Викторина
материал

Кабирова Алсу Рашитовна

Башлангыч класс укучыларына

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon viktorina.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы

Сосна төп гомуми белем мәктәбе

«Әкият иле

геройларының хокуклары»

(4 класс укучылары белән үткәргән викторина)

Чараны үткәрде:

Кабирова А.Р.

Сосна

Борын-борын заманда, меңләгән еллар элек җирдә кешеләр барлыкка килгән. Алар белән беррәттән мөһим сораулар да туган.

  • Кешеләр нәрсә эшли ала һәм нәрсә эшли алмый?
  • Алар нәрсә эшләргә тиеш һәм нәрсә эшләргә тиеш түгел?
  • Алар нәрсәгә хокуклы һәм нәрсәгә хокуклы түгел?

     Без бу сорауларга җавап бирмәсәк, дөньяда аңлашылмаучанлыклар һәм тәртипсезлекләр башлана.

      Һәм кешеләр бу сорауларны үзара сөйләшү, йолалар ярдәмендә чишәргә тотыналар:

       Бу сорауга җавап эзләүдә сәнгать һәм әдәбиятны да читтә калдырып булмый.

        Буратино һәм Царевна-лягушка, Гулливер һәм Дон-Кихот, князь Гвидон һәм Том Сойер кеше хокуклары турындагы сорауларга җавап эзләделәр. Алар белән бергә мең һәм меңнән артык геройлар…

         Дөрес эшләделәр! Монсыз алар безгә кызыклы булмас иде. Кешеләр бу сорауга җавапны таптылар һәм дөньяда тәртип барлыкка килде. Анда язылганнарны укып карасак, җирдә тәртипсезлекләр һәм аңлашылмаучанлыклар бетә. Әйдәгез, шуларга без дә күз салыйк!

Сораулар.

  1. Илебез ничек атала? (РФ)
  2. Аның төп законнар җыентыгы ничек атала? (Конституция)
  3. Ул кайчан кабул ителде? (1993 нче ел, 12 декабрь)
  4. Мәктәп тормышын көйләүче төп документның исеме ничек? (Мәктәп Уставы)

Сез, укучылар буларак, нинди кагыйдәләргә буйсынырга тиеш? (Укучылар өчен эчке тәртип кагыйдәләре)

«Әкиятләр иленә сәяхәт»

  1. Г.Х.Андерсенның «Гадкий утёнок» әкиятендә геройлар бер-берсенә нинди мөнәсәбәттә? (Шөкәтсез үрдәк бәбкәсен рәнҗетәләр, яратмыйлар; ләкин тышкы кыяфәтләре нинди булса да бар геройлар да тигез булырга тиеш)
  2. «Сестрица Алёнушка и братец Иванушка» әкиятендә убырлы карчык Иванның нинди хокукын боза? (Яшәүгә хокук, ул аны кәҗә бәтиенә әверелдерә)
  3. «Лиса и заяц» әкиятендә ни өчен куян елап йөри?(Аны төлке үз өеннән куып чыгара) Алай эшләргә ярыймы? (Юк. Чөнки һәр кеше торакка хокуклы)
  4. В.Гаршинның «Лягушка – путешественница» әкиятендәге төп геройны беләсезме? (Сәяхәтче бака) Ул рәхәтләнеп сәяхәт итеп йөри. Нинди хокуктан файдалана ул? (Бер илдән икенчесенә күчеп йөрү хокукы)
  5. Н.Некрасовның «Дедушка Мазай и зайцы» шигырен хәтерлисезме? Нәрсә турында сүз бара? (Дед Мазай куяннарны коткара). Нинди хокук турында сүз бара? (Һәр кеше яшәүгә хокуклы)
  6. «Колобок» әкиятендә төп герой кем? (Колобок) Аны кем яшәүгә хокуктан мәхрүм итә? (Төлке) Нинди хокук турында сүз бара? (Һәр кеше яшәүгә хокуклы)
  7. С.Аксаковның «Аленький цветочек» әкиятендә кечкенә принцны явыз сихерче нишләтә? (Ямьсез җанварга әверелдерә) Кече кыз аңа кияүгә чыгарга ризалык бирә, шулай итеп ул нинди хокуктан файдалана? (Балигъ булу яшенә җиткәч, тормыш иптәшен һәр кеше үзе сайлый)
  8. «Казлар – аккошлар» әкиятендә төп герой кем? Сүз нәрсә турында бара? Кызга энесен коткарырга кем булыша? (Мич, алмагач) Энесенең нинди хокукы бозыла? (Кешене тоткынлыкта тотарга ярамый, кеше иреккә хокуклы)

Бөтен кешеләр дә тигез булырга тиеш

Һәр кеше яшәүгә хокуклы

Һәр кеше торакка хокуклы

Һәр кеше яшәүгә хокуклы

Бер илдән икенчесенә күчеп йөрү хокукы

Һәр кеше яшәүгә хокуклы

Балигъ булу яшенә җиткәч, тормыш иптәшен һәр кеше үзе сайлый

Кеше иреккә хокуклы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы викторин.Викторина №1

Викторина по русскому языку :"Проверь себя"....

Материалы викторин.Викторина №2

Викторина 2 "Проверь себя" Уважаемые учителя, вы можете проверить себя или использовать этот материал на уроках....

"Веселая математическая викторина" -викторина для обучающихся 5 - 7 классов

Внеклассое мероприятие по математике 5-7 классов....

Викторина « Все работы хороши - выбирай на вкус» Викторина « Все работы хороши - выбирай на вкус» викторина "

Цель:- расширить и конкретизировать знания детей о профессиях,- способствовать самостоятельности мышления и выбора,- формировать у детей интерес к будущей профессии,- воспитывать уважительное от...

Викторина для 5-6 класса "Хвостатая викторина"

Викторина позволяет вызвать интерес у учащихся  в области изучения темы" Царства "Животные"...