халык мәңге яшәр
классный час (11 класс)

Вильданова Лилия Равиловна

Шигъриятле халык мәңге яшәр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon safin_gyymran.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Шигъриятле халык мәңге яшәр

                   (Авылдашыбыз  шагыйрь Г.Сафин белән очрашу кичәсе)

Шигърият нәрсә ул дисезме?

Шигърият ул  - яшен?

Якты нуры шатлык бирә

Тора алга дәшеп.

Шигырь яраткан йөрәктә

Яшәү уты сүнмәс.

Бөек шигъриятле халык

Мәңге яшәр, үлмәс!

1 Алып баручы:       Соңгы араларда: “Хәзер бөтен кеше шигырь яза, бөтенесе дә китап чыгара”, - дигән сүзне еш  ишетергә    туры килә.     Шулай   шул,    бүгенге катлаулы  заманда,  уй-хисләрен,  кичерешләрен шигъри  калыпка  салып  аңлатырга   теләүчеләр бик күп. Ә  бәлки  кеше күңеленең шул  рәвешле бушануына   сөенергә   генә   кирәктер.  Әнә бит нәсел җебе белән безнең авылга килеп тоташкан шагыйрәбез  Лена   Шагыйрьҗан да: “Һәр   авылның   үз   шагыйре   булса  да   артык   түгел. Һәр урамның,  һәрбер йортның үз шагыйре    булсын иде.    Ниһаять,    һәркем    күңеле белән шагыйрь булса иде”, - дигән.

          2 А.Б.  Чыннан да, һәр авыл, һәр урам үз шагыйре белән горурланган. Ул шагыйрьләрнең язганнары дөньяның бөек классиклары тудырган гүзәл әсәрләргә караганда матуррак, кадерлерәк булган. Чөнки ул шигырьләрдә һәркемнең җанына газиз һәм таныш туган авыл картиналары – тургайлар җыры белән тулы иген басулары, иксез-чиксез кырлар, урман һәм хәтфә болыннар, тырыш һәм намуслы хезмәт белән көн күргән авыл кешеләре   сурәтләнгән.

           3. А.Б.    Үзләренең шигырьләрендә туган авылыбызның гүзәллеген, милләтебезне һәм телебезне саклап калган гади авылдашларны сурәтләгән шагыйрьләребез безнең   дә бар. Рәйсә Вәлитова- Фахразыева, Расим Абдуллин,  Мәсхүдә Кәлимуллина, Гыймран Сафин - әнә шундыйлардан. Бүгенге кичәбезне Удмуртия республикасы Ижевск шәһәрендә яшәп, үзенең шигырьләрендә авылыбызның матурлыгына, гади хезмәт кешеләренең батырлыгына дан җырлаган шагыйребез Гыймран абый Сафин иҗатына багышлыйбыз. (Сөмбел)

               1 А.Б.  Гыймран Вәлиәхмәт улы Сафин 1943 елны Тукай районы  Мусабай авылында дөньяга аваз сала. “Минем нәсел – иген игүчеләр”, - дип яза ул “Гомер сукмагым” дигән бер шигырендә. Җыр сөюче, көчле матур тавышлы малай авыл мәктәбенең 5-6 сыйныфларында укыганда ук шигырьләр яза башлый. Бераз тәҗрибә туплагач, язганнарын Чаллы район газетасына җибәрергә дә кыюлыгы җитә. Район басмасында урын алган шигырьләр укучыларның уңай бәясен алалар. Казан авиация институтында укыганда да иҗатын дәвам итә егет. 

(Вилданова Әдилә укучы “Шигырь язам”дигән шигырен укый)

Кайберәүләр әйтә: “Шигърең белән

Телисеңме хаклык табарга?

Җирдә хаким иткән явызлыкка,

Гаделсезлеккә юл ябарга?

Синнән акыллырак башлылар да

Шигырь язып нәрсә майтарды?

Бездән качукан бәхет фәрештәсен

Кем гонаһлы җиргә кайтарды?”

Җир гөнаһлы түгел, ялгышмагыз,

Гөнаһ хас тик адәм затына!

Мәхәббәт, туган ил һәи намус та

Кеше тарафыннан сатыла.

Кеше комсызланып, байлык җыя

Ә чиге юк- туймый ул һаман.

Изгелекләр онытылып бара

Юлың дөрес микән әй заман?!

Шагыйрь башкалардан аерыла –

Аның күңелендә ак ният.

Күңелләргә изгелек хисләре

Салыр өчен туган шигърият.

 Шигърият ул – чишмә, минем шигырь

 Аның өчен бары бер тамчы.

 Тамчылардан елга хасил булып,

  Халкым эчәр саф су булсачы.

                  2 А.Б.    Язмыш җилләре  шагыйрь җанлы егетне Ижау радиозаводына алып килә. Күп еллар заводта конструкторлык бюросы җитәкчесе булып эшләү дәверендә,  ул үзен оста оештыручы һәм тынгысыз җитәкче итеп таныта. Башка җитәкчеләрдән аермалы буларак, аның иңнәренә тагын бер ифрат җаваплы вазифа йөкләнгән - йөз меңнән артык татар яшәгән Удмуртия Республикасында үзенең үткен каләме белән татар халкының бердәмлеге, зыялылыгы өчен көрәшү.

            3. А.Б.    Үзенең ике китабын – “Язлар көтә күңел”, “Гомер бер генә” китапларын чыгарган Гыймран Сафин исеме Удмуртия Республикасында шигырь сөючеләргә күптәннән таныш исем. Аның матур-матур шигырьләре, публицистик мәкаләләре Удмуртия җирлегендә таралып гомер кичерүче татар халкының тугры юлдашы һәм киңәшчесе булган  “Яңарыш” газетасы битләрендә басылып килә. Татарстан күләмендәге журналларда да аның мәкаләләре, шигырьләре басылып тора (“Мәйдан” журналы №8, 2003, №2, 2007 һ.б.). Гыймран абый, без аларны укып, танышып барабыз. (Дәминов чыгышы, курайчылар)

                    Укучы.  Шигърият ул – чишмә, минем шигырь

                       Аның өчен бары бер тамчы.

                       Тамчылардан елга хасил булып,

                        Халкым эчәр саф су булсачы! – дип яза шагыйрь. Киләчәккә карап эш йөртә  белүче   шагыйрь   тамчылардан  елга  хасил   булуына ышана һәм  ышандыра.  Әнә шулай, мактанмый, башкаларны читкә этми генә, җыйнак кына әйтә белә Гыймран Сафин.

               1 А.Б.       Ә шулай да,  Гыймран абый иҗатында туган авылыбызга багышлап язылган шигырьләр күңелебезгә аеруча якын, чөнки ул шигырьләрдә туган авылымның күңелләргә рәхәтлек өсти торган салкын сулы чишмәләренә, талгын инешләре, инеш буендагы зифа талларына, туган якны  сагынып  кайтучы  кыр  казларына, намуслы хезмәтләре белән   көн  күреп  ятучы   абзыйларга дан җырлана. Күңелгә якын образлар, җанга газиз туган авылым табигате тасвирланган шигырьләрне аерыла алмыйча, күңелемне ял иттереп, сусаганда салкын чишмә суын эчкән кебек, рәхәтлек тоеп укыйм.    

 Минем туган җирем – гади авыл

Аны ярып ага бер инеш.

Күккә чөеп мактар батыры юк.

Гомер сүлпән ага бер килеш.

Чал тарихы, бәлки, данлыдыр да,

Ул язылмый калган, югалган.

Гомер иткән лаеклы улларын

Мәңгелеккә диеп җир алган.

Шул авылым искә төшкән чакта

Якты уйлар башка киләдер.

Таш пулатлы калаларда салкын,

Синдә  - җылы миңа нигәдер.

Тәңре әле җылы сулыш өрер,

Ә улларың эзен суытмас.

Сиңа атап менә җырлар язам –

Шагыйрь улың сине онытмас.

        2 А.Б.    Туган  яклардан читтә яшәсә дә, ул туган-үскән җирләрен,                                                                                                                                                  табигатьнең искиткеч матур бер почмагына сыенып утырган туган авылыбызны бер генә минутка да исеннән чыгармый, аны төшләрендә күрә, сагынуын шигырь итеп хатларында яза, уй-хыялларында һаман яланаяк эзләре калган урыннарга, авылыбыз кырында җәйрәп яткан Әрәмә күл буйларына кайта.

                                                                  (Илсинә)

Укучы:   Ничә дистә еллар онытылмый

Әрәмәнең моңсу тирәкләре.

Күпме кешеләргә илһам биргән

Авылымның гүзәл бизәкләре.

Язгы иртәләрдә сыерчыклар

Сайрый иде мактап яшәү ямен.

Шаулап ташу ага, тамчы җырлый...

Тик тутатып булмый гомер мәлен.

Пар атларны җигеп, тальян уйнап,

Печәнлеккә бару – бәйрәм иде.

Урман аланында җиткән җиләк

әйтерсең лә, кызыл сәйлән иде.

Җилдә дулкынланган иген кырын

Диңгезгә охшатмый кемнәр генә!

Кеше күңеленә изге тоела,

Якын була туган җирләр генә.

Урак өсте: яше-карты кырда

Тәүлек буе эш тә - газап түгел.

Көзге уҗым буйлап яланаяк

Йөргән чакны уйлап тула күңел.

3. А.Б.    Юк, күңелендә генә йөртми Гыймран абый туган авылын, туган якларга да бик еш кайта ул. Йотлыгып авыл һавасын сулый, авыл тормышын күзәтә, эшләрдә булыша, туганнары белән аралаша һәм ел буена җитәрлек илһам алып китә. Менә шуннан соң туа инде шигырь юллары:

                                                            (Эрик)

Авылда бит җил башкача исә,

Башкачарак кебек ява кар.

Анда үскән әче әремдә дә

Күпме сырхауларга дәва бар.

Җан җылынңны биреп кул сузмасаң,

Моңаялар кебек юкәләр.

Каеныңа йомшак сүз әйтмәсәң,

Назлап сыйпамасаң, үпкәләр.

Ата-бабай әйткән: җирдә калсын

Төзегән йортың – каккан казыгың.

Җирдән ала кеше бер нәүбәттә

Икмәген һәм рухи азыгын.

Җирдә үсә кеше, иҗат өчен

Илһамын да аннан ала бит.

Назлый, сөя, димәк, юкка гына

Әйтмәгәннәр Җир ул – Ана дип!

Рүзилә.

Ел фасылы алышыну

Һич яңа нәрсә түгел.

Ник соң язын туган якка

Ашкынып тора күңел.

Авылымның дәртле язын.

Тагын бер күрим дисәм.

Әнием белән утырткан

Юкәләр әле исән.

Тик монда гына күрәсең

Пар чыккан иген кырын

Онытылып бер тыңлыйсың.

Гөрләвекләрнең җырын.

Тамчыларның тавышына

Үтешли колак салам.

Алар җиргә яз килүне

Мактап җырлыйлар һаман.

Бала чактагыдай шаулап

Ташулар төшә икән.

Көчле ташкын инешемнең

Ярларын ишә икән.

“Язның кызыгы юк хәзер”,-

Дигән сүз ялган икән.

Җырын тыңлап сокланырлык

Кошлар да калган икән.

Барсам да бу гомеремнең

Салкын көзенә табан.

Күрергә туган як язын

Йөрәк талпына һаман.

(Дәминов, шаулый урман)

Тормышымда юлдаш булчы,  иркәм,

Нурландыр син тирә -ягымны.

Таянычым булчы һәр эшемдә,

Уртак бүлеп шатлык-кайгымны.

Тормышымда юлдаш булчы, иркәм,

Алтын таулар түгел бүләгем.

Саф мәхәббәт хисен мәңгелеккә,

Сиңа бирү – минем теләгем.

Тормышымда юлдаш булчы, иркәм,

Ак чәчәгем алчы кулымнан.

Гомер буе атлыйк бергә-бергә

Сикәлтәле тормыш юлыннан.

Әлеге шигырь кайчан язылгандыр, белмим. Шулай да яшьлек язында язылганга охшый. Һәм ул әлбәттә инде шагыйрьнең гомер юлдашы Римма апага багышлап язылгандыр. Чыннан да, Римма апа Гыймран абыйның тугрылыклы гомер юлдашы, таянычы. Ул да үзебезнең авыл кызы. Шагыйрьләр Лена һәм Луара Шакирҗаннар белән бер нәселдән. Римма апа Ижау шәһәрендә гомере буе балаларга рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Алар бергәләп, ике балага гомер бирәләр, үстерәләр, укытып кеше итәләр. Үрнәк гаилә булып яшиләр. Римма апа, Гыймран абыйның мәхәббәт темасына язылган шигырьләре күбесе сезгә багышлап язылгандыр. Без моның шулай икәненә тамчы да шикләнмибез. Халыкта “ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын” дигән әйтем йөри. Бу чыннан да шулай. Гыймран абыйның уңышларында сезнең дә өлешегез бардыр. Сүзне сезгә бирәбез(Римма апага сүз бирелә).

           Шагыйрьнең “Гомер бер генә” китабында “Көлү гаеп эш түгел” исеме белән юмористик шигырьләре дә бирелгән. Әлеге шигырьләрдә шагыйрь тормыштагы тискәре күренешләрдән җиңелчә юмор белән көлә, аларны халык хөкеменә тапшыра. Шул шигъри бәйләмнән берничә шигырь тыңлап китегез. (Дәминов, Камилә.)

                     

      1 А.Б.    Татарстаннан читтә яшәсә дә, татар милләтенең     киләчәге өчен үзенең үткен каләме белән көрәшә шагыйрь.

                                                       

                                                                        Бүгенге көн – күз алдымда...

                                                                        Алга карап багам.

                                                                        Киләчәгең ничек, халкым?

                                                                        Борчылып чаң кагам!-

                                                                                                     (“Борчылу”).

 дип, милләтемнең язмышы өчен чын күңелдән борчылуын белдерә.

    2 А.Б.          “Иж буенда” поэмасында шагыйрь Ижау шәһәренең тарихы, андагы халыкларның яшәеше хакында уйлана. Поэмада сурәтләнгән күп кенә гади хезмәт ияләренә дан җырлый. Шуның белән автор үзе дә шәхес буларак ачыла, ихтирам яулый, милләтпәрвәр һәм ватандар хисле шагыйрь икәнлеген күрсәтә. Бу поэманы укыганнан соң, автор рухи яктан бай, горур кеше булып күз алдына килеп баса.

                                 (“Иж буенда ” шигыре укыла. Булат)

Яхшыны да, яманны да кыла

Бу дөньяда кеше куллары.

Кайда гына җирне бизәмәгән

Хезмәт белән татар уллары.

Язмыш туган җиреннән аерып,

Кайда гына аны илтмәгән.

Илнең һәрбер почмагында татар,

Тик космоска менеп җитмәгән.

Бишьеллыклар чоры, колхозлашу...

Күпләрнең өмете өзелгән.

Һәрбер завод-гигант зур газаплар,

Интегүләр белән төзелгән.

Чал уралда магнитка калыккан,

Тауны тишеп юллар салынган.

Башкалар курыккан авыр эшкә

Җөръәт итеп татар алынган.

Корыч шундый каты булмас иде

әгәр аны татар коймаса.

Донбасс, себер шулай үсмәс иде

Безнең халык көчен тоймаса!

                     3. А.Б Чыннан да, әлеге поэмада шагыйрь үзенчә бер моң белән бик җитди мәсьәләләрне ачып сала, уйландыра һәм сөендерә дә.  Милләтебезнең узганы, бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйланып язган шигырьләрен укыгач, шагыйрьгә карата ихтирам тагын да арта.

Бу дөньяда күпме юллар үтелгән

Юллар газабыннан арылган.

Маңгайларда тирән эзләр булып

Хатирәләр килеп сарылган.

Һәр үткән юл яңа агым бит ул.

Һәр очрашу- яңа кичереш.

Күргәннәрдән ачы гыйбрәт алу.

Олуг тәҗрибәгә тиң бер эш.      (Әнүзә апа)

Тыйнак кеше зур түрә дә булмый,

Җиһангир да булмый, батыр да.

Сабыр төбе сары алтын диләр,

Тапмадым мин анда бакыр да.

Алтын-бакырларда түгел хикмәт-

Мин соңыннан гына төшендем.

Гомерен изге эшләр бизәгәндә

Кадере була икән кешенең!

                  Гыймран абый! Гомерегез буе җитәкче урында эшләп тә халкыбыз язмышы турында кайгыртып яшәгән милләт улының бүгенге көндә, чыннан да, кадере бармы? Сүзне сезгә бирәбез.

Мин теләмим үземә зур дәрәҗә-

Таләп итми моны йөрәгем.

Үз халкыма тугры хезмәт итү,

Гади кеше булу теләгем.

Кул сузмасам авыр хәлдәгегә,

Гафу итмәс моны йөрәгем.

Кешеләргә хөрмәт белән карау,

Кешелекле булу – теләгем.

Әгәр күңел җиңел бәхет дисә,

Кабул итмәм мондый таләбен.

Бәхетемне үз хезмәтем белән

Яулап алу – минем теләгем.

Һәрчак туган җирнең якынлыгын,

Җылылыгын тоя йөрәгем.

Туган илнең лаеклы бер гади

Улы булу – минем теләгем.

1 А.Б.           Гыймран абый, сез, чыннан да, халкыбызга тугры хезмәт иткән авылыбызның лаеклы улы. Милләтебез рухи авырлык кичергән бер чорда, бай түрәләрнең машина өстенә машина алып, катлы-катлы коттеджлар салып, татар халкының язмышы өчен бармакка бармак та сукмаган бер вакытта, Татарстаннан читтә яшәп тә, туган телен онытмаган, күп еллар җитәкче урында эшләп, муллыкта гомер кичерсә дә, милләтебез, аның киләчәге өчен җанын-тәнен, иҗади сәләтен кызганмаган авылдашыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз. Сезнең хөрмәткә Римма апаның  апасының кызы (Фатыйма апа) Эльвира Ахметвалеева башкаруында җыр.  

Чигенмичә алга барыр өчен,

Йөрәкләрдә әле ялкын бар.

Горурлыгым, даным һәм терәгем –

Газизләрдән газиз халкым бар.

             2 А.Б.           Туган яктан читтә дә милләтебез язмышы, аның ирекле яшәве өчен янып-көюче, үз иҗатында халкыбызның бүгенге проблемаларын яктырту белән бергә, халкымның ышанычлы киләчәге өчен борчылучы авылдашым Гыймран Сафин кебек милләтпәрвәрләр булганда, татар милләте дә, аның дине дә, теле дә яшәр.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...